Бүген Әдипләр: Роберт Әхмәтҗанов
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Роберт Әхмәтҗанов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мидхәт Әбделмәнов
Зәйтүнә Әбрарова
Рәхимкол бине Әбүбәкер
Мөдәррис Әгъләм
Гарәфи Әгъләмҗан
Алинә ӘКМАЛОВА
Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова
Мөхәммәд Әмин
Нәҗибә Әминева
Әхтәм Әминов
Лиана Әмирханова
Альбина Әпсәләмова
Мөхәммәтҗан Әтнәви
Рәфыйк Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев
Кәшифә Әхмәдиева
Белла Әхмәдуллина
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова
Рушания Әхмәдуллина
Әхмәтбик
Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Сәгыйть Әхмәтҗан
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Роберт Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов-II
Наил Әхмәтҗанов
Адилә Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Зөфәр Әхмәтов
Таһир ӘХМӘТСАФИН
Илдар Әхсәнов
Җәмилә Әхтәмова
Идият Әширов
Харрас Әюп
Булат Әюпов
Дамир Әюпов
Гөлнара Әюпова

Шагыйрь Роберт Вәли улы Әхмәтҗанов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәгендә хезмәткәр гаиләсендә туган. 1942 елда әтисе фронтка киткәч (Вәли Әхмәтҗанов фашист илбасарларга каршы сугышта батырларча һәлак була), аның әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган төбәгенә— шул ук Балык Бистәсе районына кергән Иске Арыш авылына кайта. Робертның бала чагы һәм үсмер еллары шунда уза. Иске Арыштагы — башлангыч, күрше Балыклы Чүкәй авылындагы — җидееллык һәм Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул 1954— 1959 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студентлык чорында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә — әдәбият түгәрәкләрендә актив катнаша, газета-журналларда күп санлы шигырьләрен бастыра, 1958 елда «Егерменче яз» исемле беренче шигъри җыентыгын дөньяга чыгара. 1959—1961 уку елында Р. Әхмәтҗанов Әстерхан өлкәсенең Җәмәле авылында урта мәктәптә укытучы булып эшли. Казанга кайткач, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире (1961—1962), «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында әдәби хезмәткәр (1962—1965) вазифаларын башкара. 1966 елдан бирле ул, нигездә, профессиональ язучылык хезмәтендә. Роберт Әхмәтҗанов — үзенә генә хас шигъри йөзе, язу манерасы булган шагыйрьләрнең берсе. Аның шигърияте, беренче чиратта, гражданлык-публицистик пафосы, фикер-хисләренең киеренкелеге, романтик күтәренкелеге, форма һәм сурәтләү алымнарындагы яңача образлылык хасиятләре белән җәлеп итә. Аның лирик герое — бүгенге заман кешесе, ул егерменче гасыр фәне һәм техникасы тудырган тормыш күренешләренә үзенең мөнәсәбәтен белдереп барырга тырыша, шул үзгәрешләр, ачышлар белән тыгыз бәйләнештә» кеше шәхесенең тормыштагы урыны һәм җаваплылыгы турында уйлана. Туган ил, аны ярату, кайгырту, аның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану, сугыш һәм тынычлык—бу темалар бигрәк тә аның «Уйна, улым!» һәм «Таш аргамак» поэмаларында үзенчәлекле гәүдәләнеш таба. Роберт Әхмәтҗанов, татар поэзиясенең ерак гасырлардан килшн бай традицияләренә таянып, шигъри форма һәм сурәтләү чараларын баету юнәлешендә кыю эзләнүләр алып бара. Ул татар совет поэзиясендә баллада жанрын үстерүгә шактый өлеш кертте. («Таш елады», «Фидаи», «Соңгы танк» һ. б.) Роберт Әхмәтҗановның шигъри теле көтелмәгән тапкыр чагыштырулар, кызыклы, төгәл метафоралар белән мул сугарылган. Шагыйрь ритм нечкәлеген оста тоя, әсәрнең музыкаль яңгырашына зур игътибар бирә. Бу сыйфатлар композиторларга да илһам чыганагы булып хезмәт итә. Халык арасында киң таралган җырлардан «Саумы, кояш!» (М. Мозаффаров музыкасы), «Солдатлар», «Ак болытлар» (Ф. Әхмәдиев музыкасы), «Тәңкә карлар», «Кояшларың белән кил син миңа» (А. Монасыйпов музыкасы), «Синең эзләр» (Р. Еникиев музыкасы), «Өмет җыры» (Р. Яхин музыкасы), «Минутларны ник саныйсың?», «Якты елга» (3. Гыйбадуллин музыкасы), «Җырың кайтты» (Р. Хәсәнов музыкасы) һ. б. әнә шуның ачык мисаллары. 1958—1980 еллар арасында Р. Әхмәтҗановның унөч җыентыгы чыкты. Аның сайланма шигырьләре, балладалары һәм поэмалары 1980 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Хәтер елгасы» исемле күләмле китабында урын алган. Роберт Әхмәтҗанов — 1965 елдан СССР Язучылар союзы члены. Төп басма китаплары: Егерменче яз: [Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1958.— 47 б., портр. Гасырлар юлы: [Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1960.—48 б. Синең кояшың. (Йөрәктәге язулар): Яна шигырьләр һәм балладалар.— Казан: Таткитнәшр., 1962.—60 б. Йолдызстан: (Шигырьләр, балладалар һәм поэма).—Казан: Таткитнәшр., 1964.—95 б. Кызыл усаклар: (Шигырьләр һәм поэмалар).— Казан: Таткитнәшр., 1966.—62 б. Еллар яна...: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1968.—83 б. Сәгать суга: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1970.— 111 б. портр. Идел-йорт: Шигырьләр, поэмалар.—Казан: Таткитнәшр., 1972.-160 б., портр. Иҗаты турында: Кукушкин Р. Канатлы дөнья.—Казан: Таткнтнәшр., 1984.— 184 6. 2 500. Р. Әхмәтҗанов турында 156—158 б. Макаев Ф. «Алда — эшләр безнең...»: Роберт Әхмәтҗановньщ иҗат портретына штрихлар.— Идел. Яшьләр әдәби альманахы, 1976, № 7, 90— 93 б

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018