Бүген Әдипләр: Айдар Зәкиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Айдар Зәкиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Локман Закир
Линар Закиров
Рөстәм Зарипов
Фирдәвес Зариф
Илгиз Зәйниев
Айдар Зәкиев

ӘДӘБИЯТЫБЫЗНЫҢ БӘХЕТЕНӘ БУЛСЫН!

Айдар Зәкиев
Сүзем “Китап” нәшриятының “Яшьләр тавышы” сериясендә басылып чыккан “Кешеләр илендә” дигән хикәяләр җыентыгы турында.
Авторы – Айдар Зәкиев. 1983 елның 24 декабрендә, Бүздәк районы Каран авылында туып үскән. Беренче әсәре дүртенче сыйныфта укыган чагында “Өмет гәзитендә дөнья күргән. Төрле иҗади конкурсларда күп тапкырлар җиңүче булган. Туган авылында әдәбият укытучы Сания Шәриповага рәхмәте зур. Мәктәптән соң Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укыган. Әлеге көндә “Кызыл таң” гәзитендә эшләп йөри. Кыскача биографиясе шулай.
Тагын шуны өстәргә мөмкин: тормышның ачысын-төчесен күреп үскән. Тугыз яшьлек чагында - әнисен, берничә елдан әтисен җирләгән... Монсы - әсәрләрендәге кискен борылышларның, югары әрнүнең сәбәбен белергә теләүчеләр өчен.
Йөз биттән торган юка гына китап. Тышлыгында – шәһәр урамында улаган бүре сурәте. Моны беренче күрүгә мин ни өчендер:” Да-а, монда килеп эләксәң, бүре дә булып уларсың...” – дип куйдым. Хикәяләрне укып чыкканнан соң, артык ялгышмавымны аңладым. Алардагы әрнү шәһәр урамына эләккән бүре улавыннан бер дә ким түгел. Монсы – кипатның бизәлеш мөхәррире Азат Мөхтәруллинга һәм рәссамы Ринат Шәйхуллинга рәхмәт булып ишетелсен.
Җыентык 2006 елда дөнья күрде һәм аның хакында җитди кешенең төпле сүзе булмады бугай. “Яшьләр тавышы” сериясына күзәтү ясаган билгеле тәнкйтьчебез дә бу җыентыкка өстен-мөстен генә караш ташлап, бик тәкәббер кыяфәт белән үтеп китте. Югыйсә, яшьләрнең проза өлкәсендә эшләгәне артык күп тә түгел бит инде. Ә чынлап та игътибарны җәлеп итәрдәйләре өч-дүрт бармак белән генә санарлык.
Әдәбият белгечләрен, тәнкыйтьчеләрне гаеплисем килми. Бәлки, алар Айдар иҗатындагы үзенчәлекләрнең тулысынча формалашып бетүен көтәләрдер. Әмма миңа, гамәлдәге язучыга, Айдар Зәкиев иҗаты бик өметле булып күренә. Әлеге китап кешеләр иленә тагы бер талантлы язучы өстәлүен исбатлый кебек.
Мин әдәбият галиме дә, тәнкыйтьче дә түгел, әсәрләр турында укучы һәм язучы буларак кына фикер йөртәм. Ниндидер җентекле анализлар, фәнни детальләштерүләр булмаячак. Һәм җитешсезлекләрдә дә чокчынып тормам. Аларын шәхси әңгәмә вакытында да әйтергә мөмкин. Аннан соң, без үз кимчелекләребезне, башкалар төртеп күрсәтмәсә дә, бик яхшы беләбез. Үзенең җитешсезлекләрен язучыдан да ныграк тойган иҗатчы юктыр да әле ул. Ә менә яхшы сыйфатларны, өстенлекләрне, уңышлы юнәлешләрне билгеләү авыр. Чөнки аларның чынлап та яхшы икәнлеге уңышка ирешкәч кенә билгеле була. Үзенең авырга узганлыгын бала тапкач кына белгән хатын шикеллерәк инде...
Аннан соң, Айдарның әсәрләрендәге төгәлсезлекләрне “кимчелек” дип әйтергә дә тел бармый. Чөнки алар тапалган юлдан баручы уртакул каләмкярнең гадәти хаталары түгел, ә әдәбиятта үз дөньясын тергезергә омтылган иҗатчының өлгереп җитмәгән сыйфатлары гына. Һәм әдәби тәҗрибәсе арту белән юкка чыгачак күренешләр.
Игътибарны иң беренче җәлеп иткәне – Айдар беркемне дә кабатларга теләми, үз сукмагын, үз стилен табарга тырыша. Татар әдәбиятендә аны беркем белән дә чагыштырып булмый. Ә өзек-ертык сурәтләр, тәү карашка очраклы күренгән детальләр, персонажлар язмышына битарафлык, гади җөмләләр гомум әдәби күренеш өчен чит-ят нәрсә түгел. Бу бик күп классикларны үз юлын табарга этәргән юнәлеш, ә яһуд язучыларында аеруча киң кулланыла. Башка әдәбиятләр тәҗрибәсен үзебезнең җирлектә үстерергә омтылуы өчен иҗатчыны хупларга гына кирәк. Моннан беркемгә дә зыян юк: уңышка ирешсә - әдәбият өчен табыш, уңышсызлыкка юлыкса – ачысын үзе чүмерә.
Әсәрләрдәге вакыйгалар безнең авылларда, безнең урманнарда, безнең шәһәрләрдә бара. Һәм анда безгә таныш булган абый-апалар, егет-кызлар хәрәкәт итә. Таныш урамнар, таныш йөзләр, таныш гаделсезлек, таныш әрнү. Бары тик таныш вакыйгалар яңа яклары белән ачыла гына. Һәм без моңа кадәр ни өчендер игътибар итмәгән нәрсәләрне күрергә мәҗбүр булабыз.
Айдарның хикәяләү рәвеше турында Сәгыйдулла Хафизов болай дип яза:”Чынлап та, мул сулы, салмак, матур агышлы елганы хәтерләткән Г. Ибраһимов, Г. Бәширов, Г. Әпсәләмов, А. Гыйләҗев кебек проза осталары янәшәсендә А. Зәкиев стиле шактый коры, ялангач булып тоела. Ул кыска җөмләләр, анык сурәтләр белән эш итә. Укучыда киңлек, чынлык тойгысын көчәйтүче чагыштыру, метафора, эпитет сыман троп-бизәкләргә дә урын аз монда. Сүз сәнгате башкалардан кешенең эчке дөньясына, психологиясенә үтеп керү, кичерешләрне күрсәтү мөмкинлегенә ия булуы белән аерыла. Ләкин Айдарның каләме Ходай биргән бу мөмкинлеккә дә битараф.” (“Кызыл таң” 2007ел, 218 сан.)
Бәхәсләшеп тормыйм. Беренче карашка чынлап та шулайрак күренә ул. Әмма бер нәрсәгә игътибар юнәлтәсем килә: Толстойларча, Достоевскийларча мул сулы прозадан бер карыш та читкә тайпылмаса, руста бүген Михаил Веллер кебек үзенчәлекле осталар булмас иде.
Эш бөтенләй дә “чагыштыру, метафора, эпитет сыман троп-бизәкләр” куллануда түгел. Җөмләләрне затлы киемгә төрү, яки “ялангач” итү – вак мәсьәлә. Әлбәттә, яхшы киемгә кызыгалар инде ул, тик ялангачлыкның да үз матурлыклары бар. Аңа да битараф калмыйлар.
Әлбәттә, үз әсәрен нинди стильдә язарга икәнен һәр Пушкин үзе чамалый. Кыска җөмләләр, өзек-ертык детальләр ярдәмендә зур уңышка ирешкән язучылар да бихисап. Шулай ук, су буе җөмләләр белән шак катыргыч әсәрләр язган бөекләр дә хәтсез. Соңгысында иң зур камиллеккә ирешкән кеше Габриэль Гарсиа Маркес булса кирәк. Аның “Последнее путешествие корабля-призрака” (татарчага тәрҗемә ителмәгән) дигән хикәясе җиде-сигез битлек бер җөмләдән тора. Күренүенчә, язучының арсеналы зур. Бары тик үзеңне чикләмәскә генә.
Эш менә нәрсәдә: әдәби традицияләрне, кануннарны бозасың икән, аны беркемнән дә курыкмыйча, тәвәккәл рәвештә бозарга кирәк. Чагыштыру өчен - кышын бәкедә су керүче кешеләр бар, моржлар. Күнегелгән кануннарны бозуның типик мисалы. Иҗатта да шулай. Кешеләр тун киеп калтыранганда, бәкедә чайканып чыгасың килә икән – чык! Тик сиңа карап, башкалар да бәкегә сикерерлек булсын. Һичьюгы сокланып, яки гаҗәпләнеп калырлык... Кызганып, “ашыгыч ярдәм” машинасы чакырырлык булмасын.
Айдарның хикәяләре миндә, бу җәһәттән, авторны кызгану тойгысы уятмады. Җөмләләрендә әдәбиятка җитди карашы сизелеп тора. Кызык кына ул. Хикәяләү рәвеше, аннан-моннан көрәлгән кышкы сукмак сыман, сөрлегергә мәҗбүр итә кебек. Фикереңне иң кирәкле нәрсәгә юнәлтергә мөмкинлек бирми. Болай язылган хикәяне, гадәттә, укып та тормыйсың. Ләкин Айдарда хәтта шундый әсәрне дә укырга мәҗбүр итүче бер көч бар. Мин аның нәрсә икәнен дә белмим. Әмма Айдарның иҗатында шушы көч өстенлек алачагына һәм сизелерлек уңышка китерәчәгенә ышанычым бар.
Гүзәл соңгы сыерын савып утыра иде. “Әй, Машка, Машка”, дип, коба сыерның сыртыннан да сыйпап ала. Чәчәкле яулыгын өскә күтәреп бәйләп куйган, өстендә кара халат. “Коммунизм” колхозының иң алдынгы савымчысы ул. Район, аннан республика ярышларында беренче урынны алып кайтты. Шушы көннәрдә аны Уфага бүләкләү тантанасына чакырырга тиешләр. Айнас ни дияр икән? Нәрсә әйтсен, “Пычагыма кирәкмени ул сиңа “, дияр...
Йөзек” хикәясеннән алынган әлеге абзац та югарыда әйтелгәнгә ачык мисал була ала. Фикереңне төрле юнәлешкә тарткалаган бер рәвешле җөмләләр арасыннан үзенә чакырып торучы көчне сиздегез микән? Ниндидер ихласлык, мөләемлек дип әйтимме...
Һәм тагы бер нәрсә. Айдарның үзенчәлеге - кешенең эчке дөньясын сурәтләү чаралары аша түгел, ә эш-хәрәкәтләр аша ачарга омтылуда.
Аның хикәяләре, нигездә, хәл-вакыйгалар кискенлегенә корылган. Бу алымның төп үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: “Фәлән-фәлән кеше шундый-шундый хәлләргә юлыккан,” - дип хикәянең эчтәлеген сөйләп бирергә мөмкин. Ә әсәр герое булган Фәлән-фәлән кешенең үзен күз алдына китерү авыр, аны тормышның башка ситуацияләренә куеп карау бөтенләй мөмкин түгел.
Мин язучының теге яки бу алымны яратыбрак куллануын аңлыйм. Айдарның сюжет төзү осталыгы зур һәм ул моны бик уңышлы файдалана.
Һәрбер алымның үз өстенлекләре, үз кимчелекләре була. Вакыйгаларга корылган әсәрләр җиңел укыла. Һәм тиз онытыла. Әллә нинди тетрәнүләр кичереп укысаң да, беркадәр вакыттан соң күңелдә эзе дә калмый.
Сүз уңышлы әсәрләр турында. Бу өлкәдә иң типик кимчелек – катырка персонажлар. Алар бер яктан гына кешегә охшап күренәләр һәм шул яклары белән генә хәрәкәт итәләр. Явыз икән, әсәрнең ахырынача явыз булып кала. Әйбәт икән – гел әйбәт була. Язучы аз гына саксызлык күрсәттеме – аларның икенче ягы да күренә һәм син алдыңда кеше түгел, ә катыркадан ясалган макет торуын аңлыйсың. Синең өчен вакыйга бәясен югалта, ә автор сүз остасыннан гади бер алдакчыга әверелә.
Характер үзенчәлекләренә корылган әсәрләр - киресенчә. Аларны уку беркадәр авыррак, чөнки күпкырлы характер тудыру өчен күп нәрсәләрне иңләп-буйлап барырга кирәк. Әмма бу эшне уңышлы башкарып чыга алсаң, син тудырган образны укучы тиз генә онытмаячак, урының тере классиклар арасында булачак, дигән сүз.
Ләкин - уңышлы башкарып чыга алсаң гына! Ә бу ифрат авыр эш, чөнки авторны күп сүзлелек, вакыйгалар кискенлеген югалту, икенчел детальләргә бирелеп китү һәм тагын меңнәрчә кимчелек сагалый. Әгәр шуларны урап уза алмыйсың икән, укучы әсәреңнең яртысына да җитә алмый.
Күренүенчә, һәр ике алымның да үз кимчелекләре бар. Чагу характерлар тудыру - классиклар эше. Солдат кесәсендә яткан генерал погоны шикеллерәк нәрсә. Ә яшь язучы өчен кискен вакыйгаларда катнашкан персонажларның катыркадан ясалган ягын кешегә күрсәтми кала алу да зур уңыш булып тора. Бу җиңел нәрсә түгел, исеме чыккан язучыларның да күбесе шушы кимчелектән котыла алмый. Бу җәһәттән, Айдарга бернинди дә дәгъвам юк. Аның геройлары ярыйсы ук тулы күренә. Һәрхәлдә, сурәтләнгән вакыйгалар эчендә нәкъ менә шундый кешеләр булырга тиештер кебек тоела.
Тагы бер мөһим нәрсә. Безнең әдәбият аерым типларны стереотип караштан тасвирларга күнеккән. Әйтик, бай кеше турында сүз бара икән, ул мотлак рәвештә кире сыйфатлар белән сурәтләнүчән була. Кирәкме-юкмы, аңа я комсызлык, я азгынлык, я тагын берәр тискәрелек беркетәләр. Бу совет әдәбияты белән канга сеңгән нәрсәме, әллә аңынчы ук барлыкка килгәнме, белмим. Тик шунсы бәхәссез – ул инде ялкытуның чигенә җиткән. Айдарның “Йөзек” әсәрендә дә Ринат Илдусович барлыкка килгәч, шундый нәрсәгә юлыкмасам иде дигән курку ялтлап калды. Аллага шөкер. Урам малайларын сурәтләгәндә дә, бик үк чиста булмаган гамәлләр белән шогылләнүче бизнесменнарны тасвирлаганда да Айдар персонажларына карата гаделлекне югалтмый. Алар нәкъ хикәя өчен кирәкле микъдарда әйбәт. Нәкъ кирәкле дәрәҗәдә начар. Берни артык түгел. Берни ким түгел.
Мин үзем абынмый-сөрлекми генә укыла торган әсәрләрне яратам. Укыганда әсәрдәге күренешләр күз алдына бассын, алай гына да түгел, укучы андагы вакыйгаларны күрсен һәм кичерсен, үзе катнашкан кебек булсын. Бу максатка кискен вакыйгалар аша да, тирән кичерешләр, психологик басым аша да ирешеп була. Ә инде һәр икесен берләштерә алсаң, бигрәк әйбәт. Менә шушы камиллеккә якынаюны мин “Йөзек” хикәясендә таптым.
Тыштан караганда гади генә нәрсә үзе.
Савымчылар ярышында җиңеп, Уфага бүләк алырга барган Гүзәл бер кибеткә керә һәм йөзек сатып алганда, фирма директоры Ринат Илдусович белән таныша. Директор хатынга бик сокланып карый, кафега чакыра һәм юл уңаеннан авылга да үз машинасында алып кайтырга тәкъдим итә. Гомере буена ферма юлыннан һәм исерек иреннән башка нәрсә күрмәгән хатын ризалаша, аның күңелендә бу кешегә карата хисләр дә кыбырдый башлый. Ә Айнас аларны өйгә авыл алкашларын җыеп, бәйрәм ясап көтә булып чыга. Һәм хатынын көнләп, сугышырга ташлана. Ринат Илдусович аларның барсын да җиңеп чыга. Һәм Гүзәлгә дә үзе белән китәргә тәкъдим ясый. Сабырлыгы сынган хатын әйберләрен җыя. әмма ихатадан чыгып барганда, кай арададыр һушына килгән Айнас аларга балта белән ташлана. Ринат Илдусович аны бәреп ега. Ә Гүзәл чигә тирәсеннән кан саркып чыккан ирен кочаклап еларга тотына, һәм Ринат Илдусовичка китәргә куша. Директор үзенең телефон номерын һәм ару гына акча калдырып китеп бара. Шулчак Айнас, ни кодрәт беләндер, аягына баса һәм елап утыручы хатынын сугып очыра. Сибелеп киткән акчаларны күреп, сөенеп, берәм-берәм җыеп, өенә атлый. Гүзәл тавыш-тынсыз ятып кала.
Буран көчәеп, телефон номеры язылган кәгазьне очыртып алып китте. Җирдә гөлтләп сүнгән бер өмет, кар бөртекләре белән узыша-узыша, галәмгә менеп китеп күздән югалды. Тик хатын кулындагы зөбәрҗәт кашлы йөзек кенә, буран аша күз кыскан ялгыз йолдыз сыман балкыды.
Бу хикәя миңа Айдарның иң уңышлы әсәре булып күренә. Хәтта аның әсәр икәне дә онытыла әле, шушы вакыйгалар эчендә үзең дә катнашкан кебек тоеласың. Һәм һәр авылда диярлек очраган, шул сәбәпле, күз өйрәнеп күңел катып беткән күренешең бөтен ачысын тоярга мәҗбүр буласың. Монда син чынлап та тормышның үзе белән очрашасың. Аяусыз һәм мәгънәсез тормыш белән.
Аяусызлык Айдарның башка хикәяләрендә дә еш очрый. Һәм авторның корырак булып тоелган стиле, кайчандыр сине сөрлегергә мәҗбүр иткән җөмләләр бу очракта кискенлекне көчәйтеп кенә җибәрә. Вакыйгаларга авторның да битарафлыгын аңлау авыр хәлгә калган персонажның ялгызлыгын, яклаучысызлыгын, фаҗигасен тагы да ныграк искәрткән кебек була.
Әлбәттә, әсәрләр турында күп сөйләргә мөмкин. Ләкин язучының талантын тою өчен мотлак китабын укып чыгарга кирәк. Айдарның беренче җыентыгын мин рәхәтләнеп укып чыктым. Аерыла алмыйча. Сезгә дә киңәш итәм. Аның гәзит-журналларда басылган әсәрләрен дә укып барырсыз дип өметләнәм. Талантлы егет. Әдәбият бәясен белгән кешеләргә зур шатлыклар бүләк итәрлек егет.
Әдәбиятыбызның бәхетенә булсын!

Марат Кәбиров

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013