Бүген Әдипләр: Нияз Акмал
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нияз Акмал


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ибраһим Абдуллин
Мансур Абдулин
Фәтхулла Абдуллин
Исмәгыйль Ага
Әмрулла Аги
Фәхрелислам Агиев
Сәгыйт АГИШ
Рафаэль Адутов
Әсгать Айдар
Гөлнур Айзат
Чыңгыз Айтматов
Гали Акбар
Нияз Акмал
Мәхбүбҗамал Акчурина
Муса Акъегет
Абдулла Алиш
Хатиҗә Алптәкин
Шамил Алядин
Аманулла
Дәрҗия Аппакова
Мөхәммәтгали Арсаев
Ринат Архипов
Әнгам Атнабаев
Гариф Ахунов
Рәшит Ахунов
Наилә Ахунова
Нияз Акмал

(1954-2007)

Шагыйрь һәм прозаик Нияз Акмал (Нияз Рәшит улы Акмалов) 1954 елның 14 февралендә Татарстанның Сарман районы Каташ-Каран авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе, сугыш ветераны Рәшит Әкмәлетдин улы — математика, әнисе Хәлимә Шиһап кызы татар теле һәм әдәбияты укытучылары була. Әнисенең турыдан-туры тәрбияви тәэсирендә Нияз башлангыч мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый, аның беренче шигырьләре әүвәл район газетасында, алтмышынчы еллар уртасыннан республиканың үзәк матбугатында — «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын» журналында һәм яшь язучыларның күмәк җыентыкларында басылып чыга. Ул шулай ук повесть, поэма кебек катлаулырак жанрларда да каләмен сынап карый, бер үк вакытта район газетасының иң актив язышкан хәбәрчеләреннән берсе булып таныла.
1971 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Н. Акмал Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга килә. Студент елларында Казанның әдәби тормышына актив кушылып, шигырьләре, хикәяләре, публицистик язмалары белән «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында, «Идел» альманахында, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналында даими катнаша килә.
1976 елда университетны тәмамлагач, Н. Акмал берникадәр вакыт Балык Бистәсе районы радиосында җирле тапшырулар мөхәррире булып эшли. 1976 елның көзендә Татарстан Язучылар берлеге оештырган яшь иҗатчылар семинарында аның шигырьләре һәм хикәяләре уңай бәя ала, һәм, иҗат мөмкинлекләрен киңәйтү максатыннан, өлкән әдипләр аңа Казанга күчеп килергә киңәш итәләр. Нәтиҗәдә 1977 елның көзеннән Н. Акмал Казан шәһәрендә төпләнеп яши. Ул әүвәл Татарстан китап сөючеләр җәмгыятендә инструктор-методист булып эшли. 1979 елда «Яшь ленинчы» газетасына эшкә күчә. «Торгынлык еллары» дип аталган бу еллар — татар мәктәпләренә, татар теленә зур киртәләр куелган, зур басым ясалган чор. Менә шундый авыр бер чорда «Яшь ленинчы» газетасы, башка татар матбугаты органнары белән берлектә, туган тел өчен, татар мәктәпләре, рухи ныклык-хөрлек өчен чын-чынлап көрәш җәелдерә, Язучы-журналист Н. Акмал да бу изге эшкә җаны-тәне белән кушыла.
1986 елда Н. Акмалның лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Учак» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга.
1987 елның декабреннән Н. Акмал «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә. Бик күп татар язучы ларының проза әсәрләре, шул җөмләдән Әмирхан Еникинең атаклы «Соңгы китаб»ы, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Бәхилләшү», «Ачы тәҗрибә авазы» повестьлары укучыларга беренче тапкыр журнал басмасында Н. Акмалның турыдан-туры катнашы белән барып ирештеләр. Танылган каләм осталарының иҗаты белән якыннан танышу, иҗат эшенең серләренә тирәнрәк керү яшь әдипнең үз иҗатына да уңай йогынты ясый. 1988 елда Татарстан китап нәшриятында аның балалар өчен язылган «Серле кайтаваз» исемле фантастик, «Үз урамым» һәм «Тәнзиләкәй-гөлкәй» исемле реалистик-лирик повестьлары тупланган «Үз урамым» җыентыгы басылып чыга. Җыентык Татарстан Милли китапханәсе ел саен уздыра торган конкурста «иң күп укылышлы китаплар» исемлегендә урын ала.
Проза һәм шигърият жанрында берьюлы эшләп, журналистикадан аерылмаган хәлдә, Н. Акмал 1989 елда «Килер бер көн» исемле шигырьләр җыентыгы, 1993 елда «Күгәрчен сөте» исемле проза китабы, 1999 елда «Бохара мачысы» исемле детектив сюжетлы повесть һәм кыйссалар җыентыгы, 2004 елда «Күзләремнең төсе үзгәрмәде» дигән поэмалар, шигырьләр һәм балладалар китабы бастырып чыгарды, 1995 елда исә аның «Мәгариф» нәшриятында Кирам Сатиев белән берлектә язылган «Татар баянчылары» дигән белешмәлек китабы дөнья күрде.
Нияз Акмал 1991—1994 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләде, 1995 елдан исә ул «Мәдәни җомга» газетасының әдәбият бүлеген җитәкли, татар әдәбиятын үстерүгә, татар әдипләренең иҗатын, әдәби мирасны халыкка җиткерү эшенә үзеннән өлеш кертә. «Мәдәни җомга» газетасында ул шулай ук юмор-сатира сәхифәсен алып бара. Н. Акмалның тәрҗемә өлкәсендә дә хезмәтләре бар.
Н. Акмалның күп кенә лирик шигырьләренә («Тәрәзәңдә утың бар», «Күзләремнең төсе үзгәрмәде», «Казан каласында кар ява», «Соңгы кар», «Яшьлек болыны» һ. б.) Татарстан композиторлары тарафыннан музыка язылган.
Нияз Акмал — 1988 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Басма китаплары

Учак: Шигырьләр һәм поэма.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.- 48 б.— 1700.
Үз урамым: Повестьлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 112 б.— 30 000.
Килер бер көн: Шигырьләр һәм балладалар.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1989.— 112 б.— 6400.
Күгәрчен сөте: Повесть, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. —272 б.— 11000.
Бохара мачысы: Кыйссалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.— 128 б.— 3000.
Татар баянчылары.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 1995.— 2076.
Күзләремнең төсе үзгәрмәде: Поэмалар, шигырьләр, балладалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.— 207 б.

Библиография

Гыйльманов Г. Моң елгасы // Казан утлары.— 1988.— № 5.— 175-1776. Бәйрәмова Г. Яхшы атлар үргә чабып менә // Идел.— 2001.— № 6.— 34—35 6. Закир М. Йомшак агачны корт баса // Казан утлары.— 2002.— № 1.— 160—164 6.

Нияз Акманның әдәби иҗаты турында матбугатта әйтелгән кайбер фикерләр

Шагыйрь җырларга кергән Сарман буйларында туган. Шуңа да аның «Сарман җыры» поэмасын язуына бер дә гаҗәпләнмәдем.
Күкрәгеңдә йөртсәң үз җырыңны,
Син ил белән бергә буласың.
Җырны яклап утка кергән ирләр
Илне яклыйм диеп уйласын! —

дип яза ул. Сарман ягы — Сабантуй батырлары, Илһам Шакиров кебек җырчылары белән мәртәбәле як. Андый төбәктә туып үсү, мәртәбә булса да, бик җаваплы. Ниязның һәр юлыннан әнә шул җаваплылык сизелеп тора.
Мөдәррис Әгълэмов, шагыйрь. 1986
Нияз Акмалов шигырьләрендә тарих бар, мәхәббәт бар, гражданлык мотивлары бар. Ул хәтта бер үк вакытта романтик та, реалист та. Ул ярата да, нәфрәтләнә дә, ул мәгърур эндәшә дә һәм бер үк вакытта үксеп елый да... Нияз үз шигъри фикерен махсус настроениегә, махсус фикерләү тибына гына яраклаштырып бирми. Ул моңлана, хисләнә, чын табигатен дәгечә яшәп, янып яза.
Галимҗан Гыйлъманов, язучы. 1988
Нияз Акмал җитди прозага «Күгәрчен сөте» повесте белән килде, укучыны вакыйгалар өермәсенә бөтереп алып керә белә торган автор икәнлеген күрсәтте. Үтемле, ышандыргыч, нечкә, кайчагында бераз Хәсән Сарьянны да хәтерләтеп ала торган тел агымы, тасвирлаулар хас аңа... Хис тә, фикер дә үз урынында. Үтемле, тәэсирле!.. Шагыйрь прозасы шулай булырга тиеш тә. Чөнки шигырь кыскалыкка-тыгызлыкка, образлы фикергә, телнең тәмен-аһәңен тоярга өйрәтә...
Марат Закир, язучы. 2002

Нияз Акмал

Үзем турында үзем

Моннан биш-алты ел элек, «Мәдәни җомга» газетасы чыга башлап аякка гына басып килгән бер көннәрдә, редакциягә Кайбыч районының Борындык авылыннан бер хат килеп төште. Ул хатны минем исемгә элекке укытучы, Борындык мәктәбендә озак еллар укыткан бер апа язган иде. Ул үзенең атаклы борынгы шагыйребез Гали Чокрый нәселеннән булуын әйткән, Гали Чокрыйның кайчандыр Сарман төбәгендә мөгаллимлек иткәнлеген ачыклавын хәбәр иткән иде. «Сез бит Сарман ягыннан икәнсез, кайда, кайсы авылларда укытты икән ул, аның ул якта башка туганнары калмады микән?» — дип мөрәҗәгать иткән иде ул апа.
Аның миңа мондый хат юллавының сәбәбе минем Сарманнан булуыма гына бәйле түгелдер. Беренчедән, мин ул вакытта Кайбыч якташлар җәмгыятенә «Кайбычым — куанычым» исемле китап эшләп чыгаруда, әдәби киңәшче буларак, ярдәм иткән идем, икенчедән, «Мәдәни җомга» әдәби мирасыбызны барлауга зур игътибар бирә иде.
Менә шул хат килгәч, мин инде Сарманга шылтыраттым, анда яшәп иҗат итүче язучы-галим Дамир Гарифуллинга мөрәҗәгать иттем. Дамир абый Гарифуллинның китапларын укучылар беләләрдер: авыллар тарихын, аерым шәхесләрнең шәҗәрәләрен өйрәнүдә соңгы елларда аннан да күп эшләүче юк.
Менә шушы Дамир абый Гарифуллин, берникадәр вакыт үткәч, миңа хәбәр итә:
— Беләсеңме, мин Гали Чокрыйның эзенә төштем бит,— ди.
— Ничек? Чыннан да, безнең якларда мөгаллимлек иткәнмени?! — дим мин, гаҗәпләнеп.
— Әйе, атаклы шагыйребез Гали Чокрый синең туган авылың Каташ-Каранда, синең Әкмәлетдин бабаңның атасы Афзалетдин мулла мәдрәсәсендә укыткан,— ди Дамир абый. Соңыннан ул моны, документлар белән раслап, матбугатта язып та чыкты.
Менә шундый хәлләр. Димәк, минем әткәмнең атасының атасы әдәбиятка бер дә битараф кеше булмаган, үз янына Гали Чокрый кебек зур шагыйрьләрне чакырган.
Әткәй дигәннән, ул гаҗәеп кеше иде. Бөек Ватан сугышыңда бер аягын тездән өздереп кайткан, егерме биш яшеннән «агач аяк» — протез аяк киеп йөрергә мәҗбүр булган кеше. Гомере буена математика укытты, мәктәп директоры булды. Аз сүзле кеше иде. Әмма бер гадәте бар: кичләрен мичтә янган учакка карап уйланып утырырга ярата иде. Әнә шундый чакларда аның күңеле йомшый, без балалар аның янына килеп ялына башлыйбыз: «Әткәй, сугышта йөргәннәрең турында сөйлә әле?..» — дибез.
Сугышка беренче кергәндә ике кешегә бер мылтык тотып керүләрен дә, соңыннан, инде сугышның озакка сузылачагы тәгаен беленгәч, аның кебек математикларны җыеп, алгы сызыктан чыгарып, берничә айлык курсларга җибәреп, миномет-батарея командирлары ясап чыгаруларын да сөйли, әллә нинди хәлләр турында, без кинодан караган-күргәннәргә бер дә охшамаган нәрсәләр турында сөйли иде әткәй.
...Менә шулай, мичтә янган учакка карап,, безгә сугыш турында сөйли, бездә фикерләү тойгысы уята иде әткәй. Аның сөйләгәннәренең тәэсире булдымы икән, сигезенче сыйныфта укыганда, мин «Ярлар һәм яралар» дип исемләнгән поэма яздым, аны Сарман район газетасында бастырып чыгардым. Бу поэма мине районга танытты. Аннан соң әле «Такташка җавап» исемле поэма да язып бастырдым мин район газетасында. Әмма бала чакта язылган шигырьләремнең берсен дә мин соңыннан чыккан җыентыкларыма кертмәдем. Бу, мөгаен, Казанга укырга килгәч, шагыйрьләр белән ныклап аралашкач, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм кебек дусларымны тапкач, Саҗидә Сөләйманова кебек шагыйрә-нең иҗатын яратып өлгергәч, шигърияткә булган таләпләрем кинәттән үзгәреп-артып китүдән булгандыр.
Ә Такташка, Тукайга (аңа мин соңрак килдем), Җәлилгә, Фатих Кәримгә мәхәббәтне миндә кечкенәдән үк әнкәй тәрбияләде. Әнкәй аларны яттан белә иде. Ул аларны ятламый, әмма яттан белә иде. Аның бу гадәте (бәлки сыйфатыдыр?) миңа да күчте. Әнкәй өчен Тукай, Такташ, Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Алиш — имән баганалар иде. Әнкәй минем район газетасында чыккан шигырьләремне укып бара, мактап та куя, әмма... шагыйрь булырымны күз алдына да китерми! Ул бик күп еллар узгач, бик картайгач, үзе дә шигырьләр яза башлагач кына мине шагыйрь һәм язучы итеп таныды. Бу минем өчен иң зур бәһа иде! Миннән еш кына төрле жанрларда — проза, шигырь, юмор-сатира жанрларында ничек берьюлы эшли алуым турында сорыйлар. Кайсы жанрның миңа «җиңелрәк бирелүе» турында кызыксыналар. Шигырьме, прозамы, янәсе. Бу хакта минем сүзем бер, фикерем бер: жанр минем өчен иҗатның бер төре, формасы-калыбы гына. Үз хәл-халәтем нинди булуга карап, күңелем белән сизенеп, әйтәсе сүземне-фикеремне, сурәтләремне шул калыпка салам мин. Ягъни билгеле бер жанрга. Шуңа күрә Нияз Акмал шагыйрьме, прозаикмы кебек сорауларга көлеп кенә карыйм, үземне әдип итеп тоям...
2002.
©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013