Бүген Әдипләр: Әхсән Шәрипов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхсән Шәрипов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Луара Шакирҗан
Әлфия Шакирҗанова
Әзһәр Шакиров
Минсәгыйть Шакиров
Фәридә Шакирова
Әлфинур Шәвәлева
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Камил Шәйхетдинов
Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА
Айдар ШӘЙХИ
Гөлназ Шәйхи
Габдeлхак Шәмсетдинов
Исмәгыйль Шәрәфиев
Әхсән Шәрипов
Ирек Шәрипов
Зөлфия Шәрипова
Наил Шәрифуллин
Зәйдулла Шәфигуллин
Фәрит Шәфигуллин
Хөснулла Шәфигуллин
Исмәгыйль Шәфиев
Мөслимә Шәфыйк
Илфак Шиһапов
Әхсән Шәрипов
(1925-2017)
Шәрипов Әхсән Әмирович 1925 нче елның 29 нчы декабрендә Мөслим районының Теләнче (хәзер - Октябрь) авылында туган. Хезмәт юлын 1943 нче елда Октябрь мәктәбендә укытучы булып башлый, шул ук елны Бөек Ватан сугышына китә, сугышта катнашып, 1951 нче елда туган якларына кайта. Аннан соң төрле эшләрдә эшли, укып югары белем ала. Күп еллар партиянең район комитеты секретаре булып эшли. 16 ел авыл хуҗалыгы продуктлары хәзерләү һәм сыйфат баш инспекторы була. Пенсиягә чыккач та кул кушырып утырмый. 1986-90 нчы елларда районның гражданнар оборонасы штабы начальнигы вазыйфасын башкара. 1991-98 нче елларда район инвалидлар җәмгыяте идарәсе рәисе булып эшли.

Бүгенге көндә район ветераннар советының җаваплы секретаре. Кайда гына эшләсә дә, ул бик төгәл, эшкә җаваплы карый торган кеше. хезмәт чорында бик күп бүләкләргә лаек булды. Өч тапкыр партиянең Татарстан обкомының һәм министрлар Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышы ветераны Әхсән Әмирович бик күп орденнар, медальләр белән, җәмәгать оешмаларының мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Җәмәгать оешмаларының почет грамоталары белән бүләкләнә. 1995 елда Әхсән Шәрипов тынгысызлыгы белән ветераннар хоры оештырыла, хәзер инде ул “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубана әверелде. Әхсан ага әлеге клубның җитәкчесе. “Сүнмәс дәрт” клубы күп авылларда һәм күрше-тирә районнарда чыгыш ясап, халык ихтирамын казанды. Бу уңышларда Әхсан Әмировичның өлеше бик күп.

Язмалары

Яшәү көче табарсың

Сагынып көтеп алган якын кешең китеп барса, күңелдә ниндидер бушлык хасил була, юксындыра, моңсуландыра. Хөрмәтле авылдашыбыз, олуг язучыбыз драматург, прозаик Фоат Садриевның «Казан утлары»ның 8, 8,10 саннарында басылган «Бәхетсезләр бәхете» трилогиясенең өченче романнын укып чыккач, үземдә әнә шундый халәт барлыкка килде. Укып чыктым да аерыласы килмичә шул журналларга, карап утырам. Саранрак язгансың, Фоат әфәнде, әзрәк булган, тиз бетте. Бу әсәр басылган журналларны җыеп бардым да, әллә картлык, әллә ялкаулык басты, дөнья мәшәкатьләре дә арага кергәндер, кулыма ала алмый йөрдем. Ә алгач, укып чыкмый туктый алмадым, Үземә күрә тәҗел, шушы минутта эшләргә тиешле шөгылем дә бар иде. Менә шушы бер генә абзацын укыйм да шул эшкә тотынам дип үземә үзем вәгъдә дә биргән идем. Кая ди ул абзац, бит арты бит укылган, тәҗел эш тә онытылган.

Бер карасаң, Фоат Садриев әсәрләрендә артык бер нәрсә дә юк кебек. Кичәге, бүгенге, үзебезнең тормыш... Геройлары, персонажлары, вакыйга барган урыннары да көн саен аралашкан, очрашкан, ачуланышкан, дуслашкан үз кешеләребез, урамнарын таптаган авылларыбыз, күнегеп беткән, исебез дә китми торган үз мохитебез. Ә шулар ничек итеп тасвирланган, ничек матур нәкышләп сурәтләнгән. Моны шулай эшләү өчен кешене бөтен нечкәлекләре белән, бөтен төсе бите белән күрә белергә, тоя белергә, күзәтә белергә кирәк. Моның өчен талант кирәк. Ә ул Фоат Садриевта бар, күршегә керәсе түгел.

«Булсын телең шундый шәфкатьле: Саңгыраулар аны һәрчак ишетсен, ә чукраклар исә сөйләшсен».
Королина Бови, инглиз шагыйрәсе.

Бер үк буяулар белән бер үк күренешне бер рәссам ясый — аны караган саен карыйсы, үзеңнең дә шунда буласың килә, ә икенчесенекен исә бер карыйсың һәм... онытасың да. Фоат Садриев телебез хазинәсеннән оста файдалана белә. Іәр төсен, һәр гаммасын урынлы кулланып, вакыйгаларны, хисләрне, күңел кичерешләрен, психологик күренешләрне, персонажларның характерларын матур-матур чагыштырулар, башка әдәби алымнар белән гади генә, аңлаешлы итеп укучысына җиткерә ала.

Күптән түгел аның «Көлми торган кеше» исемле китабы дөнья күрде. Шул китаптагы шул ук исемдәге повестенда төп персонажы Газизҗан чиргә юлыга. Кендеге белән авылга береккән, нинди авырлыклар, кыенлыкларга карамастан шул тормыштан аерыла алмаган Газизҗанны, тычкан тураклап, әче сидек исе килеп торган, кирәге калмаган иске салам эскерте белән чагыштыра. Тупас кебек, әмма хакыйкать. Газизҗан дәваланырга дип шәһәргә килә. Кич була. Кая барырга аптырап тора. Хатынының апасы бар, анда барасы килми. Іич көтмәгәндә авылдашы, сабакташы Фирдәүсә очрый, үзенә кайтырга әйди,анда барырга кыенсына.

— Мин хатынның апаларына барырмын дигән идем, — ди Газизҗан. Бу сүзләрне ул авызына эләккән бик тәмсез әйберне чәйнәгәндәй генә әйтте, дип аңлата автор. Менә шушы чагыштыруда хатынның апасы ниндирәк кеше булуы бик әйбәт аңлашыла. Яки менә Фирдәүсәгә характеристика.

— Үзен бик мул яшисең, акчаны күп аласыңдыр, Газизҗан.

— Хезмәт хакы түбән безнең (ул инженер Ә.Ш.). Ә шулай да бер нигә дә интеккәнем юк. Серен әйтимме?

— Әйт.

— Әйбер дип җанымны корытмадым, булганын исраф итмәдем. Билемә бәйләгән алъяпкычымны да, тузып бетмичә, ташланагым юк минем. Сыңар валчык ипине дә әрәм итмим. Аларга бит кемнәрнең дә күкрәк көче кергән». Бу саранлык түгел — кешелеклелек, әдәплелек, сакчыллык. Фирдәүсәнең тормыш принцибына, аның кем булуына үтемле сурәт. Ятим үскән, туя ипи, юньлн кием күрмәгән авыл малае Фоат Садриевның үз персонажы аша ипинең дә, кеше көче белән җитештерелгән башка әйберләрнең дә кадерен белегез, әрәм-шәрәм итмәгез дип әйтүе, өндәве, җан авазы бу.

Шушы ук китапта «Рәхмәт, әтием» повестын укый башлауга күңелдә ниндидер сагыш дулкыны туа, йотып булмый торган төер барлыкка килә, күздән яшь тәгәри. Бер мизгелдә сабырлыгын җуйган әти кеше, үсмер улын мәңгегә югалтып, гомерлек, тетрәнерлек үкенү кичерә. Тикмәгә генә ата-бабаларыбыз сабырлыкны сары алтынга тиңләмәгәннәрдер.

«Балта сабы чәчәк аткач» хикәясендә язмышлары белән рәнҗетелгән, физик мөмкинлекләре чикләнгән, шуның өстенә җәмгыять тарафыннан да түбәнсетелгән шәхесләр тормышы, көн-күрешләре, шушы рәвешкә үзләре гаепле сыман кыенсынулары, рәхимсез гаделсезлеккә каршы тигез булмаган көрәше тасвирланган. Бу әсәрне укыганда да тирән дулкынлану кичерәсең.

«Печән» хикәясе — бүгенге авыл тормышы. Гомерен балалар тәрбияләүгә, багышлаган озак еллар мәктәп директоры булган, шуның өстенә бик күп төрле җәмәгать эшләре башкарып, авыл халкының ихтирамын яулаган, тыйнак, әдәпле, итагатьле, сәламәтлеге дә шактый какшаган инде күптән пенсиядә булган Афзал Хөрмәтуллин (фамилиясен дә таба белгән бит!) авылы сулышы белән яши. Анда мин-минлек юк, авторитеты белән кизәнми. Мал туарына печән кайтару мәшәкате белән янып-көеп, кая, кемгә сугылырга белми йөри. Үзенең укучысы Фәндүс әлле-мәлле тракторы белән ярдәмгә килә. Шул бер-ике сәгатьлек эш шактый озакка сузыла, күп төрле маҗараларга дучар булалар. Шул рәвешле авылның кимсетелүе, түбәнсетелүе, кыерсытылуы, яшәсегез килсә, әмәлен табарсыз әле дигән караш чагыла.

Ф. Садриев әсәрләрендә гаделсезлек, дулкынландыргыч вакыйгалар гына тасвирланмый. Ул әнә шул кыенлыкларны оныттырырлык, ихлас елмаерлык юмористик, шаян хикәяләре белән дә сөендерә белә. Якташыбыз— юморга бай автор.

Аның әсәрләрен укысаң, яшәргә көч, рухи азык табарсың. Кемнең кем икәнен аңларга, кемнең кемлегенә карап аралашырга өйрәнерсең, дәрес алырсың. Фикереңне гади генә, аңлаешлы һәм үтемле итеп җиткерәсең килсә, Фоат Садриевка мөрәҗәгать ит. Аның чагыштырулары, җөмлә төзелеше, сүз сайланышы, фикер агышы һәркемне өйрәтерлек, сабак алырлык.

Истә һаман да истә

Бөек Ватан сугышының иң авыр, иң фаҗигале беренче елында безнең гаскәрләр зур югалтулар кичереп, авыл арты авыл, шәһәр арты шәһәр калдырып, Мәскәүгә кадәр чигенде. «Артта Мәскәү — чигенергә урын юк!». Генерал Панфилов дивизиясеннән политрук Клочков әйткән бу сүзләр канатлыга әверелде, һәр сугышчының йөрәге аша узды. Башкала үтә куркыныч хәлдә калды. Ләкин кысылган пружинадагы кебек, потенциаль көч табылды. 1941 елның декабрендә совет гаскәрләре һөҗүмгә күчеп, зур җиңүгә иреште, фашистлары йөзләрчә чакрымга чигенергә мәҗбүр итте. Быел бу җиңүгә 65 ел тула. Шушы уңайдан Татарстан сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарының республика комитеты һәм ветераннар советы инициативасы, хөкүмәтебезнең, президентыбызның турыдан-туры ярдәме белән 130 сугыш ветераны Мәскәүгә экскурсиягә барды. Җитәкчеләрбез — әлеге комитетның рәисе, генерал Әхәт Гайнулла улы Юлашев, аның беренче урынбасары, ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән, подполковник Әхмәтзәки Әхмәтханов (районыбызның Үрәзмәт-Чишмә авылыннан) һәм республика ветераннар советы рәисенең беренче урынбасары Вагыйз Малихов.

Без сәяхәттә

4 сентябрь көнне иртәнге тугыз сәгатьтә Казан елга портына җыелдык. Очрашулар, танышулар башланды. Кем син, каян килдең, кайсы фронтта булдың, нинди шәһәрләрне азат итүдә катнаштың, хәрби хезмәтне кайчан төгәлләдең, сугыштан соң кем булып эшләдең? Гаилә хәлләре дә читтә калмады. Сәгать унда безне озатуга багышланган тантаналы митинг башланды. Төрле оешма вәкилләре җылы сүзләр юллады, исән-имин йөреп кайтуыбызны теләделәр. Сәгать 11 дә «Президент» теплоходы юлга кузгалды. Шул минутта конференц-залга чакырылдык. Корабль капитаны юлга чыгуыбыз белән котлады, куанычлы сәяхәт теләде, теплоходның характеристикасы белән таныштырды. Буе йөз метрга якын, киңлеге — унике, биеклеге унбиш метр. Теплоходны һәрберсе меңъярым ат көчле ике двигатель хәрәкәткә китерә, иң югары тизлеге— сәгатенә 25 километр. Узган гасырның алтмышынчы еллар башында Чехословакиядә эшләнгән. Каюталар икешәр кешелек, бик чиста. Ике ресторанында көнгә өчәр тапкыр тәмле ризыклар белән сыйладылар. Казаннан Мәскәүгә кадәр Идел буйлап 1600 чакырым юл үттек. Кайтуы да шулай, дүртәр көн. Берничә гидроэлектрстанциясе, су саклагычлар, ике дистә шлюздан үттек. Соңгыларының һәрберсенә утыз-кырык минут вакыт сарыф ителә. Җиде өлкә, өч республика территориясе аша уздык. Яр буена урнашкан шәһәрләрне күрдек, кайберләре белән якыннан таныштык. Сезне дә, хөрмәтле укучыларым, шул шәһәрләрнең кайберләре белән, кыскача гына булса да таныштырыйм әле.

Түбән Новгород

Бу шәһәр 2021 елда сигез йөз яшен тутыра. Аны Идел буеның башкаласы дип тә йөртәләр икән. Рәсәйнең иң эре шәһәрләренең берсе, анда миллион ярым кеше яши. Ока елгасының Иделгә кушылган төбәгенә урнашкан. Иң күркәм урыны, горурлыгы Кремль, 1511 елда төзелгән. Шәһәр чиста, пөхтә, хәтфә үлән, чәчәкләр үсә, бер чүп әсәре күрмәссең. 1610 елда поляклар сатлык боярлар ярдәмендә Мәскәүне басып ала. Польша кешесе король була. Ил патриотларына,әлбәттә, бу хәл ошамый. Новгород старостасы Козьма Минин һәм сугышчы кенәз Дмитрий Пожарский, ополчение туплап, Мәскәүне азат итүгә, илнең традицион үз строен кайтаруга зур өлеш кертәләр. Аларга Мәскәүдә дә, үз шәһәрләрендә дә кремль һәйкәл куела.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә кара мәрмәр белән җиһазланган мәйданчыкта мәңгелек ут яна. Бу шәһәр ул елларда нигездә илне йөк автомашиналары белән тәэмин итеп торган. Җитештерелгән һәр өч автомашинаның икесе биредә эшләнгән. «Катюша»лар «ЗИС-5» машиналарына шушында куелган. Моннан тыш һәр өч «Т-34» танкының, һәр өч пушканың берсе, һәр унбер самолетның берсе Түбән Новгород заводларыннан чыккан. Бу шәһәр мәдәният үзәге дә, монда егермеләп югары уку йорты, дистәләрчә театр, унга якын музей бар. Без дә Максим Горькийның фатир музеенда булдык.

Элек-электән бу кала үзенең ярминкәләре белән дан тоткан, бирегә сәүдәгәрләр илнең төрле төбәкләреннән килгәннәр, табыш мулдан булган. Шуңа күрә аны «Рәчәй кесәсе» дип йөрткәннәр. Гербында ак фонда кызыл болан. Мөгезе, тояклары кара. Борынгы Рәсәйдә болан иң изге хайван булып саналган.

Түбән Новгород безне үз итеп, якын күрше итеп бик җылы каршылады, шулай матур, истә калырлык итеп озатып калды.

Ярославль

Борынгы кала. 2010 елда меңъеллык юбилеен үткәрергә җыена. Безне дә кунакка чакырдылар. Шәһәрдә 650 мең кеше яши. Алты районга бүленгән. Берсе Иделнең сул ягында, аны Елга арягы районы дип атыйлар, халкы— йөз меңнән артык. Шәһәр матур,төзек. Нигезен кенәз Ярослав Мудрый салган. Исеме шуннан. Гербы: көмеш тактада алтын чапкыч тоткан аю басып тора. Тарихы шундыйрак: Ярослав Мудрый Ростовтан икенче тапкыр килгәнендә дә шушы урынга тукталыш ясаган. Аны күреп усал ниятле кешеләр моңа каршы аю җибәрәләр. Югалып калмый кенәз, ерткычны коралы (чапкычы) белән үтерә. Икенче көнне бу урынга тәре куя, шәһәр шуннан башлана, гербның эчтәлеге шуңа ишарә. Петр 1 әмере белән 1722 елда Россиядә беренче киндер туку фабрикасы (полотняная фабрика) барлыкка килә. Мотор заводы —илдә танылган зур завод. Шәһәрнең илдә генә түгел, дөньякүләм таныткан предприятиясе— шин заводы. Озак вакыт, бигрәк тә сугыш елларында, автомашиналарның, самолетларның «тәпиләрен аяк киеме белән» ул тәэмин итеп тора. Немецләрнең моңа эчләре бик поша. Бу объектны һәм Идел аша салынган күперне әледән-әле бомбага тота. Ләкин зыян китерә алмый, ә шин заводының җиде цехын җимерә, ике сменаны юк итә. Завод өч айдан соң гына тулы куәтенә эшли башлый.

Сугыш вакытында иң зур фаҗига кичергән шәһәр, әлбәттә, Ленинград булыр. Блокада вакытында бу кала ачлыктан, суыктан миллион кешесен, ягъни халкының өчтән берен югалта. Урамда, фатирларда җирләүгә чират көтеп меңләгән мәет ята. Күселәр бик күп үрчи, тагын бер афәт туа. Блокада алынгач, Ярославльдән тимер юл аша Ленинградка ике вагон һәм бер транспорт самолеты белән мәчеләр җибәрелә. Күрсәткән батырлыклары өчен герой-шәһәрдә игелекле җан ияләренә ике урында һәйкәл куела.

Ярославльдән бик күп күренекле, атаклы кешеләр чыккан. Моннан ике гасыр ярым элек, Россиядә беренче булып, шушы шәһәрдә театр сәнгате туа. Аның атасы үзе актер, режисер, драматург, скульптор, шагыйрь, музыкант — зур талант иясе Федор Волков (тумышы белән Костромадан) була. Советлар Союзы Герое, Җиңү Ордены кавалеры Маршал Ф.И.Толбухин, хатын-кызлардан беренче космонавт Валентина Терешкова исемнәрен җылылык, якынлык, эчкерсез ихтирам белән искә алалар биредә.

Патша заманнарында бу төбәк үз кануннары белән яшәгән. Мәсәлән, бер шартын үтәсә, һәр ир кеше сакал-мыек йөртә алган. Моның өчен ул биш алтын түләргә тиеш булган. Түләгәч, бер ягына сакал-мыек төшерелгән, икенче ягына «түләнгән» дип язылган медаль биргәннәр. Түләмәгәннәрне мәйданга чакырып, сакал-мыекларыннан мәхрүм иткәннәр. Бу инде мужик хокукыннан да мәхрүм ителүне аңлаткан. Моның хәзер әһәмияте юк, әмма кызыклы бит. Әхлак тәрбиясенә дә игътибар иткәннәр. Дүрт төр җинаять— дәүләткә хыянәт, изге урыннарны мыскыллау, кеше үтерү һәм никахсыз кызлар намусын бозу — иң авыр җинаять итеп каралган һәм болар өчен үлем җәзасы бирелгән. Бу канун бүген дә, көчендә булса, файдасы тими калмас иде дип уйлыйм..

Кострома

Кострома —1152 елда елганың Иделгә кушылган җирендә урнашкан шәһәргә. Борынгы славяннар учак (костер) ягып бәйрәм ясап язны зурлап озатканнар. Яше зур булса да әлләни үсеп китә алмаган. Хәзер 280 мең чамасы кеше яши. Төп кәсебе — җиңел промышленность. Эрләү, туку белән шөгыльләнгәннәр. Соңрак җитен тукыма җитештерү киң таралган, шуның белән дан тоткан. Ләкин үзгәртеп кору процессы үзенең кире йогынтысы белән бу тармакны нык какшаткан. Өлкәдә җитен чәчү мәйданы бермә-бер кимегән, цехлар, эш урыннары бик нык кыскарган.

Бөек Ватан сугышы елларында биредә госпитальләр шактый булган. Дәваланучыларның барысы да терелеп чыга алмаган, үлүчеләр дә күп булган, туганлык каберләре барлыкка килгән. Бу төбәкнең 162 кешесенә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, утыздан артыгы— Дан орденының тулы кавалеры. Унтугыз яшьлек Смирнов әсирлеккә эләгә. Аннан хәрби сер алырга телиләр. Ул дәшми. Кулларына, аякларына кадак сугалар — барыбер дәшми, сер бирми, ахырда башына да өлеш тия. Тарихта без белгән патриот Иван Сусанин да шушы җирлектән. Шәһәрнең үзәк мәйданы, бер урамы аның исемен йөртәләр.

Идел буенда иң карты түгел микән, 1068 яшьлек Услич шәһәрендә тукталдык. Җәяүле экскурсия ясадык. Чиркәүләрен, храмнарын карадык. 36 мең кеше яши торган бу шәһәрдә 112 чиркәү бар икән. Сәгать заводы эшли. Сәгатьләре бик матур күренә, әмма яхшы белүчеләр, сыйфат ягына ишарә ясап, алмаска киңәш иттеләр.

Рыбинск

Ел язмаларында беренче тапкыр ул 1071 елда телгә алына. Башта ул Шексна тамагы дип атала, аннары Балык Бистәсе, 1777 елда— Рыбинск. Бер ара Андропов исемен дә йөртә, яңадан үз исеменә кайта. Элек-электән халык балыкчылык белән шөгыльләнә, исеме дә шуннан килә. Идел буенда икмәк белән сәүдә итүче иң эре пристань була. Бурлакларның баш каласы итеп тә йөртелгән. Услич һәм Рыбинск исемнәрен йөртүче сусаклагычлар Европада иң зур ясалма күлләр булып хисаплана. Алар буйлап йөзгәндә үзеңне елгада түгел, диңгездәге кебек хис итәсең.

Плес

Без туктаган шәһәрләрнең иң кечкенәсе. Халык саны буенча авыл кебек — Тукайча әйтсәк, зурмы дисәң, зур түгелдер бу кала, бик кечкенә... Хәзер алты меңгә якын кеше яши. Үзе бик матур урында, тарихы 1410 елдан башлана. Елга буеннан өскә күтәрелеп тамаша кылсаң, я, Хода, мондый урыннар да бар икән дип, хәйран калып хозурланасың. Рәссам Исаак Левитан монда еш булган, күп кенә шедеврларын шунда торып иҗат иткән. «Алтын көз», «Каен урманы», «Яңгырдан соң Плес», «Саф җил», «Волга» һәм башка картиналарын шунда ясаган. Аның музеенда булдык. И.Репин, В.Верещагин, В.Бакшеев, М.Куприянов кебек күренекле рәссамнар да Плеска килә торган булганнар. Ф.Шаляпин биредә кунак булган. Үзенең илаһи көчле тавышы белән тау өстеннән елгага карап җырлагандыр, моңы елга буйлап еракларга таралгандыр.

Мәскәү

128 километрга сузылган Мәскәү — Идел каналыннан бара башлагач ук үзебезне башкалада кебек тоя башладык. Каналның төзелүе турында балачактан ук хәбәрдар булсак та, күрергә туры килмәде. Шул озынлыктагы бу су юлы көрәк, тачка белән төзелә, 1937 нче елның 17 июлендә ачыла. Бөек Ватан сугышы көннәрендә (1941 нче елның сентябрь-декабре) каналның бер өлеше Мәскәү оборонасы рубежы хезмәтен башкарган.

8 сентябрь. Җомга көнне иртәнге 9.00 сәгатьтә теплоходыбыз башкаланың Северный елга портына килеп сыенды.

Мәскәү безне тынлы оркестр беләнкунакчыл, җылы каршылады. Милли киемдәге кызларыбыз традицион ризык — чәкчәк белән сыйлады. Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарының Россия комитеты рәисе хезмәтен башкаручы генерал-полковник А.А.Богдановның баш түбәсенә түбәтәебез дә кунаклагач,тантана тагын да җанланып китте. Тантаналы митингтан соң, без автобусларга утырып, Кызыл мәйданга юл тоттык. Анда Билгесез солдат каберенә, Г.К.Жуков һәйкәленә венок салдык. Аннары герой-шәһәрләр истәлегенә эшләнгән мемориаль тумбаларга чәчәкләр куйдык. Программабызның төп ноктасы — «Поклонная горага» юнәлдек. Комплексның үзе турында да, алган тәэсирләрне сурәтләргә дә сүз дә, көч тә җитмәс. Аны күрергә кирәк. Түбә астындагы төп корпус г«кына да дүрт мең квадрат метр, ягъни унар сутыйлы дүрт ихата кадәр.

Биек итеп эшләнгән зур ишекләрдән кергәч, ярым караңгы вестибюльгә үтәсең. Саф, ирләр тавышы белән тантаналы рәвештә, горурлык белән әйтелгән «Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән геройларга — мәңгелек дан!» дигән сүзләр күңелне әллә нишләтә, дулкынландыра, ирексездән күзләрне яшьләндерә, әле аның музыкасы нинди!

Иң зур тәэсир калдырганы— понарамалар. Алар— алты. Һәрберсе— утыз метрдан киңрәк, ун метрдан биегрәк. Алар Бөек Ватан сугышының аеруча истәлекле, аеруча фаҗигале этапларын чагылдыра. Карыйсың да, үзеңне вакыйгаларның тере шаһиты кебек хис итәсең. Мәскәү янында сугыш бара. Ак болытлар йөзгән зәңгәр һавада самолетлар бәрелешә. Берсе яна, кара төтене сузылган. Тирән карга бата-чума совет солдаты алга бара. Җиңел генә җәй айларында ук җиңү белән сугышны төгәлләргә җыенган фашист рус кышның суыклыгына чыдый алмыйча, аяк киемен салам белән төргән, башына яулык бәйләп пилоткасын батырып кигән, чарасызлыктан бирелергә мәҗбүр. Икенче бер эпизод — фашист автоматын терәп диярлек безнең солдатка ата, коткарасы килә бит шул солдатны. Гомумән, шул аңлашыла: немецләр нык йончыган, ватылган, җимерелгән техникаларын калдырып чигенү, качу ягын каера. Ленинград блокадасы панорамасына күз салуга, тын кысыла, йөрәк сыкрый. Бөтен җанын, тәнен ачлык суырган, хәлсез үлем сөременә уралган картлар, инде бу ачы язмыш белән очрашып урамда ятып калучылар, кулларына чиләк тотып сабыр гына суга чират торучы хатын-кызлар. Шушы тормышны да күпсенеп, тынгы бирмәүче фашист козгыннары, Ленинград барыбер безнеке булып калыр, бирелмәс дип әйткән сыман солдатлар.

Һәр урам, өй өчен генә түгел һәр этаж, һәр бүлмә өчен Сталинградта барган урам сугышы, Курск дугасындагы танкларның маңгайга маңгай бәрелеше бомба, снаряд шартлавыннан күтәрелгән су фонтаннары, шунда челпәрәмә килгән көймәләр, елга аръягына инде чыгып плацдармны саклап калу гына түгел, аны ничек тә киңәйтергә теләгән тимер ташкын булып омтылучы безнең сугышчылар.

Днепрны кичү — ул тәвәккәллек, җитезлек, кыюлык, тапкырлык эпопеясе. (Ул шулай күрсәтелгән дә). Бер шушы операция өчен солдаттан алып генералга кадәр мең ике йөз сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Бу үзе генә дә күп нәрсәне аңлата. Панорамаларның алтынчысы «Берлинга һөҗүм». Дошман көчсезләнгән, үләр алдыннан сулыш алып калмакчы. Ачыктан-ачык көрәшерлек рәте калмаган, качып-посып атыша, нидер майтарырга маташа. Юк инде, беткәнсең! Капитуляция сәгате суккан. Әнә Егоров белән Кантария Рейхстагка Җиңү Байрагы куярга әмер ала!

Җиңү паркының тышкы ягында сугышта катнашкан, җиңүгә өлеш керткән барлык корал һәм техниканың тере шаһитларын күрергә була. Теләсәң, дошманныкылар белән дә таныша аласың.

Икенче көнне безне Мәскәү шәһәре сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары сарае белән таныштырдылар. Ул— моннан ун ел элек эксплуатациягә тапшырылган, башкалага ямь өстәрлек архитектура шедевры. Бу мәһабәт бинаны салдыруда инициатива күрсәткәне, даими контрольдә тотып, хәзер дә игътибарыннан төшермәгәне өчен шәһәр мэры Юрий Лужковка Мәскәү ветераннары мең-мең рәхмәт белдерәләр. Биредә бүген алар сиксән мең икән. Шуларның йөз яшьлекләре— дүртәү, 95-100 яшь арасындагылар— унсигез, 90-95 тәгеләр— сигез мең.

Бу сарайда безгә бик матур концерт күрсәттеләр. Бер татар хатыны (әти-әнисе— Татарстанныкылар, (утызынчы елларда сөргенгә җибәрелгән булган) туган якка сагыш һәм мәхәббәт белән сугарылган үзе язган җыр бүләк итте, бик ошады, яратып тыңладык.

Үзенең яшәү дәверендә Мәскәүгә 880 тапкыр һөҗүм ясалган. Шулардан иң куркынычы, иң дәһшәтлесе —1941 елдагысы. Октябрь урталарында немецләр көч туплап, илле бер дивизия белән кабат һөҗүмгә күчәләр. Үтә куркыныч хәл туа. Чолганыш яный. Мәскәү бирелсә, Россиянең тарихы бетә. Бу инде тупланганлыкны, оешканлыкны таләп итә. Сталин шәһәрне саклауга чакырып мөрәҗәгать белән чыга. Тиз арада халыктан егерме биш дивизия төзелә, ул чактагы һәр районнан — бер дивизия. Заводлар, фабрикалар бушап кала. Яшәү, көрәшү өчен аларның да эшләве зарури. Шуңа күрә сигез дивизияне кыскарталар. Халык армиясеннән унҗиде дивизия кулга корал ала. Оборона эшләрендә дә 250 мең кеше катнаша. Иң зур күпчелеген хатын-кызлар, үсмерләр, эшләрдәй өлкәннәр тәшкил итә. Алар көче белән 128 километр окоп, танкка каршы 72 мең погон-метр чокырлар, 80 мең погон-метр башка корылмалар эшләнә. Тыныч тормыш предприятиеләре хәрбимаксатка эшли башлый. Икенче сәгать заводы— миналарга шартлаткыч, трамвай-троллейбус паркы— граната, автозавод-ППШ ясый, «Урак һәм чүкеч», «Красный пролетарий» заводлары танклар ремонтлый. Мәскәү оборонасы көннәрендә, сугышның дәһшәтле урыны булган Волоколомск шоссесына алып бардылар безне. Шунда алган мәгълүматка таянып яздым бу юлларны.

Экскурсиядә йөргәндә без күңелебез, йөрәгебез белән кабат-кабат шул чор вакыйгаларын кичердек. Яндырылган авыллар, җимерелгән шәһәрләр, һәр өйгә килгән үлем хәсрәте, күз яшен түккән аналар, тол хатыннар, үксез сабыйлар, яраткан егетләрен югалтып әче үлем сайларга йөргән кызлар истә, әле һаман да истә. Автобусларга утырып Мәскәү урамнарын шул тәэсирләр белән үттек, шул уй-фикерләр әсирлегендә теплоходка аяк бастык: каюталарда да шул чор истәлекләрен яңарттык. Мондый афәтнең яңадан кабатланмавын кабат-кабат теләдек.

Хуш, Мәскәү! Исәнме, Казан!

Каршылагандагы кебек, җылы итеп озатып калды безне Мәскәү. Бу калада соңгы тапкыр чирек гасыр элек булган идем. Ул бик нык үзгәргән, олыгайса да яшәргән, матурланган, төзекләнгән, бизәлгән, көязләнгән. матур-матур өйләрне күргәч, их, шунда яшәсәң дигән фикер дә килде. Юк, тыныч табигатьле, саф һавалы, очраганда ихлас елмаеп исәнләшкән, кунакчыл, эшчән холыклы Мөслимбезгә ни җитә дип, теге фикерне тиз генә куу ягын карадык. 9 сентябрь, шимбә көнне кич белән без Рәсәй башкаласы белән хушлаштык. Тәэсирләр көчле булды. Әле кабат-кабат күп тапкырлар искә төшәр ул.

Без кайту юлына чыктык, барганда да, кайтканда да тукталырга ниятләгән шәһәргә җитәрәк, радиодан Сәйдәшебезнең Тукай маршын яңгыраттылар. Кемгә ничектер, минем үземдә ул милләтебез, Татарстаныбыз өчен горурлык, ярату хисе уятты. Алай да мин шушы республикадан дип, һәрчак язмышыма рәхмәт әйттем. Табигатебез матур, тормыш-көнкүрешебез дә башка төбәкләрдән ким-хур түгел. Сугыш вакытында да ул җиңүгә зур өлеш керткән. Ярты миллион арыслан йөрәкле ир-егетен, кыю кызларын яуга җибәргән, «Катюша»лар өчен меңләгән снарядлар, винтовка, автомат, пулеметлар өчен миллиардлаган патроннар бездә, җитештерелгән, миллион сугышчы безнең киез итекләр белән аягын җылыткан. Ике аваиадивизия бездә төзелгән. Берсе — тулысы белән татарстанлылар средствосына. Броня яндыра алырлык корал бездә ясалган. Сугыш вакытында йөз кешегә Социалистик хезмәт Герое исеме бирелгән, шуларның бишесе— Татарстаннан. Без— геройларның да герое. Гинесс китабына кертелгән бердәнбер герой Михаил Девятаев белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Удмуртиядә туып үссә дә, Татарстанда яшәгән, хатыны да безнең милләттән — Фәүзия Хәйруллина, Казанда яши. Шундый безнең республикабыз, аның белән ничек горурланмыйсың!

Яңа урыннар, шәһәрләр белән таныша-таныша, 13 сентябрь көнне Казаныбызга кайтып җиттек. Әлләни озак йөрмәсәк тә, сагындырган.

Матур булса да торган җир,
Сагындыра туган ил.
Күкрәк тутырып сулыш алып — «Саумы, Казан!» диясе килде. Озаткандагы кебек ул үз балаларын җылы итеп каршы алды. Круизыбыз файдалы да, кызыклы да булды. оештыручыларга, сәяхәт кылырга мөмкинлек тудыручыларга олы рәхмәтләребезне әйтеп, өйләребезгә таралыштык.

Мин дә тарттым

Тәмәкене әйтүем. Мин дә тарттым. Әле ничек кенә! Соңгы вакытларда (ташлар алдыннан дип әйтүем) көнгә кап ярым, ике кап «Беломор канал» төп төгәл вә, тап-таман гына була иде.

Башлавым болай булды. Без, малай-шалайлар, болынга, ындыр артына чыгабыз. Үлән араларында, чокыр-чакырларда качышлы уйныйбыз. Җәй көне, каникул вакыты. Аннары берара җыелышып утырабаз, төрле темаларга әңгәмә корып җиффәрәбез. Шунда берәү тәмәке пыскыта. Безгә дә чиратлап суырта. Бер суырдым, тончыктым, яңадан капмам, дидем. Икенче көнне онытылды. Тагын суырттылар. Шуннан китте. Башта бик яшереп кенә, әти-әниләргә сиздермәскә тырышып кына. Аны ничек яшерәсең, ди. Ул бит үзе фаш итә. Үзең белән исе дә кайтты. Әйбәт кенә эләкте үземә, — телдән дә, кулдан да. Мәктәптә тартмадым. Бераз өлкәнәя төшкәч, җәй көне колхозда эшли башладык. Сугышы да башланды, шунда тәмәкесе дә. Сабан сөрәбез, бер абый белән. Атларны ял иттерергә туктыйбыз. Теге абый буразнага утырып көйрәтә. Мин карап-карап алам.

— Бик кызыгып карыйсың, әллә ссин дә тартасыңмы? — ди. Яшерә алмадым инде. Менә шуннан китте тәмәшниклек. Армиягә киткәндә «стажлы курильщик» идем инде. Җиде елдан артык хезмәт ителде, бер көн дә «прогул» ясалмады. Кайткач та дәвам иттем. Укытучы булып урнаштым. Һөнәремне балаларга күрсәтмәскә тырышам. Барыбыр күрәләр. «Ә, абый тарта, ә, абый тарта», — диләр. Менә шулай еллар буе чирек гасыр төтен суырдым. Ул горык-гарык ютәлләү, төннәрен дә тәмле йокыларыңнан торып төнәтүләр... ташлап, ташлап карадым. Бөтенләй ташларга ихтыяр көчем җитмәде. Әкренләп, киметә, киметә ташламакчы булып, минутларга сәгатьләргә бүлеп тә ташларга азапландым. Чын-чынлап газапландым. Бу адымның чын-чынлап үзеңне үзең газаплау икәнен аңладым. Ташласаң, бер талпынуда ташларга кирәк аны. Бу кадәресен үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Ташлавым нәкъ шулай булды да. Сарман белән кушылып торган чак. 1963 елның 9 май көне. Мин райкомда оештыру бүлеге мөдире вазыйфаларын башкарам. Беренче секретарь Мамаков Михаил Константинович миңа аппараттагы хезмәткәрләр белән ишек төбендәге бозны ватарга әмер бирде. Мин аны һәрберсенә җиткердем дә үзем беренче булып ломга тотындым. Кешеләр чыкканчы, бер тәмләп көйрәтим әле дип, авызга папирос каптым. Каптым да уйга калдым. Ник тартам, нигә, кемгә кирәк? Шулай дип уйладым да, авыздагыны алып кулымда изеп, аяк астына аттым. Кесәдәгесен дә кабы белән тондырдым, шырпысын да салып таптадым һәм шуннан соң бер тапкыр да авызга капмадым. Тартасы килгән чаклар булды! Түздем, тәки бирешмәдем. «Әллә бер генә суырасыңмы соң, Шәрипов», дип нинидер бер җен котырта. «Сүзеңдә тора бел», ди икенчесе. Менә шулай: әйткән сүз, аткан ук дип, сүземне сүз иттем.

Ташлап бер айлар үткәч организмның чистарынып, сулышларым иркенәеп, ютәлне кул белән алып ташлагандай булуларын искә алсаң, тормышымның олы бер тарихы бит бу. Оҗмах ясадым үземә, үзем. Билләһи менә!

Мин бу язмамны узган ел ук, ташлавыма кырык ел тулганда язмакче идем. Нишләптер калды. Быел исә тәмәкегә каршы көрәш көненә өлгерткән идем, редакциягә китерә алмадым. Булды инде шунда сәбәбе. Әйдә, соң булса да уң булсын. Башкалар миннән үрнәк алсын.

Без яшь чакта

Элек астрономнарны “звездочет” дип йөрткәннәр, ягъни йолдыз санаучы була инде. Мине дә шундый “белгеч” итмәкче булдылар.

Борынга ис керә башлагачтыр, мөгаен, аулак өйгә бармакчы булдым. Шул юлда инде шактый шомарган, тәҗрибә туплаган малайлар минем тирәдә бөтереләләр, куштанланалар. Боргаландылар, сыргаландылар, алай иттеләр, болай иттеләр, минем өчен генә бер яхшылык эшләргә тырышып, мине йолдыз санарга өйрәтмәкче булдылар. Син барыбер укырсың, киләчәктә кирәге тияр дип, кыстый-кыстый алар кушканны үтәргә күндерделәр, һич чарага куймыйча, мич арасына алып керделәр. Чалкай яткырдылар. Аннары иске туннан аерып алынган җиңне тырпайтып күзгә куйдылар. Берәү аны тотып торды. Тыныч кына ятарга, селкенмәскә. Шундый әмер алдым, янәсе йолдызлар курыкмасын. Көтәргә, вакыт үтүгә йолдызлар үзләре күренә башлаячак, шуннан санау эшенә керешәсең. Әстәгыйфирулла, әстәгыфирулла, ни булды? Чырайга бозлы салкын су коелды. Күзләремнән ут күренде, чытырдатып йомдым, һушыма килүгә, мәрәләп тордым. Ничәне санадың, диләр. Үзләре иелә-сыгыла миннән көләләр. Минем хәлне чамалыйсыздыр. Астрономлыкка шулай “укыттылар”. Кызганыч, дипломын алып булмады. Кайчан да булса бер кирәге тияр, дигәннәр иде, дөрес әйткәннәр, шайтаннар. Бер көн кич белән урамга чыктым. Күккә карасы иттем. Ертык-ертык болытлар арасыннан йолдызлар күренгәли. Саный башладым. Бер, ике, өч... шунда кинәт кенә шушы вакыйга искә төшмәсенме? Язмакчы булдым. Кирәге чыкты, тәки.

Әле миннән “шахтер” да ясамакчы булдылар, ягъни җир астына төшереп. Анысы болай була: Ишектән өйгә керүгә нәкъ түргә атлыйсы урыннан ике идән сайгагы алынып җәймә җәелә. Син аны-моны абайламый алга атлыйсың һәм әллүр - базга. Мин төшмәдем. Мине төшерергә тиешле малай үзе ычкынды. Минем арттан озата керә иде, мин читкә тайпылдым, ул сизенми калды. Тикмәгә генә базны казысаң, икене казы, берсе үзеңә булыр, димиләр икән. Минем зирәклек дип уйлый күрмәгез. Һич юк. Мин алдан кисәтелеп, кая ничек атларга “инструкция” алган идем шул.

Булмый онытып

Бөек Ватан сугышында илле яшендә һәлак булган әтиемә багышлыйм.
Бар иде, әткәем, синең җылы,
Сары якалы, тышлы туның.
Туңмагансыңдыр әче суыкларда
Киеп йөргән чакта шушы туның.
Озак еллар мөгаллим булдың,
Туган телнең тәмен белдең.
Татлы җимешен халкыбызның
Шәкертләр аңына сеңдердең.
Сөйгән сүзләрең, кылган гамәлләрең
Күрсәтерлек иде юлның уңын.
Киеп синнән калган җылы туның
Синеңчә булырга теләп үсте олы улың.
“Әткәй”, диеп ятып, иртән тордым,
Син минем иң яраткан кешем идең.
Кайчакларда бозсам тәртип, я шуклансам–
Чыбыгыңнан инсаф сабагы ала идем.
Үпкәләргә урын юктыр чыбыгыңа,
Усалланып, ачу белән дә сукмадың:
Син бит малаеңны түгел –
Булган начар гамәлләрен тукмадың.
Ил чакыргач, китеп бардың яу кырына,
Бәхилләшеп, белгән кебек кайтмасыңны авылыңа,
Җитмәсә дә тән сихәте – тугры булдың антыңа,
Чын ирләрчә һәлак булдың – тап төшерми намусыңа.
Онытып булмый, әткәй, булмый онытып,
Күңел түренә һәйкәл салгансың;
Күпме еллар гәүдәң чит җир куенында.
Исемең белән мәңге якты дөньябызда калгансың.

Игелекле җитәкче

Андыйларны җир кешесе, диләр. Җаны-тәне белән җиргә береккән, аның сулышын тоеп, йөрәк тибешен аңлап, җир-ананың кадерен белеп, рәнҗетмичә юмартлыгыннан файдалана белүче шәхес ул 1 сентябрь көнне җитмеш яшен тутырган Миңнегаян Нурлыгаян улы Нурлыгаянов.

Урман эченә үк кереп, аның ышыгына сыенып утырган җыйнак, матур төзек Үрәзмәт-Чишмә авылында җиде кыздан соң гаиләдә беренче ир бала булып дөньяга килә ул. Сугыш башланган елны ук әтисе фронтка китә, кайтып балаларын күрергә насыйп булмый аңа. Шул авылда Миңнегаян башлангыч белем ала. Иске Үрәзмәттә җидееллык мәктәпне тәмамлый, өлгергәнлек аттестатын Күбәк урта мәктәбендә тапшыралар. Колхозда атлар карый. Әнисе авыру сәбәпле, армиягә бер ел соңарып бара. Мәскәү өлкәсендә үтә яшерен частьтә хезмәт итә. Вазыйфаларын үрнәк булырлык итеп үти, берничә тапкыр командованиенең рәхмәтенә лаек була, комсомол әгъзасы буларак, ВЛКСМның Мытище шәһәр комитеты тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Армиядә чакта буш вакытын юкка-барга, әрәмгә уздырмый, институтка әзерләнә. 1960 елда армиядән кайта һәм туп-туры хәрби киемнәре белән үзе теләгән, керергә хыялланган Казан авыл хуҗалыгы институтына килә. Рус теленнән инша язасы булмый, имтихан телдән. Бер урынга дүрт кешелек конкурсны уңышлы үтеп, агрономия бүлегенә студент итеп кабул ителә. Егетебез әйбәт укый, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Агро һәм экономика факультеты студентларының берләштерелгән профсоюз комитеты рәисе итеп сайлана, бер үк вакытта институт профком рәисенең беренче урынбасары вазыйфаларын да үти.

Институтның соңгы курсында районыбызның “Алга” ( үзәге Симәк авылы) колхозына практикага кайта һәм шунда ук баш агроном итеп билгеләнә. Агротехника буенча хуҗалык нык кына калышкан. Җирләре уңдырышлы булса да, уңыш түбән. Басуларда чәчелгән культуралы үсемлекләргә караганда чүп үләннәр күбрәк. Игеннәрнне чәчү, урнаштыру технологиясе, чәчү әйләнеше җитди кимчелекләр белән алып барыла. Механизаторлар вазыйфаларын башкаруда җаваплылык тоймый, булса ярый, булмаса хуп принцибындарак эшлиләр. Шушы кимчелекләрне бетерү өчен янып-көеп эшли практикант һәм уңай якка үзгәрешләр дә сизелә. Колхозчыларга да, җитәкчеләргә дә ошый Миңнегаянның тырышлыгы, булсынга йөрүе. Институтны бетергәндә аңа юллама Алабуга районына бирелә. Колхоз һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре аны районга кайтару өчен үтенеч белән республика җитәкчелегенә барып җитәләр һәм үз дигәннәренә ирешәләр. Ул яңадан шул ук “Алга” колхозына баш агроном итеп билгеләнә. Дүрт елдан артык эшләү дәверендә игенчелек культурасын күтәрүдә күренекле уңышларга ирешелә. Колхоз ике ел рәттән игенчелек буенча Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңүче булып таныла, КПСС ҮК, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮК Күчмә Кызыл Байрагы тапшырыла. Колхоз рәисе Наил Хәбибуллин Ленин ордены белән бүләкләнә.

Кемнәрнеңдер әле хәтерендәдер, атнага бер тапкыр “Идел белән Урал арасында” дигән радиожурнал тапшыруы була иде. Бу колхозның уңышлары турында да анда да зурлап сөйләделәр. Сирәк була торган хәл. Үз эшен яхшы белүен, оештыру сәләтенә ия булуын искә алып 1968 елның башында Миңнегаян Нурлыгаянов район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы, ягъни агрономнар агрономы һәм шул ук вакытта начальникның беренче урынбасары итеп күчерелә. Бу хезмәтне дүрт ел дәвамында башкара. Шул чорда район кырларында уңыш сизелерлек күтәрелде.

“Шуганка” совхозы терлекләрне симертү совхозы итеп үзгәртелде. Ит җитештерүне арттыру, дәүләткә сату планын үтәүдә аңа зур өметләр багланды. Директоры озак кына авырып вафат булды. Миңнегаян шушы постка билгеләнде. Хуҗалык бик йончу иде. Авыл ихаталары күпчелек читәннән, үзе зур да түгел, эшче көчләр җитми. Терлек тораклары аз, таркау, азык такы-токы. Болай дәвам иткәндә, баш санын арттырып, үсешне күтәрү мөмкин түгел. Директор эшне эшче көчләр туплаудан башлый. Моның өчен йортлар кирәк. Аерымнарын да, гомумиләрен дә сала башлыйлар. Терлек тораклары да игътибардан читтә калмый. Тора-бара терлекче, механизатор кадрлар проблемасы уңай яккан хәл ителә. Килгәндә директордан алып идән себерүчегә кадәр авылда 120 эшче көче булса, дүрт елда ул ике тапкырга арта. Ай арты ай үтә. Терлекләрнең баш саны бик күпкә арта. Берничә йөз генә саналган дуңгызлар өч мең ярымга җитә.

Аларның тәүлеклек үсеше нык күтәрелә, тапшыру авырлыгы йөз егерме килодан да ким булмый. Барлык эш механикалашытырыла. Мөгезле эре терлек белән дә шулай. Ике мең баш терлек сыярлык симертү мәйданчыгы төзелә. Моның өчен Омск өлкәсенән үк егерме вагонлап кайтарыла. Азык белән эш шәптән түгел. Монысы аеруча җитди проблема. Читтән кайтарып кына хәл итмәле түгел. Басуларда уңышны күтәрү иң зарури мәсьәлә, аерым игътибар таләп итә. Бөртекле культуралардан югары тотрыклы уңыш алуга ирешелә. Район хуҗалыклары арасында ярышта җиңеп, КПСС райкомы, район Советы башкарма комитетының күчмә кызыл байрагы яулана.

Язганда, сөйләгәндә генә бурычлар тиз дә, ансат та хәл ителеп, уңышка ирешелә кебек. Ә практик эштә, алай ансат түгел ул. Моңа күпме йокысыз төннәр, нервы, көч һәм энергия киткәндер. Кемнәр беләндер әрләшергә туры килгәндер. Хуҗалык өчен нидер алу, төзү өчен кемнәрнеңдер табанын ялардай булып түбәнчелеккә дә барылгандыр... Әле Бөгелмә ит комбинатына илтеп бирәсе дә бар. Юл юк. Транспорты да әллә кем түгел. Юл төзергә техника кирәк, анысы да юк. “Рәхмәт инде күрше “Новый путь” колхозына, рәисе Әзһәм Шамиловичка,– дип искә ала Миңнегаян.–Ул бирде бульдозерны. Җирне дә күтәрдек, чуерташ та түшәдек, тигезләп тә куйдык. Күрше Тат.Шуган авылында елга аша үтәсе бар, күпер юк. Анысын да салдык, карап тордылар, хәер өчен дип бер кадак бирмәделәр”.

Үзебезнең күз алдында совхоз ныгыды, көчәйде. Районга җиткерелгән ит планын үтәүдә ышанычлы терәккә әверелде.

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы авторитетлы Әкмал ага Әхмәтшинның да 1975 елда 60 яше тулды, бераз эшләде дә пенсиягә китте. Әлеге җаваплы постны тартырдай кеше кирәк. Миңнегаян Нурлыгаянов шуңа җавап бирерлек кулай кадр дип табылды. Ул бу йөкне сигез ел буена тартты. Шушы чорда район ил, федерация, республика күләмендә барган социалистик ярышларда бик күп тапкыр җиңүче дип табылды. Бу җиңүләрдә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигының өлеше саллы булуын таныйк.

Миңнегаян Нурлыгаянович аралашуда гади, кешене кеше итеп карый белә, мохтаҗың төшеп керсәң, канәгатьләндерергә теләктәш. Үзен начальник итеп ассызыкламый, борын чөйми, гадел. Шуның өчен аны эшләгән җирләрендә хөрмәт иттеләр. Әле бу арада хастаханәдә дәваланып йөрдем. Палатадагы бер авыру – ул анда барып эшләп йөргән– бик җылы итеп, кешелекле, игелекле булуын ихтирам белән искә алды. Нурлыгаянов– идарә начальнигы, мин авыл хуҗалыгы продуктлары хәзерләү буенча баш дәүләт инспекторы, бурычлар бер чама, киңәшләшеп, бер-беребезгә ышаныч белән тоту эшләдек. Мине үзеннән олы итеп карады. Мин аңа бик тә рәхмәтле.

Ул әле “Авангард” колхозында рәис булып байтак еллар эшләде. Әнә шулай гомере буе җитәкче. Җитәкченең вазыйфалары күп, эш сәгате чикләнмәгән. Гаилә дә бар бит әле. Йорт мәшәкатьләрен үз җилкәсендә тормыш юлдашы Рәсимә тарта. Ул шәфкать туташы. Авылда да аңа тынгылык юк.Мәрхәмәтле, тәрбияле балалар үстерделәр. Алар инде олы хезмәт юлына аяк бастыралар.

Эшләү дәверендә, яшәү чорында Миңнегаян Нурлыгаян улы кешеләргә күп игелек кылган кеше. Аны гаилә бәйрәме– олы юбилее белән котлап, үз игелегең үзеңә йөзе, меңе белән кайтсын, дигән теләктә калыйк.

Чик сакчысы Хәкимулла

Заманында чик сакчысы булып хезмәт иткән Хәкимулла Шәйхрамов районыбызда иң эре хуҗалыкларның берсе, заманында “океан кадәрле” дигән кушаматы да булган Вахитов исемдәге колхоз белән чирек гасыр җитәкчелек итте, анда бик күп масштаблы төзелешләр алып барды. Үзем дә бу райкомда эшләгәндә бу хуҗалыкта егерме еллар вәкил булып йөрдем. Колхоз белән дә, аның кешеләре белән дә шактый танышмын. Күптән түгел үземә дә бу легендар җитәкче белән кабат очрашып сөйләшергә туры килде. Искә алырлык, уртаклашып сөйләшерлек сүзләребез, әлбәттә, җитәрлек иде. Шунысын да әйтим: колхозның чираттагы бер отчет-сайлау җыелышында карарга кертеп, рәсми төстә, ул чакта “Сельхозтехника” управляющие булып эшләгән Зәки Исламов белән икебезгә шушы колхозның атказанган колхозчысы дигән мактаулы исем дә бирделәр. Елмаеп көлеп аны да искә алдык. Сүз иярә сүз чыгып сугыш чорына да барып төртелдек. Шунда Хәкимулла тирән көрсенеп, әткәйнең дә сугышта Һәлак булуыына 14 июньдә алтмыш биш ел тула дип боегып алды.

Хәкимулла үзе җитмеш тугыз яшен тутырып килә. ә 28 майда илебез чик сакчылары көнен билгеләп үтте. Бу язмамны чордашның шушы истәлекле көннәренә багышлыйм. Тора-бара безнең сөйләшү интервью төсен алды. әтиең сугыш башлану белән фронтка китә. Тормыш алып бару бик җиңел булмагандыр. Апам, энем Һәм мин бер әни җилкәсенә калдык дип әйтү дә бик үк дөрес булмас. Апа белән без фронтка китүчеләрне алыштырдык. Колхоз эшеннән кайтып кермәдек. Миңа унөч яшь иде ул вакытта. Ил күргәнне без дә күрдек. Атлы сабан белән җир сөрдек, тырмаладык, чәчәрлек хәлгә китердек. Урагын да урдык, икешәр ат белән Чаллы элеваторына икмәк тә ташыдык, урман кистек, үгезен дә җигеп агачын кайтардык. Эш җитәрлек, көчең җитәме дип сораучы, хәлеңә керүче генә юк. Шулай кирәк иде, фронт, сугыш шулай таләп итте, без җавабын бирдек. Туя ашамасак та, тук булдык, юньле кием күрмәсәк тә, туңмадык. Алай да урман бар, аякны ул киендерде, чабатага әллә ни интекмәдек. Мәктәпкә дә йөрибез, белем дә кирәк. Кырык икенең язында әткәйнең уле хәбәре килде. Аны бик авыр кичердек.

Сугыштан соң армиягә беренче булып сезнең елгылар (егерме сигезләр) чакырылды. Кайда, ничек хезмәт иттең?

– 1948 елның декабрендә сугыштан соң беренче тапкыр СССР, РСФСР Югары Советларына сайлаулар булды. Тавышларыбызны коммунистлар Һәм партиясезләр блогына биреп, горурлык белән гражданлык бурычларыбызны үтәп, чаналарга утырдык. Безне авыл халкы хөрмәт белән зурлап озатты. Иртәгә китәсе дигән көнне туган-тумачалар, күрше-күкертләр ашка чакырды. Ашарга-эчәргә әлләни булмаса да авылча ихласлылык, ихтирам, әнә шунсы зур сый иде. Сүз уңаеннан әйтим әле, хәзер армиягә китүчеләр әти-әниләренә зур чыгымнар, мәшәкатьләр ясатып, күп кеше чакырып, дупьян килеп сыйланалар, аннары айный алмый интегәләр. Минемчә, бу бик үк дөрес гамәл түгел. Бөгелмәгә өч көн бардык. Һәрберебезнең җилкәсендә бәләкәй капчык. Анда запас оекбаш, бияләй Һәм Һәрберебезгә колхоздан бирелгән өч кило отход оныннан әңкәйләребез бәрәңге белән әвәләгән ипи. Анда безне бер чиркәүгә урнаштырдылар. Медицина комиссиясе үттек. Бер егетебезне чир табып кайтарып җибәрделәр. Ул моны бик авыр, түбәнсетү итеп, гарьләнеп кабул итте, елап кайтып китте.

Бик әйбәтләп мунча кертеп, чабаталарыбыздан башка бөтен киемнәребезне үтә кайнар камера аша уздырып, кемнең кая барасына карап, ике катлы сәке ясалган товар вагоннарына урнаштырдылар. Коры паек итеп колбаса Һәм ипи бирделәр. Кая барасыбызны белмибез. Имеш тә, алдагы елда җир тетрәүдән җимерелгән ул чакта Сталинабад – хәзер Ашхабад шәҺәрен төзекләндерүгә барабыз. Безне Төрекмәнстан башкаласы Дүшәнбегә китерделәр. Унсигез көн юлда булдык. Пакетларда тары ярмасы бирәләр. Поезд туктаган саен котелок белән кар алып керәбез, аны тимер мич өстендә эретеп, ботка пешереп сыйланабыз. Вагоннардан төшүгә стройга тезделәр дә каядыр алып киттеләр. Егерме чакрымнар чамасы үтүгә бер торак пунктка китерделәр. Мунча кереп хәрби киемнәр кигәч бер-беребезне таный алмый тордык. Тагын строй, тиешле пунктка китереп, тактадан эшләгән казармаларга урнаштырдылар. Чик сакчылары гаскәренә билгеләнгәнбез икән: иртән торуга беренче хәбәр шул булды. Шулай итеп ике меңләп “салага”ның хәрби хезмәте башланды. җир тетрәүдән дә чирканчык алдык, бәхетебезгә, үлүче, имгәнүче булмады. үтә катгый таләп белән өч ай хәзерлек үттек. Хәрби ант кабул иткәч безне заставкаларга озаттылар. Минем өлешкә Копендаг тавына урнашкан Гаудан атлы застава туры килде, хезмәтемнең ике елы шунда үтте.

Застава исемен тантана белән атадың, сәбәбе нәрсәдә икән?

– Дөрес сиземләгәнсең. Ул тарихлы застава. Патша Россиясе вакытында 1864 елда төзелгән. Күрәсең, ул чорда да Россия белән Иран арасында мөнәсәбәт әйбәттән булмагандыр. Ул Иран чигеннән 600-700 метр ераклыкта, ләкин аларга күренмәслек итеп эшләнгән. Казарма ике катлы, асты – җир эчендә, склад хезмәтен үти. Азык-төлек, кием салым, атларга фураж Һәм, әлбәттә, корал шунда саклана. Казарманың стенасы эре ташлардан, калын, тәрәзәләре амбразура ролен үтәрлек. Биредб атлы казаклар хезмәт иткән. Алар яшерен рәвештә бизнес белән дә шөгыльләнгәннәр. Ничек, ни рәвешле җайлашканнардыр Иран кызларын алып кайтып, калыйм түләп кәләш алырлык мөмкинлеге булмаган ярлы төрекмән егетләренә арзан бәядән сатканнар. Безгә исә ираннар белән элемтәгә керү катгый рәвештә тыела иде. Биредә су мәсьәләсе җитди проблема иде. Заставадан түбәндәрәк таш арасыннан су тамчылый. Акмаслык, югалмаслык итеп эшләнгән чокырга җыела. Аны зур аю кадәр гәүдәле усал эт саклый. Караулчы Һәм повардан башка беркемне дә якын китерми. Иртә белән ирәтелгән ат бер үк вакытта ашханә янына килә. Повар аны ипи белән сыйлый. Сыртына ияр салалар, аңа ике яклап берәр фляга асалар. Бер солдат белән повар суга китә. Ат чокыр кырына килеп баса. Солдат флягага су сала. Тулганын сизгәч бернинди командасыз ат буш фляга ягы белән чокыр ягына әйләнә. Тулу белән заставага менеп китә, анда тагын сыйлана. шулай берничә рейс ясый. Юыну, кер юуу өчен су шәҺәрдән китерелә.

Киноларда, рәсемнәрдә, полоса-полоса итеп буялган чик буе баганасы янында автомат яки винтовка тоткан чик сакчысы басып торганын күреп, Сезнең хезмәт тә шундый идеме?

– Андый урыннар да, хезмәте дә бар иде. Пөхтә итеп киенгән, кораллы чик сакчысы багана янында басып тора. Данлы Совет Армиясенең горур солдатын күрергә Иран кешеләре шактый якын килеп тә карыйлар иде. Чын чик буе хезмәте бөтенләй башка. Күз алдына китерик әле. Берничә солдаттан торган нәрәд стройга баса. Застава начальнигы яки аның замы Һәрберсен күздән үткәрә: Сәләмәтлегеңне, кәефеңне, киемеңне, коралыңны капшый. Барысы да телап ителгәнчә икәненә инангач, кыска, төгәл, аңлаешлы итеп бурыч куя. Һәм тантаналы итеп “Наряд, приступить на охрану государственной границы Союза Советских Социалистических республик!” дип команда бирә. Билгеләнгән позициягә чыгасың. Синең бөтен игътибарың, күзең, колагың сиңа бирелгән секторда. Һәрбер ят тавыш, шикле күренеш синең аңыңда. Чик бозучы “Мин монда, биредән үтәм” дип сөрән салмый, ничек тә сиздермәскә тырыша. ә син күр, сиз – бу синең изге бурычың. Сизгерлек, өлгерлек чик сакчысы өчен үтә дә кирәкле сыйфат.

Чик бозучылар белән очрашырга “насыйп” булдымы?

– Без хезмәт иткән чорда Советлар Союзы белән Иран арасында мөнәсәбәт күршеләрчә, дустәнә түгел иде сыман. Ул Америка тәэсирендә иде. Чикне үтеп керергә омтылу булгалап торды. җитәкчесе мин булган нәрәднең дә андый фактлар белән очрашуы булмады түгел. Дөрес, кораллы комфликтка барып җитмәдек, сизенү белән качу ягын карыйлар иде. Без тоткарларга тырышабыз, заставага хәбәр бирәбез. Тотсак, махсус билгеләнгән отряд килеп алып китә. Бер очракта эшебез шактый кәнителле булды. Хәрби округ буенча үткәрелгән чик сакчылары слетында миңа шул турыда сөйләргә куштылар. әле беренче генә елым. Русчам бик сай. Кем әйтмешли, ипилек, тозлык кына. Сөйли алмасаң, күрсәт, ди генерал. Мин шулай эшләдем, президиумда утырган нәчәлствоны да кузгатырга туры килде. Рәхәтләнеп көлделәр дә, дәррү кул чаптылар Һәм миңа “Отличник ил сакчысы” (отличник пограничник) дигән мактаулы исем биреп значогын түшемә тагып куйдылар. Ил чигенә сакка чыккач табигать безгә бер кыенлык тудыра иде. Еш кына Һич көтмәгәндә ташлар арасына томан чыга башлый, ул әкрен генә тарала Һәм шактый куе була, күрү ераклыгын бик нык киметә, озакка да сузыла. Бу безнең хезмәтне нык кына катлауландыра иде. Үзе тагын ташлар арасына кереп китә, әйтерсеңлә кемдер сулыш ала.

Ил чигендә сакта торганда, хәбәрләшү ничек була иде?

– Һәрбер секторда билгеле бер урынга телефон куелган. Аерым бер ситуацияләрдә аның янына килеп сөйләшә алмавың да бик мөмкин. Шуңа күрә үзебез белән күгәрчен яисә эт тә ала идек. Кирәге туса хәбәрне язып күгәрчен тәпиенә беркетәсең дә очыртасың. Заставада билгеләнгән урынга куна Һәм үзеннән үзе сигнал кнопкасына баса. Дежурныйга сигнал килә. әҺә, күгәрчен кайткан, хәбәр китергән. Чыгып алалар, тиешле чара күрелә. Эт тә хәбәрне билгеләнгән урынга алып барып җиткерә.

Заставада тормыш, көнкүреш шартлары ничек иде?

Соравыңның мәгънәсен чамалыйм. әлбәттә, нәрәдкә чыктың, кайттың, ашадың, йокладың гына түгел инде. Күнегүләр, занятиеләр Һәрдаим, системалы план буенча бара. Кеше ашаган икмәге белән генә тук түгел. Аңа рухы азык та кирәк. Без яшьләр, комсомол әгъзалары җыелышлар үткәрәбез. Заставаның үз китапханәсе бар, китап укыйбыз. Гәҗит-журнал китереп торалар. Ил, дөнья хәбәрләре белән танышабыз, коллектив рәвештә радио тыңлыйбыз. Тау-таш арасында гына ятмыйбыз, шул рәвешле дөньяга чыгабыз. Мине заставада комсомол оешмасы секретары итеп сайладылар. Камытын кигәч, йөген тартырга кирәк, тирән сагышка ирек бирмәскә, күңел күтәренкелеге булдырырга, яшәү дәртен сүндермәскә Һәм моны башкаларга да булдырырга да булдырырга кирәк. Төрле спорт ярышлары үткәрәбез. Йөгерәбез, сикерәбез, турникта тартылабыз. Иң мавыктыргычы – ат ярышы булгандыр мөгаен. Бусысында дистанциядән кем аты берен килә түгел, киртә, таш стена, чокыр Һәм башка шуның кебек каршылыкларны остарак, өлгерерәк үтә ала. Моңа ирешү өчен җиде кат тирең салына. Ияргә утырасың, ләкин аякларны өзеңгегә куярга рөхсәт юк. Ике кулыңны җәеп чабасың, атыңны сикертәсең. Концертлар да куябыз, кем нәрсәгә сәләт, Һәр милләт вәкиле үз телендә, үз моңын башкара ала, округтан да ансамбль килгәли иде. Кино карыйбыз – анысы системалы. Бер-беребез белән дус, тату атмосферада яшәдек. Мәгәр чөй какмалы түгел инде. Туклануга да тел тигермәле түгел. Ул отлично билгесенә лаек. кыскасы, тулы тормыш белән, Һәр очракка Һәрвакыт хәзер булып яшәдек. Чигебез – йозакта, монысы хак.

КаҺәр суккан даны чыккан “дедовщина” белән, аллага шөкер, без таныш булмадык, ул терминның барын да белмәдек. Безнең заставада 1937-1938 елларда чакырылып, демобилизация вакыты җиткәндә сугыш башланып әле Һаманда хезмәт итүче карт солдатлар бар иде. Алар безне назлап, иркәләп “улькави” дип дәшәләр иде. Хезмәтебезне җиңеләйтергә тырышып ярдәм кулларын суздылар. Без аларга тирән рәхмәтле булдык, шулай искә алабыз. Бу юньсез “дедовщина” дигән нәрсә үзеннән үзе генә килеп чыкмагандыр. Безнең армияне эчтән какшатырга кемнәр өчендер кирәктер дип фикер йөртәм. Хәрби хезмәткә яраклы итеп үстереп биргән ата-анага улларының җәсетелеп, кыйналып, үлемгә кадәр илтеп җиткерүк –йөрәкләреннән кан тамыза, әче хәсрәткә сала. Шуны да аңламыйча, солдат хезмәтенә битараф, җавапсыз карашта булган, үз мәнфәгатен генә кайгырткан генераллар, офицерлар гаепле моңа. Армия – мобильный хезмәт. Бердәм ныклы таләп куйганда моннан тиз котылып буладыр.

Хәзер ата-аналар улларының хезмәт иткән частена баралар. Аналар комитеты барлыкка килде. Солдатның сагышын көчәйтеп, хезмәттән күпмедер бизендереп йөрүнең кирәге бар микән. Мин моны аптыраган үрәкнең арты белән күлгә чумуы дип карыйм. Солдат хезмәте гадел, кырыс булырга, югары таләпкә нигезләнергә тиеш, сентименталь күренешне урынлы түгелдер дигән карашта мин үзем.

Хезмәтеңне башка урында дәвам итәргә нәрсә сәбәп булды?

Сәламәтлегемә каты климат ярамый башлагач, башка урынга күчәргә мәҗбүр булдым.

Аерылышу читен булмадымы, шуны белергә телисең, тел төбең шулайрак. Туганланып беткән, алда әйткәнемчә, бик дустанә мөнәсәбәттә, бөтен булганың белән уртаклашып яшәгән иптәшең белән аерылышу әлбәттә, җиңел булмады, кыен инде кыен. Андый хисне әйтеп, сөйләп, аңлатып бетереп булмыйдыр да. ә аерылышуның тң истәлеклесе, тәгаен, атым белән булганыдыр. Ул бәләкәй башлы, киң күкрәкле, зур кизле туры бия иде. Китәсе көнне иртә белән аның янына кердем. Ат шикәр ярата, сыйладым. Күзләреннән үптем. Ул да иреннәре белән башымнан сыйпады, яңагын яңагыма терәде. Минем күздә яшь. Карасам аның да шул зур матур күзләреннән мөлдерәп яшь ага. Нигә керүемне аңлады малкаем. Чыгып киткәндә йомшак кына итеп кешнәде. Исән йөр, сау бул диюе иде ул аның. Ничә тапкыр төшләремә керде, ат күрсәм күз алдыма шул килеп баса.

Хезмәттәшләрең, атың белән бик җылы, күңелне дулкынландырырлык итеп саубуллаштың, үзеңне соң кая күчерделәр?

– Безнең застава диңгез өсте тигезлегеннән шактый югарыда иде. Кислород аз булу сәламәтлегемне какшатты. Шул сәбәпле икенче урынга күчәргә туры килде. Берничә заставаны берләштергән комендатура штабына өлкән писарь итеп куйдылар. Дөресен әйткәндә, бу эш минем күңелгә хуш килмәде. Ни дисәң дә, кәгазь эше. Аннары солдатлар арасында да бу хезмәт мактаулы түгел. Бик сорый торгач икенче хезмәткә күчерделәр. Бер ел үтүгә, застава офицерлары хәзерләү училищесына җибәрделәр. Төрекмәнстаннан Украинага барып чыктым. Укулар үтә тыгыз программа нигезендә барды, таләп катгый, көчле. Өч еллык программаны бер елда ерып чыктык. Дәүләт экзамены аша үттек. Уку барышында мин бервакыт ныклап торып кайту ягын каера башладым. Авыр, ләкин һич тә авырлыктан качу нияте белән түгел. Авылдан киткәнгә өч ел үтте. Күңелне сары сагыш биләде, йөрәк җилкенә, күңел иләс-миләсләнә. Үгет-нәсихәт белән, куркытып-өркетеп бу халәттән ваз кичерделәр. Кече лейтенант дәрәҗәсе биреп, энә-җептән чыккан офицер формасына киендереп, Ерак Көнчыгыш хәрби округына юллама бирделәр. Яңа урынга барып җиткәнче, курсант вакыттагы бер вакыйганы искә алып китәсем килә. Без ату кырында. Хәрәкәтчән мишеньгә атабыз. Бу позиция белән бер офицер каршы якта, ягъни мишень йөртүчеләр белән икенче берәү җитәкчелек итә. Элемтә телефон аша. Кемдә гаеп булгандыр, һичшиксез, ваемсызлык, мишень урынына кинәт кенә иртәгә офицер буласы курсант пәйда була, шул ук мизгелдә ату тавышы яңгырый. Курсантыбыз шул минутта һәлак булды. Әнисенең борчылуы, акылдан шашу дәрәҗәсенә җитеп йөрүе хәзер дә күз алдымда. Бу күптәнге вакыйга, кабатлау нигә кирәк диючеләр дә булыр. Моның белән ваемсызлык, азга гына булса да җаваплылыктан читләшү, кеше гомерен өзү кебек күңелсезлеккә китерүен искәртәсем килде.

Билгеләнгән урынга килдең, кайда урнаштырдылар, хезмәттә, яшәештә, климатта элекке урын белән аерма ничегрәк иде?

– Байкал артына ук барып җитеп, Бурят автономияле республикасына кергән Кяхта шәһәреннән ерак түгел Санага дигән, шул ук исемне йөртүче заставага эләктем. Хезмәтем – застава начальнигының политик эшләр буенча урынбасары. Кяхта элек купецлар шәһәре булган төзек, матур, аны бәләкәй Париж дип тә йөртәләр иде. Ә застава урнашкан авыл табигатьнең гүзәл җирендә. Якында, шактый зур, киңлеге 150-200 метр тирәсе, тонык салкын сулы елга ага. Анда балык бихисап. Бурятлар балык тотмый: дин буенча гөнаһ санала. Чишмәләр дә күп, авыл кырыендагы елга шундый көчле ага, кырык градуслы суыкларда да яр буйлары гына бозлана. Ягулык,ягъни утын (анда башка төр ягулыкны белмиләр дә) мәсьәләсендә проблема юк. Урманда ауган кибәргә өлгергән юан, эре агачлар күп. Шуларны урында ук турап, әрдәнә итеп кайтаралар, мәсьәлә шулай җиңел хәл ителә.

Безнең заставаның дислокация урыны инде әйткәнемчә, Санага авылы , “Коминтерн” колхозының үзәге. Аның 170 мең гектар җире бар. Шуның нибары 600 гектары сөрүлек. Биредә игенчелек белән шөгыльләнмиләр. Төп тармак – терлекчелек. Нигездә сыер-хайник токымы. Аларның аяклары кыска, йоннары озын, җиргә тиеп тора, койрыклары атныкы кебек. Сөтләре күп түгел, 3-5 – литр тәүлеклек савым, майлылык югары 6-7 процент тәшкил итә. Торак салып мәшәкатьләнмиләр. Кайда көтәләр, шунда савалар, ял итү, куну да шунда ук. Сауган сөт аертыла, сөт өсте көтүлекләрдән, торак пунктлардан ( аралары 50-60 километр, аннан да ераклары бар) җыйналып, колхоз үзәгеннән ике йөз чакрым ераклыктагы район үзәгенә тапшырыла. Колхоз рәисе бер чыгып китсә, ат атланып, атна-ун көнсез кайтып керә алмый. Биредә ат та асрыйлар, ләкин җигү өчен түгел, фәкать атланып йөрү өчен, йөк ташуга сыер, үгез файдаланыла.

Авылда урта мәктәп. Бинасы типовой, агачтан, зур тәрәзәле, якты. Дәресләр башлангыч классларда бурят телендә, бишенче класстан барлык фәннәр рус телендә укытыла. Бюджетта мәктәпкә утын әзерләү өчен акча каралган. Ләкин ул бу максатта тотылмый. Чыгарылыш класс укучылары ягу сезонына җитәрлек утынны үзләре әзерли. Моның өчен каралган акчадан шушы укучыларга өс һәм аяк киеме сатып алалар һәм мәктәпне бетергәндә, менә дигән итеп киендереп озаталар.

Бу авылда хастаханә дә бар. Ул да бөтен шартын китереп эшләнгән. Бер табиб һәм берничә шәфкать туташы хезмәт күрсәтә. Алары да читтән килеп эшләүчеләр. Биредә гигиена мәсьәләсе элгәре түбән дәрәҗәдә була. Өс киеме гел хайван тиресеннән, әлбәттә, эшкәртелеп. Мунча керү бөтенләй булмаган. Совет хөкүмәте кайгыртучанлык күрсәтә, хастаханәсе, мунчасы һәм мәктәбе сугышка кадәр үк барлыкка килә. Биредә халыкның бик күркәм традициясе бар. Авылда берәрсенә бәла-каза килсә, бөтен авыл бердәм булып күтәрелде. Тиз һәм җайлы хәл ителә,бәла күрүче сизми дә кала.

Безнең бит төп темабыз чик сагы хезмәте, беркадәр читләштек. Дәүләт чиге изге, ул кагылгысыз. Аны шул дәрәҗәдә тоту барлык заставалар өчен дә бердәй, төп таләп. Монголия белән безнең ил арасында мөнәсәбәт уңай якка үзгәрсә дә, уяулык булырга тиеш,аны югалтырга ярамый. Ил эчендә кем йөрмәс, сатылган җаннар да булырга мөмкин, дуслыкны дошманның үз мәнфәгатендә файдаланырга тырышуы әлбәттә һәм һичшиксез. Шуңа күрә застава хезмәте һәрвакыт киеренке, җаваплы, югары таләпкә корылган булды. Бу бүрәттәме, Төрекмәнстандамы, Бресстамы барыбер. Шуның өстенә һәр зонаның табигатендә, климатында үз кыенлыклары да бар. Биредә нәрәткә бирелә торган чикнең озынлыгы – үзе генә ни тора – 150 километрга җитә.Чик сагына сәгатьләп түгел, тәүлекләп чыгыш. Бер чыккач өчәр, дүртәр көн дә йөрисең. Җәй көне сазлыклар бихисап. Мүк белән капланган. Игътибарсызлык күрсәтсәң төшеп китүең дә бар. Ә кеше хатадан хали түгел. Андый хәлләр булмаса, мин бу турыда сүз дә куертмас идем. Әгәр заставаңда шундый күренеш була калса улы олы “ЧП”, ягъни гадәттән тыш хәл. Солдат гомере өчен җавапчылык шулай көчле иде. Бу дөрес таләп. Һәрхәлдә хәзерге “дедовщина” түгел инде. Застава, чик сакчысы хезмәте авыр да, җаваплы да, мактаулы да иде. Без аны горурлык хисе белән, бөек хезмәт итеп башкардык. Әле шунысын да искә алыйк, әгәр ил белән ил арасында олы конфликт – сугыш була калса, кем иң беренче булып дошман белән күзгә-күз очраша, әлбәттә, чик сакчылары.

Бу хезмәтнең бозылмаслык, катгый бер кагыйдәсе бар, ул чик буе зонасындагы җирле халык белән һәрвакыт дус булу, бер-береңә ышану, тыгыз элемтәдә тору. Бу өстәмә көч, күз, колак дигән сүз.

Хәрби хезмәткә чакырылган егет чик сакчысы булу өчен ниндидер аерым хәзерлек үтәргә тиештер. Ул ничек тормышка ашырыла?

– Әйе, армиядә хезмәт итәргә килгән егет чик сакчысы хезмәтенә алдан билгеләнә, ләкин туп-туры анда барып керә алмый. Андыйларны махсус өйрәтү пунктларына җыйныйлар. программа нигезендә өч ай өйрәтеләләр. Арада төрлесе була. Кайберләре бик тиз үзләштерә, өйрәнгәнен кулланырга да сәләтле була, икенчеләре бик авыр бара. Тәҗрибә туплаган өйрәтүче буларак мине дә өйрәтү пунктына чакырдылар. Айдан артык вакыт үтте, кайбер солдатлар программаны бүген генә күргәнмени. Әнә шундыйларын бер группага җыйнап миңа тапшырдылар. Артта калучы-өлгермәүче, төшеп калучы булырга тиеш түгел. Бурыч шундый, нинди таләпләрең була, мөрәҗәгатть ит, үтибез. Үземә ярдәмче итеп бер офицер һәм отделение командирлары сайлап алдым. Бу солдатларга әйттең ни дә, әйтмәдең ни, өйрәтсәң ни дә өйрәтмәсәң ни. Боларга карата шундыйрак битараф, икенче сортлы караш булган. Боларга шәхес итеп карауны булдырырга дәүләткүләм, җаваплы бурыч үтәргә чакырылганнарын төшендерергә кирәк иде. Моңа ирешелде. Ишек алды себерү, ат чистарту һәм башка шуның кебек кирәк-кирәкмәс хезмәтләрдән азат ителделәр. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр бит. Өйрәтүчеләр дә бөтен көчен, сәләтен җигеп эшләде, солдатлар да үзләрен кеше итеп карауны, аларга булган игътибарны тоеп, өйрәткәнне үзләштерергә тырыштылар. Нәтиҗәдә әлеге группадан бер солдат та төшеп калмады, барысы ла чик буена хезмәткә китте.

Тормышыңда нинди үзгәрешләр булды?

– Хезмәтем шулай бара торды. Дүрт ел өзлексез хезмәт иткәч отпуск бирделәр. Авыл бик нык сагындырган. Күргәндәй дә булмыйча китәргә вакыты да җитте. Икенче тапкыр кайтуымда өйләндем, гомерлек тормыш юлдашымны таптым. Мине бик еш командировкаларга җибәрделәр, русча белүе дә такы-токы булган татар хатынына яшәү ямансу булды. Мине камчаткага ук күчермәкчеләр иде, ләкин риза булмадым. Өйдә әнкәй ялгыз. Үтенеч белән кайтаруны сорап командованиегә мөрәҗәгать белән кердем. Ниһаять, 1956 елны хәрби бурычымны үтәүне тәмамладым, гаиләм белән авылга кайттым. Бүгенге көндә дә шунда Асиям белән бергә гомер кичерәбез. Мал-туар, кош-корт асрап, бәрәңгесен, яшелчәсен үстереп, гадәти авыл тормышы белән, булганына шөкер итеп, чикләребез бозылмасын, сугыш афәте күрергә язмасын, дөньябыз тыныч булсын дигән теләк белән яшибез, дип төгәлләде үзенең сүзен әңгәмәдәшем.

Яшәү көче

	Мәхәббәтнең башы – ул анада,
	Ходай рәхмәтендә булсын һәркайда.
				Руми.
90 яшен тутырган бу карчыкка төсе-бите, зиһене – акылына карап, һич кенә дә үз яшен бирмәссең. Күз генә тимәсен! Шул озын гомер эчендә сынау – авырлыкларны күп күргән Хәмидә Зиатдин кызы Максутова.

1943 елны ире Әхмәтсалих сугышка алына һәм шул китүдән әйләнеп кайтмый. Әтисеннән унөч кенә көнлек булып калган Рафагы да якты дөньяда җиде генә ай яшәп кала. Яраткан ирен, имәндәй терәген, туйдыручысын бик яшьли югалткан хатынга үтә дә олы йөрәк ярасы була бу. Әле үсмер кыз вакытында “кулак” кушаматы тагып, өйдән куылу, мәктәпкә кертмәүләрен дә өстәсәң, Хәмидә ханымның ни кадәр түзем, сабыр, олы ихтыяр көченә ия булуын күз алдына китерергә буладыр.

Кызы белән икәүдән-икәү кала алар. Бер-берсенә җан җылысы биреп яшиләр. Ләкин көннәрдән беркөнне Венерасы да каты авыруга дучар була. “И, ходаем, калдырма мине ялгызым, бир Син аңа гомерне, зинһар, ташлама мәрхәмәтеңнән, ясама миннән тере мәет, кемнәргә зыяныбыз тигәне бар, терелт изге җаным – кызымны”, – дип ялвара Хәмидә Xак тәгаләдән. Ишеткәндер Ходай аның җан авазын. Үлем белән тарткалашкан кыз алты айдан тернәкләнә башлый, укуын дәвам итәрлек, анасына олы ярдәмче булырлык хәлгә килә. Бүген дә алар бер җан булып, янәшә булуларына куанып, көнкүрешләренә, яшәешләренә шөкер ана кылып гомер кичерәләр. Район ветераннар советы рәисе Әсвәт Харисов, мин һәм Хәмидә апаның элеккеге күршесе Әминә Мөҗипова ветеранны тәбрикләргә килгән көнне Венера ханым да йөрәк түреннән чыккан кайнарлык, күз яшьләре белән әнисен юбилее белән котлады, үзенең иң-иң изге теләкләрен җиткерде. Аңа ире Назыйф та кушылды. “Бергә булулары бик күңелле, яшә әле, яшә, әниебез”, – диде.

телефоннан да шалтыраталар, тәбриклиләр, ишекләр дә ябылып тормый. Әнә Мәлләдән кодагые, Назыйфның өлкән апасы Гамбәрия килгән, аның кызы Зөһрә Мәскәүдән үк кайткан, Венераның кызы Лилия, аның улы Наис. Килене Гөлнара Чаллыдан кайтты. Әлмәттәге татар-төрек лиңееның тугызынчы сыйныф укучысы – татар, рус, төрек, инглиз телләрендә иркен сөйләшүче, гаилә гурурлыгы – Илһам да әнисенең әбисен якын итеп кайткан.

Кайтучы, килүчеләрнең һәркайсы юбилярны кочаклап, йөрәк түреннән кайнап чыккан рәхмәтләрен, иң-иң изге теләкләрен әйтте. Шатлыктан, куанычтан битләре буйлап тәгәрәп-тәгәрәп төшкән күз яшьләре белән әниләренең, әбиләренең – бу изге затның исән булуына, ачык йөзе белән каршы алуына чиксез куану, сөенү һәм яратуларын, хөрмәтләүләрен белдерделәр.

Шулай, үзең ярата белсәң, сине дә яраталар. Хәмидә апаны йөз яшьлек юбилее белән дә котларга насыйп булсын иде.

Аша, мулла абжый, үҗеңнеке итеп аша

Болар инде бик күптән, колхозлашуга кадәр үк булган хәлләр. Әткәйнең хәтер дәфтәреннән, кайчандыр ул сөйләгән буенча язам. Безнең авылда (ул чагында Теләнче) гәүдәгә бик таза, киң җилкәле, юан беләкле, көч-куәте ташып торган, чын мәгънәсендә пәһлеван Исрафил исемле бер кеше булган. Ул бераз сакаурак сөйләшкән. “з” белән “с” авазы “ж”, “ш” булып яңгыраган. Ул басу каравылчысы, авылча әйткәндә, половой (ягъни полевой) хезмәтен башкарган. Аның шактый биек утыртма читән белән әйләндерелгән утары булган. Басуга кергән мал-туарны алып кайтып, шунда япкан. Бозау, сарыкларны капкадан чыгарып мәшәкатьләнмәгән, хуҗаларына читән аша гына аткан. Арада имгәнгәннәре дә булган, әмма авыл кешеләре Исрафилга каршы сүз әйтә алмаганнар. Уттан курыккан кебек шөлләгәннәр.

Исрафил белән Фатыйма гаиләсендә бер малай дөньяга килгән. Исем кушканда муллага (минем бабайга) “үҗем Исрафил, малаем Гажраил булсын”, дигән. Андый исем була алмый дип үгетли-үгетли күндереп, Ибраһим исеме кушканнар. Исрафил Әмәкәй базарына да баргалаган, аннан салмыш кайта торган булган. Күрше Бәкәбез авыл башына чыккач:

– Ибраһим, ишек ач! Фатыйма, шамаур куй, – дип ике чакырымнан боерык биргәне ишетелгән.

Бердәнбер көнне минем бабайның бер сарыгы көтүдән кайтмаган. Бер көн эзләгәннәр, ике... Атна, ун көн чамасы үтүгә, Исрафил минем бабайны ашка чакырган. Аш та ашаткан, бәлешен дә. Соңыннан ит чыгарыш бит инде. “Аша, мулла абжый, аша, үжеңнең шарык ите дип аша”, –дип бабайны кыстый икән. Бабай белән әби үз сарыгы ите белән бик тәмләп, рәхмәтләрен әйтә-әйтә, рәхәтләнеп сыйланып кайтканнар.

Берчак Исрафил Күбәккә (анысы да күрше авыл) барган. Нинди гозере булган, анысын әйтә алмыйм. Әллә кодрәтен күрсәтәсе килеп, сугышкан бу. “Бар икән Күбәктә дә шәпле малайлар, башка имән күшәк (күсәк) белән бәрәләр шык-шык итеп тора”, дип сөйләгән ди кайткач Исрафил. Әнә шундый гаҗәп тә, мәзәк тә баһадир булган авылыбызда.

Игелекле гамәл

Районыбызның күренекле кешесе, күпләргә үзенең киң күңеллелеге, эчкерсезлеге, якты йөзе, игътибарлылыгы, әлбәттә инде, кызык-мәзәк сөйләргә яратуы белән таныш булган, күп еллар партия райкомының пропаганда һәм агитация бүлеген җитәкләгән Хәләфетдин Мөхетдин улы Шәмсетдиновның вафатына җиде ел үтеп китте. Шулай булса да ул безнең күңелләрдән китми, шул күркәм сыйфатлары белән безнең арада яши. Тормыш юлдашы Альбина ханым белән бергә алар тәрбияле, илтифатлы, итәгатьле, эш сөючән, кешелекле балалар үстерделәр.

Кызлары Луиза Төмәндә яши, табибә, улларының берсе – Айрат Мөслимебездә “Стройсервис” җитәкчесе, авылыбызга ямь бирүче. Ул җитәкләгән оешма эшчәнлеге белән элек район үзәгенең кыяфәтен бозып торучы күп кенә биналар хәзер аны ямьләп торалар.

Төпчекләре Айдар –Азнакай районы үзәк хастаханәсенең баш табибы. Бу гаиләгә хас гаделлеге, игътибарлы һәм эшлекле таләпчәнлеге белән азнакайлыларның хөрмәтен яуларга өлгерде.

Балалары әниләренә бик игътибарлы, аңа ярдәм итеп, хәлен белеп торалар. Әтиләре янында да еш булалар, аның мәңгелек йортын карап, матурлап, үрнәк итеп тоталар.

Хәләфетдин шахматка мөкиббән кеше иде. Әзрәк буш вакыты булса, шушы интеллектуаль уен белән мавыгыр иде. Аның белән булган бер вакыйганы искә төшереп үтәсем килә. Ул каты авырый. Салих Бакиев белән аның хәлен белергә өйләренә килдек. Бераз сөйләшеп утыргач, Хәләфетдин: “уйнагыз әле шахмат, мин карап ятам”, –диде. үтенечен канәгатьләндереп, берничә партия уйнадык та, ялыктырганбыздыр, ял ит инде дидек. Ялыкмадым, уйнагыз, миңа шулай күңелле, диде. Шулай да без кайтырга булдык, саубуллашып китеп бардык. Ни кызганыч, бу безнең соңгы очрашуыбыз булды.

Әнә шундый шахмат сөюче әтиләре истәлегенә зур хәстәрлек күреп, бөтен гаиләләре белән ел саен олылап шахмат турниры үткәрәләр Шәмсетдиновлар. Беренче елларда анда өлкәнрәкләрдән берничә кеше генә катнашса, хәзер катнашучылар ишәя бара.

Безнең районда да милләтебезнең даны булырдай шахматчылар үсеп чыгар, моңа тулы ышаныч бар. Төрле дәрәҗәдәге турнирларда катнашып, яшь шахматчыларыбыз район данын еракларга илтәләр. Монысы, әлбәттә, зур куаныч. Ел саен үткәрелә торган Хәләфетдин Шәмсетдинов исемендәге бәйгедә моңа олы этәргеч. Шунысын да бәян итим, бу бәйгедән беркем дә бүләксез китми.

Шушы игелеккә өстәп тагын бер чара турында әйтми мөмкин түгел. 15 декабрь көнне район мәдәният йортында якташыбыз Рәсүл Салиховның бик матур концерты булды. Аны зал тулы тамашачы рәхәтләнеп карады. Айрат һәм Айдар Шәмсетдиновлар спонсорлар булды алар. Өлкәннәргә кырык билет бүләк итте. Шуның өчен абыйлы-энеле Шәмсетдиновларга чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Район ветераннар советы исеменнән бу гаиләне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз һәм һәр башлаган эшләре куанычлы, уңышлы булуын, сәламәтлек телибез. Яңа елның һәр туар көне сезгә бәхет, шатлык китерсен.

Тынычлыкка ни җитә?!

Әле күптән дә түгел миңа бер егет белән сөйләшеп торырга туры килде. “Абый, сез олы кеше инде, киләчәктә дөнья тыныч булыр дип уйлыйсызмы?”— дигән сорау куйды. Көтмәгәндә генә бирелгән бу сорауга сәерсенеп киттем. Уйга калдым. Чыннан да дөньяда абсолют тынычлык булырмы? Дөнья яратылганнан бирле андый хәлнең булганы бармы? Әле бер җирдә, әле икенче почмакта сугыш уты кабына тора. Элек-электән үк гаилә белән гаилә, кабилә белән кабилә, ыру белән ыру, сугышкан, сугышның төп сәбәпчесе нәфес дип уйлыйм мин үзем. Кемгәдер нәрсәдер җитми. Кемнеңдер күбрәк байлыкка, җиргә хуҗа буласы килә. Менә шулай сугыш, ызгыш, талаш, кан коешлар була да тора. Нәфес белән комсызлык бер оядан, аларның чыганагы, мөгаен, көнчелектер. Шулардан явызлык туадыр. Кемнәрдер усаллык, явызлык белән башкалар өстеннән хөкемдар булып яшисе килә. Һәркем игелекле булса, ызгыш, талаш, сугыш кебек яман нәрсәләр булмас иде дә, юк шул дөнья алай гына бармый әлегә.

Әнә Гитлерның да нәфесе төпсез мичкә кебек булган. Көнбатыш Европа илләрен басып алды. Алар гына җитмәгән әле үзенә. Көнчыгышы да кирәк булган. Шул сугыш күпме илләрне үзенә тартты, дистәләрчә миллион кешеләрне ут эченә кертте. Шәһәрләр, авыллар янды, миллионнар кырылды, хатыннар тол калды, аналар балаларын югалтты, балалар ятимлек газабы кичерде, ачлык ялангачлык дөньяны басты. Ул сугышның башлануына алтмыш өч ел вакыт узды. Әле аның бетеп җиткәне юк. Кемнәрдер бер күрергә зар булып, сагынып, саргаеп якыннарын эзлиләр, әле һаман да ачы күз яшьләрен түгәләр. Ансатмы ул ?! Йөрәкләрдән кан тама, күзләрдән яшь ага, Якты дөнья караңгылана.

Берәүләр комсызлыкка хуҗа була алмый, байлык артыннан куып, бер-берсеннән көнләшеп ишек төбендә , өе кырыенда , икенчеләрне канга манчып китә, балаларны яти итә. Монысы да бит сугыш. Үч алып, усаллык, явызлык белән акылга утыртмакчылар, янәсе. Ә тәрбия бит гаделлек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек аша гына бирелә.

Мин сүземне бер егет белән очрашудан башлаган идем. Шул егет миңа үзе биргән сорауга үзе җавап биргәндәй: Ә беләсезме, Ходай Тәгалә киләчәктә дөнья тыныч булачак, кешеләр бер-берләрен ихтирам итеп, ызгышмый, бүлешми, сугышмый яшәячәк дип әйткән дип аерылып китте.

Амин, шулай булсын инде. Хак Тәгалә үзе шулай дип әйткәч, иншалла, шулай булыр да дигән олы өметтә калдым. Безнең буынга андый бәхет тәтемәсә дә, оныкларыбыз оныкларын куандырсын. И-и, тынычлыкка ни җитә! Кешеләр бер-бере белән эчкерсез елмаеп, дустанә мөнәсәбәттә исәнләшеп, хәл белешеп, сөйләшеп, ярдәм итешеп, тыныч итеп, матур итеп яшәсеннәр иде. Бу бит гади халыкның, картларның, балаларның, миллионнарның изге теләге.

Кайда да кирәк кеше

Николай Михайлович Осипов — районда танылган, билгеле шәхес. Аны бигрәк тә 50-80 нче елларда эшләгән терлекчеләр яхшы белә булыр. 1948 елны Буа ветеринария техникумын тәмамлап, районга эшкә килгән егет армия хезмәте елларын исәпкә алмаганда, районыбызда өзлексез ветеринария белгече булып эшли. Дипломы буенча ветеринария фельдшеры булса да, үз белемен күтәрү өстендә даими эшләве, практикасы буенча аны хаклы рәвештә табиб дип атарга була.

Ул 1929нчы елның 19 декабрендә Буа районы Курени авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Аның яңадан дүрт энесе, ике сеңлесе дә була. Бөек Ватан сугышының беренче көнендә үк, әтиләре армия хезмәтенә алына, дүрт көннән үлде хәбәре дә килә. Тормышның бөтен авырлыгы әнисе белән унике яшьлек малай җилкәсенә төшә. Ишле гаиләне туйдыру әнигә генә авыр дип, унбер яшеннән колхоз эшенә чыга башлый. Тирес тә ташый, салам, печән эскертләүдә дә катнаша, сабан артына басарга да туры килә, ашлык та суктыра. Бригадир нинди эшкә кушса да, көч җитми дип каршып тормый, бара эшли, тырыша. Ичмасам туйганчы ашарга ипие дә юк бит. Көн күргәннәре — өшегән бәрәңге кәлҗәмәсе, кычыткан, алабута... Тормыш ул чорда, гомумән, авыр, Осиповларның ишле гаиләсенә исә икеләтә, өчләтә...

Үсмер малай мәктәптә укый, төннәрен эшкә йөри. Әниләре көндезен— фермада, төнлә караулда тора. Сугыш елларының бер җәендә аны да басуда трактор, ягулык-майлау материалларын сакларга куялар. төннәрнең берсендә яшен яшни башлый. Кәрәчинле мичкә шартлавыннан шөлләп, малай буразнага ята. Һәм йоклап китә. Аның өстеннән сабанлы трактор аның үтә, үлемнән гәүдә бәләкәйлеге һәм ул урында буразнаның тирәнлеге генә саклап кала. Әмма малай каты имгәнә, умыртка сөяге чатный, параличлана, шешенә. Озак дәвалыйлар малайны, бәхетенә аякка бастыралар. Эшли-эшли, тырыша-тырмаша җиде классны тәмамлый һәм Буа ветеринария техникумына укырга керә. Яшь белгеч 1948 елда юллама буенча районыбызга килә. Аны Симәк ветеринария пунктына билгелиләр. Транспорт юк, унике авылның һәрберсендә булырга кирәк. Авылдан авылга җәяүләп йөри.

Озак та үтми Николай армия хезмәтенә алына. Өч ел хезмәт иткәннән соң, ул кабат хезмәт юлын башлаган төбәккә кайта. Бу юлы Шуган участогына билгеләнә белгеч. Язгы ташу чорларында, Ыкны көймә белән чыгып, Иске Чакмак, Островка, Смыловка, Үрнәк авылларына җәяүләп йөри.

Авырлыклардан курыкмаучы тәвәккәл бу егетне «Новый путь» колхозы коммунистлары аны партоешма секретаре итеп сайлыйлар. Ул вакытта шактый көйсез оешманы партия уставы таләпләре кысасында тәртипкә китерә, үзен оста оештыручы итеп таныта.

Илленче, алтмышынчы елларда терлекчелекне брюцеллез белән ящур инфекциясе таласа, җитмешенче елларда туберкулез дигәне тәңкәгә тиде. Бу авыру «Михайловка» совхозын аеруча борчыды. Анда эшен белеп башкаручы, төпле фикерле, каты куллы ветеринария белгече кирәклеге көн кадагы булып басты. Район партия комитеты шул таләпләргә җавап бирерлек кадр итеп коммунист Осипов кандидатурасына сайлый һәм аны баш ветеринария табибы итеп эшкә билгели. Район җитәкчелегенең ышанычын аклый Николай, башта әлеге авыруларның таралуына чик куела һәм әкренләп бөтенләй бетерелә.

Әле күпләрнең хәтерендәдер: сиксәненче еллар башында Михайловка яшьләр арасындагы тәртипсезлек, хулиганлык күренешләре буенча районда аерым урын тота иде. Шул күңелсез күренешләрне булдырмау зарури бурычка әйләнә. Авыл белән, яшьләр белән эшләү өчен ныклы җитәкче кирәк. Кемне сайларга? Авыл халкы бертавыштан Осипов кандидатурасына туктала. Авыл Совет рәисе вазыйфасын да ул зур кыюлык белән, үзен аямыйча, алны-ялны белми башкара. Партком секретаре Хәмзә Мирзаянов белән ярдәмләшеп, кулга-кул тотынып эшлиләр. Нәтиҗәсе озак көттерми күзгә күренеп тәртип урнаша башлый. 1984 елда Михайловка авыл Советы халыкның социаль- көнкүреш хәлен үстерү, яхшырту буенча ярышта республикада өченче урынны яулый.

Н. Осипов яңадан үз эшенә кайта. Бу тормышта бәхет белән кайгы гел янәшә йөри шул. Сыерлардан кан алганда, берсе мөгезе белән Николайның башына төртә. Табиб цемент идәнгә ава. Башы каты җәрәхәтләнә. Нәтиҗәдә күзләре күрмәскә әйләнә. Бер килгәч, килә бит. Инфаркт белән дә авырый. Хәзер Николай Осипов 1 группа инвалид. Әле дә язмышына буйсынып тик ятмый. Бөтен Россия сукырлар җәмгыятенең Мөслим районы оешмасы белән җитәкчелек итә.

Тынгысыз хезмәтләре өстенә ул үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашты, инициатор булды. Ул матур тавышлы, оста башкаручы җырчы. Аны сәхнәдә дә көтеп алдылар.

Күрсәткән хезмәтләре югары бәяләнә аның. Ул — «Почет билгесе» ордены кавалеры. «Хезмәттәге батырлыгы өчен», «В.И. Ленинның 100 еллыгы» һәм башка медальләр белән бүләкләнә. 1988 елда Николай Михайловичка «Татарстан республикасының» атказанган ветеринария хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Озак еллар «Новый путь» колхозында халык контроле группасы белән җитәкчелек итә. Ул бу эшне дә җиренә җиткереп башкара. Нәтиҗәдә Бөтенсоюз халык контроле комитетының «Халык контроле органнарында аеруча хезмәте» билгесенә лаек була.

Николай Рус Шуган авылы кызы Капиталина белән бик матур гаилә корып, аталык бурычларын да үтәгән кеше. Бүгенге көндә өч балалары исән-сау. Александр Михайлов «Рассвет» фермер хуҗалыгы белән җитәкчелек итә. Теплицада кыяр, помидор үстерәләр. Шуның кырында ук йөз башка исәпләнгән дуңгыз торагын сафка бастырып, анда сиксән башка якын терлек асрыйлар. Светлана республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Наталья — Ветеринария академиясендә лаборатория мөдире.

Шушы көннәрдә Николай Михайловичка 75 яшь тула. Юбилее белән котлап, куйган игелекле хезмәтләренең куанычларын күреп, озак еллар яшәвен, гаилә бәхете һәм ныклы сәламәтлек телик.

Яшәү дәртен сүндермичә

1947 елда Тат. Бүләр авылында бер кыз бала дөньяга килә. Аңа Рәҗүдә дип исем кушалар. Ата-аналары зур түземсезлек белән кызларының күзе ачылганны көтәләр. Тик өметләре акланмый. Вакыт үтү белән дә баланың күзләре рәтләп ачылмый. Ул чикләнгән күрү сәләте белән үсә. Мәктәптә укыр вакыты да җитә. Аны Актаныш районы Суыксу авылына табибка алып балалар. Ул вакытта махсус мәктәпләр дә аз, еракка илтергә гаиләнең мөмкинлекләре дә җитәрлек булмый. Табип иптәшләреннән калмасын, мәктәпкә йөрсен дигән акыллы киңәшен бирә. Рәҗүдә үз яштәшләре белән бергә мәктәпкә йөри башлый.
Кызны иң алга партага утырталар. Ул бигрәк тә математиканы ярата. Гомумән, фәннәрне әйбәт үзләштерә, «4» ле «5»ле билгеләренә генә укый.
Югары уку йортына бару турында сүз дә булмый, Рәҗүдә колхоз эшенә чыга. Егерме ел савымчы булып эшли. «Иң алдынгы була алмадым, шул ук вакытта башкаалардан әлләни калышмадым да»,— ди ул. Колхоз идарәсе тарафыннан аңа күп мәртәбәләр кыйммәтле бүләкләр тапшырыла, район күләмендәге әренә дә лаек була 3 дәрәҗә Дан ордены көмеш медаль белән бүләкләнә.
— Сыерларыңны ничек таный идең? — дип сорыйм.
— Аларның күбесе минем чакыруга үзләре килделәр. Читтә калганнарын иптәшләрем күрсәтә иде. Рәхмәт инде, алар әйбәт булды, ди Рәҗүдә.
1982 елда ул хатыны вафат булган ике кызы ятим калган Хәмзә Зиятдиновка кияүгә чыга.
Рәҗүдә бу хакта менә нәрсәләр сөйли: «Хәмзә минем кем икәнлегемне белеп килгән. Шулай да мин бу турыда кабат сорамый кала алмадым.
—Тормыш без уйлаганча, гына бармый. Төрлесе була. Кимсетелмәмме?..
— Үзем дә сүзләмәм, рәнҗетмәм, башкаларга да юл куймам, диде ул. Һәм шулай булды да. Үзеннән дә, туганнарыннан да авыр сүз ишетмәдем. Рәхмәт аларга. Әйбәт гаиләгә тап булдым. Аллага шөкер, куанышып яшәдек. Бусаганы атлап керүгә үк балалары «әни», дип дәштеләр. Тора-бара уртак балабыз булды. Миңа өчесе дә бер тигез, аергысыз. Олы кызыбыз Гүзәл Казан педагогия институтын тәмамлап, хәзер М№слимнең икенче мәктәбендә инглиз теле өйрәтә. Чулпаныбыз Казан университетын бетерде, башкаланың утыз өченче мәктәбендә уку-укыту бүлеген җитәкли. Айгөл дә апасы укыган югары уку йортында белем ала. Гүзәл белән бергә яшибез. Үтә ярдәмчел, итәгатьле, тәмле телле ул.
Рәҗүдә Мөслимгә килгәч тә эшсез тормаган. Унсигез ел ашханәдә савыт-саба, идән юган. Санитария-эпидемиология белгечләреннән шелтәле сүз ишетмәгән.
Өйдә ике хатын-кыз. Ирләр көчен сорый торган эшләр дә булып кына тора. Әнә шул чакларда һәрчак күршеләре Рөстәм, Рамазан, Габбас ярдәм кулларын сузалар. Алай гынамы, күренми торсалар хәл белергә кереп, берәр эшегез юкмы, ярдәмебез кирәкмиме, дип үзләре үк сорап торалар икән.
Рәҗүдә— икенче төркем инвалид, пенсиядә. Иртәрәк тә чыгарга туры килгән. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, машинада барганда, кабина ишеге ачылып китә, егылып төшә, кабыргасы, калак сөяге сына. Озак кына хастаханәдә дәвалана. Эшкә яраклылыгы чикләнә.
Әлбәттә, пенсиягә генә карап ятып булмый. Бәрәңге, яшелчә үстерәләр, сезонга җитәрле хәстәрен күрәләр. Кош-корт та асрыйлар. Кыскасы, эшсез кул кушырып утырмыйлар. Тормышыгыз бәракәтле, куанычлы булсын, җан тынычлыгы сезгә.

Авырлыкларны җиңеләйтеп

Һәрчак якты йөзле Нурия сатып алучыларны да әнә шулай каршылар. Нидер алырга дип ниятләп килгән кешегә товарына характеристика бирер, файдалану тәртибен, ягъни, инструкциясен әйбәтләп аңлатыр, сатып алучы канәгатьләнеп, күңеле булып китәрдәй итеп озатып калыр. «Инструкциясен, файдалану тәртибен» дип әйтүем дә тикмәгә түгел, Нурия Ахунова өч дистәдән артык ел сәүдә системасында эшли, шуның иң күбесен— хуҗалык тауарлары сатуда. Бу вазыйфалар аның канына сеңгән. Айдан айга, елдан елга җиткерелгән планнарны, заданеләрне үтеп бара.

Әлбәттә, планнар сатучы якты йөзле, ачык чырайлы булган өчен генә үтәлми, гәрчә бу хезмәт күрсәтү сферасында әһәмиятле сыйфат булса да. Әле бит сатарга әйберең дә кирәк. Монысы артыннан чабарга, тынгысыз булырга тиешсең. Бу фактор аеруча мөһим. Элгәре әле дөньялар үзгәртеп корылганчы, базар мөнәсәбәтләре кергәнче тауарлар билгеле бер разнарядка белән бирелде, үзеңә тиешлесен генә ала алдың. Алай да база әһелләре белән «блатың», әшнәлгең булса, әз-мәз артыграгы да тәти торган була. Әнә шул чорларда Нурия Фаягөл Шакирҗанова белән бергә эшли. Алар халыкны мөмкин кадәр кирәкле, сорала торган тауарлар белән тәэмин итәргә тырышалар. Шуңа күрә, үзләренә артык чыгымнар хисабына булса да, бу адымга баруны да читкә какмыйлар. Әйе, алар эшли торган кибеттә ассортимент һәрвакыт киң булып, кещеләр үз ихтыяҗларын канәгатьләндерә алдылар, шуның өчен рәхмәтле булдылар.

Дөньялар үзгәреп, күпләр шәхси сәүдә эшенә тартыла башлагач, базар мөнәсәбәтләре барлыкка килгән чорларда кулланучылар җәмгыятенең роле, абруе бик нык какшады. Оешма менә бетә, бүген булмаса да иртәгедән калмас дип, дер калтырап торган көннәре булды. Әмма авариягә дучар буласы корабтан качкан күселәр кебек, Нурияләр бу системадан читкә китмәделәр. Ассортимент кимеде, тауар алырга акча юк, сату булмагач, хезмәт хакы да ташка үлчим, хет утырып ела. Шулай да алар каушап, югалып калмады, ничек тә базар шартларына җайлашып эшләрен дәвам итәргә, авырлыкны җиңеләйтергә тырыштылар. Бөтен кыенлыкларга сабыр итеп, бергәләп үз җилкәләрендә кичерделәр. Шушы авыр чорларда алар Әлфия Бариева белән бергә эшлиләр. Атнасына икешәр, өчәр тапкыр Чаллы, Казан базарларына баралар. Юл юл инде ул. Бик иртә, күп вакыт кара төннән чыгып китәргә, кичләрен соң гына кайтырга туры килә. Түзәләр, бахырлар. Әле бит җилкәдә гаилә дә бар, хатын-кызның тавык чүпләсә дә бетми торган йорт- ил мәшәкатьләрен дә алар җилкәсеннән алучы юк. Анысына да кырынлык китермәскә тырышалар, җаваплылыктан читләшмиләр, күтәрәләр.

Нурия Ахунова— әнә шундый тырыш, булсынга эшләүче, үрнәк сатучы. Хәер, кемгә ошап начар булырга тиеш соң әле ул? Әтисе Ризатдин — минем яшьтәшем. Җиде елдан артык бергә хезмәт иттек, бер шинель астында йоклап, бер котелоктан ашадык. Үтә тәртипле, бер эштән дә чирканмады, чыраен сытмады, дисциплиналы солдат булды. Кайткач та ул үзен Мәлләтамак авылының абруйлы кешесе итеп таныта алды. Әнисе нурлыхаят «Кызыл Октябрь» колхозында гомер буе кош карады. Ферма шартлары һич кенә дә мактанырлык түгел иде, әмма ул районда алдынгы саналды, тырышлыгы белән авырлыккы җиңеләйтә алучы зат булды. Нурия дә нәкъ шундый. Сәүдә системасында утыз елдан артык эшләү дәверендә алган Мактау кәгазьләре, Дипломнары биниһая күп. «Болар бергә эшләгән һәм хәзер дә бергә эшли торган иптәшләремнең хезмәтенә бәя. Бүген дә бүлекчәбездә дүрт кеше: Әлфия Бариева, Римма Галиева, Илсөяр Зарипова белән бик тату, киңәшләшеп, беребез сүзен беребез закон итеп эшлибез, яшибез ди Нурия.

Универмагның алар эшли торган бүлегендә, чыннан да, тауарлар бик күп төрле, хуҗалык өчен кирәкле җаның теләгән әйберне табарга, алырга була. Шунысын да әйтик: күп кенә әйберләр базардагыдан арзанрак, сертификатлы, сыйфаты ягыннан югары. Кешеләр бирегә теләп киләләр.

— Эшләр барамы, шартлар җитәме, хезмәт хаклары ничек? — дип сорыйм.

— Зарлансак, урынлы булмас, күп әйбер үзебезнең тырышлыктан да тора. Әле җитәкчебез Илүзә Хамматуллина булганда һәм товар белгечләренең көндәлек квалификацияле ярдәмнәре, киңәшләре тиеп торганда, эшләп була, ник булмасын,— диләр алар.

Бу көннәрдә Нурия үзенең туган көнен, юбилеен үткәрергә җыена. Форсаттан файдаланып, аны шушы олы, шатлыклы көне, ә исемләнгән һәммә барчасын профессиональ бәйрәмнәре белән котлап, эшләрендә киләчәктә тагын да зуррак уңышлар, гаилә бәхете, җан тынычлыгы насыйп булсын, дигән теләктә калам.


"Авыл утлары"

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013