Бүген Әдипләр: Равил Фәйзуллин. ӘЙДӘҮЧЕ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Ә" хәрефенә язмалар

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. ӘЙДАМАН (Тәүфикъ Әйди турында)
Бикә Рәхимова. УЛ БЕРЕНЧЕ ИДЕ (Тәүфикъ Әйди турында)
Равил Фәйзуллин. Әйдәүче (Тәүфикъ Әйди турында)
Хәниф Хөснуллин. "ИСТӘЛЕКЛЕ ШОМЫРТ"(Дәмниха Әлмөхөммөтова)
И.Нуруллин. Фатих Әмирхан. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 214-234 б. Казан, 1986.
Мансур Вәли-Барҗылы. ТӘКЪДИР ЮЛЛАРЫ (Марат Әмирханов турында)
Гамил Афзал. Нур Әхмәдиев шигырьләре
Наис Гамбәр. Каеннар яктысында (Нур Әхмәдиев)
Ләйсән Кәшфиева. Әхлак - гуманлылык ачкычы (Нур Әхмәдиев)
Фоат Галимуллин. ОЛЫ ЮЛНЫҢ ЮЛЧЫСЫ (Азат Әхмәдуллин)
Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ. ЯШӘҮ ЯМЕ — ХЕЗМӘТТӘ (Азат Әхмәдуллин)
Айдар Хәлим. Шагыйрьнең гомер олаулары (Роберт Әхмәтҗан иҗатына бер караш)
Факил Сафин. Шигъри балкыш (Харрас Әюповның иҗади портретына штрихлар)
Марсель Бакиров. Күкрәгеңдә көең исән булсын (Харрас Әюпов)
Фоат Садриев. Табигать телен белә (Харрас Әюпов)
Суфиян Поварисов. Ташка язылган мәхәббәт (Харрас Әюпов)
ЗӨЛФӘТ. Тыелгысыз кош сере (Харрас Әюпов) A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Тәүфикъ Әйди

Равил Фәйзуллин

ӘЙДӘҮЧЕ

(Тәүфикъ Әйдинең күптомлыклары чыгу уңаеннан)

Кайчак уйлап куясың: адәм баласы нилектән язу эшенә тотына икән? Дөньяны танып белүдә минем үзгә карашым, ачышым бар дипме? Тирә-юньне бүтәннәр күрә алмаганча образлы-сурәтләү сәләтен раслау өченме? Сүз тылсымы белән Жир йөзендә Матурлык арттырып Гаделлеккә көч өстәргә теләвеме аның? Күңеле уйнаклавымы? Язу эше, әллә аерым бер затларга гына бирелгән илаһи инстинктмы?.. Иҗат—бөтен нечкәлекләрен беркайчан да, беркем дә ачып бетерә алмаслык серле процесс, җанның үзгә халәте; шуңа күрә иҗатчыда әлеге саналганнарның өлешчә һәркайсы да булырга мөмкин. Кешелек дөньясы безгә кадәр тудырган бихисап китаплар хәзинәсенә баксаң, әлеге сорауларга дәлил-җавапларны күпләп табарга була.

Әсәр, әйтик, шигырь, көтелмәгәндә, үзеннән-үзе җиңел генә туарга мөмкин. Икенче бер әсәрнең, хәтта кыска гына әсәрнең дә, газаплы кичерешләр аша. еллар дәвамында язылуы да бар. Кемнең ничек килеп чыга! Ярты гасыр буе диярлек язучылык иҗаты белән шөгыльләнгән кеше буларак каләмдәшләрнен төрлесе күрелде: фидакарь затларны да, көнлекчеләрне дә, талантларын исраф итүчеләрне дә, аз сәләт белән күпне дәгъвалаучыларны да... Арада сирәк булса да үтә зирәк, киләчәкне күзаллап, гомеренең һәр сәгатен, язган һәр сүзен, һәр җөмләсен, гомумән, һәр кылган гамәлен үзе инанган иҗтимагый максатка юнәлткән язучылар да булды. Мәшһүр милләттәшебез Тәүфикъ Әйди әнә шундыйлардан иде. Ул нәрсә өчен язганын тәгаен аңлап, язганыннан нинди нәтижә чыгарга мөмкинлеген анык фаразлап иҗат итте.

Тәүфикъ Әйдинең тормыш һәм иҗат юлы җиңелләрдән булмады. Яратылышы белән зыялы һәм әдип зат булса да, шушы табигый барлык-булганлыкны дөньялыкта раслар өчен аңа биниһая көч, хезмәт куярга, «вакыт эчендәге вакытны табып» хәят кичерергә туры килде. Барысын да юклык ноктасыннан—нульдән башларга туры килсә дә, ничек тә юл ярырга, җиңелмәскә, максатка ирешергә! Моның өчен Вакыт—озын гомер кирәк. Ә Вакыт дигәннәре санаулы... Алтмыш еллап гомер кичереп, аның күпме өлешен чын иҗатка багышлый алды икән Тәүфикъ? Күпкә җыелмыйдыр. Башта Кояш астында яшәү өчен хокук һәм урын даулау (ятимлек, качаклык, төрле мәктәпләрдә, төрле телләрдә белем эстәп йөрүләр), соңрак Ходай биргән сәләтнең ия-хуҗасы нәкъ ул икәнлеген эш белән раслау (китапханәче, эшләп укучы студент, укытучы, милиция хезмәткәре, журналист...) һәм, ниһаять, җан теләгән иждт белән шөгыльләнеп, уй-фикерләренне дөньяга җиткерү (ирекле профессиональ язучы)... Бу тормышта, ир-ат буларак, тормыш арбасын тартасы, балалар үстереп, аларны кеше итәсе дә бар бит әле! Татар язучыларының бөтенесе диярлек, классик сүзләренчә, «без тормышның төбеннән күтәрелдек» дип әйтә ала. Белүемчә, Тәүфикъ Әйди гомеренең фәкать азак елларында гына төп вакытын чын иҗатка бирә алды. Шулай да...

Тәүфикъ Әйдинең «Сайланма әсәрләр»ен янә актарып-карап чыгасың да «эшләп тә күрсәткән икән егет!» дип сокланып куясың. Унбер томлык хезмәт. Романнар, повестьлар, фәнни-популяр очерклар, юлъязмалар... Соңгы елларда күптомлыклар (күбрәк өч-биш томлыклар) күренгәләсә дә, әлегә унбер томы чыккан язучыбыз юк шикелле. Күләм дигәннәре күп нәрсә белдерсә дә, әлбәттә, хикмәт күләм-санда түгел, иң мөһиме—хезмәтләрнең мәгънәви көчендә, кирәклек дәрәҗәсендә, тарихи-иҗгимагый әһәмиятендә. Дөньяда талантлы язучылар да, яхшы әсәрләр дә җитәрлек. Татар әдәбиятында да шулай бу хәл. Һәр һәйбәт әсәр кеше күңеленә тәэсир итми калмый. Димәк, ул әсәр үзенең тууын аклаган... Хәтер—хәтәр нәрсә, аннан качып булмый. Төрлечә искә алына элгәргеләр: кайберләре—фәлән исемдәге әсәре белән хәтергә килә, кайберәүләре—үзләре кызык шәхес буларак күз алдына баса. Ә менә кискен хәлләрдә, рухи сынауларда, тормыш һич тә «мәгънәсез, уен-көлке» булмаганда, бигрәк тә халык язмышы, киләчәк турында уйланганда, сирәк әсәрләр, сирәк шәхесләр искә төшә. Т. Әйди—әнә шул сирәк әдипләрнең берсе инде.

Әгәр, Тәүфикъ Әйди иҗатының төп асылы, әһәмияте нидә, дип сорасалар, җавабым бер: мәгълүм бер чорда татар дигән халыкның дөньяда барлыгын раслауда үзеннән саллы өлеш кертә алуында. Татар—аның бәгырендә. Күпләр үз туган телен дә оныткан заманда, Т. Әйди халык киләчәген—үз балаларының язмышына тиң итеп карый белде, Дәрдемәнд сүзләре белән әйтсәк, «татарлыкта татар угьлы татармын» булып калды. Иҗатың ихлас икән, анда һәммә нәрсә ярылып ята. Т. Әйди хезмәтләренең—мәкаләме ул, юлъязмамы—исемнәренә генә игътибар итегез. «Без тарихта әзлебез», «Бәхет бары туган илдә», «Төрки нигезне ныгытыйк», «Язмышыбыз үз кулыбызда», «Себер үзебезнеке», «Аһ, туган каумем газиз!», «Өмет— бары үзебездә»...

Инде томлыкларның төзелү тәртибе, эчтәлекләре турында берничә сүз әйтеп китик. Томлыкларның күбесе берничә әсәрдән гыйбарәт. Берсе, әйтик, сәяхәтнамәләр; берсе—мәшһүр шәхесләр турында тупланма; берсе—мәкалә-очерклар җыелмасы... Зуррак күләмлеләре, бу очракта романнар (алар өчәү), аерым томлыклар итеп бирелгән. Җөмләдән романнар турында берничә сүз. Т. Әйди— четерекле, күпләр кузгатырга базмаган темаларга алынды. Менә 90 нчы елларда дөнья күргән «Елан угы» романы (икенче том). Вакыйгалар үткән гасырның егерменче елларына карый. Аннотация-аңлатмада болай язылган: «сәяси детектив төсендә язылган бу әсәрдә милләттәшләребезнең Төркстанга революция экспортлауда катнашуы, сыйнфый көрәшне куертуның җирле халыкларга да, яңа битлек кигән колонизаторларга хезмәт итүче татарларга да бәхет китермәве, яңа фаҗигаләргә генә юл ачуы гәүдәләндерелә. Татарларның Төркстанда да ике тарафка аерылып, большевиклар һәм «басмачылар» сафында үзара көрәше, кан коюы тарихи саташу, адашулар нәтиҗәсе буларак сурәтләнә».

«Иблискә ришвәт» романы (өченче том) икенче дөнья сугышы вакытында немецларга әсир төшкән татар хәрбиләре турында. Мәгълүм булганча, өченче Рейх җитәкчеләре алардан Идел-Урал легионы төзеп, Советларга каршы көрәштерергә ниятли... Фаҗигаи хәлләр, гыйбрәтле язмышлар... «Нинди җир ул Ватан? Сатлыклар кемнәр? Татар хәрбиләре ни өчен легионга кергән? Әсирләрнең алман халкы белән бәйләнешләре нинди була?»—Автор әсәрендә әнә шундый сорауларга җавап эзли. Бишенче томга кергән әсәрләр—фәнни-популяр хезмәтләр җыелмасы. Анда «Гөлчәчәкләр илендә кара болыт» (Болгарстан), «Дунай буендагы кардәшләр» (Румыния), «Исәнме, Гагаузстан!», «Оҗмах утравы» (Кипр-Кыбрыз) исемле язмалар тупланган. «Үткән һәм бүгенге заман, гореф-гадәтләр һәм мәдәният, вакыйгалар һәм шәхесләр, ерак җирләрдә яшәп яткан милләттәшләребез һәм кардәш түрек халыклары»—Т. Әйдинең бу томдагы «иҗат кишәрлеге» әнә шулар. Мәшһүр милләттәшләребезгә багышланган очерк-мәкаләләр кергән томлыкның аңлатмасына күз салсаң, анда бик ачык әйтелгән: «Бу китапта Шәркый Төркстан, Үзбәкстан, Себер, Идел-Урал буйларында яшәүче милләттәшләребез сурәтләнә. Алар бу тарафларда кайчан тамыр җибәргән? Нигә шундый чиксез киңлекләргә таралган? Саннары күпме? Башка халыклар арасында нинди урын билиләр? Ят һәм кардәш милләтләр белән мөнәсәбәтләре нинди? Горурланырлык казанышлары бармы? Автор әнә шундый күп кенә сорауларга җавап эзли, табышларын укучылары белән уртаклаша». Әйе, бу—Тәүфикъ Әйди стиле. Төпле, бөртекчән Тәүфикъ стиле.

Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттах тиккә генә болай язмагандыр: «Татарстаннан читтәге татарлар турында җентекләп, тәфсилләп һәм даими рәвештә Тәүфикъ Әйди яза... Кем турында гына сөйләмәсен, автор һәр эшнең, һәр профессиянең асылына төшенеп, үзе тасвирлаган шәхесләрнең социаль, тарихи һәм профессиональ мохитен күз алдына китереп бастыра. Шунлыктан Тәүфикъ Әйди әсәрләренең тәэсир итү, ышандыру көче зур». Язучының яртылаш язылып тәмамланмыйча калган хезмәтләренең берсе— моңарчы беркайда да басылмаган «Ак җилкән» әсәре. «Сайланмалар»ның дүртенче китабына кертелгән ул. Әсәрдә—20—30—50 нче елларда системалы рәвештә юк ителгән милли интеллигенция һәм алардан соң килгән «югалган буын» язмышы, һәм дә «курпы» булып калыккан яшь милли хәрәкәт хәлләре... Әйе, соңгы чор татар Ренессансы лидерларының берсе буларак Т. Әйдинең бу теманы күтәреп чыгуы табигый иде һәм көтелә дә иде. Шунысы игътибарга лаек: ул бу әсәрне үткән гасырның 80 нче еллар уртасында, партия диктатурасының бик ныклы чорында ук яза башлаган. Тема бик катлаулы һәм четерекле. Моңа тотыну өчен какшамас иманлы, курыкмас йөрәкле булу кирәк.

Башка томлыкларга килгәндә (санап китүемнең сәбәбе шул: бу мәгълүматлар, бәлки, кемнәргәдер томлыкларга юл күрсәткеч ролен үтәр), анардагы әсәрләрнең урнаштырылу тәртибе мондый: алтынчы том авторның Ал мания, Эстония, Әстерхан яклары турында сәяхәтнамәләре; җиденче том тулысынча Төркиягә багышланган; «Ах, туган каумем газиз!» дип исемләнгән сигезенче том чит якларда яшәп иҗат итүче мәшһүр милләттәшләребез турында; тугызынчы томда Казакъстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан турында язмалар; унынчы том янә атаклы милләттәшләребез турында; унберенче том—төрле елларда көндәлек матбугатта чыккан мәкаләләр җыелмасы.

Язучы кеше, тумыштан талантлы булу белән бергә, үз заманындагы һәр үзгәрешләргә үтә сизгер, аның «күңел локаторы» һәр нәрсәне тота алырга тиеш. Бу сизгерлек, бәлки, талантның бер үзәк өлешедер дә әле. Хәзер дөньяда бер караганда табигый, икенче яктан сәеррәк тә процесслар бара. Шуның берсе— глобальләшү галәмәте. Кодрәтле Җиһангирләрнең Кешелек Болынын тоташ сөреп, үзләренә хас бертөрле үлән-чәчәк (ягъни җәмгыять) булдырырга йөз тоткан дәвердә, икътисади яктан көчсезрәк, сан ягыннан азрак байтак халыклар ничек итеп үз йөзен, үз тарихын, үз генын саклау турында хәвефләнеп уйлана хәзер. Бу, әлбәттә, безгә дә кагыла. Мондый очракта, гадәттә, «мөтәпәйгамбәрләр»—«милләт аналары, милләт аталары» пәйда булучан. Шагыйрь әйтмешли, «кемдер, дин! ди, кемдер, мин! ди». Әлбәттә, исән-имин калуга булышкан һәр юл, һәр ысул, һәр идея файдалы. Әмма, ни генә булмасын, иң әүвәл нигез тамырларыңның ныклыгын, аларнын яшәү көче дәрәҗәсен ачыклау фарыз. Бу очракта безнең өчен төп юл—төрки бердәмлекне ныгыту. Тәүфикъ Әйди моны бик күп акыллы башларга караганда алданрак тойган, аңлаган, гамәл кылган булып чыкты. Әдип иҗатын аркылыга-буйлыга карап-өйрәнеп чыксаң, моңа тиз инанасың. Ул кызыксынмаган, өйрәнмәгән берәр төрки халык бар микән? Дөресрәге, ул аяк басмаган төрки җирләр (ә ул җирләр иксез-чиксез!) калды микән? Мәсәлән, аз санлы гагауз дигән халык турында юньләп белә идекме? Ишетеп белсәк тә, алар тормышы хакында сирәкләребез хәбәрдар иде. Тәүфикъ Әйди яңача «ачып» күрсәтте безгә ул халыкны. Әлбәттә, үзебезгә дә сабак, гыйбрәт алырлык иттереп... Зуррак санда исәпләнгән үзбәк, казах, әзәри, кыргыз кебек халыклар турында язуын әйткән дә юк. Ул алар белән нык аралашып, «тел-лөгать алмашып» яшәде, рухи тормышлары турында һәрдаим язып килде, атаклы кешеләрен үзенең хезмәтләрендә сурәтләде, аркадаш каләмдәшләренең әсәрләрен, турыдан-туры тәрҗемәләп, татар укучысына җиткерде. Иң мөһиме: уртак рухи байлыкны—тарихны, мәдәни ядкәрләрне туганнарча бәрәкәтле файдаланырга, үстерергә чакырды. Бу җәһәттән телебезне баету юнәлешендә үз иҗатында игелекле үрнәк тә күрсәтте: йөзләрчә төрки тамыры булган уртак сүзләрне әдәби әйләнешкә кертте, аларны янәдән тел хәзинәбезгә кайтарды.

Һәр чорның үз көе, үз җыры дигәндәй, әдәбият та бик нык үзгәрешләр кичерә хәзер. Эчтәлеге һәм иҗтимагый әһәмиятлелеге ягыннан гына түгел, шәкли-формалар үзгәрү ягыннан да. Әйтик, традицион жанрлар бер-берсенә керешеп, үзара синтезлашып яңалары туа, язу стиле торган саен лаконик төс ала бара. Үз вакытында Лев Толстойлар фаразлаганча, дөньяны танып белергә өйрәтә торган информациябелешмәгә бай әдәбият туды. Тәүфикъ Әйди бу хәлне дә күпләргә караганда алданрак тоемлаган булса кирәк. Тарихи даталар, исемнәр, саннар, атамалар һ. б. кирәкле белешмә-хәбәр бихисап аның әсәрләрендә. Укучылар, бигрәк тә яшьрәк буын өчен әһәмияте зур андый язмаларның. Кемнедер эстон яки латыш язучылары кызыксындыра, кемгәдер Кытай яки Төркиядәге татарлар турында мәгълүмат кирәк... Рәхим итеп, Тәүфикъ Әйди әсәрләренә мөрәҗәгать ит, кирәксенгәннәреңнең байтагын табарсың...

Әйе, Тәүфикъ Әйди бөтен дөнья буйлап татарны барлады, асыл зат ул-кызларын күтәрде, яшь буыннар үрнәк итәрлек маяклар эзләде. (Хәзерге вакытта нәтиҗәле эшләп килүче Бөтендөнья татарлары Конгрессы миссиясе инде!) Ул яхшы мәгънәдәге чын милләтче иде. Кемгәдер, бәлки, па-родокс булып тоелыр: асылда, чын милләтче генә чын мәгънәдәге интернационалист була ала. Үз баласын юньләп багып тәрбия итә алмаган кеше ничек итеп бүтәннәр баласын сөя алсын, үз милләт-кавемен кадерли белмәгән адәм ничек башка халыкларны хөрмәтли алсын! Җентекләбрәк укып карагыз Әйди әсәрләрен: татар кешесе турында яза, үзе бүтән милләт вәкилләрен—казакъмы ул, эстонмы, немец яки японмы—нинди ихтирам күрсәтеп бәян итә! Шигарь формасында булмаса да, язучы-әдипнең төп эчке фикере шул: бу дөньяда халыкларыбызда булган иң яхшы сыйфатларны үзләштереп тату яши белик, үз милли йөзебезне югалтмыйча, киләчәк буыннарга уртак хәзинәбезне баетып калдырыйк! Ул әйтерсең лә безнең халыкның ЮНЕСКОдагы бер вәкиле. Чынлыкта да, Тәүфикъ Әйди, шартлар булган очракта, берәр зур илдә татарның вәкаләтле илчесе булып торырлык иде: буй-сын, килеш-кыяфәт, белем-интеллект, сабыр холык, чама хисе... Бәлки, ул чакта рәсми даирәләргә ошап та бетмәгәндер, әмма факт: Т. Әйди өендә чит республикалардан, чит илләрдән килгән әдипләр еш була иде. Күрәсең, илгизәрләрдә формаль очрашулардан тыш зур эрудицияле әдипләр белән ачыктан-ачык аралашу ихтыяҗы зур булгандыр. Әлбәттә, андый очрашулар эзсез үтми. Мәсәлән, 1989— 1990 елларда Эстониядә Татар әдәбияты, Татарстанда Эстон әдәбияты көннәре узуында Т. Әйдинең өлеше зур дип уйлыйм мин.

Күп йөргән—күп белгән, диләр. Күп белгәннең, әлбәттә, фикерләве дә колачлырак, төгәлрәк, дөреслеккә якынрак була. Әгәр без авыз тутырып татар әдәбияты дибез икән, ул инде, табигый, бөтентатар әдәбияты булырга тиеш. Кәр төбәктә яшәүче татар—Себердә яки Пенза якларында яшиме ул, Нижгар яки Ногай далаларында гомер кичерәме, аның үз итеп укырлык әсәрләре булырга тиеш татар әдәбияты хәзинәсендә. Бу—безнең өчен, язучылар өчен иң җитди, иң мөһим проблемаларның берсе. Татарстанның халык язучысы, халык рәссамы яки артисты булу бер нәрсә, ә син менә бөтен татар халкының абруйлысы булып кара! Тормышка ашкан очракта, тарихи да, саваплы да, шөһрәтле дә миссия була инде ул. Тәүфикъ Әйди әсәрләрен укыганда, мондый уйлар күңелгә еш килә.

«Казан утлары»нда төрек әдибе Яхъя Акъэнгин белән очрашу истәлеге. Арткы рәттә сулдан беренче—
Тәүфикъ Әйди. 29 апрель, 1991 ел.

Талант—Табигать бүләге. Иҗат кешеләре, алда әйтелгәнчә, үзләре бер дөнья тудырырга сәләтле, гаҗәп кызыклы, кабатланмас токым. Араларында төрлесе бар. Күзәнәкләренә нарцисслык сеңгәннәре дә җитәрлек. Андыйлар, гадәттә, халык язмышы, милли идея, иҗади миссия кебек «вак» нәрсәләр белән изаланып тормый: яздым—бетте! Калганы—алкышлар көтү... Иҗади эгоизм... Дәүләте, зур матди һәм рухи маясы булган халыкларга андый «иркәләр», сәерләр дә төстер... Французлар Франсуа Вийонны да бөек ясаганнар. Ә безгә? Безнең язмыш, безнең юл бүтәнрәк, шактый ук бүтәнрәк шул... Тәүфикъ Әйди, боларны яхшы тоеп, халыкның егет улы буларак, аңлы рәвештә авыр юл сайлады. Уйлылар һәм күңеле нечкәләр өчен заманы да авыр иде. Демократия юк дәрәҗәсендә, рухи маяк—утопик һәм фалынь; асылда, берне сөйләп, икенче төрле гамәл кылып яшәгән заман. Хакыйкатьне ярып әйткәннең башыннан сыйпамыйлар. Күз-колак булучылар һәрвакыттагыча көчле һәм сизгер. Тәүфикъ Әйдинең тормыш рәвеше һәм иҗаты да һәрчак игътибар үзәгендә булды. Талкучылар да җитәрлек иде... Кайбер «бөек»ләр Сүз кодрәтен үз җанына нирвани халәт тудыру чарасы санаганда, Тәүфикъ Әйди Сүзне халыкның үзаңын үстерүдә бөек көч булганын раслар өчен яшәде. Аның өчен хак-тугры сүзнең кешеләр күңеленә барып ирешүе, гамәл-хәрәкәткә китерелүе кыйммәт иде.

Язучының сүзе, билгеле, аның әсәрләрендә, басма китапларда, көндәлек матбугатта— газета-журналларда. Милли матбугатыбызны пропагандалауда Т. Әйдинең хезмәте әйтеп бетергесез зур. Эшчәнлегенең зур өлешен, бәлки әле иң күп вакытын алган өлешедер әле ул. Хәтерлим, 60 нчы еллар урталарында, җәйләрен, аркасына биштәр тулы газета-журналлар төяп, ул Чуваш, Мордовия, Мари якларында велосипедка утырып сәяхәтләр кылып йөрде, татар матбугатын таратты, халыкны үгетләде, өндәде... Мондый акцияне фәкать фидакарьләр генә эшли ала. Матбугат таратучы сыйфаты мәгънәле бер шөгыль булса, асылда, ул әлеге халыкларның яшәеш хәлләрен, үткәннәрен, бүгенгеләрен өйрәнде, тарихи яссылыктан карап аларның милләт буларак рухи потенциальләрен ачыкларга тырышты. Кәр халыкның тарихы үзе бер онытмаслык мисал-гыйбрәт бит! Үз халкыңның киләчәге өчен җан атып көрәшкәндә, һәр нәрсәнең—һәр вакыйганың, һәр фактның кирәге чыгуы бар...

Тәүфикъ Әйди турында язганда, үзеннән-үзе дигәндәй, шәхеснең җәмгыятьтәге урыны, роле турында да еш уйланылды. Без үскәндә,—үткән гасыр урталары була инде ул,—шактый еш сөйлиләр иде бу хакта. Тарихи вакыйгалар фонында шәхеснең ролен кечерәйтебрәк аңлаталар иде. Шәхес культының «чәчәк аткан» заманы югыйсә... Бәхәссез хакыйкать: теләсә нинди чорда да, билгеле бер шартлар булганда, әгәр бөтен җанын-тәнен, бар җегәрен бер максатка юнәлдерә икән, бер генә кеше дә (бер генә данә кеше дә!) күп эшли ала бу дөньяда! Тәүфикъ Әйдинең тормыштагы гамәлләре моңа мисал. Минемчә, Т. Әйди иҗатының, бу очракта мирасының, рухи мәгънәсе, икенче төрле әйткәндә, язылмаган васыяте шул: татарны фәкать татар үзе генә яклый-саклый ала; шуның өчен дә таралып яткан бу халык яһүдләр кебек тупланырга тиеш; иң әүвәл, милләтнең асыл затларын барлап, алар аша халыкның хакыйкый урынын дөньяга таныту зарур. Бу максатка милли идеяне (ансыз ни халык, ни дәүләт, ни киләчәк юк) үстереп кенә ирешеп була. Аны үстерүнең бер ышанычлы чыганагы—ана телендәге матбугат. Ягъни татар телендәге басмалар— китаплар, газета-журналлар.

Соңгы гасырларда халкыбыздагы дәүләтчелек геннарын югалттырмауда басма сүз, борынгыларча әйтсәк, китап сүзе төп рольләрнең берсен үтәп килде. Тәүфикъ Әйди киң катлауга, бигрәк тә яшь буынга, әнә шуны аңлатырга тырышты да. Бу җәһәттән милләтпәрвәрлеге, сәяхлеге белән аны күпмедер дәрәҗәдә Рәшит казый (Габдрәшит Ибраһимов) белән дә чагыштырып буладыр. Классик язучыбыз Галимҗан Ибраһимов үзенең фамилиядәш адашын заманында «тарихи кыңгырау» дип бәяләсә, Тәүфикъ Әйдине исә без «тарихи бер төен», «Милләтнең ышанычлы, нык бер төене» дип әйтә алабыздыр. Т. Әйди үзе дә Рәшит казый турында сокланып язды, тормышы маҗаралар, кыю гамәлләр белән тулы шәхес турында бүгенге укучыларга шактый мәгълүмат бирде. Ә андый шәхесләр Т. Әйдинең иҗат картотекасында дистәләп җыйнала. Татар җирендә туып-үсеп, төрки дөньяның мәшһүр галиме исәпләнгән Габделбари Баттал, Кытайда Мао-Цзедун даирәсендә югары пост биләгән Борһан Шәһиди... Моннан ун еллар элек Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев, Тәүфикъ әле үзе исән чагында болай дип язып чыккан иде: «Т.Әйди кадерле шәхесләребезне бергә туплап сурәтләп, укучыларда милли горурлык хисе тәрбияләүдә җитди өлеш кертеп килә. Ул берчакта да коры, буш сүз сөйләми, фикерләрен, йомгакларын катгый дәлилләр белән сипләп, ныгытып бара».

Тәүфикъ Әйди ниятләгәннәренең күбесен тормышка ашыра алмый китеп барды. Алда әйткәнемчә, табигатьтән бирелгәнне раслауга күп вакыты китте. Таяну ноктасыз башлаганнар язмышы. Юнәлеш анык булса да, юллар сикәлтәле, урау. Максатка ирешү юлында күпмедер дәрәҗәдә компромиссларга да барырга туры килә. Безнең чор каләм ияләре идеологик кайбер канун-тәртипләр белән исәпләшми булдыра алмый иде. Әйтик, фәлән төбәкнең, фәлән авылның үткәнен-бүгенгесен язар өчен генә дә җеп очы иң әүвәл райкомнар, парткомнарга тоташа иде. Журналистның, язучының ак кәгазьдәге каләме белән бергә партия күзе ияреп барды. Бу нәрсә, табигый, Т.Әйдинең дә кайбер мәкалә-очеркларында, репортаж-юлъязмаларында чагылыш тапмый калмады. Язучының кайбер кулъязмаларында һәркем күрә алган, шулай ук төрле энциклопедия-сүзлекләрдән, белешмә-проспектл ардан алынган мәгълүматлар артыккарак китә. Илләрне-җирләрне беренче барып күргәндә, андый «Америка ачу»лар буладыр ул. Бигрәк тә чит илләргә «тимер пәрдә»нең яңа ачыла башлаган дәвердә... Хәер, беренче кичерешләрне, сабыйлар сүзе шикелле, дөресрәк була дип тә әйтәләр. Бу очракта безнең әдәбиятка хас мәгърифәтчелек традицияләренең яшәвен дә искә алырга кирәктер, мөгаен.

Тәүфикъ Әйди, күпләребез шикелле, журналист язучы. Яшәү һәм иҗат җепләребез көндәлек матбугатка бәйле. Бу урында «журналист язучы» төшенчәсенә ачыклык кертеп узыйк; күпләрнең бу тәгъбиргә үз стереотип карашы бар: журналист язучылар алар—көндәлек тормышны оператив яктыртып, мәкалә, очерк, документаль хикәя-повесть һ. б. язучы каләм ияләре. Нигездә, дөрес. Әмма бүтән төрдәгеләре дә бар газета-журналларда эшләүче әдипләрнең. Алар, гадәттә, тирән белемле, оптимистик фикер йөртүче зур язучылар. Аларның күбесе тереклек итү хакына матбугатта ялланып эшләргә мәҗбүрләр (әйтик, татар халык шагыйре Илдар Юзеев, пенсиягә чыккач та, соңгы көннәренә кадәр диярлек редакцияләрдә эшләде). Тәүфикъ Әйдигә килсәк, ул журналларда эшләүче галим язучы иде.

Әсәрләрендәге тормышка карата дәлилле тарихи караш, фәннилек, документальлек, фәлсәфи анализ шуны раслый. Язучыларыбыз арасында милләт исеменнән халыкара трибуналардан чыгыш ясый алырлык шәхесләр күп түгел. Т.Әйди Европа һәм Азиянең шактый илләрендә булып, төрле дәрәҗәдәге фәнни конференцияләрдә, симпозиумнарда чыгышлар ясады. Фәнни яктан нигезле, тарихи фактларга бай чыгышларын ишетеп, матбугатта, бигрәк тә төрки дөнья матбугатында басылган хезмәтләрен укып, галим-голәма аның фикерләре белән санлашырга мәҗбүр иде.

Т.Әйдинең байтак еллары Матбугат йортында узды. Кайбер редакцияләрдә («Татарстан» журналы, «Заман» газетасы) күпмедер хезмәт куйса да, гомеренең бастырып төп эшләгән урыны «Казан утлары» журналы булды. Күп көч куйды ул анда. Унике елдан артык эшләү дәверендә, шаблонрак сүз белән әйтсәк, якты эз калдырды. Журналның кайбер рубрикалары, әйтик, «Татар халкы: төрле төбәкләрдә, төрле илләрдә», «Чит илләрдәге милләттәшләребез иҗаты», турыдан-туры Т.Әйди инициативасы белән булдырылды, һәм ул материалларны туплаучысы да күп чак үзе булды. Кәм, әйтергә кирәк, Тәүфикъның күпчелек үз әсәрләре дә шушы журналда басылды, халыкка ирешеп танылу алды.

Танылу димәктән, әйтергә кирәк, үзенә тиешле бәя-хөрмәтне алмыйча, аны тоеп сөенү ләззәтен күрмичә китеп барды Тәүфикъ Рамазан улы. Бу урында олуг галимебез Миркасыйм Госмановның «Табышмакка әверелгән истәлек» дигән язмасындагы берничә юлны китереп узу урынлы булыр: «...үзе исән чакта гомум эшчәнлеге, конкрет иҗаты тиешле бәһасен ала алмаган, бәлки мәгълүм көчләр тарафыннан шәхесе гел кыерсытыла, эзәрлекләнә килгән, мәгәр шундый авыр шартларда да үз иманына тугрылыклы булып кала алган Тәүфикъ Әйди иҗаты алдында без һаман бурычлыбыз. Моны аңлый белү безнең аң дәрәҗәбезнең күрсәткече булыр».

Мин үзем Тәүфикъ Әйди белән кырык еллап белешеп, аралашып яшәгән кеше. Шуның ун елга якыны «Казан утлары» журналы редакциясендә якын хезмәттәшлектә үтте. Табындаш әшнәләр булмасак та, күп мәсьәләләрдә фикердәшләр идек, сынауларда бер-беребезгә таяна алырлыгыбызны тоеп яшәдек. 2001 елның язында, хастаханәдә каләмдәшләре арасыннан иң соңгы күрешкән кеше дә мин булдым шикелле. Хушлашыр алдыннан мин ишеткән иң соңгы сүзләре мондый иде: «Халкыбыз да безнең кырку шул, Равил...» Кырку... Бу сүзнең төп-төгәл мәгънәсен аңлап та бетермәдем ул чак. Хәзер дә тулысы белән аңлыйм, беләм дип әйтә алмыйм. Нинди мәгънәләр салып әйтте икән ул сүзне? Монысы инде ачылмаслык мәңгелек сер. Кырку... Тәүфикъ Әйди дигәч, еш искә төшә бу сүз. Сискәндерә дә, шомландыра да, уйландыра да ул мине... Андый чакларда әдипнең китапларын кулга алам, борчыган сорауларыма җаваплар эзлим.

Равил Фәйзуллин
Казан утлары, 2006, №5




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013