Бүген Әдипләр: Айгөл Мөхәммәтшина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Айгөл Мөхәммәтшина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Азат Магазов
Мәхмүт Максуд
Шәһидә Максудова
Мәдинә Маликова
Алмаз Мансуров
Фәнил Мансуров
Хәдичә Махиянова
Венера Мәҗитова
Разыйм МӘРДӘНШИН
Фәнзәлия Мәснәвиева
Габдел Мәхмүт
Мөхәммәт Мәһдиев
Габдрахман Минский
Кыям Миңлебаев
Гөлҗофар Миңнеханова
Туфан Миңнуллин
Рауль Мир-Хәйдәров
Габделгазиз Монасыйпов
Ямил Мостафин
Мөсәгыйть Мостафин
Шаһинур Мостафин
Әмирҗан Мотаплапов
Зилә Мөдәррисова
Хәйретдин Мөҗәй
Шакир Мөхәммәдев
Ринат Мөхәммәдиев
Гөлшат Мөхәммәдия
Газиз Мөхәммәтшин
Айгөл Мөхәммәтшина
Рәмзия Мусина
Айгөл Мөхәммәтшина
Ул: Мөхәммәтшина Айгөл Айрат кызы
Туган көне: 28 март, 1992
Туган ягы: Буа, Кырык-Садак авылы
Уку: 11 классны тәмамлый
Шөгыльләре: Шигырьләр, хикәяләр яза, “Байрак”, “Ялкын” белән элемтәдә тора, район Балалар Думасы Депутаты, баскетболчы, кул көрәшчесе.

Үзем белән үзем көрәш

II курсның беренче имтиханнары да башланып китте... Яңа ел бәйрәмнәреннән соң укыйсы килеп тормый шул... Бигрәк тә туган авылыңда, үз өеңдә. Әти-әни тарафыннан бераз иркәләнәсе килә. Авылдагы туганнанр белән очрашулар, тирә-күршеләр белән гапләшүләр, кыскасы, укый торган атмосфера түгел... Шулай да укырга кирәк. Ә бит шәһәргә дә китәсе килми... Имтихан явызлана бара, көннән-көн күңелне тирәнрәк тырный, йөрәк каешын кыса бара... Имтихан шундый зур, ә мин шундый кечкенә булып тоела... Ә бит, бер уйласаң, имтихан ул сүз генә, ә мин – кеше...

Китабым кулымда ничәнче кат укылмыйча үпкәләп ята икән? Ай, Ходаем... Булмый... Барыбер башка берни керми... Әнием нишли икән, карыйм әле... Абау, кара әле, урамда безнең Акбай кем белән уйный ул? Якынрак килим әле. Ходаем, тәрәзә төбенә утыргач кына абайладым, чыпчык ич бу! Безнең дәү Акбай һәм аның тәпие кадәрле генә чып-чык! Кәмит ич бу! Кара-кара, эттән бер тамчы да курыкмый, сикерә-сикерә, оча-оча өстенә килә. Менә сиңа мә, менә сиңа чыпчык булмаса. Безнең эт алгы тәпиләре белән “көрәшә”, бугай. Чыпчык канатларын җәеп җибәрә дә, имеш, җил-давыл чыгара, безнең Акбай ерак, артка чигенә. Әнә, әнә, шүрли башлады... Ә чыпчыкка әллә ул бар, әллә юк. Тымшыгы белән тунын матурайта... Менә этебезне капка төбеннән юл кырыена кадәр җиткерде бит, ә?! Әле ничек?! Сикереп, очып... Имеш, эт алдында бию бии... Башта көлсәм дә, Акбайны җәл... “Ак барс” хоккей төркеме өчен бу кадәр җан атканым булмады... Кычкырам, көләм шунда, имеш, ишетәләр. Югыйсә, безнең Акбай карт, тәҗрибәле, тирә-юньдәге этләрне кулда тотучы, йорт яныннан кош очса да дөньяга аваз салучы... Әнә әти чыкты... И-и, әтием, нигә күрендең? Шулкадәр мавыктыргыч уен кем файдасына бетәр дигән сорау кайчаннан бирле тынычлык бирмәде, бирмәс тә... Эх, җайсыз сөялгәнмен, ай, кулым...

Эт шундый зур, ә чыпчык шундый кечкенә... Имтихан шундый зур, ә мин шундый кечкенә... Кара әле, шушы очракларны чагыштырсаң, эт – имтихан, ә чыпчык – мин булып чыгам түгелме соң? Әйе, ничектер оят... Чыпчык эткә каршы көрәшә ала, ә мин имтиханга каршы көрәшә алмыйммы? Югыйсә, чыпчык хәле авыррак... Димәк, сәбәпләр юк, кеше аларны үзе уйлап чыгара... Җиңелүенең алшартларын шул рәвешле каплый гына. Чыпчык бары җиңү хакында гына уйлаган. Яхшыга өметләнгән. Бөтен кимчелекләрен ( кечкенә булуын, көчсезрәк булуын), өметсез уйларын читкә куеп торган. Ә бит ул очып та китә ала иде! Шулай шул, һәрбер кешенең үз юлы, үз җыры, үз тормышы үз кулында һәм бары тик ул гына, җилкәсендәге башын эшләтеп, үз юлын сайларга мөмкин. Сәбәпләр эзләсәң, алар гел бар. Шуңа да, гел плюсларны гына күз уңында тотып, минусларны төзәтеп, үзгәртеп булмаса, тынычлык белән килешеп, максатыңа киң колач ачарга кирәк! Чыпчык үз тормышын куркыныч астына куеп, тәвәккәлләгән, үз намусын аклаган, һәм кечкенә йөрәктәге олы ихтыяр көче, ышаныч җиңү яулаган...

Нигә мин катып басып торам?! Ә-ә, мин әнием янына бара идем... Юк инде! Китабым, мин имтиханга каршы көрәшергә булдым, әлбәттә, синең ярдәм белән! Китабым! Китабымның күлмәген сыйпыйм. Гафу ит, китабым! Беркем дә берни дә белеп тумый. Тормыш мәктәбе генә тәҗрибә сабагын укыта. Аңнарыбызга нур чәчә. Җүләр, әгәр имтиханымны тапшыра алмаган булсам?! Бу турыда уйлыйсым да килми! Ярый, вакытында аңладым! Дөресрәге, аңлаттылар. Алар. Чыпчык һәм эт.

Балның тәме әремне татыгач беленә

Җидегән авылы өстендә төн патшалык итә. Бөтен авыл кешесе, җәйге хезмәттән арып, йокы бишегендә тибрәнә. Тик яшьлекләре белән бернинди ару-талуны белмәгән үсмерләр, урам тутырып, мәдәният йортына ашкына. Ә Төн – патша үзенең болыт – очкычына утырып, аларны күзәтә. Кайсысын таный, ә кайсысын үзенең ай – яктырткычы белән җентекләп карый. Үзенә ошаган егет – кызны күрсә, ай – яктырткычын мулрак кабыза, ошамаганнарына – җил чыгарып, ничә сәгать көзге каршында тырышып ясаган чәчләрен боздырта, үзе шулвакыт, мыек астыннан елмаеп, “шул – шул эшең өчен бу” дип, авыз эченнән мыгырдана...

“Ә бусы кем? Ә, бу бит Йосыф! Кая, ай – яктырткыч, нурларыңны жәлләмә! Йомшак җил, назлырак бул! Хуш исле чәчәкләр, уяныгыз! Ислемаегызны ераккарак таратыгыз, Саф йөрәкнең түрендә гүя чәчәкләр үзләре үскәндәй булсын!”, - диде Төн – патша.

Әйе, чынлап та, Саф йөрәк... Ул егеттә фәрештәнең ак рухы яши. Дөрес, шайтаннар ул рухка тап төшерергә ниятләгән иделәр, әмма...

Берничә көн элек Йосыф белән күңелсез хәл булды. Аның өчен аяз көндә яшен суккандай... юк, юк... тагын да авыррак булды. Аны сөйгән кызы ташлады... Кара чәчле, куе зәңгәр күзле, нәфис буйлы, егетләр өчен артык нечкә күңелле булган Йосыф сөйгәненең мондый адымын йөрәк әрнү-сыкравы белән үткәрде. Хәтта шушы самими күзләреннән мәхәббәт корбанының нәфрәт хисләре кайнап, әче су булып, бер-берсен куышып тәгәрәделәр. “Эх, син, җебегән, пешмәгән!”, –диде ул үз-үзенә. Шыңшый-шыңшый, йодрык белән күз яшьләрен битеннән куды. Онытылып, уйга батып кайтканда, яңгырап, акрын гына тавыш ишетелә башлады. “Йосы-ы-ыф!!! Алло, нигә дәшмисең? Әллә йоклап барасың шунда?”. Йосыф, сискәнеп, куркынып артына борылды. Бу шәһәрдән кайтучы күрше егете Эмиль иде. Һәрвакыттагыча үз репертуарында: кара тонировкалы текә машина, кара кием, кара күзлек, хәтта кулындагы алтын йөзеге дә кара фианит белән эшләнгән... Ә инде шау-шулы көйләрсез аны күзалдына да китереп булмый...

– Әллә чукракландың инде шунда? – диде Эмиль.

– Юк, – диде коры гына Йосыф, ул әле дә Сылу әйткән сүзләрне акылы аша иләде.

– Кая юл тоттың?

– Белмим...

– Кара әле, ни булды сиңа?

– Бар да тәртиптә.

– Авыл егетләре бар да кыргыймы ул?

Йосыф дәшмәде, аңа бу сүзләр тәэсир итмәде.

– Йә, ярый, теләмәсәң сөйләмә. Эчке януың йөзеңә чыккан. Әйдә, утыр, Карлыга төшеп менәрбез.

Йосыф нигәдер карышмады... Язмыштан узмыш юк, күрәсең... Төн – патша моны күреп борчылып куйды... “Болыт – очкыч, әйдә Йосыф артыннан!”

Елга, алиһә сыман, кич утыра. Аның суы шулкадәр бербөтен булып ага, хәтта озын, куе толымнарын, бөтен тәнен каплаган төнге күлмәген дә аерып булмый. Шулай да, төнге яктылыкта чулпылары, энҗе алка – муенсалары гына җем-җем килеп, күзләрне камаштыра иде... Тирә-яктагы урман – баһадир Карлы алиһәне саклый иде.

– Юл буе берни сөйләмәдең, нәрсә, минем кәефне төшерергә уйлыйсыңмы әллә? – диде Эмиль.

– Эмиль, мәшәкатьләрем бар, зинһар, тынычлыкта калдыр мине. Әйдә машинадан төшик.

– Әйдә, беләсең, – машина ишеген яба, салкынчарак икәнне белеп, кире кереп, өс киемен эләктерә, – егет мәшәкате нәрсә өчен булсын, шул кызлар өчен, дөрес?

– Әйе...

– Ярый, брат, не волнуйся! Алар буа буарлык. Бусы белән булмады, икенчесе белән...

– Кемгә ничек... Тапканны югалтасы...

– Юк, юк, только философии не хватало тут. Спасибо, миңа синең чытык йөзең дә бик җитә.

Шулвакыт Эмиль кесәсеннән тәмәке чыгарды һәм Йосыфка сузды. Йосыф берничә кат “юк” дип әйткәч, Эмиль:

– Күрәм бит, сиңа авыр, ал. Проблемы сами исчезнут. Текә егетләр үзләре шундый “көчле” дип уйлыйсың? Чушь...

Йосыфка, чыннан да, бик кыен иде. Өстәвенә, үз-үзен гел йомшаклыкта гаепли... Һәм... шул сәламәтлек бозылуның ачкычын татып карады. Ата-ананың нык тәрбиясе дә шайтан каршында сыгылып төште. Йосыф беренче генә тартканга, куе томанга төелде, йөткерде, башы әйләнеп китте, косасы килә башлады. Ә Эмиль астыртын көлде. “Күрсен иде бу күренешне минем әби-бабай, алайса, авыл егете шәһәрнекеннән тәртиплерәк дип, теңкәгә тиделәр”.

Төн-патша бик борчылды, моны сукыр да тояр иде: бер көтмәгәндә, кара юрган авыл өстен каплады, көчле җилдән Карлы-алиһәнең күлмәге, чәчләре чайкала башлады. Ә көмеш чулпылар, “зың-зың” итеп, бер-берсенә елыштылар. Урман-баһадир Карлы-алиһәне бөгелеп-сыгылып яклый иде.

Көннәр бер-берсен куа-куа үтеп торды. Хәзер Йосыф гел Эмиль янында... Шушы замана агуы аңа ошап китте. Дөрес, ул үзен томан эчендә дип хис итте... Ә Эмиль куанып туя алмый. Тәмле тел белән юмалап булуын һәм моның өчен бары тик кешенең йомшак чагын гына эләктерергә кирәкне үз-үзенә ассызыклады.

Тик һәрнәрсәнең чиге бар. Дөрес, ул “чик” иртәрәк килергә мөмкин, соңрак... Әлбәттә, ул синең янәшәдәгеләреңнән дә тора. Мәсәлән, бу юлы сизгер атадан.

Беркөнне кич Йосыфны әтисе үз янына чакырды. Йосыф, Эмиль көтә дип, карышса да, берничә минутка гына дигәч, ризалашты.

– Улым, утыр әле яныма. Улымны шушы Эмиль миннән “урлый” башлады, – дип елмайган рәвештә сүз кузгатты. Әмма Йосыф әтисенең күзендә җитди борчу очкыннарын күрде. – Соңгы арада бездән ерагайдың. Үз-үзеңне сәер тотасың. Бәлки, минем белән уртаклашырсың, улым?

– Рәхмәт, әти, тик... киресенчә... бар да әйбәт.

– Син беркайчан да бездән берни яшермәдең. Дөрес тә, шулай кирәк. Ата-ана – иң тугры дус, тәҗрибәле киңәшче инде ул. Сабыр, артык тыйнак дип, кайсыбер нәрсәләрне аңлатмау – минем гаеп. Шул ялгышымның мул уңышын да ала башладым, бугай... Улым, мин барысын да беләм.

– Әти, мин бернәрсә дә аңламыйм, чынлап.

– Син барысын да бик яхшы аңлыйсың. Безнең вакытта моны олы булып күренер өчен эшли иделәр. Тик син? Беркайчан да моңа омтылмадың!

– Әти, гафу ит мине, – дип Йосыф башын иде. – Миңа бик оят...

Шуннан, Йосыф әтисенә барын да сөйләде. Түзем ата тыңлагач, авыр сулап:

– Беренчедән, кеше тормышы бер ак, бер кара; бер кояшлы, бер болытлы көннән тора... Шушы кара тасмада, болытлы көндә кеше сабыр булырга тиеш. Сабыр төбе – сары алтын. Сабыр иткән морадына ирешкән. Ул көннәр үтүе турында уйларга кирәк. Мәшәкатьне чишү – тизрәк кара тасмадан – акка, болытлыдан кояшлыга күчү. Ул көннәр булыша. Чыннан да, яхшы вакытның кадерен белгертә. Әлеге вакыт – Ходай сынавы. Түземнәргә аның кодрәте киң булыр, ә юк икән – тар. Икенчедән, кеше мәшәкатен вакытлы зарарлы нәрсә белән басарга һич ярамый. Шуның өчен адәмгә баш бирелгән, уйларга, хәл итәргә кирәк. Тәмәкенең файдасы юк, ә проблемаң чишелмәгән. Шуңа да, басарга түгел, чишәргә кирәк. Яшьтән шундый гадәт ал. Чөнки чир китә, гадәт кала. Өченчедән, мин сине гаепләмим, чөнки шома гына бернәрсә дә бармый. Төрле хәлләр була. Аллага рәхмәт, вакытында белдем.

– Миңа бик оят, әти. Сүз бирәм, башка мондый нәрсә кабатланмас!

– Бөтен кеше дә ялгыша, улым. Хатадан беребез дә хали түгел. Ялгышлардан өйрәнәбез. Хаталардан тормыш төзибез. Коръәндә дә, ялгыш ясаучы кеше гөнаһлы түгел, үкенмәүче, төзәтмәүче гөнаһлы, диелгән. Ә тәмәке зыянын биология дәресләреннән өйрәнәсең. Аңлату – миннән, нәтиҗә ясау, карар кабул итү – синнән. Бу бит синең тормыш.

– Әти, бик зур рәхмәт сиңа! Синең сүзләрең томанны ертты. Ул томан башымны ураган иде. Синең киңәшләрең тормышымда маяк булып торырлар. Аңлавың, аңлатуыңа, терәк булуыңа бик шатмын. Ә каян белдең?

– Әй, улым, ата булгач, аңларсың...

Шулвакыт Йосыфның әнисе ашарга чакырды.

...Әйе, чынлап та, Саф йөрәк... Ул йөрәк әтисенә бик рәхмәтле, чөнки кем белә, әллә ниләр булырга мөмкин иде. Кечкенә эштән зурлары башлана. Шәхесеңне югалтудан да куркынычы юк.

Йосыфның әтисе аңа юл күрсәтте, әмма ул юлдан аны җитәкләп бармады. Сәбәбе: һәр кеше аны мөстәкыйль үтәргә тиеш.

“Сәламәт тәндә – сәламәт рух! Әтием, замана капкынына ата мәхәббәте, күз ачкыч сүзләр каплап, минем анда егылуымнан коткардың!” – дип уйлады Йосыф. Бу юлы Эмильдан башка...

Төн-патша Көн-патшабикәдән барын да белешкән иде! Әле дә булса кабатлый: “Кая, ай-яктырткыч, нурларыңны җәлләмә!..”.

– Исәнме, Йосыф! Йосыфка салкын су сипкәндәй, яшен суккандай булды... Тәне оешып китте... Нинди якын һәм кадерле тавыш! Йөрәккә нур сибеп торган елмаю... Бу бит – Айсылу! Кечкенәдән бергә уйнап үскән, тик соңгы елларда югалган кыз. Ничек үзгәргән ул, тагын да сылуланган: тал чыбыгыдай озын, нечкә, сыгылмалы гәүдә! Аркасын бөдрә, куе чәчләре ябып тора. Күзләре... Аларда күпме серлелек, җылылык!

– Исәнме, Айсылу...

Начар гадәтләрдән котылгач, бәхет үзе каршыңа ыргыла шул ул! Ыргылып кына калмый, үз дөньясына сәяхәткә дә алып китә!.. Мәңгегә...

Матбугат.ру



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013