Бүген Әдипләр: Альбина Авзалова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Альбина Авзалова


Найлә Абдулкәримова
Арнис Абдуллин
Гөлназ Абдуллина
Зөфәр Абдуллин
Фәһимә Абзалова
Рәсим Абдуллин
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Динар Хәйруллин
Альбина АВЗАЛОВА Альбина Өлфәт кызы Авзалова 1957 елның 14 декабрендә Актаныш районы Алма-ата авылында туа. Киров урта мәктәбен, читтән торып Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Чаллыда заводта эшләгән елларында «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы була. Бүгенге көндә Актанышта яши. Берничә шигъри җыентык авторы.

Сарыласы килә сагынып


ИРТӘНГЕ ШИГЫРЬ

Шигъриятнең учагына 
Учлап яктым хисләрне. 
Җилгәрдем күңел моңнарын -
Озайтыйм кичләремне.

Каләм алгач, Ай юлыннан 
Йөгерер идем кебек. 
Шигъриятнең чытырына 
Адаштым гына кереп.

Ай үзе дә тәрәзәмдә 
Тукталды кебек килеп. 
Иңнәремә башын салып 
Йоклаган иде кебек.

Шигъри хисләрем таралып 
Беттеләр булса кирәк... 
Таң йокысы татлы, диләр, 
Оетты йокы кинәт...

ҖЫЛЫ ЭЗЛИМ

Синең күңелең иркен далаларда, 
Болыннарда чапкан атларда. 
Качасылар килә салкынлыктан -
Синең йөрәк йозак-капларда. 
Кая синең балкып торган йөзең, 
Күңелеңдәге кояш нурлары? 
Бу салкынлык кайсы тарафлардан, 
Шатлыкларны кемнәр урлады?! 
Ходай җиргә адәм балаларын 
Җылы җанлы итеп яраткан. 
Кояшны күр, нуры сүрелмичә, 
Язлар ясап безгә тараткан. 
Табигатьнең җылы нуры кая? -
Җылылыгы җанга ирешми. 
Җылы сүздән курка бүген кеше, 
Елмаюлар безгә килешми. 
Газизләнеп сагышларда янам -
Сөю юлы каян башлана? 
Җылы эзлим, битләремне куеп, 
Кояш нуры сеңгән ташларга...

МӘХӘББӘТ

Мәхәббәт ул - җаннан җан ярып, 
Тылсымлы көч кебек теленгән; 
Бәйләр өчен ике йөрәкне, 
Хисләр кушып бергә тегелгән. 
Йөрәк дигән магнит кырында 
Без тиңнәрне күпме эзләдек. 
Хисләр матурлыгын, сафлыгын 
Аңлатырлык сүзләр эзләдек. 
Утта янып, бозга чыдасаң, 
Ап-ак чакта кайчак каралсаң, 
Абынганда торып калалсаң, 
Хисләр җебен бергә эрләрсең. 
Чит-ят эзләп читтә йөрмәсәң, 
Түбәнлеккә төшми чыдасаң, 
Әҗәткә дә берни алмасаң, 
Тугры булып бергә калырсың, 
Йөрәкләрдән җылы алырсың; 
Мәхәббәттә кайнап яшәрсең, 
«Яратам» дип мәңге дәшәрсең. 
Мәхәббәт ул - җаннан җан ярып, 
Тылсымлы көч булып теленгән; 
Мәхәббәт ул - ике йөрәктән 
Хисләр кушып җанга чигелгән; 
Мәхәббәт ул - ике йөрәкне 
Саклар өчен безгә бирелгән.

САРЫЛАСЫ КИЛӘ САГЫНЫП

Ымсындырган яшьлек эзләренә 
Урау юллар бармы кайтырга? 
Гөлбакчалар үскән яшел илем, 
Тукталышың синең кай турда? 
Кай тарафта минем яшьлек язым, 
Кай тарасрка эзләп чыгасы? 
Яшьлегемне эзләп табар идем, 
Булса әгәр берәр чарасы. 
Эңгер-меңгер төшкән айлы кичләр, 
Чыкларында коена ал таңнар. 
Чакырсалар, яланаяк чабар 
Сөюләргә сусап, яшь җаннар. 
Сафлык бөрки тәүге сөюләрдән 
Күңелләрдә ярсу бер сагыш.
Кабатламас безнең яшьлекләрне, 
Яшьләр хәзер - үзгә бер агыш. 
Йолдыз кебек якты яшьлек иле 
Күңелләрдә кала кабынып. 
Ак томаннар арасыннан табып, 
Сарыласы килә сагынып...

* * *
Чык тамчысы саркып болыннарга, 
Сузылып яткан ап-ак томаннар. 
Җем-җем итеп кояш нуры уйный -
Су төбендә йолдыз сыманнар. 
Күл өстендә төнбоеклар йөзә, 
Ачылырлар назлап кулга алсаң. 
Кайтавазлар булып моң агыла, 
Күк катына әгәр аваз салсаң. 
Табигатьнең шушы мизгелендә 
Ак таңнарның чык тамчысы булып, 
Тузаннарын бер юасы килә, 
Күңелләрнең йөз камчысы булып.

САКЛАП ЯШИК

Туган җирем - Идел буе, 
Туган телем - татар теле. 
Татарлыгым мин югалтмам, 
Җанда булса каным тере. 
Миңа белем, акыл керткән 
Җанга якын ана телем. 
Кул сузмасын узгынчылар, 
Зур киләчәк аңа телим. 
Бу дөньяда биш мең төрле 
Сөйләшәләр, диләр, телдә. 
Теле юкның көне дә юк, 
Үз телеңне ныклап бел лә! 
Ана сөте белән сеңгән — 
Югалтмыйча сакла, Кеше! 
Бердәм булсак, беркемнең дә, 
Тешлим, дисә, үтмәс теше. 
Җир йөзендә биш мең тел бар, 
Үз теленә бар да гашыйк. 
Без, татарлар, халык булып, 
Милләт телен саклап яшик, 
Татар телен яклап яшик!

ТУГАН ЯК

Сагынуларның сагышлары яман, 
Туган якка күңел ашкына. 
Һавалары юк шул калаларның,   
Урамнары каты таш кына. 
Чирәмнәрдә яланаяк йөргән, 
Чык суларын эчкән безләргә 
Сабантуйлар эл дә ирек бирми 
Авыллардан мәңге бизәргә. 
Сабыйлыкка кабат кайтаргандай, 
Чабулардан тарта балачак. 
Горур башны аска иярлек
Көчкә ия шул ул туган як.

КИЧКЕ АВЫЛ

Түп-түгәрәк булып ай тулган, 
Кайта озатып урам чатына. 
Сибелгәннәр күктә йолдызлар, 
Гашыйк булып җирнең катына. 
Ай нурларга күмгән дөньяны, 
Болытлардан нурлар күченә. 
Сандугачка кушылып бака җырлый 
Нәрсә җитә авыл киченә?! 
Шомырт исе аңкый исертеп, 
Качып калган сыер мөгери.. 
Гүзәллеген күреп бу кичнең, 
Таш бәгырьләр йомшап бер эри. 
Сыенганнар урам чатына -
Гашыйк җаннар бәхет кичерә. 
Скрипкасын чиртә чикерткә, 
Нәрсә җитә авыл киченә?! 
Айның көлеп торган зур күзе 
Күзли җирне, сөеп, яратып. 
Йолдыз сипкән айлы кичләрне 
Яратамын, авыл, җан атып. 
Нурын сибеп бөтен дөньяга, 
Сукмак салган ай да җиремә. 
Кичке һава сулап кайтамын, 
Дәва алып бөтен җаныма.

* * *
Ниләр булды әле тын дөньяма -
Яз, тамчылар бизи күгемне. 
Уйнак җилләр язның исен бөрки, 
Үсендереп нечкә күңелемне. 
Ихтыярсыз ачып ак җанымны, 
Агып керде ләйсән ташкыны. 
Яшьлек язларымны урап кайта 
Хисләремнең ярсу шашкыны. 
Ни соң булды әле бу күңелгә? -
Актарылып кайный хисләрем. 
Җыеп кайттым әле үзәннәрдән 
Песи талның бөре исләрен. 
Гомер җебен сүтеп кайтып барам, 
Ак хисләргә гөрләвекләр сыя. 
Тиле яшьлек хыял киңлегеннән 
Нурлар тезеп энҗе-мәрҗән җыя.

* * *
Гомер буе якты кояш булып, 
Күңелемә нурлар урадың. 
Җәйге чыклар булып таңнарымда, 
Йөрәгемә кереп уралдың. 
Син бит минем һичкем ача алмас 
Бикле хисләремне уяттың. 
Татлы бер гамь артты йөрәгемдә, 
Сөюләрдән сызлау кузгаттың. 
Тыеп йөргән хисләремнең чыңы 
Дулкыннары йөрәгемә какты. 
Көзләремдә мәхәббәтем назы 
Язгы җылы яңгыр булып акты. 
Айлы кичтә серле сөю җырын 
Үзеңә тиң ярың белә икән. 
Мәхәббәтең керсез булса гына, 
Олы бәхет үзе килә икән.

ХАЛӘТ

Офыклар кызарып яна 
Зәңгәр күк гөмбәзендә. 
Күпме ялгышлар ятадыр 
Кешелек мөнбәрендә. 
Кышны көттем аклык теләп, 
Явар ап-ак кар, диеп.
Яңгыр яуды, көзге көнме?! 
Бозлавык тора таеп... 
Болгана бөтен дөньясы, 
Җир-Ана тыныч түгел. 
Бер җылына, бер суына 
Кышны көткән пакь күңел.

ЯЗ СЕРЕ

Гөрләвекләр, шарлавыклар - язның сере.
Кар да ява кайчакларда - шундый эре! 
Табигатькә таралса да бөре исе, 
Яңгырлары карлы-бозлы көннең ише. 
Сайрашалар сыерчыклар чырык-чырык. 
Кояш көлә, җилләр сөрә - аңа ирек. 
Яшьлек язларында дөрли сөю уты. 
Кар астыннан яшелләнә үлән суты. 
Зелпеләрдән башка агач алка элми.  
Язның сере нидә икән - беркем белми.

ПЕЧӘН ӨСТЕ

Терекөмеш елтыр яңгыр тамчы 
Яфракларның битен юганда, 
Җылы кояш нурын сибеп торды, 
Бер тузан да калмас күк анда.
Йөрәк сыза: чапкан печән калды 
Кырлар буйлап җиргә тезелгән. 
Яңгыр ява, печән өсте җиткән, 
Үлән үскән атлар тезеннән.
Ишеп яуган яңгыр кинәт туктый, 
Җылы кояш нуры сибелә. 
Печәннәрнең суы җиргә сеңә, 
Бар табигать нурда кибенә.
Елтыр-елтыр яңгыр тамчылары 
Күк катында балкый нур булып. 
Дугаланып җирне төреп алды 
Җиде төстә күпер зур булып.
Җир белән күк күпер салып яши, 
Шатлыклардан нурлар сибелә. 
Табигатьнең чистарганын күреп, 
Гүя алар бергә сөенә.
Ул күпердә нурлар гына түгел, 
Туган җирнең туфрак җаны бар. 
Бергәлектә инде яшәү көче, 
Бергәлектә яшәү җыры бар.

СЕРЛЕ КҮЗЛӘР

Күзләр тирән, төпсез диңгез -
Яшеренгән күпме сер. 
Чыдамассың сөюемә, 
Күз карасына син кер.
Күзләр, күзләр - төпсез диңгез, 
Серләр сандыгы, дисең. 
Синең карашыңны тоям, 
Керфегем түбән исәм.
Сине күргән чакларымда 
Хисләрем ташып ага. 
Керфегемнең арасында 
Карлыгач канат кага.
Керфекләрем арасыннан 
Саркып чыккан чык була. 
Сүзсез генә аңлашабыз, 
Җанны назлап чың тула.
"Мәйдан" № 10, 2012.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013