Бүген Әдипләр: Әлфәт Закирҗанов
   
  |   Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!   |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әлфәт Закирҗанов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әлфәт Закирҗанов
Роза Закирова
Альберт Зарипов
Рәфхәт Зарипов
Роберт ЗАРИПОВ
Чулпан Зариф
ИЛДУС ЗАҺИДУЛЛИН
Рәшит Заһидуллин
Дания Заһидуллина
Мирфатыйх Зәкиев
Мөнирә Зәйнәгабдинова
Резеда Зәйни
Зәки Зәйнуллин
Фәиз Зөлкарнәй
Фарсель Зыятдинов
Әлфәт Закирҗанов Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы 1959 елның 7 октябрендә Мамадыш районы Югары Яке авылында туа. Башта үз авылында башлангыч мәктәптә, аннары Кече Кирмән сигезьеллык һәм Урта Кирмән урта мәктәбендә белем ала. Хезмәт юлын 1976 елда Түбән Кама шәһәрендә төзүче-плотник буларак башлый. 1978—1983 елларда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында укый. Шул елларда әдәбият һәм аны мәктәптә укыту, әдәби процесс үзенчәлекләре белән тирәнтен кызыксына. Институтны тәмамлагач, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. 1984—1987 елларда Уразбахты урта мәктәбендә директор Вазыйфаларын башкара. 1987 ^ны гаиләсе белән Казанга күчеп килгәч, мәктәптә укытучы, директор урынбасары булып эшли. 1989 елны Мәскәүдәге Милли мәктәпләр институты каршындагы аспирантурага укырга керә һәм әдәбият укыту мәсьәләләре белән фәнни нигездә шөгыльләнә башлый. 1903 елда "Татар мәктәбенең өлкән классларында драма әсәрләрен өйрәнү" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Мәгарифнең милли проблемалары институтының Казан филиалында фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип Вазыйфаларын башкара. 1995 елда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы, ә инде 1997 елдан доцент булып эшли.

Мәктәптә һәм вузда татар әдәбиятын укыту проблемалары белән ныклап шөгыльләнү нәтиҗәсендә, рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 5 һәм 11 классларында укучы татар балалары өчен әдәбият дәреслекләре төзүдә актив катнаша. Моннан тыш татар теле, әдәбияты укытучылары һәм укучылар өчен дәреслек-әсбаплары басылып чыга: "Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре (1997), "11 сыйныфта татар әдәбиятын укыту" (2001), "Сыйныфтан тыш уку дәресләре" (2002). Хезмәттәшләре белән берлектә "Татар әдәбияты: теория, тарих" (2004) китабын чыгаруга зур өлеш кертә. Татар әдәбияты тарихы, бүгенге әдәби процесс белән якыннан кызыксынып яши. Әдәби тәнкыйтькә, проза торышына, драматургия мәсьәләләренә караган мәкаләләре "Казан утлары", "Фәнни Татарстан", "Фән һәм мәктәп", "Мәгариф", "Шәһри Казан" һ. б. газета-журналларда даими басылып килә. Ә. Закирҗанов 50 дән артык фәнни хезмәт авторы. 2004 елда хәзерге татар драматургиясендәге һәм театрындагы эзләнү-табышларның идея-эстетик үзенчәлеген ачуга йөз тоткан тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы—"Заман белән бергә" исемендә дөнья күрде.

2005 елның 28 февралендә, Кабул итү комиссиясе карары нигезендә (тәкъдимнамә язучылар: X. Миңнегулов, А. Әхмәдуллин, 3. Хөснияр), Язучылар берлеге Идарәсе Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улын Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул итте.

Казан утлары №4, 2005



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018