|

«Шәһри Казан» газетасы һәм «Болгар» радиосы белән берлектә үткәрелгән «Әнием тәм-томнары» бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурсның иганәчеләре - Айдар Хәйретдинов һәм Фәрит Мифтаховлар җиңүчеләргә бүләкләрен тапшырдылар. «Болгар» радиосында чәй өстәле артында җиңүчеләр белән бераз гәпләшеп тә утырдык. Бүген аларның рецептларын сезгә дә тәкъдим итәбез. Ә «Шәһри Казан» саллы бүләкләр белән бәйгеләр...
I урын - Айгөл Сәлахова, Казан шәһәре
«Пәхләвә»
Кирәкле әйберләр:
- 800 гр чүпрәсез, катламлы (слоёное) әзер камыр,
- 180 гр атланмай,
- 1 йомырка,
- 1 бал кашыгы корица,
- 200 гр бал,
- 5-6 аш кашыгы шикәр комы,
- 200 гр чамасы әстерхан чикләвеге.
Эшләү тәртибе:
1. Блендер ярдәмендә әстерхан чикләвеген ваклыйбыз. 50-70 гр чикләвекне соңыннан бизәр өчен калдырабыз.
2. Вакланган чикләвекне корица һәм шикәр комы белән болгатабыз.
3. Кибеттән алынган катламлы камырны йомшартып, юка итеп җәябез һәм 6-8 өлешкә бүләбез.
4. Атланмайны эретәбез.
5. Табаны майлап, камырларны салабыз. Һәркайсын эретелгән май белән майлыйбыз. Чикләвекле, корицалы һәм шикәр комлы эчлекне камыр өстенә сибәбез.
6. Икенче катлам камырны беренчесе өстенә салабыз, шулай ук майлап, өстенә эчлекне сибәбез.
7. Өченче катлам камырны салып, өстен әстерхан чикләвеге белән бизәп, 180 градуска кадәр җылытылган мичкә 25 минутка куябыз.
8. Ул арада балны 5 минут кайнатып алабыз, пәхләвәне өлешләргә бүлеп, шуның өстенә әлеге балны сибәбез.
9. Аннары пәхләвәне яңадан 25-30 минутка мичкә куябыз.
10. Пешеп чыкач, пәхләвә 5-6 сәгать тәмне үзенә сеңдерергә тиеш.
Пәхләвә - көнчыгыш халкының бәйрәмнәргә пешерә торган татлы ризыгы. Сезнең гаиләләрегездә һәрчак бәйрәм булсын!
ӨМЕТ СҮНМӘДЕ
Нәрсә генә булды безгә,
Нишләдек без?!.
Әллә шулай араларны
Бутады көз?!
Чыгып киттең тормышымнан
Берни әйтми.
«Кайтырмы?» – дип сорасам да,
Җилләр дәшми...
Бер кулымнан җитәкләгән
Шашкын сөю.
Икенчесен – ялгызлык һәм
Сагыш, көю...
Синсез атлыйм... Никләр киттең –
Аңламадым.
Ә ишекләр ачык калды –
Мин япмадым...
Китүеңнең сәбәпләрен
Белалмадым.
Йөрәккә йозак шулай да
Эләлмадым...
Сөю бар әле!
«Яратам», – да димә, «Сагынам», – да димә,
Кулларымнан гына ал әле.
Назларыңнан хисләр елмайса,
Аңлармын мин: сөю бар әле!
«Авыр», – димә, «Синсез авыр» , – димә,
Күзләремә генә карале.
Карашыңнан йөрәк җылынса,
Аңлармын мин: сөю бар әле!
«Бәләкәчем», – димә, – «матурым», – да димә,
Кочагыңа гына ал әле.
Өшегән күңелем уянса,
Аңлармын мин: сөю бар әле!
Казан.
"Казан утлары"
№ 4, 2010
|