Бүген Азат Әхмәдуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Азат Әхмәдуллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гүзәл Әдһәм
Рәиф Әмиров
Равил Әмирхан
Рәхмәтулла бине Әмирхан
Азат Әхмәдуллин
Нияз Әхмәров
Әхмәдулла Әхмәтгалиев
Марсель Әхмәтҗанов
Шамил Әхмәтшин
Рифгать Әхмәтьянов
Гөлзада Әхтәмова
Роза ӘХТӘМОВА
Азат Әхмәдуллин

Тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин 1932 елның 13 октябрендә Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы авылында хезмәткәр-журналист (газета редакторы) гаиләсендә туган. Байлар Сабасы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел шул районның Шекше авылы җидееллык мәктәбендә математика һәм физика укытучысы булып эшли. 1951— 1956 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны югары дәрәҗәле диплом алып тәмамлагач, бераз вакыт Татарстан китап нәшриятының фән-техника әдәбияты бүлегендә — редактор, аннары, 1956—1958 елларда, Төмән өлкәсенең Тобол шәһәре педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ассистенты һәм өлкән укытучысы булып эшли.

1958—1961 елларда А. Әхмәдуллин — СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы аспиранты. Аспирантураны тәмамлагач, ул ике елга якын Татарстан рдиокомитетында художестволы тапшырулар буенча баш редактор, аннары Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече фәнни хезмәткәр булып эшли. 1964 елда «Фәтхи Бурнаш драматургиясе» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1965 елдан ул шул ук институтта ьшльми секретарь, ә 1972 елдан 1981 елга кадәр институт директорының фәнни эшләр буенча урынбасары булып эшли.

1981 елның февраленнән А.Әхмәдуллин Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент. Ул— 1961 елдан КПСС члены.

А. Әхмәдуллин тәнкыйть әдәбиятына илленче елларның башларында килә. Аның беренче рецензия-мәкаләсе 1953 елда «Совет әдәбияты» журналында басылып чыга. Хәзер ул — йөз илледән артык мәкалә, рецензия һәм фәнни хезмәтләр авторы. Алар арасында «Фәтхи Бурнаш», «Ничек сурәтләргә сине, замандш?», «Сәхнә әдәбияты һәм тормыш», «Татар драмасының офыклары (рус телендә) кебек татар драматургиясенең үткән тарихы һәм бүгенге җанлы үсеше процессына багышланган монографик хезмәтләр һәм күләмле җыентыклар бар.

А. Әхмәдуллин татар әдәбияты тарихын, бигрәк тә драматургиясенең тарихын өйрәнү буенча җитди тикшеренү эшләре алып бара. Ф. Бурнаш турындагы монография, Г. Камал, Г. Коләхметов, К. Тинчурин, М. Фәйзи, Т. Гыйззәт драматургиясен тикшерүгә багышланган күләмле мәкаләләр, «Татар совет театры. Очерклар» (1975), «Әдәбият баскычлары» (1976), урта мәктәпнең тугызынчы һәм унынчы класслары өчен әдәбият дәреслекләре кебек коллектив хезмәтләрдә соавтор булып катнашу — болар һәммәсе тәнкыйтьче-галим иҗатының мөһим бер өлешен тәшкил итә.

А. Әхмәдуллин Язучылар союзының җәмәгать эшендә актив катнаша. 1974 елдан бирле ул — Татарстан Язучылар союзы идарәсе һәм идарә Президиумы члены, СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге идарәсе председателе.

Совет театр белеме һәм театр тәнкыйте өлкәсендәге хезмәтләре өчең 1982 елда аңа Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигәң мактаулы исем бирелде.

А. Әхмәдуллин— 1974 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Фәтхи Бурнаш.— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 173 б. 4500. Рец.: Зарипов X. Бүген дә аваздаш.—Соц. Татарстан, 1967, 27 дек.; Мөхәммәтҗанов Р. Тәүге карлыгач.— Кызыл таң, 1969, 28 февр.
Ничек сурәтләргә сине, замандаш?: Бүгенге татар драматургиясенең актуаль проблемалары турында.— Казан: Таткитнәшр., 1976.—151 б. 2000. Рец.: Мөхәммәдие» Р. Замандаш турында уйланып.— Казан утлары, 1977, № 6, 173—175 б.
Сәхнә әдәбияты һәм тормыш: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Таткитнәшр., 1980.—304 б., портр. 2000. Рец.: Әхмәтҗанов Р., Ханзафаров Н. Тәнкыйть сүзе— кадерле сүз.—Казан утлары, 1981, № 8, 139—140 б.
Драматургия Фатхи Бурнаша: Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол. наук.—Казань, 1964.—23 с. (Казан, ун-т им. В. И. Ульянова-Ленина). 250.
Горизонты татарской драмы: Лит.-критич. статьи.— Казань: Таткнигоиз-дат, 1983.—216 с, портр. 1700.
Татарская драматургия: Истоки и формирование социалистического реализма.—М.: Наука, 1983.—264 с. 1250. Рец.: Казанцев А. Постижение метода.— Сов, Татария, 1983, 18 сент.

Аның турында

Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ. ЯШӘҮ ЯМЕ — ХЕЗМӘТТӘ
Фоат Галимуллин. ОЛЫ ЮЛНЫҢ ЮЛЧЫСЫ
Мөхәммәдиев Р. Бәйрәмнәр дәвам итсен: Азат Әхмәдуллинга 50 яшь.—Казан утлары. 1982, № 10, 180—182 б.
Ханзафаров Н. Фәнгә багышланган гомер: Азат Әхмәдуллинга 50 яшь.— Татарстан яшьләре, 1982, 16 окт.
Юзиев Н. Җаваплылык.—Соц. Татарстан. 1982, 13 окт.
X а т и п о в Ф., С в е р и г и н Р. «Как изобразить тебя, мой современник?» —Лит. обозрение, 1978, № 4, с. 82—83. Об одноименной книге, вышедшей на татар, языке.
©"Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013