Бүген Әдипләр: Аитзак Аитов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Аитзак Аитов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Найлә Абдулкәримова
Арнис Абдуллин
Гөлназ Абдуллина
Зөфәр Абдуллин
Фәһимә Абзалова
Рәсим Абдуллин
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Аитзак Аитов
Якуб Айманов
Рәмиc Аймәт
Ләбиб Айтуганов
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Акъегет
Людмила Аланлы
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Лотфулла Алматави (Сабир)
Шәриф Амиди
Нури Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Гамил Афзал
Рухия Ахунҗанова
Аитзак Аитов

(1908—1941)


Шагыйрь Аитзак Аитов 1908 елның декабрендә хәзерге Саратов өлкәсенең Дергач районы Алтата авылында крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән әтисез калып, җиде яшеннән үз көнен үзе күрә башлый — көтү көтә, ялчылыкта йөри. Октябрь революциясеннән соң авылда беренчеләрдән булып комсомолга языла.

1928 елда район комсомол комитеты А. Аитовны Мәскәүгә кыска сроклы курсларга укырга җибәрә. Укып кайтканнан соң, ул туган төбәгендә төрле җаваплы урыннарда эшли, утызынчы еллар башында берникадәр вакыт авыл советы председателе булып та тора.

Илне индустрияләштеру чорында А. Аитов — Донбасста, шахтер хезмәтендә. Шушы елларда ул әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый: шигырьләр, очерклар яза. Алар Донбасста татар шахтерлары өчен чыга торган «Пролетар» газетасында басылалар.

Ватан сугышы башлануга, А. Аитов — фронтның алгы сызыгында. 1941 елның 28 октябрендә, Смоленск өлкәсендәге Демидов шәһәре өчен барган сугышларның берсендә, ул батырларча һәлак була. А. Аитовның зур булмаган шигъри иҗатында шул чор өчен характерлы темалар — авылны коллективлаштыру, илне саклау, комсомол яшһләр тормышы темалары яктыртыла. Шагыйрь иҗатыннан аерым урнәкләр 1961 елда Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган «Алар сафта» исемле күмәк җыентыкта урын алган.

Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы буларак, А. Аитовның исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.

Аның турында

Аитзак Аитов (1908—1941): (Биогр. белешмә).— Кит.: Алар сафта (Тез. С. Шакир). Казан, 1961, 237 б.


©Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013