Бүген Әдипләр: Әлфия Иксанова
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әлфия Иксанова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Айрат Ибраһим
Габдрәшит Ибраһимов
Павел Иванов
Дамир Идиятуллин
Рафис Измайлов
Илдус Илдарханов
Рәмзи Илялов
Әлфия Иксанова
Фәрит Имамов
Эльвира Исламова (Гәрәева)
Венера Исрафилова
Рәзилә Исрафилова
Сәрия Исхакова
Гаяз Исхакый
Дилә Йосыпова

Әлфия Шәкүр кызы Иксанова 1963 елның 7 маенда Мөслим районы Күбәк авылында туа. Урта мәктәптән соң, Казандагы һөнәри-сәнгать училищесының бизәү-че-рәссам бүлеген тәмамлап, Түбән Кама «Шин» заводында бизәүче-рәссам булып эшли, «Җидегән чишмә» әдәби түгәрәгенә беренче шигырьләрен алып килә.
1984 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, Азнакай нефть һәм газ чыгару идарәсендә рәссам хезмәтен башкара.
Соңгы елларда Азнакай телерадиокомпаниясендә журналист, соңрак редактор булып эшли. Күп вакыт аңа сценарист та, тапшыруны әзерләгәндә режиссер да, диктор да булырга туры килә.
1999 елда аның «Чык Азнакай кырларына» тапшыруы, республика конкурсында «Авторлык эше» номинациясендә җиңү яулап. Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе дипломына лаек булды.

Халәт

Сентябрьнең соңгы көне бүген, 
Өрәңгедән яфрак коела. 
Тоныкланган җәй төсләре белән 
Сурәтең дә 
Күңелемнән инде җуела.

Сентябрьнең соңгы төне бүген,
Сагышына батып ай йөзә.
Моң-сазыңны тыңлыйм өзгәләнеп,
Өзелергә җитеп,
Җан сыза...
...Сентябрьнең соңгы төне бүген...

Сиңа

Учак шәүләседәй бии-бии, 
Каршыңда бөтерелгән көннәрем. 
Өзмәсәң җанымның кылларын, 
Ут булып үрелеп дөрләрмен. 
Очкыным күчереп сиңа да,
 Көл булып калганчы янармын. 
Уралып җилләрнең чәченә, 
Таралып елларны санармын.

...Бәгырьдән кителгән кыйпылчык 
Тын калды кадалып ярага. 
Күкләргә ашканчы Вакыт бар, 
Җаныңны гөнаһтан арала.

Кыз сагышы

Коелмыйча калды баланнары, Сыкрап сеңде көзге хатирә. Бер кат туңып балланса да үзе, Әчелеге әле хәтердә. Сөелмичә калган кызлар кебек, Җимешләре янып өшегән... ...Күз явыдай ике кызыл төймә Тәгәрәде кызның түшенә... *** Гамәлләрне бизмәннәргә салсаң, Басар икән кайсы яклары? Хаталардан хали түгел кеше, Ялгышлардан язмыш саклармы? Өмет белән яши һәркем җирдә, Гомерләр бит бары бер генә. Кырауларга бирешмичә гөлләр Чәчәк атсын иде гел генә. ...Гомерләр бит бары бер генә...
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018