Бүген Әдипләр: Әхмәтбик
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхмәтбик


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мидхәт Әбделмәнов
Зәйтүнә Әбрарова
Рәхимкол бине Әбүбәкер
Мөдәррис Әгъләм
Гарәфи Әгъләмҗан
Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова
Мөхәммәд Әмин
Нәҗибә Әминева
Әхтәм Әминов
Лиана Әмирханова
Альбина Әпсәләмова
Мөхәммәтҗан Әтнәви
Рәфыйк Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев
Кәшифә Әхмәдиева
Белла Әхмәдуллина
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова
Рушания Әхмәдуллина
Әхмәтбик
Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Сәгыйть Әхмәтҗан
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Роберт Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов-II
Наил Әхмәтҗанов
Адилә Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Зөфәр Әхмәтов
Таһир ӘХМӘТСАФИН
Илдар Әхсәнов
Җәмилә Әхтәмова
Идият Әширов
Харрас Әюп
Булат Әюпов
Дамир Әюпов
Гөлнара Әюпова
Әхмәтбик. Бу сәләтле шагыйрьнең әсәрләре Ленинград Үзәк дәүләт тарих архивында саклана. Автор исеме кулъязманың кайбер битләрендә күрсәтелгән. Берничә шигырь азагында язылу вакыты бар. Даталар — һиҗри 1208—1217 (1794—1804) еллар. Әхмәтбикнең биографиясе турындагы мәгълүматлар хәзергә билгеле түгел. Шигырьләре татар халкы арасында шактый киң таралган.

Аһ идәрсәм, яндырырым Галәми,
Сабр идәрсәм, кемсә белмәс хәлеми,

дигән ике юллыгы К. Насыйриның «Камәрҗан илә Гөлрөх» әкиятенә дә кертелгән. Г. Тукай да аны кулъязма «Әлгасрел-җәдит» журналына язган. Әмня мәчете турындагы шигыре Көнчыгышны өйрәнү институтының Ленинград бүлегендәге бер ..кулъязмада саклана.
Әсәрләренең сәнгатьчә эшләнешенә Әхмәтбик нык игътибар итә. Һәр шигыре диярлек үзенчәлекле үлчәмдә язылган. Шагыйрь язма әдәбият һәм фольклор хәзинәсендәге сурәтләү, тәэсир итү чараларын мул файдалана. Аның әсәрләренә карап, тормышчанлыкка борылу чорында татар әдәбиятының нинди. традицияләргә таянганын ачыклый алабыз.
Автор көндәлек тормыш турындагы күзәтүләрен ике-өч юллык тапкыр фикерле шигырьләр рәвешендә әйтә. Мондый әсәрләр «шәкертләр фольклоры»н хәтерләтә:

Бу хаты бер кыз язмыш,
Димәң имлясы яңлыш,
Гүзәл язмыш: гүзәл язмыш...

Урта гасыр Көнчыгыш әдәбиятында берәр төбәкне мактап, географик информация биреп, «фәдәгыйль» һәм «таҗәмб» дигән жанрларда язылган әсәрләр булган. Әхмәтбикнең «Җәмигъ Әмия» («Әмия мәчете») турындагы шигырен татар фәдәгыйленең бер үрнәге дип карарга мөмкин.

Йөр, сәнең илә Шмма кндәлем,
Анда улан мәкямлары сәйран идәлем,
Җамигъ Әмиядә намаз кылалем.
Нә гүзәл мәкямдыр Җамигъ Әмия!

(Әйдә, синең белән Сүриягә барыйк,
Анда булган урыннарны күреп йөрик,
Әмия мәчетенә кереп намаз укырбыз.
Нинди гүзәл урын Әмия мәчете!)

Шуннан соңгы строфаларда бу мәчетнең архитектура үзенчәлекләре, гүзәллекләре сурәтләнә. Әхмэтбик халыкның культура үсешен Якын Көнчыгышка ориентацияләүне куәтли. Бy мотив, «Җәмигъ Әмия» фәдәгыйлекдә генә түгел, аның башка әсәрләрендә дә чагылыш таба. Шигырьләрдә тормыш-көнкүреш мотивлары сизелерлек көчле:

Җаһил илә сөхбәт итмәк— каты гарьдер, буйлә,
Зирә җаһил һәр нә килер, аны сөйләр, теленә

(Надан белән гәпләшү — каты гарьлек,
Чөнки надан, теленә ни килсә, шуны сөйли.)

Әхмәтбиккә зур социаль проблемалар да ят нәрсә түгел. Мәсәлән, аның «Янар, сыным, идәр зарый...» дип башлана торган шигыре аризмның XVIII йөздәге погромнарына каршы үзенчәлекле протест сыман яңгырый.

Мөхәммәдә өммәт улан кемсә юкдыр буйлә калай,
Көффардан интикам алан, мэүлям, безә нәзар әйлә...
...Көффар Нәбиләре китде? Сабыйлары шәһид итде,
Бу көн нәүбәт безә йитде, мэүлям, безә нәзар әйлә.

(Мөхәммәт динендәгеләрдән бу хәлгә калучылар юктыр,
Кяферләрдән уч алган, аллам, безгә игътибар ит...
...Kяферләр пәйгамбәрләрне нишләтте? Сабыйларны шәһид итте,
Бу көн нәүбәт безгә җитте, аллам, безгә игътибар ит.)

Әдәбияттагы бу юнәлешнең Әхмәтбәктән соңгы эволюциясе дини мотивлар шактый куертылган «В а к т ы сәхәр» («Таң вакыты») әсәрендә чалымлана. «Вакты сәхәр» — гаять үзенчәлекле әсәр. Ул замандагы әсәрләрнең байтагын дини һәм дөньявига кистереп аеру шактый читен. Проблемалар, мотивлар дөньяви шигырьдән дини шигырьгә, дини китаптан дөньяви китапка иркен күчеп йөргән. Болар арасында «Вакты сәхәр» дини доминантасы көчлерәк булуы, һәм шул ук вакытта үз чоры укучыларының эстетик зәвегынә, рухи таләбенә җазап биргән әсәр булуы белән дикъкатькә лаек. XIX йәз башы әдәбиятындагы герой эволюциясен анализлаганда аңа мөрәҗәгать итү аеруча сорала.
Бу әсәрнең элегрәк дәверләрдә язылган вариантлары булуы ихтимал. «Вакты сәхәр»нең мөһим үзенчәлеге — формасы сакланып та, эчтәлеге яңарып торган назирәләр рәтенә керүендә. Мәгълүм булганча, Көнчыгыш халыклары әдәбиятында берәр автор файдаланган сюжетны алып, «төзәтеп», яңа идеяләр нигезендә кабаттан эшләү традициясе бар. Борынгы заманнардан бирле һәр чорда, хәтта һәр авылда, һәр елда яңарып торган «Нәүрүз бәетләре», төрле авторлар, тарафыннан иҗат ителгән «Кәҗә бәетләре», «Чәй бәетләре» һәм, шулай ук, «Мәкәрҗә бәете»нә җавап рәвешендә язылган «Эрбет бәете» кабатланулары да — XIX йөз татар әдәбиятындагы назирә күренеше. Кайбер дәлилләр, материаллар «Вакты .сәхәр» дә (мәсәлән, формасы саклану һәм рефрен булган соңгы юлы кабатлану һ. б.) «Нәүрүз бәете» кебек яңартылын торган әсәрдер дип уйларга мөмкинлек бирә.
Әсәрнең төрле вариантлары, кулъязма нөсхәләре еш очрый. Яңачарак яңгырашлы бу нөсхәнең авторы әсәрен «нәсыйхәт, үгет» өчен язуын әйтә. Әхмәтбик шигырьләрендәге кебек, монда да дини мотив шактый көчле. Әмма биредә инде ул социаль Җәберләүгә протест төсен алмый, ә көнкүрешнең мөһим бер проблемасына — шәхесне дини этика нигезендә тәрбияләүгә генә юнәлтелә:

Белгел үзеңне, зинһар,
Гайредә ни эшең бар?
Торып кылгыл зары-зар
Бакты сәхәр эчендә.

«Вакты сәхәр»нең XIX йөз башы проблемаларьгна бәйләнеш ноктасы шунда: XVI гасыр урталарыннан башлап, халык азатлык хәрәкәте белән шактый тыгыз бәйләнештә торган әдәбият олы максатларны маяк итеп, көнкүреш ваклыкларын аскетларча ваз кичкән, ирек, иман дип тормыш уңайлыкларыннан аерылып йөргән геройда гына «изгелек», «илаһилык» кебек сыйфатлар күрә, һәрвакыт шуны укучыларга искәртеп килә иде. Г. Утыз Имәни дә «Гаварифез-заман» әсәрендә замандашларына кырыс хөкемен чыгарганда үзенең шундый «гариб» шәхес икәнен искәртеп үткән иде:

Кичәрмен бу җиһаннан, йорт итәлмәй.
Кешеләрдәй, мөрәссамга җитәлмәй,
Күтәрепмен шуныңчөн мәҗнүн аты...

XIX йөзгә кергәндә исә иҗтимагый шартлар шактый үзгәрә» Шәхес, аерым кеше, әдәбият объекты була башлый. Аерым кеше исә ваз кичү, аскетлык белән чикләнә алмый.
«Вакты сәхәр» әсәренең XIX гасыр кулъязмасында аерым шәхеснең яшәешенә, дөнья, табигать матурлыкларына игътибар арту күренә. Аның авторы, Әхмәтбик кебек, шигырьнең музыкаль аһәңлелегенә, сәнгатьчә төгәллегенә, эмоциональлегенә таләпчән. Матур әдәбият телен, шигъри сүзне халыкның сөйләм теленә якынайтуда да авторның өлеше бар. Таң алды табигатен сурәтләгән строфалары татар пейзаж лирикасының бер .мисалы дип санала ала:

Ычык ягар. Шул дәме
Китәр яфраклар гаме,
Килер аннан бал тәме
Вакты сәхәр эчендә.

«Вакты сәхәр» әсәренең бер кулъязмасы Р. Фәхретдинов архивында сакланып калган. Аны XX гасыр башларында Шәмсетдин Зәкинең авылдашы Зиннәтулла Мөхәммәт Рәхими күчереп язган. Ул, бу әсәрнең авторы дип, 1849 елда 88 яшендә Кинҗә Абыз авылында үлгән Мәнди Котыш Кыпчакыйны күрсәтә.


©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгшарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013