Бүген Әдипләр: Ягъкуб Айманов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ягъкуб Айманов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Найлә Абдулкәримова
Арнис Абдуллин
Гөлназ Абдуллина
Зөфәр Абдуллин
Фәһимә Абзалова
Рәсим Абдуллин
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Аитзак Аитов
Якуб Айманов
Рәмиc Аймәт
Ләбиб Айтуганов
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Акъегет
Людмила Аланлы
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Лотфулла Алматави (Сабир)
Шәриф Амиди
Нури Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Гамил Афзал
Рухия Ахунҗанова
АЙМАНОВ Якуб (1891, хәзерге Казакъстан Респ-касы Талды-Курган ш.—2.11.1937 шунда ук, Павлодар ш.), шагыйрь. "Галия мәдрәсәсендә укый. 1920 — 30 елларда Павлодарда урта мәктәп директоры. Шигырьләре "Кояш" г-тасында һәм "Шура?" ж-лында басыла. "Табигать" (1913) исемле шигырьләр җыентыгында Казакъстан һай Алтай табигатенә мәдхия җырлый, "Самак"" поэмасы—төркиләрнең борынгы тарихына багышлана. Аның романтик характердагы шигъриятендә Тукай иҗатының йогынгысы сизелә. Нахакка репрессияләве үлгәннән соң аклана.
Әсәр.: Табигать. Уфа, 1913; Хөрмәтме шагыйремез Тукаевка // Кояш. 1913. 9 дду Саман. Семипулат, 1914; Шигырьләр Мирас. 1998. № 3.
Әд.: Мусин Г. Яңа юлда // Йолдыз 1915. 23 окт; 29 окт; Рәмиев 3. Алтайлы татар шагыйре. // Казан утлары . 2001. 11 сан. З.З.Рәмиев.

Татар энциклопедиясе.



Ягъкуб Айманов иҗаты белән мин сиксәненче еллар ахырында, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар һәм текстология бүлегендә «Егерменче гасыр башы татар лирик поэзиясе» антологиясен төзегәндә очраштым. Аның шигырьләре гасыр башы укучыларына мәшһүр «Шура» журналы (Оренбург), «Кояш» газетасы (Казан) сәхифәләре, Казанда һәм Семипалатта басылмыш ике китабы аша шушы имза белән ирешкән була. Аннан бирле күп сулар акты. Бер гасыр чамасы гомер үтте дияргә дә ярыйдыр. Бәлкем, хәзер инде бу шигырьләргә игътибар итәргә дә кирәкмәс? Ул чорда да уй-хисләрен рифмалаштырып бирергә омтылыш зур булган, күпләр яңа туган татар вакытлы матбугаты битләрендә үз исем-псевдонимын күрергә тырышканнар. Әмма Ягъкуб Айманов имзалы әсәрләр белән таныша башлагач, антология төзегәндә меңнәрчә шигырь-тезмәне укып, чын поэзия җимешләрен эзләп, сайлап алып шактый «кырысланып» киткән булсам да, мин шатлыклы минутлар кичердем. Чөнки совет чорындагы шигырь басмаларында, фәнни тикшеренүләрдә искә-санга алынмаган бу автор чыннан да шагыйрьлек сәләтенә ия булып чыкты. Башта ук күзгә ташланганы шул: әсәрләре мәгърифәткә, әхлаклылыкка өндәү белән үтәдән-үтә сугарылмаган икән, аларда дидактика, үгет-нәсихәт, вәгазьчелек бөтенләй юк. Тагын бер нәрсәне очратмадым мин шигырьләрдә: бу — зарлану, үз язмышыннан, тирә-юньдәге хәлләрдән, тормыш-яшәештән зар-интизарлык. Кайберәүләр кебек мин-минен бар нәрсәдән өстен куеп, заман белән, иҗтимагый мохит, чордашлар, замандашлар, милләттәшләр белән конфликтка керми, аларга ләгънәт тә укымый Я.Аймановның шактый үзенчәлекле лирик герое.
Мәгълүм ки, шагыйрь халкының (хәер, гади укучыларның да) хис-кичерешләр дөньясы башлыча дүрт төрле сфера белән бәйләнештә яши: мәхәббәт, чор-заман, табигать, тарих. Шигъри иҗатта боларның бөтенесе дә бертигез дәрәҗәдә гәүдәләнә алмастан, кайсы да булса берсе генә өстенлек итәргә мөмкин. Ягъкуб Аймановка килсәк, шуны күрәбез: аның кичерешләр дөньясы башлыча табигатьтән алган хис-тойгылар белән хәрәкәткә килә, шунлыктан аның лирик иҗаты башлыча табигать лирикасы сыйфатында бәяләнергә тиештер.
Җир йөзендә географик шартлар, табигать күренешләре төрле урында төрлечә булганлыктан, шагыйрьләрендә дә табигать тасвиры бер рәвештә генә чагылыш тапмый. Диңгез ярында яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнеке таулы җирләрдә гомер кичермеш каләмдәшенә охшамас. Шунлыктан укучыбыз күңелендә, кайсы як табигатенә хас күренешләр белән хозурланып иҗат итә соң Айманов, дигән сорау тууы да гаҗәпләндермәстер. Гомер-гомердән татарлар яшәгән тирәлек чагыламы аңарда? Юк, Казан арты, Тау ягы, Тамбов урманнары, гомумән, Идел-Йортның, Идел-Урал төбәгенең күңелләребезне биләп торган матурлыгын сурәтләми ул. Аның иҗатына, кайчан гына карама, Алтай төбәгенә бәйле образ-сурәтләр, детальләр, мифологик төсмерләр килеп керә. Билгеле инде, Казан тарафында яшәп ятып андый әсәрләрен шагыйребез яза алмый. Бу — Ягъкуб Аймановның шәхси тормыш-язмышы белән бәйлелек нәтиҗәсе.
Кем соң ул, кайда туган, кайларда гомер кичергән? Мондый сорауларга җавап эзләп гасыр башы матбугатына да, башка төр чыганакларга да мөрәҗәгать итеп карау әлләни күп мәгълүмат бирмәде. Табылган кадәресе бик аз: Сәйфи Кудаш бер язмасында аны казах (!!! — З.Р.) шагыйре дип атый, Уфаның «Галия» мәдрәсәсендә укыганлыгын әйтә. Безгә очраган иң беренче «Гөл» исемле шигырендә автор үзен «Уфа шәһәрендәге «Мәдрәсәи галия» таләбәсеннән Капаллы Ягъкуб Айманов» итеп күрсәтә. Өченчесенең ахырында «Уфа. Казакъ» дип куелган. Тагын ике шигырендә ул үзен Капаллы дип атый. Әйтергә кирәк, бу чор матбугатында шактый еш телгә алынган Капал — казах җиренең көнчыгышындагы бер шәһәр ул, татарлар монда шактый күп булган, татарча спектакльләр дә куелган. Бер ара биредә татар зыялылары да (мәсәлән, Зариф Бәшири) яшәгәнлеге билгеле. Аңлашыла ки, Уфага Я.Айманов шул яклардан килеп чыккан. Узган елга кадәр аның турында бар белгәннәрем шулар гына иде.
Ягъкуб Аймановның антологиябезгә кергән кайбер шигырьләрен «Мирас» журналында чыгаргач, академик Миркасыйм Госманов миңа Казакъстанда яшәгән чакта Аймановның энесен күреп белгәнлеген, шагыйрь үзе исә шәхес культы корбаны булуын хәбәр итте һәм, Казахстанның иминлек органнарыннан соратып алып, аның җинаять эшенә караган документлар белән танышу мөмкинлегеннән файдаланырга киңәш бирде. Татарстанның иминлек органнары, безнең институт җитәкчелегенең соравына җавап итеп, Казахстанның шундый ук органнарына мөрәҗәгать иттеләр. Һәм күптән түгел миңа бу документлар белән танышу мәмкинлеге тудырылды. Алар Казакъстан Республикасы Милли иминлек комитетының Павлодар өлкәсе буенча департаментында сакланганнар.
Якуб Айманов (әтисе исеме күрсәтелми) 1891 елда Алма-Ата өлкәсенең Казакъстан районындагы Талды-Курган авылында (хәзер өлкә үзәге, шәһәр) туган, милләте буенча татар. Уфаның «Галия» мәдрәсәсен тәмамлагач, туган ягында мөгаллимлек итә. Революциядән соң укытучы булып эшли. Утызынчы еллардагы репрессия дулкыны аны да читләтеп узмаган. 1937 елның 15 октябрендә Аймановны, Павлодар шәһәрендә татар мәктәбе мөдире булып эшләгән җиреннән, 1917 елга кадәрге чорда исламистик хәрәкәттә катнашкан дип кулга алалар. Беренче сорау алу биш көннән соң үткәрелә һәм аны, 1915-1916 елларда Капалдагы ополчение дружинасында музыкант булганлыгын да истә тотып, националь-фашистик оешма әгъзасы санап, гаепләрен танырга кушалар, ләкин Айманов өч мәртәбә сорауның берсенә дә уңай җавап бирми. Ике көннән соң аның яшәгән җирендә тентү уза һәм ниндидер кое янында җиргә күмеп яшерелгән револьвер табыла. 1937 елның 24 октябрендә төзелгән актта Айманов допрос вакытында үзенең халык дошманы икәнлеген тануы һәм контрреволюцион оешманы, аның членнарын сатмаячагы теркәлгән. Ләкин Айманов аңа имза куюдан баш тарткан. Иртәгесен сорау алу Е.Әмиров дигән шаһид катнашында үткәрелә. Бу кеше, Бармаков дигән берәүнең Айманов турында сөй ләгәннәреннән чыгып, Аймановны «националь-фашистик, контрреволюцион» Алаш-Орда оешмасының члены булып торуын әйтсә дә, Айманов үзенең мондый оешмада тормавын, гаепле санамавын белдерә. Шуңа да карамастан, оперуполномоченный ярдәмчесе, кече лейтенант Смагул Косубаев, гаепләү сүзен язып, анда Аймановны уку планнарын өзүче, яшьләрне контрреволюцион рухта тәрбияләүче сыйфатында күрсәтә. 1937 елның 29 октябрендәге өчлек утырышында кулга алынган ун кешенең (бер татар һәм тугыз казах) эше каралып, бишесен җәзаны бирүнең иң югары чарасына — атып үтерүгә, калганнарын исә ун елга хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрүгә хөкем итәләр. Шулай итеп, репрессия органнары тагын бер татар шагыйрен юкка чыгаралар.
Ләкин Якуб Айманов әсәрләренең басылган кадәресе юкка чыкмады һәм ул бүген дә «яшәргә», ягъни укылырга, өйрәнелергә тиешле иҗат.
Югарыда бу шагыйрь әсәрләренең лирик-тематик эчтәлегендә, шигъри яңгырашында табигать күренешләре белән бәйлелек өстенлек ала дип әйткән идек. Алтай төбәгендәге таулар, урманнар, елгалар белән хозурланып язганда, билгеле ки, авторның эчке дөньясы да чагылыш таба. Ул шактый дәрәҗәдә күзәтүчән, сабыр күренә, серле күңелен биләгән хис-тойгылар тыныч буяуларда гәүдәләнә, кичерешләр ургып-кайнап чыкмый. Икенче бер нәрсә дә бар аның шигырьләрендә, балладаларында: бу — Алтай төбәгенең үткәненә бәйле тарихи шәхесләр, мифологик образ-сурәтләр. «Табигать» китабы, мәсәлән, «Алтайга Чыңгызның килүе» шигыре белән ачыла. Аның:

Тау башларын йимергәндәй, каты, көчле,
Гүелдәп давыл чыгып тагы исте.
Агач, таш, тау эчләрен яңгыратып
Шунда күктән киң җилкәле берәү төште.
Каранды төрле якка, тауга басып,
Игълан итте, мин — Чыңгыз, дип, исмен ачып,
Шул җирне гайрәтенә мәскән итеп,
Шатланып Алтай илә сәламләшеп.
Шатлыгын хәл теленнән сөйләп тауда,
Ялтырап каршы алган йолдыз, ай да,
Уянып барча кошлар, сандугачлар
Чүелдәп сайрап куйды менеп талга.
Таң ата, ашыгып төн төсен җыя,
Кояш та таудан карый, йөзе көлә.
Табигать ханы белән мактаныша,
Куаклар сәлам сөйләп башын ия, —

дигән юлларын укыганда авторның ул еллар поэзиясендә (мәсәлән, Нәҗип Думавида) романтик буяуларда чагылыш тапкан Чыңгыз хан образын идеаллаштыруын күрәбез. Шунысы кызык, әлеге шигырь әүвәл тапкыр «Шура» журналында (1912 ел, 8 нче сан, 248 б.) басылганда, «Игълан итте, мин — Чыңгыз, дип, исмен ачып» дигән юлы төшереп калдырылып, аның урынына күпнокталар гына тезелгән, ахырдан икенче юл да «ханы» сүзеннән башка гына китерелгән (кыскасы, журналда текстны укучыга гаять тә бозып тәкъдим иткәннәр). Я.Айманов «Үлүн әкәнең үлүе» исемле икенче бер шигырендә Чыңгыз ханның анасы Үлүн әкәнең Чыңгызның атасы Язүкәй «кабрен кочып егълап» шул кабергә кереп китүе сурәтләнә. Бу чакта табигать тә битараф калмый: чишмәләр егълый, ташлар ава, тау башлары тетри, яшен яшьни. «Дөньяга атларның элек чыгуы» шигырендә мәгълүм мифологик мотив — «Матур атлар йөзеп тулкын эченнән» килеп чыгуы «Ерак Алтай — төрек йорты» белән бәйләнештә гәүдәләнә:

Сөекле атлар элек шунда танылды,
Матур Алтай тавында анлар табылды,
Аның моңлы буенда үсте, яралды,
Адәм дусты булып шуннан таралды.

1914 елда Семипалат шәһәрендә Я.Аймановның «Саман» исемле күләмле поэмасы аерым китап булып чыкканлыгын югарыда әйткән идек. «Йолдыз» газетасы битләрендә (1915 ел) аңа Гариф Мусин югары бәя бирә, әсәрне тарихи поэма дип атап: «Ягъкуб Аймановның «Саман»ында мәгълүм бер дәвердәге бөтен төрек халкының тормышы тасвир ителгәнгә, ул поэма, мәүзугы тарихтан алынганга, тарихидыр», — дип, әсәрнең жанры хакында үз фикерен әйтә.
Поэманың эчтәлеге вакыйгаларга шактый бай һәм ул башлыча мәхәббәт сюжетына корылган. Җурат исемле төрек кабиләсе ханының Салихай атлы кызы Ясүкәй (Чыңгыз атасы) кабиләсенең баһадир егете Саманга гашыйк була. Бу ике кабилә арасында дошманлык яшәгәнлектән, яшьләр кушылмаска тиешләр. Алар күрешкән вакытта Салихайны күзәтергә чыгарылган сакчылар килеп чыгып, Саманны җәрәхәтлиләр һәм, үлде дип уйлап, аны ташлап, Салихайны алып китәләр. Ләкин Саман үлми, Күкчә исемле төрек (төрки) әүлиясенә: «Мин тагын Салихай белән кавыша алырмынмы?» — дип мөрәҗәгать итә. Әүлиянең җавабы:

Беләм, әй егет, башың яшь көндә
Ул кыз утырган синең күңелдә.
Ләкин булмас ул синең җан сөйгән,
Сезгә язмышның каһре бирелгән…
Сиңа сүзем шул: илдән, җирдән биз!
Бу эш артыннан йөрмә, җәнүб гиз!

Берничә ел үткәч, Салихай Саман кабре булырга тиешле җиргә килеп чыга һәм шунда үз-үзен һәлак итә. Тагын берничә ел гомер узгач, Саман да бу якларга кайта һәм, Күкчә әүлиядән хәлне белгәч, Салихайның каберенә килеп, шул ук пычак белән үз-үзен суеп гомерен бетерә.
Гариф Мусин үзенең рецензиясен түбәндәге сүзләр белән тәмамлаган: «Бу көнгә кадәр бездә «Саман» зурлыгында һичбер оригинальный әсәр (шигырь кыйсеменнән) чыкканы юк. Ягъкуб әфәнде Айманов җәнабләренә үткән тормышыбызны шулкадәр матур вә шулкадәр җанлы кыйлып күрсәткәне өчен чын күңелдән рәхмәт әйтеп, аның таланты алдында баш иямез. Киләчәктә аның шундый чын әдәби әсәрләре әдәбиятымызга һәдия (бүләк — З.Р.) итүенә өмидебез тамдыр (тулыдыр, зурдыр — З.Р.)».
Әмма бу өмет чынга ашканмы—ашмаганмы — без белмибез, чөнки Я.Аймановның 1915 елдан соң әдәби иҗат эше белән шөгыльләнү-шөгыльләнмәве турында безнең кулда бернинди дә мәгълүмат юк. Казахстан җирендә барган катлаулы иҗтимагый тормыш, совет хакимияте кулланган репрессив чаралар аңа татар шигъриятенә хезмәт итәргә комачаулаганмы, башка төрле сәбәпләр чыгып торганмы, аның 1915 елдан соңгы еллар матбугатында бер генә әсәре дә күренми. Бәлкем, аның гаиләсе архивында нәрсәдә дә булса сакланадыр. Әтиләре кулга алынган вакытта Мәскәү консерваториясендә укыган улы Җәүдәт Аймановка 17, икенче улына (Туре, Толя -?) 13 кенә яшь булган бит әле…

2001


(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111б.)



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013