Бүген Әдипләр: Әлфинур НОГМАНОВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әлфинур НОГМАНОВА

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Зиннур Насыйбуллин
Миләүшә Насыйбуллина
Рәзинә Насыйбуллина
Гөлфиназ Нәбиуллина
Заһидә Нәбиуллина
Фәридә Нигъмәтҗанова
Гөлүсә Низаметдинова
Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА
Азат Низамиев
Рашат Низамиев
Флүрә Низамова
Әлфинур НОГМАНОВА
Лилия Нурмөхәммәтовa
Әлфинур НОГМАНОВА Әлфинур Фоат кызы Ногманова 1960 елның 13 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Урәзмәт авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлагач, Мөслим районы газетасында хәбәрче, мөхәррир урынбасары булып эшли. Хәзерге вакытта Мөслим матбугат үзәгенең телевидение бүлеген җитәкли.

ЮККА ЧЫГУ

Сугыш кичкән 86 яшьлек Рәйсә әбине ветеран дип танырга кем ярдәм итәр?

Мөслим районы Уразмәт авылында яшәүче Рәйсә Гыйззәтуллина (ир фамилиясе) Бөек Ватан сугышында катнашса да, бүгенгәчә үзенең фронтта булганлыгын исбатлый алмый. Чөнки фронттан кайткач, аның Кызыл армияче кенәгәсе һәм бөтен документлары, сугыш бүләкләре, өйләре яну аркасында, юкка чыга.

Мөхәммәтсалихова Рәйсә Мөхәммәтсалих кызы (Актаныш хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматта Салихова Рәйсә) 1924 елда Калинин районы (хәзерге Актаныш районы) Түбән Яхшый авылында туа. 1938 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый. Чапаев исемендәге колхозда бригадир булып эшли. 1944 елда армия сафына чакырыла. Хәрби комиссариатта район буенча 13 кеше җыелалар. Араларыннан өчесен сайлап алып, атларга утыртып, Алабугага алып китәләр.

Алабугада 15 көн тоталар аларны. Аннары Исмәгыйлев фамилияле бер хәрби Казанга алып китә. Казанда 6 айлык курсларда (пешекчеләр әзерләү курслары булырга да мөмкин) укып, сержант званиесе ала. “Безне – 500 ләп хатын-кызны, сугышка әзерләделәр: поварлыкка да укыттылар, автомат сүтеп җыю, стройда йөрү, “пластунски” шуышу – берсе дә калмады”, – дип искә ала Рәйсә җиңгәчәй ул вакытларны. Өйрә­нүләрдән соң, бер төндә аларны тимер юл вокзалына алып китәләр. Шулай итеп, Түбән Яхшый кызы 29 полк составында 1 нче Балтыйк буе фронты гаскәрләренә барып кушыла. Башта аны санротага перевязочныйга ярдәмче итеп билгелиләр, аннары фронтның алгы сызыгыннан яралыларны чыгаруда һәм аларга беренче ярдәм күрсәтүдә катнаша. “Каты яралыларның ыңгырашуларын, ярдәм сорап күзгә карап торуларын мәңге онытасым юк. Авыр хәлдәгеләре берни белми. Андыйларны тизрәк госпитальгә озату ягын карый идек”, – ди Рәйсә җиңгәчәй. Шулай итеп ул Литва, Латвия җирләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен – Каунас шәһәрендә каршылый. “9 майдан соң хатын-кызларны лагерьга җыйдылар, бик нык тәрбияләделәр”, – ди ул. Үзе сөйләвенә караганда, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “За отвагу”, “За боевые заслуги” медальләре белән бүләкләнә. 1945 елның августында Түбән Яхшыйга кайта. Сугыштан соң Рәйсә җиңгәчәй Әгерҗедән Казанга тимер юл салуда катнаша, Ижауда печән чабып акча эшли. 1956 елда Мөслим районы Уразмәт авылында яшәүче Салихҗан абыйга тормышка чыга. Алар бергәләп 1 кыз, 2 ул үстерделәр.

Бүгенге көндә Рәйсә Гыйззәтуллина Уразмәттә яши. Аңа инде 86 яшь. Ун елга якын инде Рәйсә җиңгәчәйнең аяклары йөрми. Балалары үз яннарына чакырсалар да: “Үз нигеземне ташламыйм”, – дип ялгызы гомер кичерә. Балалары, киленнәре, шөкер, ярдәмнә­реннән ташламый. Ходай биргәненә канәгать булып, хөкүмәтнең 7 мең сум (соңгы артканнан соң) пенсиясен җиткереп гомер итә ул. Сугыш ветераны дигән исеме булса, пенсиясе дә, билгеле, 2-3 тапкыр артыграк булыр иде. Бәлки йөри алмый башлагач та, машина артыннан да йөргән булырлар иде. 65 еллык уңаеннан сугыш ветераннарына вәгъдә ителгән фатирдан да өлеш чыкмый калмас иде. Ни дисәң дә, бөтен уңайлыклары булган өйдә яшәргә ул бик тә лаек.

Сугышта катнашканлыгын исбатлар өчен соңгы елларда төрле инстанцияләргә запрослар ясатсалар да, уңай җавап ала алганнары юк. Чөнки Рәйсә җиңгәчәй хәрби часть, рота, полк номерларын хәтерләми инде. Шулай да бер сөйләгәнендә: “29 полкка эләктем”, – дигән иде. Балалары Рәйсә җиңгәчәй әле яшьрәк вакытта: “Фронт белән Баграмян командалык итте”, – дип сөйлә­гәнен хәтерлиләр. Тарихи чыганакларга мөрәҗәгать итсәң, 1944 – 1945 елларда Литва, Латвия җирләрен немецлардан азат итүдә хактан да командующий И.Х.Баграмян җитәкчелегендәге 1 нче Балтыйк буе фронты сугышчыларының Полоцкий һәм Шяуляй, Багратион операцияләрендә катнашуы билгеле. Димәк, фронтовик сөйләгәннәрдә тәңгәллек, хаклык бар. Ләкин үзеңнең сугышта булганлыгыңны, ут эчендә йөргәнлегеңне исбатлар өчен болар гына аз. Чынлыкны эзләүдә без “Ватаным Татарстан” газетасына да зур өметләр баглыйбыз. Бәлки республикабызда Рәйсә Салихова белән Казанда бергә хәрби әзерлек курслары үтүчеләр яки бергә фронтта булучылар исән-саудыр?

Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм иткәндә күкрәгенә медальләрен тагып, хәрби парадларда катнаша алмаса да, үзе исән чакта сугыш ветераны булуын тануларын белә алса, Рәйсә җиңгәчәй бакыйлыкка тыныч күңел белән күчәр иде. Яу кырында ятып калган­нарның сөякләрен табып, солдат каберлекләренә күмү, хәбәрсез югалганнарны эзләү, барлау юнәлешендә зур эшләр алып барылган бер көндә, утлы еллар кичкән ветераныбызга үзе исән чагында хаклыкны ачуда ярдәм итә алсак, соң булса да, үзебезнең кешелек бурычыбызны үтәдек, дип әйтә алыр идек.

Ватаным Татарстан
№ 48 | 13.03.2010

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013