Бүген Әдипләр: Миләүшә Айтуганова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Миләүшә Айтуганова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Флера Абдуллина
Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА
Руслан Айсин
Миләүшә Айтуганова
Илгизәр Акмал
Йосыф Акчура
Зөһрә Акчурина
Гали Акыш
Наил Алан
Дулат Али
Рушания АЛТАЙ
Дамир АСЫЛОВ
Сәләх Атнагулов
Римма Афзалова
Рамис Аширов
Миләүшә Айтуганова

Миләүшә Айтуганова – “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары – генераль продюсер. Татар телевидениесенең әйдәп баручы лидеры, каналдагы бөтен татар телепроектларының “әнисе”. Ул – тапшыруны идеясеннән алып эфирга чыкканчыга кадәр “җитәкләп” бара торган кеше. Дистәләгән журналистның остазы, хезмәттәшләренә – идея чыганагы, үз хезмәтенә гаять дәрәҗәдә бирелгән кеше. Безнең әңгәмәбез дә хезмәткә тугрылык, татар телевидениесенең үсеше һәм кадрлар әзерләү турында.

– Миләүшә Ләбибовна, сез баш-аягыгыз белән иҗат кешесе. Ә җитәкче кәнәфие, җитәкчелек роле кешене барыбер ниндидер кысаларга кертә. Иҗат белән җитәкчелекне бергә алып бару кыен түгелме?

– Юк, киресенчә, минем эштә алар бер-берсенә ярдәм итә. Иҗат коллективында җитәкче – “портфельле” җитәкче түгел ул. Миңа “иҗат процессы белән идарә итүче” дигән сүз күбрәк туры килә. Иҗат проектының төп уңышы – әйбәт команда. Һәр тапшыруның авторы, алып баручысы, режиссеры, тавыш режиссеры, монтажлаучысы – әллә кемнәр бар. Командада һәркем юрганны үз ягына тартса, син – җитәкче, мин – башкаручы, дип рольләр бүлешә башласа, берни дә килеп чыкмаячак. Ә инде командада һәркем үз урынын белеп эшли икән, димәк, мин үз вазыйфаларымны үтим.

– Каналның генераль продюсерының төп вазыйфасы нинди – “телейолдызлар” әзерләүме, әллә югары рейтинглы тапшырулармы?

– Һәр тапшыруны идеясеннән башлап эфирга алып килеп җиткерү – продюсер эше. Техник мөмкинлекләрне дөрес куллану, студиядә яздыру вакытларын бүлү, монтаж бүлмәләре эшен оештыру – монысы да минем вазыйфа. Һәм, әлбәттә инде, сез әйткән “йолдызлар” әзерләү эше дә – продюсер җилкәсендә. Проектны рейтинглы итүнең бер юлы – дөрес алып баручылар сайлау бит инде. Узган сезонда бездә ике тапшыру ачылды: “Башваткыч” һәм “Аулак өй”. “Башваткыч”ка Җәвит Шакировны чакырдык, ә “Аулак өй”гә исә үзебез тәрбияләгән кадрларны куйдык. 

“Телейолдызлар” – бу сүзне әлеге очракта уңай мәгънәдә кулланам – әзерләү бик җитди эш. Читтән караучыга гына ул чыктың да сөйләдең кебек тоела.Татар телендә камил сөйләшә белгән һәм алып баручыга кирәкле сыйфатларга ия булган кешеләрне табу бик кыен. Яхшы алып баручы бит сүзгә дә оста, эрудиция-белемле дә, аралашу сәләтенә дә ия. Шуның өстенә аның тышкы кыяфәте дә җәлеп итәрлек булырга тиеш. Ә бу барлык сыйфатларның бер кешедә туплануы бик сирәк. Ел саен алып баручыларга кастинг уздырабыз. Шул кастингта катнашкан 1000 кеше арасыннан 1 алып баручы сайлап алсак – бу инде безнең өчен зур табыш. 

– Бүген ”ТНВ”да эшләүчеләр арасында татар телевидениесендә үз йөзен булдырган, инде яшьләргә үрнәк итеп куярлык алып баручылар бармы?

– Бар. Каналда иҗат өлкәсендә 380 кеше эшли. Моңа алып баручылар, журналистлар гына түгел, операторлар да, режиссерлар да, ассистентлар да, студия хезмәткәрләре дә керә. Әле яңарак кына без хезмәткәрләр арасында аттестация уздырдык. Шунда 380 кешенең 60 проценты канал ачылган көннән эшләгәне ачыкланды. Бу – 10 ел буена тупланган ныклы нигез. Әйтик, “Хәбәрләр”дә – Данил Гыйниятов, сәяси тапшырулар редакциясе җитәкчесе Рамил Гарипов, “Халкым минем” тапшыруы алып баручысы, “Татарлар” (”ТНВ-Планета”) тапшыруы корреспонденты – Ләйсәнә Садретдинова,  режиссерлар Дания Гыйльманова, Әлфия Мәһдиева, музыкаль тапшырулар редакциясе җитәкчесе Зөлфия Асадуллина, фонд белән эшләүче Рамилә апа Әхмәтҗанова, “Яшь ТНВ” җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова, иртәнге тапшырулар директоры Леонард Дәүләтшин... Саный китсәң, шактый алар, һәр редакция үзе бер мәктәп кебек. 

”ТНВ-Планета” каналы ачылгач, без кыска гына вакыт эчендә “Татарлар” тапшыруын һәр көнне эфирга чыга торган итеп эшли алдык. Мин моны шул унъеллык эш тәҗрибәсе нәтиҗәсе дип уйлыйм. Тапшыру редакциясендә гел яшьләр генә, бердәнбер зур тәҗрибәле журналист Ләйсәнә Садретдинова, әмма ул да яшьләр белән яшьләрчә эшли. Ә редакциянең һәр журналисты, яшь булуга карамастан, инде үзе остаз булырлык. “ТНВ-Планета”дагы “Татарлар”, гомумән, үзгә тапшыру ул. Аны редакция коллективы үзе ничек дөрес дип саный, шулай эшли, кемне кунакка чакырасы килсә, шуны чакыра. Әлбәттә, темаларны бергәләп сайлыйбыз, тик безнең яктан аларга бер басым да юк. Әлеге тапшыру бөтен дөньяга яшь татар милләтен, аның ничек уйлавын, тормышны ничек күрүен, фикерләвен күрсәтергә тиеш. 

– Ә сез кырыс продюсермы? Матбугатта эшләүче журналистлар белән чагыштырганда телевидение журналистлары тизрәк таныла, “йолдыз”га әйләнә. Алар белән идарә итү авырмы?

– Мин, гомумән, кырыс кеше. Ләкин начарны яхшыдан аера белү мөһим. Турыдан-туры әйтә алу – үзе бер батырлык. Еллар буе бергә эшләгән кешеләр якыная, дуслаша. Дусмы син, дус түгелме, бергә чәй эчәсез, кунакка йөрисезме, синең бу эшең начар килеп чыккан яки менә монысы бик уңышлы, дип әйтә белергә кирәк. 

Радиода эшләгәндә BBC корпорациясе үткәргән махсус мастер-классларда катнаштым. Безне анда “йолдызлар” белән эшләргә өйрәттеләр. “Йолдызлык” – чир бит ул, кеше үзе аны күп очракта сизми дә. Дөрес әйтәсез, башка мәгълүмат чараларына караганда, бу авыру телевидение хезмәткәрләре арасында күбрәк очрый. Тик без андый сыйфатлар күренгән кешене эфирда озак тотмыйбыз, чөнки ул чир кешене үсүдән туктата. Мине урамда таныйлар, дип кенә үзеңне “йолдыз” дип атау – ул кешене профессиональ яктан үсүдән туктата торган иллюзия генә. Чын йолдыз һәрвакыт үз өстендә эшләргә тиеш. 

Бездә гел эфирда гына эшләүче кешеләр аз. Журналистларыбыз күп функцияләрне башкара: текстларны да язалар, төшерү процессында да катнашалар, монтажлыйлар да. Алар шундый шартларга куелган, эфирда әзер текстны гына укып утырмыйлар, эш барышында башка һөнәрләргә дә өйрәнәләр, үз белемнәрен арттыралар. Шуңа бу чир белән көрәшүе җиңелрәк. 

Әйе, “йолдызлану”ның журналистлар өчен начар тәмамланган очраклары да булды, ләкин ул кешеләр үз ялгышларын аңлап эштән тыныч кына киттеләр.

– Бүген сезне, болай эшләргә кирәк, тегеләй эшләргә кирәк, дип өйрәтүчеләр артып китте. Тәнкыйть сүзләрен ничек кабул итәсез?

– Андыйларга сүзем бер: килеп эшләп карагыз, дим. Имеш, без федераль дәрәҗәдәге “Россия 1”, “1 канал”лардагы кебек ток-шоулар әзерли алмыйбыз, Татарстан хәтле Татарстанда шуны башкарып чыгарлык кеше юк, диләр. Бездә андый тапшыруларның ни өчен юк икәнлеген аңлау өчен ситуацияне эчтән белергә кирәк. Андый проектлар өчен, иң мөһиме, техник мөмкинлекләребез юк. Бүген бер студиядә ике каналга 50 проект эшлибез. Студиянең тәүлек дәвамында бер минутка да ябылганы юк. Чагыштыру өчен Башкортстан телевидениесен генә алыйк: алар 5 студиядә төшерә. Федераль каналлардагы тапшыруларның декорацияләре сүтелми дә. Ә без аларны көненә берничә тапкыр сүтеп җыябыз. Әлбәттә, без киләчәктә телевидениенең үз йорты булыр һәм бу проблемалар хәл ителер дип ышанабыз.

– Әлеге техник проблемалар хәл ителгән очракта, ул идеяләрне иҗади яктан тормышка ашырып чыгарлык белгечләр, журналистлар бармы соң? Сез үзегез дә журналистика факультетында да, мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура факультетында да белем бирәсез, димәк, кадрлар резервын да яхшы беләсездер.

– Андый проблема бар, сүз дә юк, тик яшьләргә кул селтәмәскә кирәк. Алар арасында бик төплеләре бар. Бүгенге яшьләр үзгә. Безнең белән чагыштырганда телевидениегә, иҗатка да, гомумән, тормышка да башка төрле карый алар. Хәзер бит яшьләр телевизор карамый, мин моны үз балаларымнан да чыгып әйтәм. Алар Интернетка чумган. Димәк, телевидение дә яшәрергә, аларны җәлеп итәр өчен яңа алымнар уйларга тиеш. Әйе, Интернет әле телевидениене тиз генә җиңә алмас, әмма киләчәк турында инде бүген кайгырта башларга кирәк. 

Без хәзер балалар өчен интернет-телевидение булдыру турында уйланабыз. Ул тәүлек буе татар телендә эшләргә тиеш. Әлбәттә, моның өчен күп проблемаларны хәл итәргә кирәк. Үзебезнең тапшыруларны ничек тә эшләрбез, ә менә балалар өчен мультфильмнарны, фильмнарны, документаль фильмнарны туплау, аларны тәрҗемә итү... Авыр гына түгел, чыгымлы да проект бу. Без “ТНВ-Планета”да татарчага тәрҗемә итеп күрсәтү өчен мультфильмнар сатып алырга җыенган идек, аена 2 миллион сум акча кирәк булып чыкты. Ләкин шуңа карамастан интернет-телевидение проектын тормышка ашырып чыгу кирәк. 

– Ә ”ТНВ” каналы гел җыр-бию генә күрсәтә диючеләргә ни дип җавап бирәсез?

– Бу бит инде хәзер стереотип кына. Әйе, элек эфир вакытының шактый өлешен җыр-бию алып тора иде. Хәзер инде, нигә шулай аз бирәсез, дип хатлар язалар. Бүген телевидение андый түгел.

– Миләүшә Ләбибовна, гомумән, телевидение тапшырулары ничек төзелә? Тамашачылар фикерен тыңлыйсызмы, әллә, киресенчә, коллектив фикеренә колак саласызмы яки абруйлы кешеләр кушуы буенча эшлисезме?

– Беренче чиратта, әлбәттә, тамашачы фикеренә колак салабыз. Проектыңның уңышлымы-түгелме икәнлеген нәкъ менә тамашачы билгели бит инде. Тикшеренүләр уздырабыз. Берничә ел элек ”ТНВ-Татарстан”ның рейтингын тикшергәч, төп тамашачы кем ул дигән сорауга җавап таптык. Аудиториябез “55+” булып чыкты. Ул вакытта без үз алдыбызга аудиторияне яшәртергә дигән максат куйдык. Соңгы тикшеренү аудиториянең яшәрүен күрсәтте, “40+”кә күтәрелгәнбез. ”ТНВ-Планета”да әлегә андый тикшеренү уздырганыбыз юк, аңа да чират җитәр. 

– Без, сәнгать тәрбияләргә тиеш, дигән фикергә күнеккән. Ә телевидение тәрбиялиме?

– Федераль каналларны карагач, телевизион журналистиканың тамашачыга иярүен күрәсең. Ә журналистика иярергә түгел, ияртергә, теләсә кайсы башка сәнгать кебек тамашачыны тәрбияләргә тиеш. Бер генә мисал. ”ТНВ-Татарстан” эшли башлаган мәлләрдә эфирда гел эстрада җырлары гына булды. Хәзер ”ТНВ”ның музыкаль сәясәте үзгәрде. Син җырчы икән, тере тавыш белән тере музыка коралларына кушылып җырла! Без җырчыларны шулай эшләргә өйрәтәбез, архивтан ретро җырлар табып бирәбез, тәкъдим итәбез. Халык та шундый җырларны яратып кабул итә башлады. Телевидение эстраданы да үзгәртте. Фильмнар белән дә шул. Безнең каналда сугыш-үтереш, кан кою күренешләре юк.

Бу урында каналның тагын бер мөһим яңалыгын әйтеп үтәргә кирәк: без позитив телевидение дигән концепциягә күчтек. Кеше дөрес аңласын, бу бездә бар да матур, яхшы, әйбәт дигән сүз түгел. Бу – тормышның ямен күрсәтә белү. Әлбәттә, проблемасыз телевидение булмый, әмма бит аны да төрлечә күрсәтеп була. Әйтик, берәр фаҗига булган, ди. Аны мәетләр, бәрелешкән машиналар, кан аша да хәбәр итеп була, шундый очракларда кемнең ничек ярдәм итүе аша да күрсәтергә мөмкин. Чаллыда югалган кыз баланы ничә кеше эзләгән, нинди чаралар күрелгән – күптән түгел булган фаҗигане шул юнәлешкә борып җибәрү нәкъ менә безнең мисалда башланды. Әйе, бу рейтингны күтәрми, тик бу кирәк. Киләчәк өчен кирәк. 

– Сезгә нинди каналлар көндәшлек тудыра? Гомумән, татар телевидениесе турында сөйләшкәндә бу турыда сөйләшү урынлымы?

– Казанда көндәшлек бар. Татарстанның ярты халкы Казанда яши бит. Башкала тамашачысының мөмкинлеге бик зур, яшәү рәвеше дә икенчерәк. Милли идея белән яшәгән кешеләр дә алай күп түгел монда. Казанда тамашачыны җәлеп итү бик авыр. ”ТНВ”ның рейтингы, әйтик, шул ук “Эфир” белән чагыштырганда түбәнрәк. Ә Татарстан районнарында һәм татарлар яшәгән башка төбәкләрдә андый проблема юк.

– Телевидение – оперативлыкның бер мисалы булырга тиеш. Яшерен-батырын түгел, үзебезнең республикада булган күп кенә вакыйгаларны да без башта федераль каналларда ишетәбез. Әйтик, дөньяны тетрәткән “Булгария” фаҗигасе вакытында да сез: “ТНВ” җыр-бию күрсәтеп ятты”, – дигән шактый тәнкыйть сүзләре ишеттегез...

– Кызганыч, бу сүзләрдә хаклык бар. Хәзер без гадәттән тыш хәлләр вакытында “Хәбәрләр”нең төрле тапшыруларны бүлеп эфирга чыгару кагыйдәләрен булдырдык, ул кагыйдәләр документ рәвешендә расланган. Без хәзер нинди очракта ничек эшләргә кирәклеген беләбез. 

Ә федераль каналларга килгәндә... Кайвакыт республикада уза торган федераль чараларны яктыртканда федераль үзәктән килгән матбугат хезмәтләре төбәкләрдәге каналларга тиешле игътибар бирми. Хәбәрне беренче чыгару, өстенлек федераль каналларга бирелә. Күп очракта бу җирле каналлар техникасы белән үк башкарыла да. Җирле мәгълүмат чыганаклары да федераль чыганаклар белән бер югарылыкка куелса иде ул...

Гомумән алганда, ”ТНВ”да соңгы арада позитив үзгәрешләр шактый булды. Журналистларыбыз яңа технологияләр үзләштерә. “Синержи” дигән яңа программа, мәсәлән, алып кайткан материалны шунда ук монтажлау, эфирга чыгару мөмкинлеге бирә. Бу телевидениене бөтенләй икенче баскычка алып менә торган техник яктан алга китеш булды. 

Хәзер безгә мультимедияле журналистлар кирәк. Алар радиода, телевидениедә, матбугатта һәм Интернетта берьюлы эшли алу сәләтенә ия булырга тиеш. Без шундыйларны әзерлибез.

“Рюкзак” дигән яңа техникабыз барлыкка килде. Журналист кайда гына булмасын – Чаллыдамы ул, Арчадамы, Азнакайдамы, Пензадамы – төшергән материалын тиз генә монтажлый да инде әзер материалны эш урынына җибәрә.


Әңгәмәдәш – Гөлнара САБИРОВА.  



19-04-2013 № 63 (www.Vatantat.ru)



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013