Бүген Әдипләр: Мәхбүбҗамал Акчурина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мәхбүбҗамал Акчурина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ибраһим Абдуллин
Мансур Абдулин
Фәтхулла Абдуллин
Исмәгыйль Ага
Әмрулла Аги
Фәхрелислам Агиев
Сәгыйт АГИШ
Рафаэль Адутов
Әсгать Айдар
Гөлнур Айзат
Чыңгыз Айтматов
Гали Акбар
Нияз Акмал
Мәхбүбҗамал Акчурина
Муса Акъегет
Абдулла Алиш
Хатиҗә Алптәкин
Шамил Алядин
Аманулла
Дәрҗия Аппакова
Мөхәммәтгали Арсаев
Ринат Архипов
Әнгам Атнабаев
Гариф Ахунов
Рәшит Ахунов
Наилә Ахунова

(1869-1948)

Акчурина Мәхбүбҗамал — Беренче рус революциясе елларында матбугатка чыккан хатын-кыз язучыларыбызның берсе. 1869 елның мартында Саратов губернасындагы Димау авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне атасыннан ала, аннары хосусый рәвештә укып, туган авылында мөгаллимә булып эшли башлый. 1892 елда кияве йортына — Самара губернасындагы Савинка авылына күчә һәм укытучылык эшен дәвам иттерә. 1908 елдан башлап «Шура»да, соңга таба «Сөембикә» журналында басылган хикәяләре, бала тәрбиясе, хатын-кыз тормышына кагылышлы мәкаләләре белән исеме таныла. 1911 елны «Шура»да чыккан «Иске әдәбиятымыз» исемле мәкаләсендә ул, татар матбугатында беренчеләрдән булып, халык авыз иҗатын җыю, язма әдәби мирасыбызны барлау һәм өйрәнү кирәклеге турында бәхәс ача, «Таһир-Зөһрә», «Сәйфелмөлек», «Иосыф-Зөләйха» кебек борынгы әдәби ядкәрләрне урынлы-урынсыз этеп-төртүләргә каршы ризасызлыгын белдерә, бу әсәрләрнең халыкка, яшь буынга эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү ягыннан әдәби кыйммәткә ия булуына басым ясый.
Октябрьдән соң М.Акчурина әдәби иҗат эшеннән ераклаша. 1929 елда ул Баку шәһәренә күчеп китә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши. Язучының «Хаммал Ягъкуб», «Кыз егълату», «Таш кием», «Мишәрләр тормышыннан бер ләүхә» (1914), «Шәфкатьсез ата, яки Мишәрләр тормышы» (1914), «Көчсезләр, мәэюс вә пессимистларга гыйбрәт» кебек хикәя һәм очерклары, шулай ук белешмәдә телгә алынган «Иске әдәбиятымыз» исемле мәкаләсе 1988 елда «Өмет йолдызлары (XIX йөз ахыры һәм XX йөз башы хатын-кыз язучылары әсәрләре)» дигән күмәк җыентыкта кабаттан басылып чыгалар.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

ГайнуллинМ. Татар әдипләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 40-41 б.
Рәми И., Даутов Р. Әдәби сүзлек. — Казан: татар. кит. нәшр., 2001. — 13-146.
Татар энциклопедиясе. — 1 т. — Казан: Татар энцикл. ин-ты, 2008. — 105 б.
Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013