Бүген Әдипләр: Мифтахетдин Акмулла
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мифтахетдин Акмулла

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Найлә Абдулкәримова
Арнис Абдуллин
Гөлназ Абдуллина
Зөфәр Абдуллин
Фәһимә Абзалова
Рәсим Абдуллин
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Аитзак Аитов
Якуб Айманов
Рәмиc Аймәт
Ләбиб Айтуганов
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Акъегет
Людмила Аланлы
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Лотфулла Алматави (Сабир)
Шәриф Амиди
Нури Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Гамил Афзал
Рухия Ахунҗанова
Мифтахетдин Акмулла

(1831-1895)

Акмулла (Мифтахетдин Камалетдин улы) — татар, башкорт һәм казакъ халыкларының уртак шагыйре 1831 елның 27 декабрендә Оренбург губернасының Бәләбәй өязе Туксанбай авылында туа. Эстәрлебаш мәдрәсәсендә, аннан соң Троицк мәдрәсәсендә белем ала, шул төбәкләрдә мөгаллимлек итә, заманының укымышлы кешеләре белән аралаша. Язган шигырьләре акыннар, курайчы-җырчылар теленә керә, язма килеш кулларда йөри. Тора-бара үзе дә җырчы-акын булып таныла. Башкорт сахрасында, казакъ далаларын гизгәндә аңа «Акмулла» («Тугъры сүзле») дигән кушамат тагыла.
Акмулла үз шигырьләрен татарча, ләкин шактый дәрәҗәдә казакъ теле йогынтысында яза. Матбугатта тәү мәртәбә 1892 елда Казанда нәшер ителгән «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе» исемле ода-поэмасы белән күренә. 1904 һәм 1907 елларда, ягъни үзе үлгәннән соң, кечкенә күләмле тагы ике җыентыгы дөньяга чыга.
Акмулланың гомер юлы фаҗигале рәвештә өзелә. Ул 1895 елның 27 октябренә каршы төндә Златоусттан Миасска барганда, билгесез кешеләр тарафыннан үтерелә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе. — Казан (?)*, 1892.
Акменланың Шиһабетдин әл-Мәрҗани мәрсиясе вә башка шигырьләре. — Казан (?), 1907.
Шигырьләр / төз. һәм кереш сүз авт. М.Госманов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. —2716. —3500 д.

* * *
Шигырьләр / төз. Ә.Вилданов. — Өфө: Китап, 1981. — 224 б. — 10000 д. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мәгърифәтче шагыйрь Акмулла. Тууына 150 ел тулуга багышланган фәнни конференция материаллары. — Казан (?), 1983.
Ә х м ә т о в Р. Мифтахетдин Акмулла // Татар әдәбияты тарихы. — 2 т. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 440-462 б.
ГайнуллинМ. Татар әдәбияты. XIX йөз. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 25-306.
Татар энциклопедиясе. — 1 т. — Казан: Татар энцикл. ин-ты. — 2008. — 88 б.
* Китап дөнья күргән шәһәр йә нәшрият, йә ул басылып чыккан ел төгәл билгеле булмаганда бу урынга җәя эченә алыган сорау билгесе куелды. (Нәшрият редакторлары искәрмәсе.)
Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013