Бүген Әдипләр: Альберт Сафин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Альберт Сафин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илгизәр Сабиров
Рөстәм Сабиров
Сафа Сабиров
Ләлә Сабирова
Рәшит Сабит
Габделхәй Сабитов
Равил Сабыр
Г.-Халикъ Садри
Фоат Садриев
Дауд Саксини-Сувари
Хәсән Сарьян
Үзбәк Саттаров
Альберт Сафин
Мөнирә Сафина
Әхәт Cафиуллин
Юныс Сафиуллин
Рәдиф Сәгъди
Илшат Сәйфуллин
Әсгать Сәлах
Булат Сәлахов
Резедә Сәләхова
Мар. Сәлим
Сәмига Сәүбанова
Роза Сәхбетдинова
Aйдар Сәхибҗанов
Рафаэль Сибат
Фәридә Ситдикова
Зәйни Солтанов
Ринат Суфиев
Альберт Сафин
(1948-1991)
Альберт Нургали улы Сафин 1948 елның 22 июнендә Татарстан Республикасының Октябрь районы Күлбай-Мораса авылында туган. 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. “Күз карасы”, “Ак сыерчык” китаплар авторы. 1991 елның 18 декабрендә вафат булды.

"МӘҢГЕ ЯШӘҮ АЛДА ӘЛЕ..."

(Саф күңелле дустым һәм язучы Альберт Сафин турында кечкенә истәлек)

Норлат егете Альберт Сафин белән Казан дәүләт университетына укырга кергәч очраштым: шул көннәрдән соң уку йортын тәмамлаганчы бергә булдык, хәтта, монысы инде язмышның миңа биргән зур бүләкләренең берседер, аның белән студент тулай торагының бер бүлмәсендә биш ел буе бергә яшәргә насыйп булды.
И-и, гомерләр... Инде Альбертның кара җир куенына керүенә дә елдан артып бара, без әле үзебезчә дөнья гамьнәре белән янып, шатлык-көеиечләр кичереп йөргән булабыз...
Күпме студент шулпасы чөмерелгәндер биш ел эчендә, күпме чәйләр эчелгәндер - бер Алла үзе белә. Бары - бергә, югы - уртак иде безнең.
Аннары Альберт белән Чаллы шәһәрендә кабат очраштык... Үзенә җан тынычлыгы таба алмыйча, газаплы көннәр кичергәндә ул минд шалтырата иде. Кырык эшемне ташлап, төн урталары булса да, аның янына ашыга идем. Соңгы тапкырында нигәдер миңа эндәшмәгән...
Әле алтмышынчы еллар азагында Альберт кайнарланып: "Кешенең җаны үлми, тәннең үлеме - ул кешенең кабат тууы гына", - дип раслый иде. Җилкенә-җилкенә: "Миндә, бәлки, Юлий Цезарь, я Александр Македонский җаны бардыр", -дип безне өнсез калдыра. Бу кадәр тәэсирле сүзләрне кабул итә алмый азапланганыбызны күреп, фикерләрен дәлилләп, безне тәмам ышандырып бетерә яза иде ул.
Шуңа күрә дә, студентлар арасында физик яктан иң көчлеләр саналган Грачев, Синяшин кебек егетләр дә кичләрен ялгыз йөрергә курыккан заманда (Казанда "тяп-ляп" төркеме шаулаган чак), Альберт балалар бакчасына каравылчы булып урнашты. Эш авырлыгыннан зарланган чагын да хәтерләмим: кич китә: иртән-иртүк, әле без җылы япмаларыбыз астыннан чыгарга иренеп ятканда кайтып та җитә. Аны шаяртып: "Альберт - атабыз, туендыручыбыз" дип йөртә идек. Ул инде эшендә тау кадәр карлар көрәп аткан булыр, "миндә, егетләр, пәһлеван көче бар!" - ди дә, билгә тикле чишенеп, боздай салкын су белән юынып ала, аннан һаман әле йокыдан айный алмаганыбызны күрен, пыр туздырып безнең белән көрәшә башлый. Көн дә шулай кабатлана иде бу.
Онытылмас студент еллары... Эштән буш булган кичләрендә Альберт безне тындырмый иде.
Пединститут, башка институт тулай торакларына танцыга алып кито, ару-талуны белми күңел ача идек. Алтын чәчле Лиза, чем-кара чәчле Зәмзәмия... Аларга багышлап язылган Альбертның беренче әсәрләре... Алар күп тә үтмәде, "Идел" альманахында басылып чыктылар. Безнең бүлмәдәшебез шул чорларда "легендар" шәхескә әйләнде. Күпләр аның белән дуслашуны горурлыкка саный иде...
Хәзер, Альбертның мәңге үлмәс рухына шигъри юллар белән эндәшәсе килә:

"Ышанасы килми, син үлде, дип, 
Дөнья моңа каршы шикелле. 
Ул һаман да безнең арабызда, 
Ул һаман да якын, сөйкемле..."
Аның сүзләре хәтергә төшә: "Бу дөньяда яшәү йокы гына ул. Мәңге яшәү алда әле."

Мөхәммәди Мөхәммәтшин, шагыйрь, милиция майоры.
"Аргамак" журналы № 4-5, 1993.

ТАШ УРМАНДА КҮБӘЛӘК


Альберт Сафин турында берничә сүз

Толстойның "Хаҗиморат"ын укыганда, бер деталь мине шаккатырган иде. Автор анда Хаҗиморатны һәм, гомумән, татарны шайтан таягы, ягъни, урысча әйткәндә, татарник үсемлеге белән чагыштыра. Юк, татарны ул шайтан таягына тиңләп көлми, киресенчә, гаҗәпләнеп һәм сокланып чагыштыра ул табигатьнең бу ике җимешен. Шайтан таягын ул әсәрендә чәнечкеле, ләкин горур, ямьсез һәм усал, ләкин нык сабаклы итеп сурәтли. Ул аны аяклары белән типкәли, таягы белән кыйнап карый, таптый, теткәләп бетерә әмма сындырып чыгара алмый. Әллә нишләп, Альберт Сафин турында уйласам, Толстой әсәреңдәге шушы күренеш күз алдыма килә. Ләкин, никтер, миңа аны кырау суккандыр кебек тоела.
Альберт белән без бергә тәгәрәшеп үскән малайлар түгел идек. Мәктәптә дә, югары уку йортларында да бергә укымадык. Без аның белән инде ир уртасы булгач, ул каләменә ныклык иңгән язучы, ә мин, сoңга калыбрак яза башлавым аркасында, тәртәгә күнекмәгән тай шикелле әле бер, әле икенче якка ыргылып, нәрсә язуымны, нәрсә турында һәм ничек язуымны да белмәгән чакта таныштык. Хәзер дә гаҗәпләнәм: әдәбият теориясе ягыннан әлифне таяк дип тә белмәгән, әдәби әсәрләр дөньясында бакырдан алтынны аермаган надан һәм беркатлы графоман белән ул нинди ихласлык белән, үзенә тиң күреп сөйләшә иде. Икебезнең дә бер үк заводта эшләвебез аркасында, безгә ничә мәртәбәләр төнката сөйләшеп утырырга туры килде. Гәрчә бу әңгәмәләребезнең берсенең дә ни турыда икәнлеген, нәрсәләр сөйләшкәнлегебезне хәтерләмәсәм дә, аның белән очраштырганы өчен, ул чиксез озын, ләкин бер мизгел кебек кенә үтеп киткән әңгәмәләребез өчен язмышыма һәм ул язмышны язган Раббыма рәхмәтле мин.Аның арабыздан китүе минем өчен зур югалту булды. Галим кешегә, муллага оеп намаз -укучы, әмма чынлыкта намаз укуның рәтен белмәгән бәндә шикелле, бермәлгә мин кыйбланың кайсы якта икәнлеген югалттым. Әле менә хәзер дә, үзем шушы юлларны язып утырам, үземнең Альберттан киңәш сорыйсым килә. Ьәм мин аның китабына үреләм.
"Ак сыерчык". "КАМАЗ" нәшрияты. Чаллы, 1994.
Укыйм, укыйм, җәйге челләдә озын юллар узып кибеккән, ниһаять, саф сулы салкын чишмәгә юлыккан, иреннәрен көмеш салкынлыктан аера алмаган сәяхәтче кебек, бер хикәядән икенчесенә күчәм, чишмә суы шифасының һәр йотым белән талгын гына бөтен тәнгә таралганын, тормыш мәшәкатьләре басымы астында тоныклана башлаган хисләремнең ачыкланганнан-ачыклана барганын, йөрәктә ниндидер таныш дулкынлану уянганын тоям.
Хак булса, Жюль Верн сиксән роман язган, диләр. Альберт Сафишшң хикәяләре дә сиксәнгә тулмыйдыр. Хәер, Дәрдмәнднең- татар шигъриятенең иң якты йолдызларыннан берсе булган Дәрдмәнднең - сиксән шигыре бар микән? Аннары, Альбертның үзенең дә әйткәне бар иде:- Язучы үз гомерендә бер генә китап язарга-да мөмкин...
Бу сүзләрен ул миңа берничә тапкыр кабатлады. Нәрсә әйтергә теләде ул бу сүзләре белән? Моны мин әле хәзер генә аңладым шикелле. Хикмәт шунда ки, ул үзенең һәр язган хикәясенә, һәр җөмләсенә бик игътибарлы, җаваплы карый иде. Мәсәлән, бервакытны без аның белән "нормаль", сүзен хикәягә кертү уңышлымы, түгелме дип шактый бәхәсләшеп утырдык. Әйтик, "Ул нормаль кеше иде", яки "Ул номаль тормышта яши иде" дип язу хикәяне бизиме, әллә чүплиме? Әгәр чүпли икән, аны нинди татар сүзе белән алыштырырга? Яки татар телендә, татар җөмләсендә галәмәт тә еш очрый торган "булу" сүзеннән ничек котылырга? Беренче карашка пүчтәк кенә кебек тоелган әнә шундый проблемалар язучы алдында бихисап күп өелгән. Үз укучысын, мөхәррирне ихтирам иткән язучы буларак, ул үзенә, язган һәр җөмләсенә гаҗәеп дәрәҗәдә таләпчән иде.
Туктале, язучының үз-үзенә мондый таләпчәнлеге аның гап-гади, табигый халәте түгелме соң? Әгәр чүлмәкче чүлмәкләрен кыеш-мыеш итеп ясаса, аның ул иҗат җимешләре су салу белән җебеп төшсә, ул - чүлмәкче буламы соң? Әгәр балта остасы урындыкның дүрт тәпиен дүрт төрле итеп эшләсә, такталарын шомартмыйча, аның шырпылары утыра торган җиребезгә кадала башласа, яки утыру белән таралып төшсә, ул - балта остасы буламыни?! Үзен-үзе хөрмәт иткән остаз, мәгълүм ки, чиле-пешле әйберен кеше күзенә күрсәтмәс. Димәк, Альберт Сафин язу техникасы, грамоталылыгы ягыннан гап-гади остаз, "нормаль язучы" булган. Прусты, кайбер профессиональ язучыларда профессиональлек, "грамытлылык", гадирәк итеп әйтсәк, үз-үзенә таләпчәнлек җитенкерәми. Шуңа күрәдер дә, мөгаен, Альберт Сафинның язу осталыгы, башкалар белән чагыштырганда, калкурак булып күренә.
Билгеле, язу осталыгы, грамоталылык - язучы өчен алгы планда тора торган әйбер түгел. Әдәби әсәрдә иң әһәмиятлесе - сүз, ягъни фикер аша тудырылган сын, образ. Әйтергә теләгән фикерен әйтеп бирер өчен, төрле вакыйгаларны ул үзе дә уйлап чыгара ала. Сюжетны да үзе теләгәнчә боргаларга мөмкин. Ходай биргән талантың, язу осталыгың гына булсын.
Альбертның хикәяләрен күпләр кабул итә алмады, кайберәүләр аңламады. Чөнки ул без укып күнеккән "совет әдәбияты" кысаларында язмый иде. Ул кысаларга Альберт, бик,теләсә дә, сыя алмый иде. Чөнки аны совет халкының якты киләчәге түгел, ә бүгенге заманның изелгән, тәмам коллык халәтенә җиткерелгән, рухи ялкаулыктан бөтенләй мүкләнеп беткән бичара татарның каһәрләнгән язмышы борчый иде. Аның хикәяләренең каһарманнары шәһәр фатирының дүрт дивары арасында зәңгәр ут (телевизор) яктысыннан башка берни күрмичә, базда шыткан бәрәңге үрентесе кебек зәгыйфь вә нәфис. Алар әле "Уел"ларны, гармун тавышларын сагыналар, ләкин битлзлар, роллингстоузлар аларны инде беркайчан да үзләренең гипноз куәтеннән ычкындырмас.
Мескен татар... Йә Хода! Бу тәгъбирне соңгы елларда күпме әвәләдек без. Ләкин әле һаман да булса, үзебезнең ни дәрәҗәдә мескенлеккә, рухи гариплеккә, имансызлыкка, кыйбласызлыкка төшкәнебезне аңлап җиткермибез бугай әле. Ә Альберт моны күптән күргән, халкыбызның фаҗигасен күңеле, йөрәге аша кичереп күпме әрнүләр, ачынулар, күңел газаплары кичергән һәм аларны түкми-чәчми кәгазьгә төшергән. Аның әсәрләреннән әрнү-газаплар белән сугарылмаган бер генә хикәя, бер генә бит, хәтта, бер генә җөмлә дә табып булмыйдыр, мөгаен.
Кайберәүләр: "Альберт Сафинның аның үзенең язмышы бик фаҗигале булды бит, ул бит бар хикәяләрендә дә үзе турында язган, кешеләрнең күпчелеге андый мескен түгел", - диярләр. Әйе, беркайчан да гаилә җылысы күрмәгән, әдәбият түрәләре тарафыннан кагылган, читкә тибәрелгән, җитмәсә, бәдәни кимчелеге дә шактый күзгә ташланып торган кеше буларак, канәгать тук чырайлы, җитеш тормышлы кешеләр арасында ул үзен бик ялгыз хис иткәндер. "Ялгыз кешеләр төркеме" дип атый ул "Чегәннәр китеп бара" хикәясендә автобус тукталышында торучыларны. Ничек төгәл әйтелгән! Әйе, хәтта дуслары янында да Альберт, мөгаен, үзен ялгыз хис иткәндер. Чөнки ул башка чор, башка дөнья, башка үлчәм кешесе иде бит. Шуңа күрә, ул үзе турында язган, диючеләргә каршы бер сүз дә әйтеп булмый. Ләкин уйлый торган, үткәннәрне, киләчәкне әз генә күзаллый белә торган теләсә нинди гади кеше ул кичергән хисләрне кичермимени, ул үртәлгән шык-сызлыкларга үртәлмимени, аны рәнҗеткән кешелексезлек, битарафлык безне дә рәнҗетмимени? Шулай булгач, ул безнең барыбыз турында да язган түгелме соң?
Әдәбият шундый әйбер инде ул, роман яки хикәя укыйбызмы без, поэма яки шигырьме - күбрәк бәхетсез мәхәббәт, фаҗигале язмышлар белән очрашабыз. Шунысы үзенчәлекле, вакыйга никадәр аянычлырак булса, безгә әсәр шулкадәр көчлерәк тәэсир итә. Тигез мәхәббәт, бәхетле тормыш турында, гомумән, мәкалә генә язып була торгандыр.
Аннары, әдәбият тарихын, язучыларның тормыш юлын өйрәнә башласаң, тагын бер феноменаль күренешкә юлыгасың. Хәзерге заман әдипләрен генә түгел, хәтта хан сарайларында яшәгән шагыйрьләрне алсак та, без аларның, нәкъ геройлары шикелле үк, бик тә аянычлы язмышка ия булганлыкларын күрәбез. Мөгаен, бәхетле тормышта яшәгән язучы тарихка кереп калырдай әсәр яза да алмый торгандыр ул.
Әлбәттә, Альбертның бөтен тормышы - тоташ фаҗига, тоташ ялгызлык иде. Ләкин, әгәр төптәнрәк уйлап карасак, фаҗига аңарда түгел, ә тормышның, гомумән, совет яшәешенең үзендә бит. Альберт кебек үзенчәлекле, Ходай тәгалә тарафыннан чын язучы, тумыштан зыялы итеп яратылган кешеләр бу шыксыз социалистик җәмгыятьтә үзләрен ялган чәчәкләр төшерелгән обойлы, ясалма яктылык белән балкып торган, ләкин буш һәм салкын фатирга килеп эләккән күбәләк кебек хис итәләр.
"Күбәләк канатларын сирпеп куйды да очып китте: беравык тәрәзә янында җилфердәп торды, аннан, байтак кына аерыла алмый, лампочка тирәли бөтерелде, кинәт идәнгә төште, түшәмгә күтәрелде, ял итәр урын эзләгәндәй ишеккә тиеп-тиеп карады, янә ымсынып ялган ут янында эленеп торды һәм, ниһаять, стенага килеп сыенды: кызгылт-сары обойга хисапсыз күп ромашкалар төшерелгән иде.
Күбәләкне онытылган җиреннән борчып уятуына ул үкенеп куйды. Аны киредән учына аласы, ярдәмсез калган шушы җан иясен дымлы һавадан, күзне кисә торган ялган яктыдан һәм алдавыч яссы ромашкалардан коткарасы килеп китте. Ул үзен дә күбәләк итеп хис итә башлады. Дөресрәге, үзен аның урынына куеп карадыһәм күңелендә, чынлап та, күбәләк тойгылары уянды диярсең, ул күбәләк кичергәннәрне үзе кичергәндәй булды: нәкъ аның шикелле яңадан сәер һәм ят исләрне сизеп югалып калды, җансыз һәм салкын төсләрне күреп өметсезлеккә бирелде, чын һаваны, чын яктыны, болын исен, болын җылысын юксынды - күбәләк хәленә керүдән аңа һич кенә дә җиңеллек килмәде, киресенчә, алдану тойгысы яңадан әйләнеп кайтты, үкенү көчәйде. Бу бәләкәй җан иясе дә бит нәкъ аның шикелле үзе белән ни булганын аңламый интегә түгелме соң? Үзе куйган чәчәкнең чәчәк түгел икәнен аңламыйдыр. Гомерең буена очсаң да, стенадагы ромашкаларга барып җитү мөмкин түгелен дә белмидер. Көндез үк бу тартма фатирга килеп эләккәч тә бит, хәле беткәнче, тәрәзә пыяласына бәрелгәндер, үзен зәңгәр яктыга, җылыга, яфрак-үләннәргә табан очам дип алдангандыр һәм беркая да китә алмагандыр, кояш киткәч, караңгы төшкәч, яңгыр ява башлагач, җил чыккач та әле ул һаман очам дип уйлагандыр; киресенчә, каядыр ышыкланасы, посасы килсә дә, туктый алмый тышка омтылгандыр; аннары салкыннан канатлары авырайгандыр, гәүдәсе оегандыр; ул, язмышына буйсынгандыр да, тынып калгандыр..."
"Күбәләк" исемле хикәясеннән шушы юлларны укыганда, Зәңгәр Күбәләк образында мин Альбертның үзен, бигрәк тә аның соңгы көннәрен күргәндәй булам. Хәер, ул гынамыни? Без барыбыз да шушы соры, ясалма, һәр яктан таш дивар белән чолгап алынган төрмә-илдә, концлагерь-җәмгыятьтә, крепостное право заманыннан калган закуннар изүе астында яшәмибезмени?! Күбәләкнең Болынына кайтасы килгән кеби безнең дә бу Таш Җуңлины ташлап Чын Ватанга, Чын Татар Мохитына кайтасыбыз, рухыбыз белән бабаларыбыз рухына кушыласыбыз килмимени?! Безнең йөрәгебез дә, Альберт хикәясендәге Зәңгәр Күбәләк шикелле, ят дөнья диварларындагы ясалма матурлыкларга алданып арыгач, күзгә күренмәс пыялада бергәләнмимени?..
Мин тагын аның язу осталыгына, аның әдәби әсәр язуга мөнәсәбәте мәсьәләсенә әйләнеп кайтмакчы булам. Чөнки, ни генә әйтсәк тә, китапның укырлык булу-булмавы, сәнгатьлелек дәрәҗәсе, ахыр чиктә, барыбер, аның җиренә җиткереп язылуына бәйле.
"һәм менә яңадан беренче сентябрь - көзнең беренче бәйрәме килеп җитте" дип башланып китә аның "Язылмаган хикәя"се. Вагыйзь исемле егет гомере буе хикәя язарга хыяллана. Күңелендә аның шундый гүзәл фикерләр, сюжетлар бөтерелә, ләкин ул аларны гомере буе кәгазьгә төшерә алмый. Чөнки, әлеге беренче юлны язып куйганнан соң, аның артыннан киләчәк җөмләләр артык гади, артык прозаик килеп чыгалар, һәм хикәянең симфоник аһәңе, табигый агышы бозылыр кебек тоела аңа. "Аның халәте фикер йөртүдән битәр ләззәтле сагынуга, яисә илһамлы сөенүгә охшый иде". Егет, кулына каләмен алган саен, язып куйган әлеге беренче җөмлә тәэсирендә сәгатьләр буе тормыш, тормыштагы чын-чынлап уйнала торган уен турында уйланып утыра. То-ра-бара, ул үзенең инде бу хикәяне яза алмаячагын да аңлый. "Әмма, ничек кенә булса да, Вәгыйзь хикәя язу ниятеннән кире кайтмады. Теләгәне тормышка ашсын өчен, күңелен кузгатырлык бер вакыйга кирәк иде аңа. Тупасланган тойгыларын уятып, актарып ташлый торган тетрәнү, тәэсирләнү кичерде исә, ул бәян ителәсе вакыйгаларны яңадан бербөтен итеп күрер иде, янә каләме терелер иде һәм үз хикәясен - бу дөньяда фәкать ул гына тудыра ала торган әсәрне - һичшиксез язар иде".
Әйтергә кирәк, Чаллы язучылары арасында Альберт Сафин абруйлы шәхес иде. Юк, аны бервакытта да почетлы президиумнарга утыртмадылар, сәхнәгә дә менеп басканы булмады аның. Мактау кәгазьләре дә, орден-медальләр дә алмады ул. Хәтта СССР Язучылар берлеге таныклыгын да аңа Казаннан Рәшит Бәшәр кайтарып бирде. Язучылар арасында теге яки бу мәсьәләдә бәхәс яисә низаг чыкса, ул бер якка да кысылмас, күзләрен хәйләкәр, кысып, әмма гаять җитди кыяфәт белән тыңлап тик утырыр иде. Әгәр киңәш сорап мөрәҗәгать итмәсәләр, тәки бер кәлимә сүз әйтмичә кайтып китәр иде. Ләкин, бәхәсне тәмам хәл итәр өчен, аның фикерен белмичә мөмкин булмый иде. Аның сүзләре гади генә булыр иде, әмма шул гади генә сүзләр һәр ике якны да, гүя, йокысыннан уятып җибәрер һәм әле генә якага-яка килгән бәхәсчеләр, үзләренең никадәр ваклыкка төшүләрен, гади генә хакыйкатьне аңламауларын төшенерләр һәм, оялып, күзләрен түбән юнәлтерләр иде. Язган әсәрләре тәмам ботарлап ташланган, маңгайларына "графоман" ярлыгы чәпеп куелган яшь язучыларны да коткарып калганын беләм миң аның.
Альберт үлгәч, мин аны төштә күрдем. Мин аның бүлмәсендә, имеш, нәрсәдер эшләп йөрим. Үзенең көзге пәлтәсен кигән килеш Альберт кайтып керде дә, туп-туры түргә узды һәм өстәлдә, өстәл асты тартмаларында казына башлады.- Нәрсә эзлисең, Альберт? - дим.
- Язулар калган иде, Бәшәргә әйт әле, - ди. Шуннан соң минем янга килеп утырды.
- Ничек соң АНДА? - дим.
- Әйбәт болай, - ди тыныч кына, - тик, чит тел өйрәтеп бик җәфалыйлар...
Әлбәттә, икенче көнне үк мин бу төшне Рәшиткә сөйләдем.
- Әйе шул, - ди Бәшәр, - аның кулъязмалары калган булырга тиеш. Мин аларны һич кичекмәстән алып, басар өчен әзерләргә утырам.
Чынлап та, Рәшит аларны 1992 елның октябрендә үк әзерләп, җыюга тапшырды. КАМАЗда янгын чыкмаган булса, китап инде күптән дөнья күргән булыр иде.
Язучының архивын өйрәнү, аның мирасын тәртипкә китерү һәм китап итеп әзерләү җиңел эш түгел. Нәшриятның баш мөхәррире Вахит Имамовка да, әдәби бүлек мөхәррире Рәшит Бәшәргә дә, рәссам Илшат Фәррәховка да, дустыбыз Альберт Сафин белән кабат кавыштырганнары өчен бик рәхмәтле без - әдәбият сөючеләр.
Әйткәнемчә, Альберт күп мирас калдырмады. Тагын шуның хәтле яшәсә дә башкалар белән ярышып маташмас иде, дип уйлыйм. Чөнки ул бервакытта да хикәя булсын өчен генә хикәя язмады, китап өчен генә китап чыгармады. Күңелеңдә хикәя туган икән, аны кәгазьгә төшерүне ул намус эше санады, күңелендә тумаган, йөрәге аша актарылып чыкмаган әйберләр белән үзен көчләмәде. Әмма язган кадәресен ул йөрәкләргә уелып керерлек, татар хикәяләре, юк, бөтендөнья хикәяләр антологиясендә урын алырлык итеп эшләде. Аның иҗаты турында әле хезмәтләр язылыр, махсус диссертацияләр якланыр. Мин моңа ышанам.

Әхмәт ДУСАЙЛЫ
"Аргамак" журналы № 9, 1994.

БЕРЕНЧЕ КАР

(хикәя)
Көзнең караңгы һәм шыксыз көне. Бу көн авыр болытлар көтүе кебек үк, очсыз-кырыйсыз бугай: сөйрәлә, сөйрәлә, сөйрәлә.
Эш поша. Салкын. Ямансу...
- Син биредәмени әле? Өеңә кайт, балам. Соң ич инде.
Әкълимә апаның бүлмәгә керүен Хатирә абайламыйкалды, шунд күрә тавышыннан сискәнеп куйды, аннары, ирексездән, аңa борылып карады:
- Эшләрем бетмәде шул, Әкълимә апа.
- И-и, эшнең беткән чагы бармыни аның. Хатирә җавап кайтармады.
Әкълимә апа чүп савытындагы кәгазьләрне чиләгенә алып салды да, чыгып китте.
Хатирә өстәлдәге дәфтәрләреннән башын күтәрде һәм ишеккә текәлде."Нигә бу авылда соң мин?! Нигә?.. - шушы уй бәгырен көйдереп узды. Ул талпынып урыныннан кузгалды да... яңадан утырды. Баядан бирле кулында тоткан дәфтәрен ябып читкә куйды. Учлары белән иягенә таянды. Күзләрен йомды.
...Тек-тек... тек-тек...
Китап шкафы өстендә иске сәгать текелди.
Чынлап та, кайтырга кирәк, соң шул инде. Хәзер Әкълимә апа янддан килеп керер. Идән юарга керешер. Кайтырга кирәк. Әмма кая? Өйгә генә кайталар ич. Ә ул вакытлы торакка - укытучылар өенә кайтырга тиеш. Һаман тулай торакка... Урамда җил чыккан икән. Шомлы авазлар чыгарып тәрәзә артында усак шаулый.
Нинди көн соң бу? Ни дип күңел шул тиклем өзгәләнә? Ни булган аңа?
Хатирә пальтосын киде, өстәлне тәртипкә китерде һәм ишеккә юнәлде. Чыгып китәр алдыннан укытучылар бүлмәсендәге таныш һәм кадерле булып күренгән әйберләргә борылып, исендә калдырырга теләгәндәй, беравык карап торды: гүя мондагы бөтен җиһазны соңгы тапкыр күрә иде ул.
***
Тулай торак дигәне мәктәп бакчасында укытучылар өчен атап салынган агач өй булып, биредә алар тагын өч кыз торалар иде. Ул кызлар мәктәпкә күрше авыллардан килеп эшләгәнгә, шимбә саен өйләренә кайтып китәләр. Ә Хатирәнең кайтыр җире ерак. Шуңа күрә ул ял көннәрен көтеп ала, чөнки ул берүзе генә кала һәм ләззәтле ялгызлыкка бирелә. Дөрес, беренче елны ул бу хәлгә ияләнә алмый интекте, кызлар китеп, аулак өйдә ялгызы калды исә, аның теңкәсен сәбәпсез борчылу һәм эч пошу көйдерә иде. Тора-бара күнекте һәм, ничек кенә гаҗәп күренмәсен, ялгызлык аның иң яраткан халәтенә әверелде. Чөнки шундый вакытларда гына ул үзенчә эшли, һәм үзе теләгәнчә яши ала иде. Хатирәләр иленә киткән чакта аңа берәү дә комачау итми. Ул үзен янддан бәхетле итеп тоя башлый, бөтен рухын яшәү теләге, кайнар омтылу һәм өмет биләп ала. Хис-тойгылары ачыла да, меңләгән төсләргә кереп, дөньяны матурлый. Сагыш-әрнү, үпкә, ялгызлык - һәммәсе юкка чыга. Ә аннары... Ә аннары Хатирә мендәргә каплана да, үксеп-үксеп еларга тотына. Соңыннан яшьле күзләрен бик озак түшәмгә текәп ята. Аның өчен йокысыз төн башлана. Бу һәр шимбә саен шулай. Шул бер үк хәл кабатлана. Әлбәттә, гел әүвәлгеләр белән генә юанып көн итү бик үк табигый хәл түгел, әмма, нинди генә газаплар һәм ачы үкенүләр уятмасын, Хатирә әлеге гадәтен ташлый алмый иде инде. Чөнки аның бердәнбер шатлыгы шул гына бит. Кайвакыт, кызга дөньяга килүенең бөтен максаты да әнә шул узган бәхетен күзаллаудан, кайчандыр яраткан һәм инде югалткан ярын сагынудан гына гыйбарәт сыман тоела иде. Ә кайчагында, киресенчә, нәкъ менә истәлекләре Хатирәгә бүгенге чынбарлык белән туарылып яшәргә ирек бирмидер сыман күренә иде. Чөнки үзенең кечкенә генә куанычы, борчылуы булсын - һәммәсе үткәннәр белән үрелеп кенә бәяләнә ала иде.
* * *
Юеш һәм салкын һавадан җылы өйгә килеп кергәч, Хатирәдә изрәп ял итү теләге уянды. Әмма әлеге тынычлануга охшаш тансык тойгы, туарга да өлгермичә, юкка да чыкты, чөнки инде байтак вакытлардай бирле аны газаплаган ниндидер сәер, уңдйсыз бер хис (күңелен, җанын икегә бүлгәннәр диярсең) яңадан үзен сиздереп куйды.
Хатирә өс-башын алыштырды һәм чәй куеп җибәрде.
Хатирә чәй эчкәндә хатлар, фотолар, көндәлекләртутырылган иске кызыл чемоданы турында уйламаска тырышты. Ул үзенең янә ялгыз кич уздырасын һәм татлы сәгатьләр кичерәсен күз алдына китереп көне буена яшерен бер дулкынлану белән янып йөрсә дә, хәзер күңелендәге икеләнү катгый бер карарга әверелде: бу авылга килеп укыта башлаганнан соң беренче тапкыр, мөгаен, ул үткәннәрен яндртмаска булды. Ашап-эчеп туйгач та, җәһәт кенә торып, савыт-сабаларын җыештырды, йөгереп утын алып керде. Суга барып кайтты. Бүлмәдәш кызларның төрле җирдә таралышып яткан кием-салымнарын, китап-дәфтәрләрен җыештырып (юлга ашыгып чыкканнар, күрәсең) өйне тәртипкә сала башлады. Әмма бүген дә төн йокламый газапланырга язган икән анд. Язмышы көлә диярсең: телевизорны ачып җибәргән иде, анда мәнгегә хәтеренә уелып калган иске кинофильм бара иде. Кыз тәкатьсез калып телевизорга текәлде. Әмма ул сурәтләрне күрә дә, күрми дә иде, татлы һәм әрнүле бер моң бәгырен телгәләп узды, төер булып тамак төбенә утырды. Сагынуы уянды, күңелен берсеннән-берсе тансык хатирәләр биләп алды һәм ул ниндидер кырлар, урманнар эчендә югалып калган эчпошыргыч боек авылның агач өендә түгел, ә шәһәр кинотеатрында иде инде. Хәзер аның янына таныш түгел бер егет килеп утырыр. Кыз янәшәдә генә егетнең иңен ^ояр. Ара-тирә егетнең кулы аның кулына тиеп-тиеп китәр. Бу тыенкы якынлык, самими берлек һәр икесен дулкынландырыр, һәр икесе дә бу якынлыкны сизмәскә салышыр һәм һәр икесе аңардан яшерен бер тәм табар. Соңыннан таныш түгел егет сүз башлап җибәрер, бу сүз кинодан чыккач та дәвам итәр, икенче көнне дә, аннан соң да өзелмәс... Хатирә Фәрит белән нәкъ менә шушы киноны карарга кергәч танышкан иде. Менә хәзер янддан шул киноны карый. Тик кайда һәм нинди шартларда, диген.
Хатирә түзмәде, караваты астыннан инде таушала башлаган кызыл чемоданың тартып чыгарды, идәнгә тезләнеп бикне ачты. Бәрхет тышлы авыр фотоальбомын тартып чыгарды, берничә битен ачты да, аннан үзенә карап торучы егетнең уйчан, матур күзләренә текәлде.
Хәтер илендә бернәрсәнең дә ахыры юк, бернәрсәнең дә соңы булмый. Монда фәкать башлану бар. Хисапсыз мәртәбәләр башлану һәм гомерлеккә сузылган дәвам гына бар:
- Фәрит, бу фотоңны миңа бүләк ит әле.
- Бик начар сурәт ич бу.
- Булсын. Монда синең үз төсең сакланган.
- Кая бир әле. Бүләк булгач, бүләк булсын инде - Фәрит рәсеменең артына язды да, аны янудан Хатирәгә кайтарды. -Тик язуын өеңә кайткач кына укырга. Килештекме?
Хатирә егетнең сүзен колагына да элмәде, рәсемне алу белән артын әйләндерде һәм, нәрсә әйтергә белми, югалып калды. Чөнки аларның мөнәсәбәтләре танышлык, дуслык чиген узмаган иде әле. Ә монда...
Хатирә рәсемне альбомнан аерды да икенче ягын әйләндерде. Анда бер генә сүз язылган иде: "Сөеклемә". Хатирәнең сурәтне иркәлисе, иреннәреннән үбәсе, егетнең маңгаена төшеп торган чәчен генә булса да рәтләп куясы килә иде. Тик ничек кенә теләсәң дә, хәзер һични үзгәртү мөмкин түгел иде инде.
Кыз башын иеп шактый утырды. Аны тирән өметсезлек биләп алды. Бу өметсезлектән изелеп елыйсы килә. Кемнеңдер (кем булса да ярый) күкрәгенә сыенасы, "коткар мине, зинһар коткар!" - дип пышылдыйсы килә.
Кыз чемоданыннан көндәлеген эзләп тапты һәм аның урта бер битен ачып җибәрде: "...бүген Фәрит белән паркка бардык. Таганда атындык. Ходаем, ничек яратам мин бу егетне. Таганда атынганда мин аның йөзеннән күземне ала алмадым. Үзем куркам. Егылырмын, очып китәрмен дип котым чыга, ә үзем аңа карыйм да, аңа карыйм. Ә ул елмаюын белә, минем шүрләгәнне сизмәгән булып кылана һәм без тагын да биеккәрәк күтәреләбез. Мин Фәритне бер генә көн күрми торсам да акылдан язармын, ахрысы. Аннары без паркны урап йөрдек һәм, үзебез дә сизми, Казанка елгасы янына барып чыкканбыз. Юләрләр. Берсекөнгә икебезнең дә зачет бирәсе бар, ә без төне буе су кердек. Төне буе сандугачлар тавышын тыңладык. Ай нурлары безгә чыбылдык булды..."
Хатирә бүтән укый алмады. Ул үзен ир хатыны итеп күз алдына китерергә тырышты һәм, ничәнче кат инде менә, яңадан гаилә җылысына, үз почмагына сусавын һәм бетмәс-төкәнмәс хатын-кыз эшенә чумасы килүен тойды. Әйе, хатын-кыз ич ул. Гап-гади хатын-кыз. Ул бу дөньяга бала табар өчен яратылган, бала үстерер өчен, гаилә учагын сүндерми саклар өчен.
Кайдадыр күкрәге төбендә татлы бер хис - теләк уянып куйды, талчыккан гәүдәсенә көч-җилкенү тулды.
Ишек шакыдылар түгелме соң?
Хатирә беравык колак салып торды да, тавыш-мазар ишетмәгәч, яңадан...Әйе, ишек шакыйлар.
Кыз җилкәсенә мамык шәлен салып караңгы өйалдына чыкты, келәне эзләп тапты һәм ишекне ачып җибәрде. "Кем?" - дип сорамады, чөнки килгән кешенең кем икәнен чамалый иде. Чынлап та, Хатирә ялгышмады, болдырда мәктәп лаборанты Мәснәви басып тора иде.
- Исәнмесез, - диде ул көйле, нечкә тавыш белән. - Керергә ярар микән миңа?
Хатирәнең һичкемне күрәсе килми иде, Мәснәвине бигрәк тә. Тик егетнең оялчан тавышын ишетү белән күңелен кызгану хисе телеп үтте, ишек төбенә җылы эзләп үксез бала килгән, диярсең. Йомшак холыклы, күндәм һәм өстәвенә яшь кызлар сыман тарсынучан бу кеше, чынлап та, еш кына яклауга мохтаҗ була торган иде. Анардан мәктәптә бөтенесе дә көлә иде. Утызга җитеп өйләнми йөрүе дә, мәктәптәге эше дә озын телле хатыннарга сүз талкыр өчен менә дигән җирлек тудыра иде. Гәрчә шул ук хатыннар кечкенә генә йомышлары төшсә дә, Мәснәвигә йөгереп киләләр иде. Чөнки ул лаборант кына түгел, ә балта остасы да, рәссам да, тимерче дә иде биредә. Ул бөтен вакытын мәктәп эшен эшләп уздыра иде һәм беркайчан да түләү сорамый иде. Әмма, күпме генә яхшылык кылмасын, мәктәптә хөкем сөргән икейөзлелектән иң нык интеккән кеше Мәснәви иде. Хатирә дә эшкә килүенең беренче көннәрендә башкалар шикелле үк аңа баласытып караган иде. Коллектив шаукымына ияреп аны ирештергән чаклары да булды. Әмма холкына ят әлеге гадәтне тиз ташлады ул һәм, киресенчә, еш кына аның Мәснәвигә ярдәм итәсе, аны яклыйсы, хәтта юатасы килә торган иде. Хәзер чыланып-күшегеп килеп кергән егетне күргәч тә, йөрәге сулкылдап куйды:
- Соң, бахырым, мондый көнне өендә генр утырсаң ни була инде? - дип әйтеп салганын сизми дә калды.
- Берни дә булмый шул. - Мәснәвинең кайвакыт сүзен тәгаен генә аңлавы читен иде, әллә шаяра, әллә чынлап сөйли, белмәссең. Һич кенә дә җавап бирү мәҗбүри булмаган соравына аңардан шундый мәзәк җавап ишеткәч, Хатирә ирексездән елмаеп куйды. Әмма, юмордан битәр, бу сүзләрдә ниндидер мәгънә яшеренгән иде, алар ниндидер киная белән әйтелгән иде - Хатирәгә шулай тоелса да, ул монд әллә ни әһәмият итмәде.
Өйгә керделәр.
- Почта ящигында газеталарыгыз юешләнеп ята, - диде Мәснәви һәм кулындагы төргәкне Хатирәгә сузды.
- Өстәлгә куй! - Хатирә чемоданын тиз генә ябып карават астына тыкты. Почмак ягына кереп, идәнгә таралып яткан керләрен аягы белән генә мич аралыгына этеп куйды һәм, күңелен, биләгән әллә нинди әрнүдән хәлсезләнеп өстәлгә таянды: менә-менә елап җибәрәсен сизде. Тик чаршау артында качып тору килешми иде, ул түргә чыкты да караватына килеп утырды: "Тапкан керер вакыт. Йөри шунда юкны бушка аударып".
Мәснәви һаман ишек төбендә тора иде әле. Һәрвакыт шулай ул: иң элек рөхсәт сораган булыр, кергәч, тартынып кына елмаер да, бусага төбендә таптана башлар. Уз дип әйтмәсәң, үз ихтыяры белән һичкайчан түргә узмас. Ә инде чишенеп бүлмә түренә үткәч, аның йөзе әкренләп кызарыргатотына. Әкрен-әкрен, сиздерми генә кызара. Өй эссе булса да, суык булса да шулай. Кызлар аңардан көлеп төртмә телләнсәләр дә, мәрткә киткәндәй телевизор карап утырсалар да, уңайсызлана башлый Мәснәви.
- Ишек төбендә таптанып тормыйлар инде, - Хатирә моны салкын, кырыс тон белән әйтергә җыенган иде, киресенчә килеп чыкты, тавышы үз кешегә эндәшкәндәй ягымлы яңгырады.
Мәснәви, үзем дә беләм моны, тик ни эшлим соң, дигән уңайсызланган кыяфәт белән, аяк киемен салды һәм, йомшак кына атлап, урындыкка килеп утырды.Хатирәнең тиктомалдан аңа ачуы чыкты. Мәснәвинең озак утырмый чыгып китәсенә өмет итәргә генә калды хәзер. Хатирә уйлаганын кешенең йөзенә бәреп әйтә торганнардан түгел иде. Шуңд күрә якты йөз күрсәтмәскә, җаен табып кунакны озату ягын карарга ният итте. Әмма, шуның белән бергә, Мәснәви килеп кергәч, өй эчләренең үзгәреп китүен, җанны тырнап торган бушлыкның юкка чыгуын сизде ул. Көне буе күңелен талаган сагыш һәм эч пошу да, ялгызлык, ятимлек хисе дә сүнә башлаган иде бугай. Хатирә моны тойса да, танырга теләмәде, чөнки әле генә анд шундый рәхәт иде, кызның өзелгән татлы төшен янддан дәвам итәсе килә иде.
- Әллә аулак өй инде сездә? - Мәснәвигә торган саен тирәнәя барган уңайсыз тынлыкны өзәр өчен сүз башларга кирәк иде.
- Кызлар кайтып китте, - Хатирә текәп Мәснәвигә карап алды.
- Клубка төшкән идем, кино юк икән бүген. Утыгызны күрдем дә, хәлегезне белим әле, мин әйтәм.
Хатирә җавап кайтармады. Ул юк-юк та, тыелган әйбер диярсең, сиздермәскә тырышып, өстәлдәге газеталар төргәгенә күз ташлап ала иде. Чөнки һаман Фәриттән хат көтеп яши иде ул. Андый хатның беркайчан килмәсен аңласа да, үз алдануына ышанып йөрүләр аның гадәтенә кергән иде инде һәм ул почта булган саен түземсезлек белән газеталарны актара, алар арасыннан үзенә дигән хатны эзли, һәм... янудан көтә башлый иде. Хәзер дә аның газеталарны аралыйсы килә иде, дулкынлануын җиңә алмый ул өстәл янына килде, төргәкне тотып бер мәл икеләнеп торды да газеталарны стенадагы көзге артына тыгып куйды һәм, фәкать шуның өчен генә урыныннан кузгалган диярсең, өстәл өстендә таралып яткан иске пластинкаларны тартмага тутырырга кереште.- Сездә бигрәк эссе икән, - диде Мәснәви.
- Мичне ягабыз бит.
- Җылы әйбәт инде ул, - Мәснәви, сүз таба алмый, учы белән тезен ышкырга тотынды. - Мин үзем дә җылыны яратам.
Хатирә ни дип җавап бирергә белмәде. Сүз өзелмәсен өчен "җылы сөяк сындырмый ул, Мәснәви", дисәң генә инде.
- Быел иртә суытыр, ахрысы, - диде Мәснәви.
- Вакыты җитә шул.
- Җитә... - Мәснәви дә ярты сүздә тукталып калды. Тынлык урнашты.Хатирә, Мәснәвинең искә төшерүен генә көткән диярсең, өйнең чынлап та бик җылы булуына игътибар итте, дөресрәге, гүя хәзер генә шушы җылыны янддан тойды да, рәхәте бөтен гәүдәсенә таралды. Тышта җил исә иде, Хатирә җил тавышына колак салып торды. Караңгы һәм тайгак авыл урамын, юеш һәм салкын бакчаны күз алдына китерде, үзенең ышыкта һәм җылыда утыруына сөенеп куйды. Хатирә яңадан бу авылны һәм бу көзне тоя иде инде, ул янддан авылның да, көзнең дә үз кешесенә әверелде, гүя аның тою сәләте әйләнеп кире кайтты. Шул халәтен җуймас өчен ул шәленә ныграк төренде һәм карават аркасына таяна төшеп күзен йомды: урамда яңгыр, анда җил, бүген кар явар микәнни? Яуса, әйбәт булыр иде. Нәрсәсе әйбәт инде аның? Кемгә әйбәт? Барыбер, яуса, әйбәт булыр иде. Барыбер...
Тышта җил елый. Ә өйдә тып-тын. Мәснәви ниндидер журнал актарып утыра. Берни сөйләшми. Ара-тирә Хатирәгә күз салып ала да, авыр сулап, яңадан журналга иелә. Сүз юктан уңайсызлануның эзе дә юк. Һәрхәлдә, Хатирәгә шулай тоела. Кызык, янында кеше булганда, беркайчан да газапланмый бит ул. Үткәннәрен дә алай ук сагынмый. Тик Хатирә үзе генә калды исә, никтер Мәснәвидән кала бу өйгә беркем дә керми. Башка көннәрдә авыл егетләре туйдырып бетерә. Кызлар янына килә шул алар. Яшьләр янына. Ә ул... Кызык, Мәснәви ни өчен керәсе итте икән бүген? Йомышы төшкән кешегә дә охшамаган. Хәер, нинди йомышы булсын ди аның. Телевизор карарга гына килә бит ул бирегә. Утырыр, утырыр да чыгып китәр. Ә Хатирә яңддан ялгызы калыр. Ходаем, нинди эчпошыргыч тормыш бу.
Кыз сәгатькә күз ташлады.
- Чәй эчәсең киләме?
- Әйдә, - Мәснәви бу сүзне "беткән баш барыбер беткән, әйдә, тәвәккәллик" дигән мәгънә белән шундый мәзәк итеп әйтте ки, кыз ирексездән елмаеп куйды һәм шул ук вакытта күңелендә янудан Мәснәвине кызгану хисе кузгалып алды. Сүзсез генә өстәл әзерләде. Чәй эчәргә утырдылар.
Көн яңалыклары, авыл хәбәрләре тирәсендә уралган гадәти сөйләшү ничектер үзеннән-үзе аларны якынайтканнан-якынайта барды. Мәснәви дә кыюлана төште:
- Мин әйтәм, вакытсызрак кердем бугай бүген.
- Ник алай дисең?
- Кәефсез чагыңа туры килдем. Көндез дә борчылып йөрдең.
- Каян беләсең? - Хатирә исе китеп Мәснәвигә карады.
- Кәефең булмаганда, син гел тәрәзәгә карап торасың.
Хатирә бер сүз эндәшмәде.
- Безнең авылга һаман ияләнә алмыйсың, ахрысы.
- Эш авылда гына булса икән...
- Анысы дөрес инде. Кайвакыт үз өең дә тәмуг булып күренә.
- Ә нигә өйләнмисең син? Мәктәптә менә дигән чибәр кызлар эшли.
- Мин дә шулай дим шул, - Мәснәви кинәт тукталып калды. Иреннәренә ниндидер хыялый елмаю кунды. - Чибәрләргә чибәр кирәк. Ә мин... - Ул җилкәсен җыерып куйды.
Хатирәнең йөрәге яңадан сыкрап алды. Беренче тапкыр күргәндәй егеттән күзен алмады: лаборант Мәснәви дигән гомуми бер төшенчә артында фәкать үз тормышы, үз уй-теләкләре, газаплары булган анык бер кеше торуын нигә моңарчы аңламады ул, ничек яши ул? Ни белән яши? Кайгы-хәсрәтен ничек җиңә? Моны берәү дә белми ич, берәүгә дә кирәкми ул - Мәснәви дигән лаборант.
- Әниең авырыймы һаман?
- Әйе шул. Өйнең бер яме юк.
- Синең тагын бер абыең бар бугай бит шәһәрдә.
- Гамир абыйны әйтәсеңме? Бар. Быел җәй җыелышып кайтып киттеләр.
Сүз уй-серләрне бүлешү, борчылу-хыялларны уртаклашу рәвешен алыр дип көткәнгәме, Хатирәнең күңеле төште, чөнки сөйләшүләре гадәти сукмактан һич чыга алмый иде.
Стенада шыпырт кына сөйләп торган репродуктор гимн уйный башлады: сәгать унике тулган икән инде. Ә алар вакыт узганын да сизми утыралар. Тыштагы җил арыган бугай, инде еламый, ара-тирә генә сулкылдап алгалый. Суык, чынлап та, көчәя ахрысы, өй эче яраулана башлаган.
- Чәең өчен рәхмәт. Бик тәмле булды, - Мәснәви урыныннан кузгалды. Икеләнеп кенә киенергә тотынды. - Юлга чыксаң, мин әйтәм, соң инде хәзер. Интернатта гына кунасы булыр. Эшләр дә бар иде иртәгә. Кайтсаң, яңадан килергә кирәк.
Мәснәви дә бирегә дүрт чакрым ераклыкта урнашкан авылдан килеп эшли иде. Әллә ни ерак булмаса да, урман артында иде ул авыл. Билгеле, хәзер анда кайту турында уйларга да мөмкин түгел иде.
- Соң, интернатта ничек йоклыйсың ди инде бу суыкта?
- Салкын шул анда...
- Кун бездә генә. Әнә берүзеңә өч карават. Теләсә кайсына ят. - Яхшылык эшләү нияте белән әйтелгән сүзләрнең ялгызак ир-егетне түгел, ә ниндидер гомуми "лаборант Мәснәви"не - юаш, ихтыярсыз һәм ярдәмчесез Мәснәвине күздә тотып әйтелүен Хатирә соңыннан гына төшенде. Соңыннан гына... Хәер, барыбер түгелмени соң?
Зеңләп торган тынлыктан Хатирә уянып китте. Төне буе тәрәзә төбендә елап чыккан җил, чынлап та, туктаган. Хатирә үрелеп пәрдәне күтәрде һәм урамга карады: тышта кар ява иде. Хатирә яңадан башын мендәргә салды, күзләрен йомды: күңелендә дә тып-тын иде аның, уй да, хис тә юк иде анда. Гомере буе кичерешнең ни икәнен белмәгән салкын бер җан диярсең, бөтен барлыгын әллә нинди битарафлык һәм рәхәт ялкаулык биләгән иде. Көтмәгәндә иңгән тынлыктан, уңайлы урын-җир җылысыннан, эңгер-караңгылыктан тәм табып ятты да ятты.
Төнлә белән кар төшкән икән. Беренче кар. Баядан бирле башында уралган әллә сөенүле, әллә ачынулы уйның да мәгънәсен юньләп төшенмәде: ничек гади бөтенесе, ничек табигый. Төнлә кар яуган.
Хатирә күтәрелә төшеп Мәснәвинең йөзенә карады, беравык аның тигез сулышына колак салып торды һәм янудан ятты, тәрәзәгә таба борылды, пәрдә челтәре аша аксыл күк фонында ялангач ботаклар күренеп тора иде. Ул күзләрен йомды. Аңа рәхәт һәм җиңел иде.
Ул торып халатын киде, җилкәсенә пальтосын салды һәм сак кына ишекне ачып чыгып китте.
Салкын, чиста һәм тирән һавадан Хатирәнең тыны кысылып куйгандай булды. Ул исе китеп тирә-ягына карады: бөтен дөнья аклыкка уралган иде, көзнең эчпошыргыч каралыгыннан соң җирнең көтелмәгән йомшак яктылыгы гаҗәп тә, тансык та сыман күренә. Мамыктай кар өстендә ник бер тап, ник бер эз булсын. Күмелми калган кантарлар, әле анда, әле монда тырпаеп утырган коры әрем, чәчәк, үлән сабаклары да бу йомшаклыкны юкка чыгара алмый, киресенчә, алар кар аклыгын тагын да көчәйтеп күрсәтә иде. Кар ява...
...Күбәләктәй эре, җиңел һәм йомшак ак бөртекләр караңгы күк төбеннән аерылып төшәләр, чайкалып-уйнаклап җиргә омтылалар. Алар шулкадәр күп, шулкадәр күп. Аларга озак карап торсаң баш әйләнә башлый, үзеңне ниндидер гаҗәеп бер серле дөньяда очкан кебек тоясың. Куллар үзләреннән-үзләре нарасый бөртекләргә сузыла. (Ул көтмәгәндә күңелендә уянган хатирә белән онытылып, кулларын кар бөртекләренәсузды). Нигәдер елыйсы килә. Нигәдер күңел өзгәләнә. Ә кар бөртекләре кулларына төшә, күзләренә, иреннәренә кагылып үтә. (Хатирә учларында аларның салкынын тойды). Ул да түгел, яшь күңелне тыелгысыз шатлык һәм сиземләү били. Бу кар белән әгәр дә быел сөю килсә? Сөю... Нинди ул? Ни алып килер бу хис анд? Кем булыр ул? (Хатирә үзеннән-үзе Фәрит дип пышылдады). Һәм нәкъ шул көнне бит ул беренче тапкыр Фәритне күрде...
Хатирә талпынып урыныннан кузгалды да, йөгереп диярлек өйгә керде, өстәл лампасын кабызды, көзге артыннан газеталар төргәген тартып чыгарды һәм кабаланып аларны барлый башлады - бернинди дә хат юк иде анда. Ул газеталарны җыештырып, нигәдер, яңадан көзге артына кыстырып куйды, утны сүндерде, пәрдәләрне ачып җибәрде, чәйнеккә су тутырды, аны электр плитәсенә утыртты, тумбочка өстендәге тартмадан энә-җеп белән ак сәдәфләр эзләп тапты һәм Мәснәвинең күлмәген алып тәрәзә янына килеп утырды. Аның әнисе дә шулай итә торган иде бит: әтисенең күлмәген алыр иде дә тәрәзә янына утырыр иде. Тышта кар явар иде. Әнисе ак күлмәккә ак сәдәф тагар иде.
"Аргамак" журналы №7, 1994.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018