Бүген Әдипләр: Илгизәр Акмал
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илгизәр Акмал

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Флера Абдуллина
Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА
Руслан Айсин
Миләүшә Айтуганова
Илгизәр Акмал
Йосыф Акчура
Зөһрә Акчурина
Гали Акыш
Наил Алан
Дулат Али
Рушания АЛТАЙ
Дамир АСЫЛОВ
Сәләх Атнагулов
Римма Афзалова
Рамис Аширов
Илгизәр Акмал
Бу язманың авторы Илгизәр Акмал (Илгизәр Әкмәлетдин улы Фәретдннов) кебекләр турында хәрбиләр: « Сутышчан постта һәлак булды», — диләр, 70 яшен тутырып килүгә карамастан, ул, чыннан да, үзенең постын ташламады. Яшьләр кебек зур дәрт белән район ветеринария берләшмәсенең өлкән табибы булып эшләвен дәвам, итте.
Илгизәр ага Казанда, Чаллыда, Сарманда нәшер ителүче газета-журналларның актив хәбәрчесе дә иде. Ул туктаусыз агып торган инеш суы кебек гел хәрәкәттә булды. Җөмһүриятебезнең мөстәкыйльлеген үстерүгә, татар университетын ачуга, телебезне дәүләт теле итүгә һәм башка бик күп темаларга багышланган йөзләрчә язмалар авторы гомеренең соңгы көннәренә кадәр кулыннан каләмен төшермичә, милләтебез киләчәге өчен янып-көеп йөрде. Илгизәр аганың бу язмасын аның соңгы истәлеге итеп укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Ганиевләр

Республикабызның Сарман районында Рангазар дигән бай тарихлы бер авыл бар. Архив материалларыннан билгеле булганча, авылның яше ике гасырдан артык. Рангазар 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр 270 хуҗалыктан торган, мәдрәсәле, 3 мәхәллә-мәчетле зур авыл була. Халкы ел әйләнәсендә крестьян хезмәте белән гомер итсә дә, зыялылыкка, белемгә дә омтылган. Мәдрәсәдә якын-тирә авыллардан килеп тә укыганнар. Урта урамдагы мәчеттә Талип мулла, калган ике мәчеттә Нурислам һәм Шакир муллалар имамлык иткәннәр. Мәдрәсәдә Хәсәнҗан, Әхмәтхан хәлфәләр ир балаларны укытканнар. Ә кыз балалар мулла йортларында — абыстай мөгаллимәләрдә Ислам дине һәм дөньяви фәннәрнең нигезләрен өйрәнгәннәр. Гыйлем-зыялылыкка омтылу Рангазар авылы кешеләренең яшәү ихтыяҗы дәрәҗәсенә күтәрелгән булган.
Бүгенге Рангазар авылында яшәүчеләр арасында шәҗәрәләре берничә гасыр буена дәвам итүче гаиләләр дә бар. Шулар-ның берсе — Ганиевлар нәсел агачы белән таныштырып үтәм. Шәҗәрәдә исемнәре телгә алынган милләттәшләремнең язмышы — ул күп гасырлар буе авыр сынаулар үтеп тә үз дәрәҗәсен югалтмыйча элеккечә горур калган газиз халкым язмышы.
Шәҗәрәдәге Габделганинең әтисе һәм бабалары турында мәгълүматлар бик тә аз. Шуңа күрә язмамда сүз күбрәк аның үзе, улы Габделхак, башка балалары, оныклары, туганнары хакында барыр.
Габделгани 1824 елда күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Яшьтән үк, үзенең әтисе һәм бабалары кебек, хезмәтне яратып үсә.
Патша Россиясендә иген игү өчен җир гаиләдәге ир-атлар исәбенә карап кына бирелгән. Бәхетенә, Габделганинең хәләл җефетләре Фатыйма һәм Газзә аңа дүрт малай һәм бер кыз бала бүләк итәләр. Ишле гаиләгә унбиш дисәтинә (ул чагындагы җир үлчәве дисәтинә — 1,09 гектар) җир бүлеп бирелә. Уллары Фатыйх, Ва-гыйз, Гамирҗан һәм Габделхак та әтиләре кебек оста игенчеләр булып үсеп җитәләр.
Габделганинең бертуган энесе Галиулла да бик тырыш крестьян булган. Бу ике гаилә, бер-берсенә булышып, җирләрен сөргәннәр, тырмалаганнар, иген чәчкәннәр һәм аны урып алгач, чабагач белән ашлык сукканнар.
Ганиевлар шәҗәрәсен дәвам итүчеләрнең берсе Габделхакка әтисе Габделгани вафат булганда нибары өч яшь кенә була.
1884 елгы бу бала җиде яшьтән мәдрәсәгә йөри башлый. Инде шул чагында ук абыйларына ияреп җир тырмалый, әтисе шикелле игенче булып үсә. Габделхак күпкырлы крестьян хезмәтен, үзенең яшәеш ихтыяҗы итеп, сөеп башкара. Солдат хезмәтен үтәп кайтканнан соң, ул Колмәт авылы кызы Бәһиҗәгә өйләнә һәм соңрак гаиләсе белән башка чыга. Әтисе өлешеннән бүлеп бирелгән сөрүлек җирләре белән бергә арендага алган җирләрне дә сукалый, икмәк үстерә.
1912 елның декабрендә, яшь гаиләне куандырып, беренче балалары Габделәхәт дөньяга аваз сала. Баш баласының малай булуы Габделхакның алдагы көненә өмет һәм ышаныч тудыра. Ул тагын да дәртләнеп каралты-кураларын ныгыта. Бүрәнәдән буратып, икмәк саклау өчен амбар-келәт төзетә.
Габделәхәт башта мәдрәсәдә, Хәсәнҗан хәлфәдә укый. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң мәдрәсә ябыла. Габделәхәт белем алырга, авылның башка балалары кебек, Әхмәтҗан мулланың өенә йөри башлый. Шундый болгавыр еллар булуга карамастан, ул хуҗалыктагы эшләрдән калган бөтен буш вакытын китаплар укуга багышлый.
...Большевикларның авылга, аның халкына карата алып барган продразверстка, продналог сәясәте аркасында Идел буе төбәкләренең күбесендә иген чәчә алмыйлар. Нәтиҗәдә, тарихка кереп калган афәт — ачлык елы — күп крестьяннарның гомерен өзә. Шул фаҗигале 1921 елда Габделхак өчен тансык булган кыз бала дөньяга килә. Аңа Наҗия дип исем кушалар.
1922 елда башланган яңа икътисадый сәясәт (НЭП) крестьяннарга, вакытлыча булса да, үзләре теләгәнчә эшләргә мөмкинлек бирә. Ачлык елында хәлсезләнгән авыллар әкренләп тернәкләнә. Крестьяннарга өстәмә рәвештә җир алырга, иген игәргә мөмкинлекләр туа. Бу елларда үсмер Габделәхәт әтисе Габделхакның ышанычлы ярдәмчесенә әйләнә.
Дәһшәтле ачлык елларыннан соң Габделхакның җәмәгате Бәһиҗә ханым бер-бер артлы ике ул алып кайта. Ал арның өлкәне — Габделхәмит — 1924 елда, ә кечесе — Шәкүрҗан — 1928 елда туган. Ни сөенеч, аңа ярдәмгә һәм алмашка янә өч ир-егет үсәчәк бит!
1922—-1928 елларда җанланып, күтәрелеп киткән авыл өстендә яңадан кара болытлар пәйда була. Авылның иң тырыш крестьяннарына «кулак» ярлыгы тагыла. СССР дип исемләнүче илдә крестьян хуҗалыкларын мәҗбүриләп, аерым урыннарда штыклы хәрбиләр ярдәме белән ирексезләп, барлык мал-мөлкәтләрен яңа оештырылган колхозларга тартып алу башлана. Урта хәлле һәм бай крестьяннар, «халык дошманнары» дигән ярлыклар тагылып, зинданга ябыла. Күбесе, мәсхәрәле газаплаулар белән сорау алулардан соң, шунда атып үтерелә. Калганнары лагерь-төрмәләргә озатыла.
Мондый бәхетсезлек Ганиевлар гаиләсен дә читләтеп үтми. Габделәхәткә егерме яшь тулган көннәрдә, төнлә пистолетлар таккан ике кеше килеп, әтисе Габделхакны кулга алалар һәм төрмәгә алып китәләр. Җәмәгате Бәһиҗә бу куркыныч төннән соң берничә көн балаларын кочаклап күз яшьләре түгә һәм ирен эзләп Сарманга юл тота. Габделхакның Алабуга төрмәсенә озатылуын ачыклый. Ирен күрү, аның ни сәбәпле төрмәгә ябылуын белү өчен, Бәһиҗә Алабуга шәһәренә чыгып китә. Ерак юлның күп өлешен җәяүләп барырга туры килә. Бихисап юл газаплары, сорашып белешүләрдән соң Бәһиҗә Алабуга төрмәсендә ире Габделхакны күреп сөйләшү бәхетенә ирешә. Сөйләшү төрмә надзирателе күзәтчелегендә бик аз вакытка гына рөхсәт ителә. Бу очрашу Габделхакның хәләл җефете Бәһиҗә белән актык күрешүе була. Габделхак үзенең нахакка гаепләнеп озак вакытка төрмәгә ябылачагын һәм шунда атып үтереләчәген күз алдына да китерми. Ул хатынын тынычландырырга тырыша, аерылышканда аны үзенең тиз арада төрмәдән котылып чыгачагына ышандыра, бу турыда балаларына да әйтергә куша. Габделхак Ватаны, халкы алдында бернинди дә гаебе булмаганын яхшы белә. Чөнки ул, әтисе Габделгани кебек, юк-барны сөйләшмәүче, гайбәт-вәсвәсәләргә колак салмаучы, крестьянның күпкырлы мәшәкатьле эшләрен мөстәкыйль башкаручы, биш вакыт намазын калдырмаучы, үзенең туган авылы Рангазарның асыл заты, уңган крестьяны була. Шулай итеп, гаиләсе, туганнары белән хат алышудан да мәхрүм ителгән Габделхак хәбәрсез югала. Еллар үткәч, авылына аның төрмәдә атып үтерелү хәбәре килеп ирешә. Бу турыда Габделхакның туганнарына төрмәдән исән-сау котылган Баулы кешесе сөйли. Гаиләсе олы кайгыны бик авыр кичерә.
Габделхакның якыннарын да тынычлыкта калдырмыйлар. Туган авылы Рангазарда, башка хәлле крестьяннарныкы кебек, аның да йортын, келәтен сүтеп, яңа оештырылган күмәк хуҗалыкка ташып бетерәләр. Аты белән сыерын, сабан-тырмаларын, арба, чана, сбруйларын да колхозныкы итәләр. Ә ире кебек бер гаепсез Бәһиҗә ханым дүрт баласы белән бәләкәй генә кара мунчада җан сакларга тиеш була. Күмәк хуҗалыкка кермәгәннәрне һәм Габделхак кебек «халык дошманы» мөһере белән тамгаланганнарның гаилә әгъзаларын куркыту өчен колхозлар оештырып йөрүче хөсетле «активистлар куркыныч коткы тараталар. Имеш, андыйларның буй җиткергән балалары да төрмәгә озатылачак... Шомлы хәбәрне ишеткәч, әле мыегы да чыкмаган үсмер егет Габделәхәт, әнисе Бәһиҗәнең фатыйхасын алып, яшертен генә Донбасс шахталарына эшкә китә. Тик авылда туып-үскән, сабый чактан мөстәкыйль крестьян хезмәтенә өйрәнгән Габделәхәтне боеру-әмер кысаларында башкарыла торган шахтер хезмәте бер дә канәгатьләндерми. Ул Баку шәһәренә яшьләрне укырга чакырган игъланны күрә һәм берничә иптәше белән шунда китә. Бу чакыру да ярым ялган була. Алар-ны, укытып та тормыйча, ком чүленә практикага җибәрәләр. Укуга булган өметләре өзелгән Габделәхәт, бу билгесезлектән качып, өс-башларын да яңарта алмыйча, туган авылына кайтып китә. Авылда төрле эшләрдә эшләп, әнисе Бәһиҗәгә сеңлесе Наҗияне, энеләре Габделхәмит белән Шәкүрҗанны тәрбияләп үстерергә булыша.
Ул елларны колхозларга шпорлы тракторлар кайтарыла. Яңалыкка — укырга омтылучы Габделәхәт (авылдашлары Сәет һәм Фазлимөхәммәт белән) Сарман МТСында оештырылган тракторчылар курсына укырга йөри башлый. Укуларын тәмамлагач, авылларына әйләнеп кайталар һәм бер тракторда алмашлап прицепщик та, тракторчы да булып эшлиләр. Акрынлап Гани-евларның тормышлары яхшыра. Габделәхәт, әнисе ярдәме белән акча туплап, кечкенә генә булса да йорт җиткерә, каралты-кураларын ныгыта. 1936 елда егет Мортышбаш авылы кызы Минтаһирага өйләнә. Бәһиҗә ханымның килене үзе кебек тырыш, эш сөючән хатын-кыз булып чыга.
Авылларга яңа «ЧТЗ» тракторлары кайтарыла башлый. Колхозларда, техника күбәйгән саен, аның белән яхшы идарә итүче белгечләргә ихтыяҗ арта. Район җитәкчеләре яшьләрне Чаллыдагы тракторчылар мәктәбенә укырга җибәрергә карар итәләр. Техника җене кагылган Габделәхәт кандидатурасы иң беренче булып күрсәтелә.
Габделәхәт тракторчылар мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Киң профильле тракторчы-механизатор таныклыгы алып, туган авылы Рангазарга кайта. Ул Каташ-Каран, Янурыс, Әюп авылларына беркетелгән җирләрне сөрдерә, тырмалата һәм чәчтерә. Шулай итеп «халык дошманы» ярлыгы тагылып төрмәдә үтерелгән Габделхакның олы улы Габделәхәт Ходай Тәгаләнең рәхмәте белән күмәк хуҗалыкларның сөрүлек җирләрен эшкәртүчеләр бригадиры дәрәҗәсенә менеп җитә.
1941 елның июнь аенда Бөек Ватан сугышы башланып китә. Августта Габделәхәтне дә армиягә алалар — Саратов шәһәренә кыска сроклы хәрби шоферлар әзерләү курсларына укырга җибәрәләр. Укуын уңышлы гына тәмамлаганнан соң, ул Әстерхан шәһәрендә урнашкан пехота полкына билгеләнә. Озак та узмый, аларның часте Көнбатыш фронтында немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда катнаша. Якташыбыз биредә райондашы — Күктау авылы егете Хафиз Зарипов белән очраша. Декабрь аенда канлы бәрелешләрнең берсендә Габделәхәт тән җәрәхәте ала. Госпитальдә озак ятарга туры килми — ярасы төзәлә башлагач та үз частенә әйләнеп кайта.
Бу вакытта безнең гаскәрләрнең хәле шәптән булмый. 1942 ел башында Украина җирендә барган каты сугышларда Ста-рогутск тирәсендә ул хезмәт итүче хәрби берләшмә чолганышта кала. Берничә көннән сугыш кирәк-яраклары бетә, күп кенә солдат һәм офицерлар сафтан чыга. Берләшмәнең бик каты йончыган һәм каршылык күрсәтергә бернинди мөмкинлекләре калмаган көчләре әсирлеккә эләгә. Аларны Ворошилов шәһәреннән төньяк-көнбатышта, Миллерово торак пункты кырыенда оештырылган хәрби әсирләр лагерена китереп ябалар.
Концлагерьдагы 70 меңгә якын тоткын арасында Габделәхәт тә була. Әсирләрне командаларга бүлгәләп, көчле сак астында оккупацияләнгән районнарга каторга эшенә җибәреп торалар. Якташыбыз алты әсирдән торган төркем белән Украинаның Черкас өлкәсендәге Слободской районына хәрби-кыр ныгытмалары төзергә оза-тыла. Тоткынлыктан качу турында көн-төн план корсалар да, ниятләре барып чыкмый. Чөнки аларны немец солдатлары махсус өйрәтелгән овчаркалар белән саклый. Василий исемле капитан көннәрнең берсендә немецлардан качу өчен этләрне үзләренә ияләштерергә кирәклеген әйтә. Бу планны барысы да хуплыйлар һәм бирелгән азык-төлекне чиратлашып сакчы этләргә ашаталар. Уйлаганнары тормышка аша — берничә айдан соң усал овчаркалар әсирләрне бөтенләй ят итми башлыйлар, төшке ял вакытында алар белән уйныйлар, шаярып җирдә ауныйлар. Өлкән яшьтәге немец сакчылары аякларын көчкә өстерәп эшләп йөргән әсирләрнең качу мөмкинлеген башларына да китермиләр.
1944 елның сентябрендә качып китәргә җай чыга. Сакчылар коралларын будка ишегенә терәп калдыралар да ашарга кереп китәләр. Шуны гына көтеп торган әсирләр, мылтыкларны алып, якындагы елгага ыргыталар. Аннан соң этләргә азык-төлек куеп качып китәләр. Овчаркалар әсирләрне куарга уйламыйлар да, баш күтәрмичә ашап калалар.
Немец тоткынлыгыннан качкан совет сугышчылары ач-ялангач килеш сазлыклар, куаклыклар аша бер атнага якын фронт сызыгына таба атлыйлар, һәм үзебезнекеләр янына кайтып җитәләр. Тире белән сөяккә генә калган качкын әсирләрне штабка алып китәләр. Биредә махсус бүлектә алардан дүрт көн рәттән сорау алып тикшерү үткәрәләр. Бу көннәрдә Совет Армиясе бөтен фронтларда немец-фашист илбасарларын җиңеп алга бара. Якташыбызны һәм аның әсирлектән котылып кайткан иптәшләрен 2—3 атнадан соң Латвия юнәлешендә сугышлар алып баручы хәрби берләшмәләрнең берсенә җибәрәләр.
Габделәхәт яңадан үзенең тулы канлы совет сугышчысы булып сафка басуына сөенеп, җиңү өчен канын да, гомерен дә кызганмыйча батырларча сугыша. Дошман белән бәрелешләрдә күрсәткән кыюлыгы өчен күп тапкырлар командирларының рәхмәтенә, сугышчан бүләкләргә лаек була.
Бу көннәрдә йөзләрчә совет сугышчыларының гомерләре өзелә. Авыр яраланучыларның саны да көннән-көн арта бара. Рангазар егете дә үзеннән ерак түгел генә шартлаган мина кыйпылчыкларыннан нык җәрәхәтләнә һәм госпитальгә озатыла. Җиңү көнен дә Габделәхәт шунда каршылый. Терелеп җиткәч аңа тагын бер елга якын армиядә хезмәт итәргә туры килә.
1946 елның язында якташыбыз демобилизацияләнеп туган авылына кайтып җитә. Сугыш елларындагы авыр хезмәттән нык таушалган һәм картайган әнисен, гадәттән тыш хәерчелеккә төшкән авылларын күргәч Габделәхәтнең җаны сыкрый. Кайтып берничә көн үткәч тә яраткан һәм бик тә сагынылган хезмәтенә керешә — тракторга утырып җир сөрә башлый.
Берникадәр вакыттан соң аңа бригадирлык эшен йөклиләр. Аның бригадасы Карамалы, Минзәләбаш, Рантамак, Рангазар, Балтамак авылларындагы күмәк хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә. 1947 елда Габделәхәт хатыны Минтаһира белән хәтта Минзәләбаш авылына вакытлыча күченеп тә эшли. Минтаһира иренә эштә дә булыша, тормышында да тугрылыклы хатын һәм ышанычлы юлдаш була. Сугыш елларында авылга иңгән барлык авырлыкларны җиңеп, ярым ач колхозчы авылдашларын «Барысы да фронт өчен!» дигән шигарь-чакыруга әйдәп, Минтаһира үзе дә кырчылык бригадасы белән җитәкчелек итә.
Хезмәт сөючән тырыш гаиләгә шатлык-куанычлар өстәп, 1947 елның гыйнвар аенда беренче балалары Рәмзия дөньяга килә...
Габделганиевлар шәҗәрәсен дәвам итеп, Габделәхәтнең туганнары һәм балалары белән дә танышып узыйк. Аның бертуган сеңлесе һәм ике энесе була. 1921 елгы Наҗия ханым Минзәлә педагогия училищесында укып, укытучы һөнәре ала. Энеләре Габделхәмитне алтынчы яшендә үк хәреф танырга өйрәтә. Соңрак апасы ярдәме белән ул укырга һәм язарга керешә. Мәктәптә дә бик яхшы билгеләренә генә укый. «Халык дошманы» Габделхакның улы булганлыктан, уку чорында аңа мактау кәгазьләре дә, бүләкләр дә бирмиләр. Шулай кимсетүгә карамастан, Габделхәмит җиденче сыйныфны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Аннан соң 1941 елның язына чаклы Сарман урта мәктәбендә белем ала. Алга таба укыган өчен акча түлисе булгач, укуын дәвам итә алмыйча туган авылында колхозда эшли башлый. Төп йортта калып, әнисенә булыша. Әлмәт каласы төзелә башлагач, анда барып шофер һөнәрен үзләштереп кайта. Өйләнә. Хәзерге вакытта гаиләсе белән шул шәһәрдә гомер итә.
Габделәхәтнең 1928 елгы энесе Шәкүрҗан Рангазар мәктәбен тәмамлый. Авыр сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда абыйсы Габделхәмит белән әнисенә булыша, колхозда тир түгә.
Габделәхәт исә лаеклы ялга чыкканчы туган авылында бригадир булып эшли, соңрак, сугышта алган яралары нык борчый башлагач, фермага кочегар булып күчә. Бер үк вакытта колхозның су хуҗалыгы инспекторы Вазыйфаларын башкара. Үтә дә болгавыр, фаҗигале елларны кичергән, инде йөзенче яшенә якынлашып килүче Габделәхәт бүген дә туган авылы Рангазарда үз нигезендә яши бирә. Хәләл җефете Минтаһира апа инде вафат. Габделәхәтнең олы кызы Рәмзия, кияве Рәис, уртанчы кызы Нурия һәм кияве Хәйдәр, төпчек баласы Язкар, аның җәмәгате Гүзәлия әти-бабаларына барып һәрдаим булышып, хәлен белеп торалар. Алар һәм аларның балалары — барысы 16 җан — Габделәхәтнең куанычы да, өметле дәвамчылары да.

"Мәйдан" № 10, 2004.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013