Бүген Әдипләр: Алеся Латыйпова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Алеся Латыйпова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алеся Латыйпова
Алеся Латыйпова
Мин 1992 елның 3 гыйнварында Мөслим районы Мөслим авылында туганмын. Әнием сәнгатькә гашыйк булгангадырмы, балалар бакчасына йөргән вакыттан бирле музыка яратам, һәрчак иҗат белән шөгыльләнәм. Мөслимнең 1нче урта мәктәбенә 6 яшемнән кереп, 3003 елда Мөслим гиназиясендә 11 сыйныфны тәмамладым. Мәктәпне гел "5"ле билгеләренә генә бетерү - балачак хыялым иде, тормышка ашты. Мәктәптә белем алудан тыш, Мөслим сәнгать мәктәбендә фортепиано классында укыдым. Аттестат алгач, Әлмәт музыка көллиятендә белем алдым. Хәзерге көндә Мөслим матбугат үзәгендә хезмәт куям.
Мөслим муниципиаль районы
3нче номерлы муниципаль урта гомуми белем бирү мәктәбе
“Дөнья рәхәт, дөнья шундый гади,
янәшәмдә булса әти-әни...”
район сочинениеләр конкурсына 11нче сыйныф укучысы Латыйпова Алесяның иҗат эше.
2008 ел

Гаиләм – җылы оям.

Тормыш кадерен белергә
табигатьтән өйрәнегез.
Гаҗәеп матур безнең Мөслим ягы табигате! Әрәмәлектә талпына-талпына сайраучы кошлар җыры үзәгеңне өзә, бормаланып аккан Ык сулары сагышыңны еракларга агызып алып китә, тешләрне камаштырырлык салкын сулы шифалы чишмәләре дәва бирә...
Серле әрәмә буйлап йөргәндә, агач башындагы бер кош оясына күзем төште. Тып-тын калып бу ояны күзәтә башладым. Оядан нәни кошларның чыр-чыр килүе ишетелә. Карыйм : бераз вакыт узгач, ата кош кайдадыр читкә очып китте. Кире кайтканда, ул инде томшыгына ризык эләктергән иде. Ашарларына булгач, кошчыкларның чыркылдаган тавышлары да ишетелми башлады. Кызыксынуым көчәйде, күңелемдә бу кошларга карата мәхәббәт уянды. Зур соклану белән карап тордым. Тырыш әти белән әни шулай кошчыкларын бергәләп тәрбиялиләр, үстерәләр. Мондый дус, тату, тырыш гаиләдә, әлбәттә, кошлар мөстәкыйль, ныклы, хезмәт сөючән булып үсәләр һәм үзләренең нәниләрен дә шулай үстерәчәкләр. Шушы агач башындагы кечкенә генә кош оясы да үзен тулы бер гаилә дип саный.
Мин дә үзебезнең гаиләне шул кош оясы кебек күз алдына китерәм. Гаиләдә һәр кешенең үз урыны, үз вазифасы бар. Нәкъ кош оясындагы шикелле, гаиләнең башлыгы булып әти торырга тиеш. Ә әни исә өйдәге эшләр белән шөгыльләнергә бурычлы. Бары тик бердәмлек, татулык булганда гына гаилә яши, таркалмый. Нәрсә генә эшләсәң дә, бер-береңә ярдәм итәргә кирәк. Килеп чыккан проблемаларны уртага салганда гына, алар уңай якка чишелә. Әгәр гаиләдә мәхәббәт учагы мәңге янып торса, димәк ул яши.
Көн дәверендә без әллә ничә мәртәбә бәхет дигән сүзне кулланабыз. Берәр сөенечле хәбәр ишетсәк сөенәбез, куанабыз, үзебезне дөньядагы иң бәхетле кешеләрнең берсе дип саный башлыйбыз. Дөрес, сөенергә, куанырга кирәк. Тик без чын бәхетне, бәхетле булуны нәрсәдә икәнен аңлап бетермибез. Нәрсә соң ул бәхет? Ниләр кирәк бәхетле булу өчен? Минемчә, бәхетле кеше ул - әти-әнисе янәшәсендә, дус, тату гаиләдә үскән кеше. Гаиләң булса, әти-әниең, апа-абыйларың һәм дус-туганнарың булса, алардан да зуррак хәзинә юктыр. Алар янәшәңдә булса, димәк сине яратучылар, яклаучылар, сиңа ярдәм итүчеләр бар. Син дә аларны ярат, аларга ярдәм ит һәм сакла аларны! Безнең гаиләдә дүрт кеше : әтием – Ришат, әнием – Ирина, апаем – Альберт һәм мин. Үзем 11 нче сыйныфта укыйм. Музыка белән шөгыльләнәм, буш вакытларымда шигырьләр язарга яратам. Инде унынчы ел музыка мәктәбенә фортепиано классына йөрим. Төрле бәйгеләрдә катнашам. Киләчәктә дә тормышымны музыка белән бәйлисем килә. Шул татар халык җырларын тыңлап, аларны уйнап, мин үземә җан рәхәте алам, тынычланам. Күңелем тулган вакытта җырлар да җырлыйм. Музыка белән бергә күңелгә илһам да килә. Шул чакта мин кулыма каләм алам һәм күңелемдә булган барлык хисләремне, уйларымны шигырь юлларына салам. Туган илемә, туган җиремә һәм гомумән, бөтен татар иленә булган мәхәббәтемне “Мин – татар баласы” дигән шигыремә салдым. Бу шигыремә татарның бөек композиторы Рамил Курамшин көй дә язды.
    Татарстан минем илем                  
Шунда туып үстем мин.                  
Бик яратып мәктәбемдә                   
     Татар телен укыйм мин. 
    
Татар теле – туган телем,
Бигрәк газиз күңелгә.
Сафлыгын һәм моңын, тәмен
Тоям һәрбер сүземдә.
Үз телемдә җырлар җырлыйм,
“Әпипә”гә биим мин.
“Әллүки”не, “Зиләйлүк”не
Рәхәтләнеп уйныйм мин.

Әнием дә, әтием дә,
Апаем да, үзем дә - 
Булыйк татар баласы без
Гомерлеккә, мәңгегә.              
Миңа карап апаем да бәләкәй чагыннан ук инде җырга гашыйк. Ул 6 нчы сыйныфта укый. Шулай ук музыка мәктәбендә дә белем ала. Анда җыр бүлегенә йөри, төрле уен коралларында уйнарга өйрәнә. Апаем да бәйгеләрдә катнаша, мәктәптә һәм районда үткәрелгән бар бәйрәмнәрдә дә осталыгын күрсәтә. Кош оясында нәни кошлар үсеп җиткәч, әти-әниләрен үзләренең моңлы сайраулары белән сөендергән шикелле, без дә әти-әнинең һөнәрләрен үзләштердек. Музыкага булган мәхәббәт безгә әнидән күчкәндер, мөгаен. Әниебез дә безнең кебек кечкенә чагында музыка мәктәбенә йөргән. Хәтта Чаллы музыка училищесына укырга кергән. Тик язмыш аны бу һөнәр белән бәйләмәгән. Ул укытучылык һөнәрен сайлаган. Ләкин кечкенәдән күңелгә кереп калган моң – безнең канда. Әтидән күчкән һөнәр дип, апаемның агачтан төрле әйберләр ясавын әйтергә кирәк. Бүгенге көндә алар икәүләп агачтан төрле йорт җиһазлары, уенчыклар ясыйлар. Без аларның һөнәрләрен уңышлы үзләштереп, шуларны дәвам иткәнгә алар бик шатланалар.
Балачак, әлбәттә, безнең күңелдә кызыклы вакыйгалар белән истә кала. Апаем белән булган бер хәлне әнием видео-тасмага төшергән иде. Ә бүген мин аны шигырь юлларына салдым.
Илназ белән Альбертка
Бүген бик рәхәт булган.
Кулы, башы, аяклары
Кара ком белән тулган.

Иртән-иртүк уйнарга дип 
Китте алар комлыкка.
 Көне буе шунда уйнап,
Пычрандылар балчыкта.

Инде караңгы төшкәчтен
Кайтып җиткәннәр өйгә.
Икәүләшеп көлә-көлә
Торалар ишек төбендә.

Чәчләре басып тора,
Күзләре карап тора.
Ә үзләре маймыл кебек 
“Эх, рәхәт!,”-дип кычкыра.


Без дә көлдек икәүләшеп
Әни белән алардан.
“Ничек итеп шул кадәрле
Пычрандыгыз?”-дип һаман.

Мунча яктык, юындырдык
Ике нәни “маймылны”.
Әле бүген дә сөйлибез
Бу кызык вакыйганы.

Гаиләбезнең төп учагы ул - әни. Аның назлы кулларыннан чәчеп торган нурлар бөтен өйне яктырта. Нәрсәгә генә кагылмасын, әйтерсең лә , ул әйбер алтынга әверелә. Ул пешергән ризыкларны ашаганда, телеңне йотарсың. Инде зур кыз булсам да, әни мине нәкъ сабый чактагыча итеп, ягымлы, йомшак тавышы белән иркәләп, назлап уята, кадерләп, сыйлап мәктәпкә озата. Ә мин иркәләнүнең кадерен беләм:
 
Язның матур көнендә
Кояш нур сибә күзгә.
Урамдагы кошчыклар да:
“Тор инде,”-диләр миңа.

Өйгә хуш ис таралган,
Өй эчебез нурланган.
Әнием иртүк торып,
Коймак пешереп куйган.

Килсен әле әни янга
Күземне ачмыйм әле.
Кояш үпкән кебек итеп 
Үземне үпсен әле.

“Иркә кызым, йомшагым,”-дип
Аркамнан сөйсен әле.
Тормыйм әле, әниемнең
Килгәнен көтим әле.
Әниебез үз гомерен укытучылык һөнәренә багышлаган. Бу һөнәр аңа әби-бабасыннан, әнисеннән күчкән. Алар да атаклы укытучылар булганнар. Менә инде унтугыз ел буена әниебез балалар укыта. Бар көчен, җанын-тәнен бирә ул. Кирәк вакытта усал да, ягымлы да була белгән әниебезне укучылар да ярата. Эштә генә түгел, өйдә дә ул таләпчән, усал һәм ягымлы була белә. Буш вакытында бәйләм белән шөгыльләнә. Ниндидер җиңел хәрәкәт белән ул тиз арада матур-матур бияләйләр, үзеңә нинди кирәк, шундый башлыклар, кофталар һәм башка күп төрле әйберләр бәйләп куя. Бәйләм һөнәренә укучыларын һәм мине дә өйрәтте. Көн саен иртән торуга коймак пешереп куйса, ял көннәрендә камырдан тәбикмәкләр, пәрәмәчләр, тортлар пешерә. Өйдәге матурлык, чисталык та әниебезнең уңган кулларының эше.
Әниебезнең зур таянычы, гаиләнең башлыгы әтиебез – сабыр холыклы, хезмәт сөючән,тырыш, оста куллы, таләпчән кеше. Инде ничә еллар буе ул шофёр булып эшли. Шофёр – бүгенге көндә иң кирәкле профессияләрнең берсе. Чөнки транспортсыз яшәве бик уңайсыз. Ул үз эшен бик ярата, аңа тугрылыклы карый. Көне буена сузылган эштән соң арып кайтса да, кич белән өйдәге эшләрне эшли, апаем белән ихатаны җыештыралар. Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән татар халык мәкале. Безнең әти дә бер генә һөнәр белән чикләнмәгән. Буш вакытларында ул эш бүлмәсенә кереп агачтан төрле әйберләр ясый. Ул әйберләр арасында йорт җиһазлары да, эш кораллары да, төрле уенчыклар да бар. Шулай ук ул салган йортлар да аз түгел.
Кош оясындагы шикелле, без дә бер-беребезне бик яратабыз. Әгәр гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт , игътибар булмаса, гаилә бердәм булмый. Алманы бер бүлгәч кире кушып булмаган кебек, гаиләне дә сакларга кирәк. Бер-береңә ярдәм итеп, уртаклашып яшәсәң генә бәхетле тормыш төзеп була. 2008 ел – Татарстан республикасында Гаилә елы дип игълан ителгән. Гаилә ныклыгы – илнең ныклыгы дигән сүз ул. Димәк республика өчен дә гаилә бик кирәкле, мөһим нәрсә. Гаиләле булу, янәшәңдә әти-әниең булу - зур бәхет. Мин үземне бу дөньяда иң бәхетле кеше дип саныйм. Һәр туган яңа көндә янымда туганнарымны күрсәм, мин шатланып туя алмыйм. Алар булганда минем җаным тыныч, дөньям түгәрәк. Саклагыз үзегезнең оягызны, аны беркемгә дә рәнҗетергә, җимерегә ирек бирмәгез!

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013