Бүген Әдипләр: Әсгать Айдар
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әсгать Айдар


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ибраһим Абдуллин
Мансур Абдулин
Фәтхулла Абдуллин
Исмәгыйль Ага
Әмрулла Аги
Фәхрелислам Агиев
Сәгыйт АГИШ
Рафаэль Адутов
Әсгать Айдар
Гөлнур Айзат
Чыңгыз Айтматов
Гали Акбар
Нияз Акмал
Мәхбүбҗамал Акчурина
Муса Акъегет
Абдулла Алиш
Хатиҗә Алптәкин
Шамил Алядин
Аманулла
Дәрҗия Аппакова
Мөхәммәтгали Арсаев
Ринат Архипов
Әнгам Атнабаев
Гариф Ахунов
Рәшит Ахунов
Наилә Ахунова
Әсгать Айдар

(1906—1959)

Әсгать Айдар (Әсгать Харис улы Айдаров) 1906 елның 6 июнендә элекке Самара губернасының Иске Сорочино дигән авылында мулла гаиләсендә туа. 1921 елга кадәр туган авылындагы мәктәптә укый. Ачлык елны әти-әниләре белән Урта Азиягә китеп, берничә ел балалар йортында тәрбияләнә һәм укуын дәвам иттерә. 1923 елда Уфа шәһәрендә совет-партия мәктәбен тәмамлагач, ике ел комсомолның кантон комитетында бүлек мөдире, аннары, яңадан Ташкентка күчеп, «Кызыл Үзбәкстан» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1927 елда Казанга килә һәм 1929 елга кадәр башта Татарстан тамаша предприятиеләре идарәсендә, аннары «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасы редакциясендә эшли. 1929—1930 елларда Кызыл Армиянең чик буе гаскәрләрендә (кавалериядә) хезмәт итә, контузия ала. Армиядән кайткач, берникадәр вакыт Мәскәүдә татарча чыга торган «Коммунист» газетасында әдәби хезмәткәр, аннары, 1932 елдан башлап, Казанда Татарстан дәүләт нәшриятында редактор һәм Татарстан радио-комитетында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1938—1941 елларда Ә. Айдар Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсендә яши һәм эшли.

Ватан сугышы башлану белән, Ә. Айдар үзе теләп фронтка китә, башта солдат-разведчик, аннары гвардияче старшина сыйфатында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, берничә тапкыр авыр яралана, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, өченче дәрәҗә Дан орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Ватан сугышы шартларында, 1943 елда коммунистлар партиясенә әгъза итеп алына. Бу елларда Ә. Айдар фронт газеталарына актив языша, совет сугышчыларының фронттагы батырлыклары турында күп санлы очеркларын бастыра.

Армиядән демобилизацияләнгәч, Ә. Айдар 1948 елга кадәр Казанда яши һәм «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә эшли. 1948 елда ул яңадан Урта Азиягә китә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (Ә. Айдар 1959 елның 24 январенда вафат була) шунда культура-агарту учреждениеләрендә эшли.

Ә. Айдарның әдәби мирасы куләм ягыннан артык зур тугел. Сугышка кадәр аның шигырьләре тупланган ике жыентыгы һәм Кызыл Армия, чик сакчылары тормышы, басмачыларга һәм ак бандаларга каршы сугыш вакыйгаларын сүрәтләгән «Ак каенлыкта» (1929), «Ташбай» (1932), «Соңгы сулышта» (1935) исемле повестьлары басылып чыга. Болардан «Ташбай» повесте аеруча уңыш казанып, балалар арасында яратып укыла торган китапларның берсенә әйләнә. Сугыштан соңгы елларда әдипнең күләмле тагы ике проза әсәре — фашизмга каршы героик көрәш эпизодларын җанландырган «Солдат хикәясе» һәм романтик рухтагы «Таулар легендасы» исемле повесте дөнһя күрә.

Ә. Айдар 1944 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

сгать Айдар шигырьләре.—Казан: Татполиграф, 1928.—16 б. 5000.

Ак каенлыкта: Хикәя.— Казан: Ядалиф, 1929.— 65 б. 3000.

Барабызлар турында: Шигырьләр жыентыгы.—М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929.—51 б. 3000.

Ташбай: Хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1932.—131 б. (Матур әдәбияттан масса к-ханәсе. № 21). 10000.

Ташбай: Повесть. 1-П кисәк.— Казан: Татгосиздат, 1935.—280 б. 5100.

Шул ук. Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1967.—127 б., ил. 15000.

Шул ук. Повесть.—3-басма.—Казан: Таткитнәшр., 1976.—87 б. 15000.

Соңгы сулышта: Кызыл Армия тормышыннан хикәя.— Казан: Татгосиз-дат, 1935.—104 б. 5000.

Солдат хикәясе.— Казан: Татгосиздат, 1946.—207 б. 5195.

Шул ук. 2-басма.—Казан: Таткитнәшр., 1958.—71 б. 8000.

Таулар легендасы: Хикәя.— Казан: Таткитнәшр., 1960.— 118 б. 6000.

Легенда гор: Повесть. (Пер. с татар. С. Гильмутдиновой).— Казань: Тат-книгоиздат, 1964.—82 с., ил. 30000.


©Совет Татарстаны язучылары, 1986.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018