Бүген Әхмәдулла Әхмәтгалиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхмәдулла Әхмәтгалиев

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гүзәл Әдһәм
Рәиф Әмиров
Равил Әмирхан
Рәхмәтулла бине Әмирхан
Азат Әхмәдуллин
Нияз Әхмәров
Әхмәдулла Әхмәтгалиев
Марсель Әхмәтҗанов
Шамил Әхмәтшин
Рифгать Әхмәтьянов
Гөлзада Әхтәмова
Роза ӘХТӘМОВА
Әхмәдулла Әхмәтгалиев

ФИДАКАРЬЛЕК

Без, мөслимлеләр, үз төбәгебезне, аның гүзәл табигатен, эш сөючән, җырга-биюгә маһир кешеләрен «чиксез яратабыз, күренекле шәхесләре белән горурланабыз. Ләкин халык бүгенге белән генә яши алмый, чын яратуның тамырлары тарихка тоташа, үткәннәрдән көч, гыйбрәт, акыл һәм зирәклек алына. Бу җирдә безнең бик борынгы ата-бабаларыбыз гомер иткәннәр.
Нинди булган икән ул ерак һәм якын тарихыбыз? Реаль фактларга таянып, аны бер эзгә салу, гомумиләштерү инде күптән көн тәртибенә баскан иде. Район хакимияте бу гаять җаваплы, четерекле эшкә алынырга Әхмәдулла Әхмәтгали улы Әхмәтгалиевка мөрәҗәгать итте. Аңа тукталу һич тә очраклы түгел иде. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган, киң эрудицияле бу иптәш 1965— 1991 нче елларда КПСС райкомының политик мәгариф кабинетын җитәкләде. Әхмәдулла Әхмәтгали улы принципиаль һәм таләпчән, теләсә нинди эшне ахырынача җит-керүчән гадел партия хезмәткәре буларак районда югары абруй казанды.
Шулай итеп Ә. Әхмәтгалиен баш-аягы белән эшкә чумып, үткәндәге сәхифәләрне бөртекләп ачарга кереште. Фактлар туплау, аларга фәнни анализ ясау, хакыйкатьне бозмыйча гомумиләштерү гаять тә җаваплы эш. Моны тирәнтен аңлаган Әхмәдулла Әхмәтгали улы район архивындагы, мәктәп музейларындагы, матбугатта чыккан материалларны җентекләп бсфлады, өлкән яшьтәге бик күп кешеләр белән очрашты, тарихи китапларны өйрәнде, Казан, Уфа дәүләт архивларына юл тотты, үзе бара алмаганнарына кызыксындырган мәгълүматларны сорап хатлар язды. Аның алны-ялны онытып, ике ел буе үзенең барлык вакытын шушы мәшәкатьле эшне башкаруы һәр төрле хөрмәткә һәм соклануга лаек. Шушы эзләнүләр чорында Әхмәдулла Әхмәтгали улының чал чәчләре күзгә күренеп артса да, бәргәләнгән-өзгәләнгән чаклары булса да, ул сынмады һәм районыбызның 70 еллыгына бу гаять зур хезмәтне төгәлләүгә иреште. Өч ел дәвам иткән эзләнүләрне, табышларны һәм югалтуларны, чарасызлыктан төшенкелеккә бирелгән көннәрне, үз-үзеңне җиңеп тагын алга атлауны авторның чиксез фидакарьлеге дип кенә бәяләргә мөмкин. Шушы кадәр дә бай фактик материалны туплаган, логик яктан төзек, аңлаешлы бәян иткән китап — Мөслим төбәгенең беренче тарихы — 2003 нче елда басылып чыкты.
Инде Әхмәдулла Әхмәтгали улы Әхмәтгалиевның биографиясендәге югарыда әйтелгәннәрдән тыш кайбер мәгълүматларны да атап үтмичә ярамас. Бу шәхеснең үзенең дә районыбыз тарихына кереп калуы зарур ич.
Ул 1931 нче елда Актаныш районының Усы авылында туган. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, югары белем ала. 1950 нче елда Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек җидееллык мәктәбендә эшли башлый. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, элекке Калинин районы мәктәпләрендә укытучы, ВЛКСМ райкомы секретаре була.
Ә. Әхмәтгалиев 1959 елдан безнең районда укучылар йорты директоры, укытучы буларак эшли башлап, үзенең бөтен гомерен халыкны тәрбияләүгә багышлады, озак еллар буе күптөрле җәмәгать эшләре алып барды. Аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Район тарихы турында беренче зур китап язып, Әхмәдулла Әхмәтгали улы үзенең тормыш биографиясен тагын бер күркәм сәхифә белән бизәде. Аңа: «Чын йөрәктән рәхмәт!» диясе килә. Районыбызның үткәненә җан өргән бу китап зур фәнни хезмәт тә, мөслимлеләргә кадерле бүләктә.
«Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр» — бу безнең районыбыз турында беренче, зур һәм җитди эзләнүләр нәтиҗәсе. Берничә ел гомерен Ә. Әхмәтгалиев шушы игелекле эшкә багышлый.
Китап чыгып, бик тиз таралды да. Яңа өстәмәләр, яңа мәгълүматлар да туплана барды. Бу хезмәтне тулылайтып, баетып, күбрәк лаеклы шәхесләрне китапка кертеп, аның икенче басмасын чыгарырга хыялланып йөрде Әхмәдулла абый. Кызганыч, җитешә алмады, 2004 нче елда ул вафат булды.
Фоат Садриев.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013