Бүген Әдипләр: Аида ХӘЙРЕТДИНОВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Аида ХӘЙРЕТДИНОВА


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Тәзкирә ХАКОВА
Фатих Халиди
Яхъя Халитов
Зөфәр Харисов
Миргалим Харисов
Роза Хафизова
Мөсәгыйт Хәбибуллин
Роза Хәбибуллина
Аида ХӘЙРЕТДИНОВА
Аида ХӘЙРЕТДИНОВА
Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Башкортстанның Балтач районында яши.

Соңгы көн

(моңсу хикәя)

Хәлимә карчык соңгы арада гел бер үк төш күрә. Утыз ел элек авырудан дөнья куйган бердәнбере - Исмәгыйле, үзенә чакырып йөдәтә. «Пар ат җигеп кайттым, әни җаным, әйдә, җыен», - дип колачын җәеп килә.
И, бу гомерләр! Утызы тулгач та как сөяккә калып, тилмерепләр ятып, күзләрен йомды бит газизе. Авылда бер егет булды. Холкы гел анасыныкы: кызлар кебек тыныч, ана җанлы бала иде. Үкенечкә генә туган булган ла...
Озакламас Хәлимә, барыр улы янына... Ашы ашалды, яше яшәлде. Сиксәнне узды бит! Сөбханалла! Артыннан юксынып елар кешесе юк. Ил-көн алдында хур булырлык яшәлмәде. Үткәннәрен уйласа, гел шөкер итәрлек. Иншалла! Аның ише ялгыз-ярым көн иткән картларны күрше авылдагы картлар йортына җыялар-җыюын... Хөкүмәт шундый хәстәрлек күрә. Анысына бик рәхмәт. Урындагы җитәкчеләр Хәлимәнең бусагасын да ике-өч тапкыр атлап керде: «Әлегедән дә тәрбияле булырсың, әбекәй, мич ягасың, су кертәсең дә булмас», -дип үгетләп карадылар. Ризалыгын ала алмадылар. Үз сәгате белән, кояштан иртән торып, мич алдындагы күмер самавырына ут куеп, күрше килене Зөһрә керткән каймак белән чәй эчеп көнен башламаса, күңеле булмый. Шулай өйрәнелгән. Шушы заманда да күмер самавырын өенең түрендә тотуына күрше-күлән дә гаҗәпләнеп карый. Мәгәр бу гамәленең үзенә күрә сере бар. Сернең дә ниндие диген?!
Бар аның электр самавыры да, электр чәйнеге дә. Газ, электр шштәсенә утыртып кайната торганнары да бар. Берничә ел элек, кыш көне, бер төркем яшьләр кереп кавырсын чәйнек тә калдырып киттеләр. Пенсия акчасын алган көннәр иде. Кирәктән түгел, шундый салкында өй рәтеннән өшеп-туңып йөреп әйбер сатучы яшьләрне кызганудан алып калды анысын. Алуын алды да, анда кайнаган су тамагына чәй булып бармады. Кавырсын тәме суга чыгып кына калмады, күзләрне ачыттыра торган исе бөтен өйгә таралды... Хәзер исә, Ихсаны үз куллары белән юнәткән, чоланга урнаштырылган шкаф шүрлегендә балкып утыра ул чәйнек-самавырлар.
Электр көче белән кайнатылган чәйнең тәмен тапмый Хәлимә. Аш-суга чакырсалар да, чәйләрен ваксынмыйм, дип кенә уртлап утыра. Аннан инде, кайтып керү белән үзен «сагынып» көткән самавырына «җан» өрә. Бер касә чәйдән хәлләр кереп, күзләр ачылып китә.
Чәй тәмен дә аера әбиебез. Элгәре, кибет киштәләрендә такта чәй өелеп ятканда гел шуны алды. Зиһенне ача, йөрәккә ял бирә иде. Товар дефициты дигәннәре теңкәгә тигән елларда сатучы ханым авылдашлары белән күз кысышып, астан һинд чәен өләшкәндә дә Хәлимә өчен ал, яшел тышлы такта чәйләр алыштыргысыз сыйга тиң иде. Соңгы елларда никтер бөтенләй күренми башлады ул. Әллә яхшы сыйфатлы икәнен белеп, зур-зур түрәләр өчен генә чыгаралар, шуңа төпкел авылларга килеп җитми башлады дегет кебек булып чыккан такта чәйләр?! Тышкы бизәлешләре маңгай күзеңне генә кызыктырып калмый. Озаграк карап торсаң, күңел күзен чынлап торып ымсындырган, матурлап эшләнгән каплардагы чәйләр арасыннан такта чәй тәменә якынын озак сайлады Хәлимә. Кайберләрен бөтенләй эчә алмады, кайберсе йөрәген какты. Бер төрлесе, борчак итеп эшләнгәне, кан басымын кинәт күтәреп якты дөньядан аера язды. Ходайның рәхмәте, гомере бетмәүгә бер сәбәп: күршесе Зөһрә, авыл фельдшеры, сөт керткәндә күреп калып, беренче ярдәм күрсәтеп, әҗәл тырнагыннан алып калды. Шул хәлдән соң күршесе киңәшен тотып яшел һәм бөртекле чәйләр генә куллана башлады. Менә әле дә тәбәнәк өенең түрендәге сәкегә утырып, шул вакыйгаларны искә төшереп, гомер иткән куышының яктылыгына күңеленнән сөенеп, беравык уйланып утырды. Карт көнемдә якын кешем юк дип, дөньясын калдырып ничек хөкүмәт карамагына бәйләсен ул язмышын? Юк, үзен йөртә алганда көнен үзе күрер әле. Аркасы бөкерәеп, гәүдәсе кечерәеп калган Хәлимә, яратып кигән зәңгәр халатының төймәләрен эләктереп, ак яулыгын алып ябынды, чыгып тәһарәт алды, иртәнге намазын укыды да, абзардагы дүрт тавыгы белән бер әтәченә бодай сипте, аларны ихатага чыгарды. Аннары юынып, самавырын чыжлатты. Иртәнге табынын корып чәйләп алырга булды. Самавыр өлгерүгә, кичке «уен»га чыгып гаип булган Сарыбай да мыраулап кайтып керде. «Ә-ә, ачыктыңмы, Сарыбай? Начар гадәтлегә әйләндең әле. Олыгайган көнемдә бер иптәш кебек карап тора идем үзеңә... Кич җитсә, чыгып югаласың!..» - Хуҗабикә аягына килеп сарылган дүрт аяклы дустын яратып кына шелтәләп алды. Аннары икмәк сыныгына сары май ягып, мич астына түшәлгән кәгазь өстенә салды. Сарыбае, «башкача алай итмәм, гафу ит», дигән сыман, хуҗасының күзенә тутырып карады да, мөһим эше исенә төшкәндәй, ялт кузгалып, мич астына ашыкты.
Өстәл белән мич алдында утырган самавыр арасында әле тегесен, әле монысын хәстәрләп иртәнге чәйгә утырганчы, берәү тышкы ишекне какты. Зөһрә икән:
-Хәерле иртә, Хәлимә әби! Тыныч йокладыңмы? Менә яңа каймак керттем, чыгып кына алчы.
- Имин, балам. Әйдүк, үт.
- Үтеп тормам, әби. Ирек улымны савыктыру лагерена озатасым бар. Бүгеннән яллары башлана. Сабыйларга прививка ясый торган көнем. Кич белән керермен, Хәлимә әби. Чәең тәмле булсын!
- Рәхмәт, кызым, рәхмәт.
Кереп тормады. Эш кешесе шул. Бигрәк тынгысыз җан. Күптән уйлап йөри Хәлимә: бер җаен туры китереп, үлемтеккә дип әзерләгән хәер акчаларын, кәфенлеген, башка кирәк-яракларын әйтеп, күрсәтеп калдырасы бар шушы балага. Соңгы төшләренә караганда, озакламас ул көн... Уйлана-уйлана Хәлимә сыек каймакны бер савытка бүлеп алды да, калган өлешен, башка вакыттагыча, банкасы белән базга төшереп тормады, сәке астындагы тартмага гына утыртты. Әллә нишләп кинәт хәле мөшкелләнеп китүен тойды, базыңда җан биреп ятарсың, Ходай үзе сакласын!
Гомер үтте. Үткәннәрен барлап, бүгенге яшьләрнең кемузардан тырышып дөнья көтүләренә читтән ак көнләшү белән карап яши ул хәзер. Әле дә өстәле тирәсендә кайнаган арада, авыл кешесе таңдагы мәшәкатьләрен башкарды, урамны гөрләтеп көтү кузгалды, аның артыннан күрше-күлән бозау-малларын болынга куды. Ул арада кояш та шактый күтәрелде. Аргы урам килене Мәблия бүген дә йоклап калган, сыер-малларын авыл очына куалап илтте. Аның артыннан басу каравылчысы Имаметдин, ташка басылган тәртиптә, колынын иярткән Алмачуарына атланып, чыбыркысын селти-селти килде дә, Хәлимә яшәгән өй турысына җиткәч, каршы якта үскән йөзьяшәр тирәк төбендә «Прима» сигаретын кабызып, юлын дәвам итте. Урам башындагы йортта яшәүче Гафурның олы килене Мәүлидә, башындагы яулыгын салып, кулында болгый-болгый, бер басасын биш басып, җәйләүдән - иртәнге савымнан кайтты. Нуриянең уртанчы улы Рамазан, авылда гына түгел, тирә-якта дан тоткан балта остасы, эш коралларын мотоциклы бишегенә төяп, авыл очындагы ферма ремонтына юл алды. Тәрәзәсеннән урамдагы җанлылыкны күзәтә-күзәтә тәмләп чәй эчкән Хәлимә, соңгы касәдәге соңгы йотымын кабып, амин тотканда, өй каршындагы озын тыкрыктан көянтә-чиләген асып елга буена суга төшүче Сылу күренде. Хәлимәнең Ихсанына икетуган тиешле Фәтхерахман картның оныгы ул. Бик ипле бала... Ходай гомерен, бәхетен бирсен!
Соңгы буын яшьләренең ярымшәрә рәвештә йөрүләрен һич килештерми Хәлимә. Киемнәре кием түгел, ачык йә ерык. Шундый эленке-салынкы чүпрәкне кием итеп чыгаруларын әйтсәң дә инде?! Тәүдәрәк, шәһәрдән кайтканнары гына килбәтсез кыланып йөри торган иде, хәзер авылныкылар да шул гадәтне куа. Кыз балалары да кыска ыштан кия, кендекләре күренеп торган күкрәкчә эләктереп йөри. һәрхәлдә, аларны Хәлимә шулай атый. һич килешә алмый ул мондый күренеш белән. Әллә картайганга шулай, әллә нәрсә... Ә менә Сылу алай йөрми. Куе калын чәчләрен ике толымга аерып үрә, җыйнак. Кигән күлмәге дә бик килешле. Ап-ак битенә сибелгән сипкелләре, елмайганда бит очларында барлыкка килгән чокырлары үзен тагын да сөйкемле итә. Аяк атлап йөрешенә кадәр ярата аны Хәлимә. Сыный караганда, үз чордашлары янына кайдандыр, үткәннәрдән килеп кергән сихри зат сыман тоела ул карчыкка. Әмма бу тышкы чагыштырудан чыгып күз салганда гына шулай...
Дус-ишләре белән аралашып яши үзе. Яшьтәшләре чит итми кызны. Гөрләшеп, көлешеп тау башындагы каенлыкка җиләккә менеп төшәләр. Кич җитсә, әти-әниләренә йорт малларын җыюда ярдәмләшәләр.

* * *
Бар иде бит Хәлимәнең дә Сылу кебек чаклары. Тормыш авыр дип тормадылар, батырып эшли дә, гөрләтеп күңел ача да белделәр. Кул арасына керер-кермәстән, җәйләрен әниләре рәтеннән утауга йөрү, печән җыю, көзен урак, көлтә сугу, көлтә кертү, ындыр табагында иген җилгәрү, орлык кертү - бер эш тә куркытмады егерменче ел егет һәм кызларын!
Авылда яшьләр дә күп иде. Ике өлештән торган авыл яшьләре Түбәтәй тау башына җыелса, үзе бер Сабантуй төсе алыр иде. Ә гармунчы егетләре?! Гаффан, Әдһәм, Ризван, Талип... Дүртесе дүрт яктан кыз-кыркынны җырлатып урам, тыкрыклар буйлап төшәрләр иде дә, тауда «йөзек салыш», «такмак әйтеш», «биш почмак» ише уеннарны башлап җибәрерләр иде. Танышулар, табышу-кавышулар китергән төннәр... Уналты яшендә Хәлимәне тәүге тапкыр Ризван озатты. Озатты дип, урам аша ике өй үтеп кенә яшәгән күршеләр иде. Таң алдыннан җырлап кайтканда, башкалар берәм-берәм өйләренә таралышып бетүгә, гадәттә Ризван белән Хәлимә - икесе калалар. Егет, кыюлыгын җыеп, кызны капка алдына кадәр китереп куя да: «Иртәгә дә чык, яме!» — дип борылып китә. Шул гына...
И, ул чаклар! Җиз чиләкләрне көлләп юып көянтәләп суга барулар дисеңме?! Дәвере башка идеме, кыз-кыркын чәй суына күмәкләшеп йөрүне гадәткә керткән иде. Сания, Мәдинә, Фәния, Әминә, Рәҗимә, Ваһибә, толымнарына бизәкле тасмалар тагып, суга киләләр дә, кичке уенда кайсына нинди егет күз кыскан, кем кемгә игътибар иткән - шул хакта гәпләшәләр. Олылар әйтүе буенча белә кызлар: кыз чакта суга карап теләгән теләк кабул була, имеш... Шуны истә тотып, сылулар тезелешеп суга карап чиләкләрен тутыралар.
- Ходай миңа бай ир бирсен, - ди Ваһибә.
- Минеке матур булсын! - ди Әминә.
- Миңа язганы - эчмәсен!
- Мине генә яратсын!
- Миңа насыйп яр - тәмәке тартмасын!
- Холкы - холык булсын!
Шаярырга, уйнап сөйләшергә яраткан Хәлимә, читтән генә күзәтте дә:
—Эчмәгәч тә, тартмагач та, холкын да күрсәтмәгәч, ир буламыни ул?! Минеке эчсен дә, тартсын да, холкын да күрсәтсен! - дип теләде, чиләкләрен тутырып су алган саен...
Сынап әйтелгән олылар сүзе рас килде - һәр кызга Ходай сораганын бирде. Күктә ай, йолдызлар балкыган серле кичләрдә, Түбәтәй тау башына сирәк чыккан, анда да уенда катнашмаган, башкаларны читтән генә күзәтеп йөргән, сул аягы чатан Ихсан чуала башлады Хәлимә тирәсендә. Усал чырайлы, үзсүзле егет үзенә буйсындырды кызны. Ярату да түгел иде бу... Ниндидер эчке курку якынайтты Хәлимәне Ихсанга.
Кызга 16 яшь тулган елда ил өстенә афәт килде - сугыш башланды. Бербер артлы ир-атлар, егетләр фронтка алынды. Тумыштан гарип Ихсанны мондый чакырулар читләп узды. Ул авылда бригадир Вазыйфасын башкарды. Халыкның, бигрәк тә хатын-кызның, теңкәсенә аз тимәде. 1942 елның салкын кышында Хәлимәне урлап алып кайтты. Икенче көнне Зиннәтулла картны чакырып никах укыттылар да, бергә яшәп киттеләр. Яшәү дип әйтерлек булдымы соң ул еллар? Гомерендә өйгә айнык хәлдә кайтмады Ихсан. Эштән кайтуына табынга әзер аш куелганда да гаеп тапты, юган-җыйганны, йорт эшләрен санга сукмады. Боларына түзәр дә идең, ыжгырып дәшүләре, тешләреңне кысып, аның җаена торганда да сине кешегә санламыйча, көрәк кебек кулларын йодрыклап өстеңә килүе, шуның холыксызлыгыннан куркып, салкын кыш айларында газиз сабыен кулына эләккән алам-саламга төреп чыгып китеп, күршеләрдә кунулар... Гадәтсез ир китергән михнәтләр Исмәгыйленең дә сәламәтлеген какшатты. Бәләкәйдән бөер чирле булды. Утыз яшенә дә сызланулар белән генә җитә алды. Гаиләсенә дә игелек күрсәтмәде, үзе дә рәхәт күрми, кырык алтынчы яшендә гүр иясе булды Ихсан. Әҗәленә дә әлеге шул эчкечелек сәбәп булды. Илле яшенә җиткәндә ирсез дә, баласыз да калды Хәлимә. Алтмыш ике яшенә кадәр фермада бозаулар карады, эше - бар юанычы булды. И, бу гомерләр!..

* * *
Соңгы араларда күзен йомды исә, улын күрә Хәлимә. Төш тә сыман, төш түгел дә кебек. Кияү егете кебек киенеп алган төстә кайтып бусагадан атлап керә дә: «Пар ат җигеп сине алырга дип кайттым, әни җаным! Соңгы эшеңне үтә дә, әйдә, җыен!» - ди.
Тукта! Нинди соңгы эш хакында искәртә соң әле аны Исмәгыйле? һәр көнне биш вакыт намазын калдырмый, уразасын тота. Кешедән акча-мазар алганы юк.
Хәлимә, сак кына кузгалып, түр яктагы сандыгын ачты. Эче пошканга аптыраудан үлемтеккә дип туплаган төенчеген чишеп, кәфенлеген барлады, хәергә таратырга дип әзерләнгән яулык, сөлгеләрен кузгаткалап салырга уйлады. Шулвакыт сандык төбендәге чүпрәккә эләгеп, ике чулпы тәгәрәп идәнгә төште. Көмеш чулпылар! Моннан күп еллар элек каенанасы Миңлегайшә, төсем булсын дип, сакларга кушып килененә калдырган иде үзләрен. «Оныкларыбызга бүләк итәрсең, балам...» - дигән иде. Ачык йөзле, нурлы чырайлы иде, мәрхүмә. Хәлимә белән нибары бер ел гына бергә яшәп калдылар, авыру иде, дөнья куйды. Ул вакытта «ярар» дип кабул иткән чулпыларны калдырыр баласы да, оныклары да юк Хәлимәнең. Әманәткә хыянәт кебек килеп чыга түгелме соң? Кемгә тапшырырга чулпыларны? Карчыкның күз алдына Сылу килде. Әйе, шул балага тапшырырга. Иманлы бала.

* * *
...Төштән соң тузанны басып тыныч кына җылы яңгыр сибәләп үтте. һава тагын да сафланып калды. Хәлимә дә, тәненә, җанына ниндидер, әлегәчә сизелмәгән көч өстәлүен тойды. Кичкә кадәр чәйгә кибеттән берәр төрле тәм-том аласы булыр, дип уйлады карчык һәм озын-озакка сузмый чыгып керергә булды. Кеше арасына чыкканда гына кияргә тоткан, кара җирлеккә кызыл розалар төшкән матур күлмәген киде, башына алмалы француз яулыгын алып" бәйләде. Булды... Хәзер йөреп кайтырга да була.
...Кибеттә озак тормады, бер килограмм солы печеньесе, бер килограмм шоколад конфет алды да, сатучы кыз Тәнзиләгә рәхмәт әйтеп, кайтырга ашыкты. Җәй уртасы шул, һәр кешенең мәшәкате баштан ашкан мәл, урамда кеше заты юк. Хәлимә, җил-җил басып атлады. Тыкрык башында көянтә-чиләкләп чишмә суыннан кайтып килүче Сылу очрады.
- Сау гынамы, Хәлимә әби? - Йөзе күктәге кояш сыман балкыган чибәркәй әбигә сәлам бирде.
- Имин әле, балам. Рәхмәт! Судан кайтып килешеңме?
- Әйе, әби. Суымны сиңа кертәм. Әни бүген сине төшендә күргән. «Әбиеңнең эчәр суы беткән, көндез үз вакытың белән су китереп бир, дога кылсын», - диде эшкә китешли.
- Ай, рәхмәт, кызым! Игелек күр! Әйдә, өйгә керик. Сөйләр сүзем, тапшырыр әйберем бар, балам.
Әби дога кылгач, чишмә суыннан самавыр куйдылар. Ул кайнаганчы Хәлимә карчык язмышына хәлиткеч йогынты ясаган вакыйганы түкми-чәчми сөйләде дә:
- Исеңдә тот, кызым, минем ялгышым, минем язмышым сабак булсын үзеңә. Кыз чакта су алганда теләгән теләк кабул була. Хак, бик сынап әйтелгән сүзләр бу, балам. Чишмәгә юлың төшкән саен әйткәннәремә колак сал!.. - дип тәмамлады киңәшен.
...Чәй табыныннан кузгалгач, ашыкмый гына сандыгын ачты һәм, сак кына кагылып, аның төбеннән ике чулпы чыгарды.
- Төсем булыр, Сылу, көмеш чулпылар бу. Иң якын күргән балам син. Истәлегем итеп сакла!
- Рәхмәт, Хәлимә әби!
Бераз тын утырганнан соң, карчык җайлап кына, дәвам итте:
- Тормыш шулай корылган инде ул, балам. Килү бар җирдә, китү бар. Көнем җитте. Сәгатемне көтәм. Әниеңнең дә төшенә бик тирәннән кергәнмен, бүгеннән дә калмам. Кояш баеганчы әтиең белән әниең кереп чыгарлар әле. Әйтергә онытма, берүк.
- Игелек күр, бәхетле бул, кызым...
Нияз белән Гөлфая, кызлары җиткергән хәбәрне ишетү белән, кояш баеганчы Хәлимә карчык яшәгән йортка ашыктылар. Алар килеп кергәндә хәлсезләнеп, түр баштагы сәкегә, ап-ак урын өстенә ауган Хәлимә янында күршесе Зөһрә бөтерелә иде.
- Болары - сөягемә кергән кешеләргә, анавылары - кабер авызы ачканнарга... - Зөһрә, әби әйткәннәрне тәртипләп өеп, билгеле урынга язып урнаштыра.
- Килдегезме? И рәхмәт, балалар... - Хәлимә, төпкә баткан күзләрен тутырып иреннәрен чак-чак кыймылдатып, Нияз белән Гөлфаяга эндәште.
- Әйе, әби, килдек, әллә чирләп киттеңме?
- «Атларым» җигүле, балам. Бәхил булыгыз. Песиемне, зинһар, үз тәрбиягезгә алырсыз, тавыкларым, Зөһрә килен, сиңа калыр... - Соңгы сүзләрен әйтеп тә бетте, башын сул якка салып, әби, бер генә тартылып куйды да, җанын тапшырды...
Өйдәгеләр һушларына килә алмый аптырашып калды. Ул арада урам уртасына җиңел машина килеп туктады. Руль артында утырган ир, йөгерә-йөгерә Зөһрәләргә кереп чыкты, аннары Хәлимә карчык йортының ишеген какты. Күрше авылдагы мәктәп директоры Әхсән икән.
- Зөһрә, туган, зинһар ярдәм ит. Әминә кизүли башлады, больницага өлгерәлмибез...
...Әхсән сөеклесен фельдшер яшәгән өйгә кертеп салуга, Зөһрә юынып өстенә халатын гына киеп өлгерде, яңа кеше якты дөньяга: «Бу мин, исән-имин, дигән сыман «ңа-а-а-а», - дип яңгыравык авазын салды.
Санаулы минутлар эчендә берәү фани дөнья белән хушлашты, күз ачып йомганчы, икенчесе җиргә килде. Яшәр өчен, кеше булыр өчен!..

"Мәйдан" № 10, 2012.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013