Бүген Әдипләр: Әхәт Хәбибуллин
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхәт Хәбибуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Сәлим Мирза Хазбиевич
Хәкимҗан Халиков
Миләүшә Халикова
Рим Халитов
Ленар Хамматов
Зөлфия Ханова
Ренат Харис
Кәүсәрия Харрасова
Харәзми
Индира Хафазетдинова
Габбас Хафизов
ЛИНАР ХАФИЗОВ
Марс Хафизов
Нәфисә Хәбибдиярова
Венера Хәбибрахманова
Фәридә Хәбибрахманова
Әхәт Хәбибуллин
Камбәр Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин
Рафис Хәбибуллин
Альмира Хәбибуллина
Рүзилә Хәбибуллина
Фәйрүзә Хәбибуллина
Әбри Хәбриев
Әсгать Хәеркәев
Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА
Рәшит Хәйретдинов
Сания Хәйретдинова
Гокәшә Хәйруллин
Данис Хәйруллин
Динар Хәйруллин
Исхак Хәйруллин
Айдар Хәлиуллин
Вәсимә Хәйруллина
Мәдинә Хәйруллина
Сибгат Хәким
Гөлназ Хәкимова
Гөлнара Хәкимова
Зәбир Хәлимов
Роза Хәлиуллина
Фирая Хәлиуллина
Флүрә Хәмидуллина
Дөлфәт Хәрби
Гыйззәтулла Хәсәнов
Рим Хәсәнов
Асия Хәсәнова
Рәхим Хисаметдинов
Рафис Хисами
Алинә Хисамиева
Рифкать Хисмәт
Энҗе Хөсәенова
Илсур Хөснетдинов
Хәниф Хөснуллин
Наилә Хөрмәтова
Мәгъмүрә Хөрмәтуллина
Мәхмүт Хөсәен
Әзилә Хөснетдинова
Минзифа Хөснетдинова
Алсу Хөснуллина
Гали Хуҗи
Әхәт Хәбибуллин Габделәхәт Габделхәй улы Хәбибуллин 1952 елнын 9 маенда Түбән Кама районы Түбән Чаллы авылында дөньяга килә. Үз язмышын диңгез-океаннар, нефть промыселлары белән бәйли. Бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яши. «Ялгыш язмышлар», «Чал Калатаулы Түбән Чаллы» һ. б. китаплар авторы. Татарстанньш атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин. С.Сөләйманова исемендәге премияләр иясе. 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
«Өлкән агайга»

ЮНЕСКОга кергән Сабантуе 
Колач җәйде ерак-еракка -
Сахалиннан - Татар Бугазыннан 
Үтеп китте Калининградка.

Бу уңайдан миннән сиңа сүз бар, 
Дөнья таный татар кемлеген, 
Ул татарны син талкыма инде, 
Саклыйм дисәң илең үзлеген.

Йөз ел элек Шагыйрь хак бәяне 
Бирде аңа (раслый тормыш та!) 
Ул тынычта аттан артык эшли, 
Юлбарыстай көчле - сугышта.

Союз юкка чыккач ирек алган 
Тугандашлар, әнә, чит-ятлар, 
Алай-болай (Ходай күрсәтмәсен!) 
Афәт килсә илне кем яклар? 
Бөтенлеген федерациянең 
Татарлардан башка кем саклар?

Татар Олимпиясе!

Сабан туе - Сабантуй, 
Борынгыдан калган туй, 
Безнең халык ОЛИМПИЯ 
Җиңүләрен яулар туй.

Язгы эшләр тәмамлангач, 
Җәй башында бер ямь ул. 
Сабан туе халык белән 
Бергә туган бәйрәм ул..

Кайчан туган? Кайда туган? 
Әйтми аны беркем дә. 
Әллә башта грекларда, 
Әллә әвән төркидә.

Ат чабышу, бил алышу, 
Көч сынашу электән 
Татарларның йөрәгеннән 
Җегәренә береккән.

Капчык белән сугышулар, 
Капчык киеп йөгерү, 
Кырны-юлны күзәтергә 
Колгаларга меңгерү.

Болар бар да зарур булган 
Саклар өчен яшәүне. 
Әнә шулай ил сакларга
 Өйрәткәннәр яшьләрне.

Шул уеннар дәвам итә 
Авыл Сабан туенда. 
Түбән Чаллы авылында 
Чал Калатау буенда.

Дөньяга бер юл

Күпме кеше җир йөзендә, 
Җир-әнкәне уртак өй, диләр. 
Уртак өйдә, уртак һава сулап, 
Бер туфракка басып йөриләр.

Адәм белән Һава тарафыннан 
Яратылган җаннар инде без. 
Бер Аллага юкса табынабыз, 
Ә нигә соң төрле динебез?

Ә нигә соң төрле динебез дә, 
Төрле-төрле сөйләр телебез! 
Уртак өйдә уртак тел дә булса, 
Тату яшәр идек үзебез.

Бер үк телдә дөрес уйлар белән 
Гомер итсәк уртак фикердә, 
Сугышларсыз, ызгышларсыз яшәү 
Мөмкин булыр иде бу җирдә.

Ул вакытта кирәк булмас иде 
Солдатлар да, генераллар да, 
Күпме байлык янга калыр иде 
Эш коралы гына булганда.

Фани дөнья җәннәт булыр иде 
Бер үк дингә халык табынса. 
Акыллылар гадел сайлап куйган 
Хак хаким дөньяга баш булса.

Глобальләшү авыр булыр кебек 
Эсперанто бер тел булмаса. 
Аннан кирәк бер дин, аннан гына 
Бер Ил була алыр лабаса.

Барыбыз да бәхет татыр иде, 
Барыбыз да хаклы бәхеткә. 
Барыбыз да бер Аллаһ бәндәсе, 
Барыбыз да лаек Бәхеткә.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018