Бүген Әдипләр: Акъегет
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Акъегет


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Найлә Абдулкәримова
Арнис Абдуллин
Гөлназ Абдуллина
Зөфәр Абдуллин
Фәһимә Абзалова
Рәсим Абдуллин
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Аитзак Аитов
Якуб Айманов
Рәмиc Аймәт
Ләбиб Айтуганов
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Акъегет
Людмила Аланлы
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Лотфулла Алматави (Сабир)
Шәриф Амиди
Нури Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Гамил Афзал
Рухия Ахунҗанова
Акъегет Акъегет — әдәби тәхәллүс. Шагыйрьнең рәсми документлардагы исеме — Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улы. Ул 1951 елның 5 мартында Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Берничә елдан аларның гаиләсе хәзеp шул районга кергән Котлы Бөкәш авылына (1935-1959 елларда Кызыл Йолдыз районы үзәге) күчә. Рөстәм беренче сыйныфны инде бүген тәмам юкка чыккан, заманында урман-сулар, болын-тугайлар белән әйләндереп алынган гаҗәеп матур табигатьле Түләк дигән татарча исемле рус авылында тәмамлый. Аннары, Балык Бистәсенең рус мәктәбендә тагын берничә ел укыганнан соң, гаиләләре Казанга күчү сәбәпле, урта белемне шәһәрнең Әмәт тавы тирәсендә урнашкан 81 нче мәктәбендә алып чыга. Елга якын Казанның агач эшкәртү комбинатында эшләгәннән соң, 1969 елда ул Казан дәүләт университетының филология факультетына — рус-татар бүлегенә укырга керә. 1974 елда укуын тәмамлап чыкканнан бирле Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радио-телевидение системасында эшли. Бүгенге көндә ул — Татарстан радиосының әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясенең баш мөхәррире.
Акъегет, заманында Сибгат Хәким бер мәкаләсендә әйткәнчә, дан-шөһрәт, әсәрләр саны артыннан кумыйча, күбрәк үз-үзенә бикләнебрәк иҗат итәргә яратучы шагыйрьләр җөмләсеннән. Аның матбугатка чыккан шигъри җыентыклары күп түгел нибары дүрт тупланма: «Ак болыт шәүләсе» (1987), «Төнге сулар» (1991), «Янды бер шәм таңнарда...» (2001) һәм рус теленә тәрҗемәдә «Каруссли осени» (2006) җыентыклары. Шулай булса да, шигырь сөючеләрнең киң даирәсендә ул бүгенге татар шигъриятенә яңа сулыш алып килгән, тирән фәлсәфи үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе буларак билгеле. Шагыйрь төсмерләр белән эш иторго ярата. Укучыга нинди генә җитди фикер әйтергә теләмәсен, аның башына нинди генә саллы уй салырга уйламасын, шагыйрь иң беренче нәүбәттә аның күңелен кузгатырга, әйтәсе сүзен кеше йөрәгендә уянган хис-тойгылары аша җиткерергә омтыла.
Каләмдәше Рөстәм Кутуй «Янды бер шәм таңнарда...» җыентыгына язган кереш мәкаләсендә, Акъегетнең иҗатына бәя биреп, мондый хак сүзләрне әйтә: «Чын шигърияткә күпсүзлелек килешми, аңа аз сөйләп күп әйтү хас. Монда иң мөһиме — ишарә... Аның каләме җыйнак, сүзе кыска, мәгьнәсе-хисе тирән, ләкин анда, әйтик, Гомәр Хәйямдагы кебек, акыл өйрәтү дә, әхлакка күндерү дә, ачы каһкаһә дә юк. Ул маңгайга-маңгай чәкәләшүне түгел, сүздән сын-сурәт ясауны өстенрәк күрә. Бу, мөгаен, акварельдер. Ел фасылларының очрашкан мәле, хис-тойгыларның тәрәккыяте, үч һәм сөю, ут һәм су, тынлык һәм хәрәкәт — сүз рәссамының төс-буяулары бихисап. Яр буенда бер үк төстәге, бер үк зурлыктагы ике чуерташ табып булмый. Хәер, учтан учка коеп тараткан чакта ул ташларның бөтен яме, хак-бәһасе әнә шул бер-беренә охшамауда, тәңгәл килмәүдә, кабатланмауда чагыла түгелме?..»
Акъегетнең әдәби тәнкыйтькә караган хезмәтләре дә бар. Каләмдәшләре Зиннур Насыйбуллин, Рафикъ Юнысов иҗатына багышланган язмалары шундыйлардан. Акъегет озак еллар буе Татарстан радиосындагы «Тел күрке — сүз» һом телевидениедәге «Туган тел дәресләре» тапшыруларының мөхәррире булып тора. Ул шулай ук үткәндәге рухи-әдәби мирасны халыкка кире кайтару, күренекле шәхесләрнең иҗатына, иҗтимагый эшчәнлегенә кагылышлы документларны, төрле газета-журналларда чәчелеп яткан яки совет заманында идеологик сәбәпләр аркасында матбугатка чыкмый калган истәлек-хатирәләрне, радио-телевидение фондларында сакланган чы-гыш-язмаларны эзләп табу, бергә туплау һәм матбугатка, укучыларга тәкъдим итү юнәлешендә дә күп еллардан бирле максатчыл эш алып бара. Ул төзегән һәм 2006 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Тукай...» исемле җыентык шундый басмаларның берседер. 2007 елда Акъегет тырышлыгы белән шундый ук характердагы хезмәт Г.Ибраһимов турында да нәшер ителә. Соңгысы ике томнан тора. Беренче томның эчтәлеген истәлекләр, документлар, соңгы елларда галимнәр тарафыннан әдип I урында объектив күзлектән чыгып язылган мәкаләләр тәшкил итсә, икенче томда укучыларга киң билгеле «Алмачуар», «Кызыл чәчәкләр», «Казакъ кызы» әсәрләре белән беррәттән моңарчы (совет чорында) тугыз томлык осәрләре җыелмасыннан да төшереп калдырылган «Адәмнәр» исемле атаклы повесте да урын алган. Г.Тукай, Г.Ибраһимов турындагы бу басмалар эчтәлекләренең байлыгы, яңалыгы һәм фикер хөрлеге белән җәлеп итәләр.
Милли-мәдәни мирас казанышларын пропагандалаудагы тырышлыклары өчен Акъегеткә 1987 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 2007 елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Акъегет — 1991 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ак болыт шәүләсе: шигырьләр / кереш сүз авт. С.Хәким. — Казан: Татар. кит. ношр., 1987. — 79 б. — 1400 д.
Төнге сулар: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 1126. — 4300 д.
Янды бер шәм таңнарда...: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Кутуй. — Казан: Татар, кит. нәшр., 2001. — 175 б. — 2000 д.
Карусели осени: стихи / предисл. и пер. с татар. Р.Кутуя. — Казань: Татар. кн. изд-но, 2006. — 143 с. — 1000 экз.
Тукай... / төз. Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б. — 2000 д. Г.Ибраһимов: истәлекләр / төз. Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 544 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

ӘхмәтҗановР. Ачылу мизгеле // Соц. Татарстан. — 1987. — 22 авг.
Харрасова Р. Пакьлеккә омтылу // Татарстан яшьләре. — 1987. — 15 сент.
Я х и н Ф. Шигъри наз // Казан утлары. — 1988. — № 8. — 165-166 б.
Ю н ы с М. Кем кемнәндер бик зур, кем кемнәндер бик тә кечкенә // Татарстан яшьләре. — 1989. — 24 июнь.
3 а к и р М. Аз сөйләп, күп әйтә белсәң... // Идел. — 2001. — № 2. — 25-26 б.
Рәшит Ә. Озын сәфәргә чыккач... //Мирас. — 2001. — № 3. — 42-43 б.
Гамбәр Н. Тамчы күзендәге сурәтләр // Казан утлары. — 2001. — № 3. — 91 б.
Л е р о н Л. Җиделе лампа // Таһир-Зөһрә. — 2001. — № 5.
Әхмәтҗанов М. Кыскалыкта — осталык // Татар иле. — 2001. — № 49.
3 ар и ф Ф. Тәңгәллек тойгысы // Мирас. — 2003. — № 1. — 60-61 б.
Батулла Р. Кара чәчле Акъегет // Мәдәни җомга. — 2004. — 20 февр.
К у т у й Р. Шигъри сурәт остасы // Мирас. — 2006. — № 7. — 148-150 б. Әхмәтҗанов М. Тукай турында... // Казан утлары. — 2006. — № 11. — 146-148 б.
Ку ту й Р. Его величество — поэзия! // Казань. — 2001. — № 3. — С. 108.
Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013