Бүген Әдипләр: Йосыф Акчура
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Йосыф Акчура

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Флера Абдуллина
Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА
Руслан Айсин
Миләүшә Айтуганова
Илгизәр Акмал
Йосыф Акчура
Зөһрә Акчурина
Гали Акыш
Наил Алан
Дулат Али
Рушания АЛТАЙ
Дамир АСЫЛОВ
Сәләх Атнагулов
Римма Афзалова
Рамис Аширов
Йосыф Акчура
(1876-1935)
Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, журналист Йосыф Акчура (Йосыф Хәсән улы Акчурин) — элекке Сембер губернасының Зөябаш бистәсендә сукно фабрикалары тоткан мәшһүр Акчуриннар токымыннан. Ул 1876 елның 29 ноябрендә туа. Бала чагында әнисе белән берлектә Истанбулга китә. Анда хәрби мәктәптә укып чыкканнан соң, Тралбистә. (Триполи) офицер булып хезмәт итә. Солтан Хәмиткә каршы хәрәкәт иткән офицерлар төркеменә («Яшь төрекләр» оешмасына) катнашуда гаепләнеп, 1897 елда кулга алына һәм сөргенгә җибәрелә. 1900 елда, француз офицерлары ярдәмендә сөргеннән качып, Франциягә китә. Парижда Сорбонна университетының юридик факультетын тәмамлый. 1905 ел революциясе көннәрендә Казанга кайта. Гарәп, фарсы, госманлы, француз телләре өстенә, монда кайткач рус телен дә беркадәр үзләштерә. 1905 елның октябреннән чыга башлаган «Казан мөхбире» газетасының фактик мөхәррире була. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих, география фәннәре укыта. Бу турыда рус матбугатында «Мәдрәсәне тизлек белән русның урта мәктәпләре дәрәҗәсенә әйләндерә башлады» дигән сүз була. «Мөселман иттифакы» партиясен оештыруда якыннан катнаша, татар милли азатлык хәрәкәтенең уң канаты җитәкчеләреннән берсе булып таныла. Русның кадетлар партиясе программасы тарафдары, аның Үзәк Комитетына әгъза итеп сайлана. 1906 елда Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан кулга алына, шул сәбәпле кандидатурасы сайлау исемлегеннән төшеп кала. Сайлаулар үткәч, чыгарыла. Төрмәдә утырганда «Мәүкуфийәт хатирәләре» («Тоткынлык хатирәләре») дигән әсәрен яза. Әсәр 1907 елда Оренбургта аерым китап булып басылып чыга. Моннан тыш шул чорда аның «Голүм вә тарих», «Диндә иркенчелек» кебек публицистик брошюралары да дөнья күрә. «Шура» журналында, «Вакыт» газетасында актив языша. Язмаларында төрки халыкларның берлеге идеясен, төрекчелек фикерен алга сөрә.

Россиядә реакция чоры башлангач, 1908 елда, Й.Акчура яңадан Төркиягә китә. Төркиядә Й.Акчура Истанбул шәһәрендә төпләнеп, журналистлык һәм актив җәмәгать эшчәнлеген дәвам иттерә. Ул — 1911 елда Истанбулда чыга башлаган «Төрк йорды» исемле журналны нигезләүчеләрнең берсе, озак еллар аның мөхәррире вазифаларын үти; «Иттихад вә тәрәкъкый» («Бердәмлек һәм прогресс») партиясенең мәркәз комитетына әгъза итеп сайлана; Россиядә яшәүче төрки-татар халыклары хокукларын яклау комитеты, татар эмигрантлары ассоциациясе, «Төрк учагы» кебек җәмәгать һәм гыйльми оешмаларның башында тора. Егерменче-утызынчы елларда Мостафа Кәмал (Ататөрк) юлбашчылыгындагы төрек милли бәйсезлек көрәшендә якыннан катнашып, бу хәрәкәтнең күренекле идеологларыннан берсе булып таныла. 1923 елдан Төркия парламенты — Бөек Мәҗлес депутаты, президент Ататөркнең дәүләт киңәшчесе. Ул шулай ук югары уку йортларында иҗтимагый фәннәр укыта, күпсанлы гыйльми һәм публицистик хезмәтләрен яза («Тарихи-сәяси дәресләр», «Сәясәт вә икътисад», «Ауропа фикри җәрайәнләре» Һ.6.). Аның аерым хезмәтләре француз телендә дә нәшер ителәләр. Й.Акчура Истанбулда вафат була һәм шәһәрнең Әдернәкапы дигән зираты ихатасында күмелә.

(Соңгы мәгълүматлар 1986 елда Англиядәге Оксфорд университеты бастырып чыгарган «Джамалетдин Валидов. Очерк истории образованности и литературы татар» исемле китапның инглизчә искәрмә-белешмәсеннән алынды.)

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Дамелла Галимҗан әл-Баруди, тәрҗемәи хәле. — Казан (?), 1904.
Өч тарыз вә сәясәт. — Каһирә (?), 1904.
Голүм вә тарих. — Казан (?), 1906.
Дин моназараларында иркенчелек хакында. — Казан (?), 1906.
Тюркизм. — Истанбул (?), 1928.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Нигъмәтуллин Э. Тоткынлыкта // Казан утлары. — 1998. — № 7. — 166-175 б.
Мухаметдинов Р. Зарождение и эволюция тюркизма. — Казань (?), 1996.
Татарские интеллектуалы: исторические портреты. — Казань (?), 2005.
Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013