Бүген Әдипләр: Әлфия Шакирҗанова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әлфия Шакирҗанова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Луара Шакирҗан
Әлфия Шакирҗанова
Әзһәр Шакиров
Минсәгыйть Шакиров
Фәридә Шакирова
Әлфинур Шәвәлева
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Камил Шәйхетдинов
Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА
Айдар ШӘЙХИ
Гөлназ Шәйхи
Габдeлхак Шәмсетдинов
Исмәгыйль Шәрәфиев
Әхсән Шәрипов
Ирек Шәрипов
Зөлфия Шәрипова
Наил Шәрифуллин
Зәйдулла Шәфигуллин
Фәрит Шәфигуллин
Хөснулла Шәфигуллин
Исмәгыйль Шәфиев
Мөслимә Шәфыйк
Илфак Шиһапов
Әлфия Шакирҗанова

САГЫШ ТУЛЫ КӨНБАГЫШ

(хикәя)

Әлфия Шакирҗанова, Башкортстанның Благовар районы Күчәрбай авылында 1984 елда туа. БДУның башкорт филологиясе һәм журналистикасы факультетын тәмамлаганнан соң «Өмет» газетасында эшли. Уфада яши.
 
Ул, үзен-үзе белештермичә, карак сыман, аяк очларына басып кына чыкты. Ут та кабызмады. Бүген килеп, ничек өйдән чыкканын сорасалар, хәтта җавап та бирә алмас иде. Ишек төбендә яткан беренче пар галушны аягына эләктерде. Ихатада йокымсырап яткан Акбай бер мизгелгә колагын тырпайтты да, хуҗасын танып, ял итүен дәвам итте. Абзар ихатасы аша хатын ындырга чыкты. Әнә, тулышкан ай яктысында аның корбаннары – өч көнбагыш – бакча уртасында утыра. Бәрәңге сабакларын сындыра-сындыра, абына-сөртенә, галушына тулган колорадо коңгызларына да игътибар итмичә (ул алардан җирәнә иде), көнбагышлар янына ашыкты. Нурсөя, ачынып, аларны бар көченә йолкырга тотынды. «Аһ, тамырлары нык җәелгән икән, йолкулары авыр, пычак аласы булган. Юк, пычак түгел, әтинең урагын», – дип уйлады ул. Беләкләре көнбагыш яфракларына сыдырылып бетте, уч төпләре ямь-яшел булды. Күпме булашканын хәтерләми дә яшь хатын, әмма кылган эше аңа ошады. Иң соңыннан, сынмый калган көнбагыш сабагын аягы белән егып, сындырып куйды, шуннан гына канәгать калды. Үзен ниндидер авыр йөктән арынгандай хис итте. Үкенер Нурсөя, үкенер минут эчендә кырып ташлаган гамәленә. Тик инде соң булыр.
Иртә белән аны улы Тимур елап уятты:
– Әни, әни, көнбагышлалны кемдел өзгән, әни дим, уян инде!
Теле сакау 4 яшь ярымлык малай күз яшьләре белән елый иде. Нурсөя, җинаять кылган кебек, кинәт кенә куркып китте: «Уч төпләре яшелләнгәндер бит!» Сак кына юрган астына күз салды. Юк, куллар чип-чиста иде. Әйе шул, әнисе бакчада, яшелчәләргә сибәргә дип, көн саен зур савытка су тутыра. Ул бакчага кереп, салкын су белән бит-кулларын юды. Соңыннан шул суда бәрәңге бакчасында тузанланган аякларын да юып алды. Әлеге хатирәләрнең барысын да ул ниндидер томан аша гына хәтерли кебек. Әллә булган, әллә юк дигәндәй. Әмма кул-аяклар чиста, димәк, ул юынган.
– Хәзер, улым, хәзер киенәм дә, барын да ачыкларбыз, – дип сөйләнде Нурсөя. Аптырарсың, ул улын жәлләмәде дә ахры. Торып киенгәч, елаудан ярсып беткән малае янына чыкты.
– Елама, улым, елама. Берәр малай-шалай өзгәндер инде көнбагышларны. Ичмасам, Акбай да өрмәде, – дигән булды Нурсөя, эткә дә гаеп тагып. – Онытмадыңмы, берсекөнгә әтиең кайта бит. Син сораган машинаны алып кайтам дип вәгъдә иткән идеме әле? Ул сине сагынгандыр инде, әйеме, улым?
– Киләкми миңа машина, мин аңа көнбагышлалны күлсәтәм дигән идем!
– Йә, ярар, улым. Синең кебек зур малайга ниндидер сары чәчәкләр өчен елап утыру килешмәс.
– Ул гади чәчәкләл түгел иде бит. Ул чәчәкләл – син, мин һәм әти!
Шул секундта, бала күңелен рәнҗеткән ананың йөрәген нидер телгәләгәндәй булды. Тик Нурсөя авыр уйларын тизрәк куарга тырышты.
Ниһаять, Тимур басыла төште. Нурсөя дә тынычлангандай итте. Юынды, чәй эчте. Кухняда әнисе кайнаша иде.
– Кайчан кайта дидең кияүне, кызым? Берәр тәмле азык пешерергә кирәк.
– Әйттем бит, әни, берсекөнгә дип.
– Ярар. Алма бәлеше хәстәрләрмен. Синең нишләп йөзең качкан әле? Кичә кайтканнан бирле аңкы-тиңке йөрисең.
– Башым авыртып тора, – дип ялганлады Нурсөя.
Бераз булса да түтәлләрне утыйм дип, Нурсөя бакчага чыкты. Кишерләр шактый үсеп киткән, суган кыяклары да тезелеп тора. Кишер түтәле янына чүгәләде дә, хатын бер тын күзләрен йомып торды. Биш ел... Биш ел узды инде бу мәхшәргә. Ничекләр онытырга икән, ничекләр?..
Башкаладан 250 чакрым ераклыкта урнашкан авылына ул юл уңае очраган машиналарда кайтып йөри иде. Дөрес, аны дуслары да, таныш-белешләре дә, әти-әнисе дә гел: «Берүк, автобус белән кайт», – дип кисәтеп тордылар. Авылына ашыккан кызның сәгать-сәгать ярым вакыт көтеп торасы киләмени? Шуңа, исән-сау кайтып җиткәч, әти-әнисенә дөресен сөйли иде. Кызның үзенә күрә бер кагыйдәсе дә бар: ул беркайчан да ялгыз ир-атка, йә булмаса егеткә утырмый, машинада берничә ир-ат утырган булса, бигрәк тә.
Ул көнне коточкыч хәл, бәлки, булмас та иде. Нурсөя Илшат белән никахлашкач, авылга бергә кайтып йөри башладылар. Бу юлы, әти-әнисен сагынган кыз, ире икенче көнне генә командировкадан кайтасын белгәч, кайта торам, диде. Җәйге эссе, тынчу шәһәрдә нәрсә эшләп ятмак кирәк?
Юл буенда кеше күп түгел иде. Бәхеткә, машина да тиз туры килде. Ашкынды кыз авылга, бик ашкынды. Ашкынмый ни, тизрәк әнисе белән серен уртаклашасы килде: аларның бәбиләре булачак! Бу бит шундый бәхет!!! Һай, әнисе куаныр инде. Әтисенә үзе әйтмәс, җае туры килгәндә әни үзе әйтер әле, дип уйлады кыз. Шатланачак алар кызлары өчен, шатланачак!
Рульдәге кешене кыз бик җентекләп карамады. Гөнаһ шомлыгына, кагыйдәсен дә онытты: егет машинада ялгызы иде. Аңа бары тик утырып китәргә кирәк. Үзенә кирәкле чатка барасын белгәч, Нурсөя утырды, шуннан гына егеткә күз салды. Егет ыспай, заманча киенгән. Ярты чакрым чамасы үткәч, егет машинасын туктатты. Кыз аптыраулы карашын аңа төбәде. «Вак йомыш белән чыгып керәм», – диде егет. Кыз гаҗәпләнде. Юл буенда бер агач үссә икән, тирә-як ап-ачык. Егет чыкты да, кюветка күз салгач, кире керде. «Ышыкланыр урын да юк», – диде урысчалап. Шуннан тагын бераз баргач, егет машинасын уңга таба борып, юлдан шактый читтә күренгән көнбагыш басуына таба алып кереп китте. Кыз каушап калды. Егет аны тынычландырып, елмайды: «Курыкма. Әйттем бит, йомыш йомышлыйсым бар», – дип, туктап посадкага кереп китте, кабат машинасын кабызып кузгалгач, кире юлга борылыр урынга, алга таба ыргылды. Кызның коты очты. «Мин чыгам, туктатыгыз машинаны», – дип ачынып кычкырды. Машина ишегенең тоткасына чытырдап ябышты. «Нигә куркасың соң, моннан борылырга җайсыз. Менә хәзер тауга менәбез дә, борылып кире юлга чыгабыз», – диде егет. Кыз мизгел эчендә уйлап куйды: хәзер чыгып чапсам да, куркуымнан абынырмын, ул машинада мине куып җитәр, таптар да әле. Нурсөя егетнең капкынына эләккәнен аңлады.
Үсмер чакта кыз бер татар журналын укыган иде. Хикәядә хатын-кыз геройга дәү әнисе: «Балам, авыр чакта Ходайга мөрәҗәгать ит. Ялварып сорасаң, ярдәм итә ул сиңа», – дигән сүзләре хәтердә. Кыска гына дога кебек нәрсә дә өйрәткән дәү әнисе оныгына: «Аллаһы Тәгалә бар һәм бер. Мөселман дине хак. Мөхәммәд – безнең Пәйгамбәребез». Дога шушы өч җөмләдән гыйбарәт.
Нурсөя пышылдый башлады: «Аллаһы Тәгалә бар һәм бер...» Посадканы үтеп, сулга таба борылдылар. Көнбагыш басуы җәйрәп ята. Болын исе аңкый, чикерткәләр тавышы ишетелә, вакыт-вакыт кошлар сайравы да колакка кергәли. Бер карасаң, оҗмах кебек тоелыр, әмма...
Егет машинасын сүндерде һәм кыз, машинадан төшеп, пакет-сумкаларын тотып, җан-фәрманга чапты. Егет аны шундук куып җитте. «Кая чабасың, сөйрәлчек!» – дип мыскыллады. Үткән атнада бәлеш пешергәндә пешкән кулы, егет каты итеп тотканга, суелып ук чыкты. Ләкин кыз әрнү сизмәде. Егет аны эткәләп, машинасының арткы утыргычына төртеп кертте. Үзе дә аның янына утырды. Ишекләрне бикләде, иреккә юл ябык иде. Кабахәт куллар кызның ботларын капшый иде. «Телисең бит, син дә телисең», – дип үз алдына сөйләнде. «Телисең» дигән сүзен ишеткәч, кыз сикереп үк куйды, кычкырып җибәрде.
– Юк, юк, теләмим, – дип ачыргаланды ул, һәм, йомшара төшеп, кинәт кенә егеткә ялварды, – җибәр мине, җибәр инде! Зинһар, үтенәм! Мин сиңа хәтта акча да бирәм». Егетнең җавабы кыска булды: «Юк». Һәм шундук мыскыллы көлеп җибәрде: «Син?! Миңа?! Акча?! Ха-ха-ха. Бирелмәсәң, мин хәзер сине көчлим дә, үзем акча тоттырам. Ха-ха-ха». Нурсөя нишләргә дә белмәде. Кыска гына мизгел эчендә тормышын күз алдыннан үткәрде. Йә, нәрсәгә иреште ул? Аңа 25 яшь. Укыды. Эшли. Сөйгәнен очратты. Кияүгә чыкты. Һәм... Аның карынында күптән түгел җан яралды. Яңа җан. Яңа кеше. Ничек тә, ничек тә булса котылырга кирәк бу җәлладтан!
Ә егетнең куллары тик тормады. Җәллад кагылган саен Нурсөянең бар гәүдәсен калтыравык били иде. Аяклары тыпырдап утыргандай дерелдәде. Нурсөя чирканды, җирәнде. Югыйсә, егет чиста киемнәрдән, үзе матур да. Гарьлек, хурлык бу! Кыз һаман эчтән генә: «Аллаһы Тәгалә бар һәм бер...» дип укынды. Чөнки яшисе килә иде... Эх, килә иде...
«Әйдә инде, әйдә. Бер тапкырдан нәрсә булсын ди. Син дә телисең бит мине, юк дип алдыйсың гына, мин сизәм», – дип хыялыйларча сөйләнде. Күзләре аның, әйтерсең, ниндидер томанда, үзе нәрсә эшләгәнен белештермәгән затка охшаган иде.
Кызга кинәт сөйләү сәләте кайтты, һәм ул тәвәккәлләп:
– Син миңа кагылырга тиеш түгел. Минем каты чирем бар... Ул йогышлы... Үзеңә күз сал. Менә дигән егетсең. Йөргән кызың да бардыр әле. Синең дә өйләнәсең килер бер заман. Ә бу чир белән, кызганычка каршы, ирләр дә, хатыннар да түлсез була. Син күз алдыңа китерәсеңме... Дуслар, танышларыңның барысының да балалары булыр... Ә синеке юк... – Нурсөя тагын әллә ниләр сөйләнде.
Егет бер мәлгә икеләнеп калды, Нурсөя «Инде тимәс» дип тә уйлый башлаган иде, әмма егет анык кына бер карарга килмәгән иде әле... «Бәлки, тырыштырып карарбыз», – диде егет, елмайган булып, әмма күңелен шик корты кимергәне сизелә. Кызның исә теле телгә йокмады. Үзе аңлый: бу әле котылу түгел. Котылу – бу коточкыч көнбагыш басуы яныннан кузгалып китү булачак. Аларның сөйләшүе ниндидер тыныч бәхәсне хәтерләтә. Һәркем үз ягына авыштырырга тели...
Ниһаять, кыз машинаның арткы ишеге ачылып ябылганын ишетте. Егет рульгә утырды. Алар кузгалып, басу буйлап китте. Нурсөя сискәнеп куйды: сап-сары көнбагыш басуы аңа кара төстә булып күренә иде. Әллә күзләрне кояш камаштырамы? Ул, кымшанырга куркып, сиздермичә генә, күзләрен уып карады. Юк, басу өсте кап-кара чәчәкләр белән капланган. Ул машина кузгалып киткәндә нык уңайсыз утырган иде, селкенмичә утыруын дәвам итте. Түзәчәк. Ул барына да түзәчәк. Җайсыз булса да. Тик юлга чыгарып куйсын ул аны. Һәм менә алар юлга менде.
– Мине шушы урында төшереп калдырсаң («бәхәс» барышында ул аңа «син» дип эндәшә башлады) да була, – диде кыз сак кына.
– Илтеп куям дигәч, илтеп куям, – егет үгез төсле күзләрен акайтты.
...Мәсхәрәләнә язып авылына кайтып җиткәндә, кызның күңелендә акылдан язган кешенеке сыман, хисләр өермәсе тантана итә иде. Чыннан да, котылдымы соң ул! Котылды бит! Ул-бу була калса, Илшатның күзенә ничек күтәрелеп карар иде?..
...Шулай булды шул. Еллар үтә торды. Әмма сары төсне күралмас булды Нурсөя, аеруча көнбагыш чәчәкләрен. Алар куе кара төстә булып күренделәр. Улы туу бераз җилкендереп җибәргәндәй итте, башы-аягы белән бәби үстерү мәшәкатенә чумды. Ире эшләп йөрде. Тик күңеле китек иде яшь әнинең. Юк-юк та, хәтергә төшә иде ул җәйге көн.
Нурсөя түтәлләрне утап керүгә, әнисе бик тәмле итеп төшке аш пешергән иде. Тимур хәтта ике тәлинкә ашады.
Илшат вакытында кайтып төште. Тимур, шатлыгыннан нишләргә белмичә, әтисе тирәсендә бөтерелде. Хәтта бүләккә алып кайткан пультлы машинага да артык исе китмәде. Ходайга шөкер, сабыйның беркатлы хәтере көнбагыш чәчәкләрен дә оныткан. Улы, «билгесез кеше» тарафыннан туздырылган чәчәкләр хакында әтисенә сөйләп, әнисенең йөрәк ярасына кабат тоз салмады.
Бакчадагы түтәлләргә су сибеп, йорт тирәсендәге эшләрне тәмамлап, мунча керүгә, сәгать унике тулды. Тимур, мунчадан кайткан җайга, ишегалдындагы диванда ук изрәп йокыга талган. Нурсөя аны ипләп кенә алып, урынына салды.
Йоклап ятканда хатын үзендә ниндидер уңайсызлык тойды. Шул мизгелдә аның авызыннан беләк озынлыгында кара елан чыкты да, бер ысылдап, юк булды. Нурсөя уянды һәм бар көченә Илшатның кулларына ябышты. Ул шундук сикереп торды.
– Нәрсә булды, Нурсөя? Начар төш күрдеңме әллә?
Хатын ни өчен уянганын аңламады.
– Юк. Бары да яхшы. Йокла.
Алар кире йоклап китте.
Бу көннән соң Нурсөяне алыштырып куйдылар диярсең. Кәефе дә яхшы. Үзе җитез, оча-куна йөри, Тимурына да ягымлы. Үзгәрешләрнең сәбәбен ул үзе дә төшенмәде.
Ике көн үтүгә, алар гаиләләре белән Уфага кайтып китте. Август ае булса да, кояш нурларын жәлләмичә кыздыра. Юлга чыккач, Илшат матур музыка кабызды. Нурсөя шунда иренә караш ташлады. Матур икән ул. Кара күзле, кара чәчле... Әнә ул елмаеп, вакыт-вакыт борылып, Тимурга нидер сөйли. Тегесе шатланып көлә. Ире дә елмая. Елмайган чакта аның бит очында кечкенә чокырлар хасил була. Эх, ярата да соң Нурсөя шул кечкенә чокырларны!
Кинәт Тимур урыныннан торып, тәрәзәгә капланды.
– Әни! Әти! Калагыз! Нинди матул көнбагышлал!
 Нурсөя тәрәзәдә сап-сары көнбагыш басуы күрде. Чынлап та! Искиткеч матур. Ничек ул моңа тиклем бу гүзәллекне күпмәгән?.. Нишләп әле аларның берсендә дә сары төстәге кием юк? Иртәгә үк алырга кирәк. Иртәгә үк.
...Туган нигезенә рәхмәтләр укыды. Кара көнбагыш хәсрәтеннән нәкъ шунда котылды Нурсөя. Сары икән лә ул, сары...
 
Идел, №8, 2012.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013