Бүген Әдипләр: Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ. ЯШӘҮ ЯМЕ — ХЕЗМӘТТӘ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Ә" хәрефенә язмалар

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. ӘЙДАМАН (Тәүфикъ Әйди турында)
Бикә Рәхимова. УЛ БЕРЕНЧЕ ИДЕ (Тәүфикъ Әйди турында)
Равил Фәйзуллин. Әйдәүче (Тәүфикъ Әйди турында)
Хәниф Хөснуллин. "ИСТӘЛЕКЛЕ ШОМЫРТ"(Дәмниха Әлмөхөммөтова)
И.Нуруллин. Фатих Әмирхан. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 214-234 б. Казан, 1986.
Мансур Вәли-Барҗылы. ТӘКЪДИР ЮЛЛАРЫ (Марат Әмирханов турында)
Гамил Афзал. Нур Әхмәдиев шигырьләре
Наис Гамбәр. Каеннар яктысында (Нур Әхмәдиев)
Ләйсән Кәшфиева. Әхлак - гуманлылык ачкычы (Нур Әхмәдиев)
Фоат Галимуллин. ОЛЫ ЮЛНЫҢ ЮЛЧЫСЫ (Азат Әхмәдуллин)
Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ. ЯШӘҮ ЯМЕ — ХЕЗМӘТТӘ (Азат Әхмәдуллин)
Айдар Хәлим. Шагыйрьнең гомер олаулары (Роберт Әхмәтҗан иҗатына бер караш)
Факил Сафин. Шигъри балкыш (Харрас Әюповның иҗади портретына штрихлар)
Марсель Бакиров. Күкрәгеңдә көең исән булсын (Харрас Әюпов)
Фоат Садриев. Табигать телен белә (Харрас Әюпов)
Суфиян Поварисов. Ташка язылган мәхәббәт (Харрас Әюпов)
ЗӨЛФӘТ. Тыелгысыз кош сере (Харрас Әюпов) A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ

ЯШӘҮ ЯМЕ — ХЕЗМӘТТӘ

Азат Әхмәдуллин
А.П.Чеховнын һәркемгә таныш мондый сүзләре бар: «Кешедә һәрнәрсә матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да». Бәхеткә, андый кешеләр тормышыбызда күп очрый. Шундыйларның берсе — танылган әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог Азат абый Әхмәдуллин. Үзенең белеме, таланты, зыялылыгы, шул ук вакытта гаять тыйнаклыгы, инсафлыгы белән ул бик күпләрнең, беренче чиратта, әдәбият-сәнгать сөючеләрнең, укытучыларның, күпсанлы студентларның яраткан остазы, киңәшчесе, ярдәмчесе буларак танылу алды.

1932 елның 13 октябрендә Татарстанның Байлар Сабасы авылында туып-үскән Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллинның тормыш һәм иҗат юлы сынаулар аша үз-үзеңне, яшәеш юлыңны һәм урыныңны табу юлы булып тора: урта мәктәп укучысы; авыл мәктәбеңдә укытучы; КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты; Татарстан китап нәшриятында мөхәррир; Төмән өлкәсе Тобол педагогия институтында укытучы; Г.Ибраһимов исемеңдәге Тел, әдәбият һәм тарих институты аспиранты; шул ук институтта кече фәнни хезмәткәрдән башлап директорның фәнни эшләр буенча урынбасарына кадәр вазифа башкару; Казан дәүәт университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире. Шул вакыт эчеңдә ул филология буенча кандидатлык, соңрак докторлык диссертацияләре яклый, профессор дәрәҗәсе ала, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгьзасы итеп сайлана.

Азат абыйның фәнни-педагогик эшчәнлеге киң колачлы булып, берничә юнәлешне үз эченә ала. Әдәбиятчы буларак аны, беренче чиратта, татар драматургиясе тарихы кызыксындыра. Галим дистә еллар дәвамыңда татар сәхнә әдәбиятын нәтиҗәле өйрәнеп килә. Аның «Ничек сурәтләргә сине, замандаш» (1976), «Сәхнә әдәбияты һәм тормыш» (1980), «Татарская драматургия» (1983), «Фәтхи Бурнаш» (1988), «Дөреслеккә ирешү юлында» (1993), Офыклар киңәйгәндә» (2002), «Күңелләрне уятыр» (2007) кебек китапларында, «Татар әдәбияты тарихы»ның 3-6 томнарының драматургиягә бәйле бүлекләрендә, шулай ук дистәләгән җыентыклардагы, газета-журналлардагы мәкаләләрендә әлеге төрнең мәйданга килгәннән алып бүгенге көнгә кадәрге үсеш-үзгәреш тенденцияләре, традиция-яңачалыклар, классик һәм бүгенге көн авторларының сәнгатьчә фикерләүдәге табышлары һ.б. җентекле һәм фәнни нигезгә салынып тикшерелә. А.Әхмәдуллин заман үзгәрешләрен оста тоемлаучы, нечкә эстетик зәвыкка ия галим һәм тәнкыйтьче булып ачыла. Татар халкының театр яратуы яхшы билгеле. Ул үзенең яшәешендә һәрвакыт күмәк һәм тамашалы уен төрләренә өстенлек биргән. Шул ук вакытта бездә драматургия шактый соңарып мәйданга чыга. Моның сәбәпләрен ачу һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү әлеге сәнгать төренең үсеш-үзгәрешен аңлауга да җирлек булып тора. АӘхмәдуллин бу мәсьәләне тикшерүгә җитди игътибар бирә. Шул рәвешле, галим драматургиянең башлангыч этабын өйрәнүдән алып, бүгенгәчә үсү юлының системалы тарихын күз алдына бастыра.

Билгеле булганча, сүз сәнгате үзенең тарихында төрле дәверләр, чорлар аша үтә һәм аның мондый бүленеше күптөрле сәбәпләргә бәйле булса да, нигез шарт буларак икесе аерылып тора. Болар — җәмгыять, халык тормышындагы тарихи вакыйгалар һәм әдәбиятның сыйфат үзгәрешләре. Шуларга нисбәтле галим 1917 елдан соңгы „татар әдәбиятының, аерым алганда драматургиянең үсеш-үзгәрешенә бәя бирә. Аның игътибар үзәгеңдә әлеге чор драматургиясенең асылын, үзенчәлекләрен билгеләүче мәсьәлә-күренешләр тора. Икенче төрле, әдәбияттагы табышлар белән бергә, яуланган позицияләрдән чигенү сәбәпләрен ачыклау аша үзгәрешләрнең котылгысызлыгын билгеләү. А-Әхмәдуллинның бу мәсьәләләргә бәйле тикшеренүләре драматургия тарихын өйрәнүнең дә нигезен тәшкил итә, чөнки аеруча күп бәхәсләр уяткан проблемалар булып нәкъ менә методологик һәм теоретик принциплар тора. 1917 елдан соң урнашкан хакимият, яңа иҗгимагый-тарихи шартлар сүз сәнгатенең һәм эчтәлегендә, һәм формасында яңалыкларга китерә. Алар гаять төрле булып, кызганыч ки, арада иҗтимагый яшәеш мәсьәләләрен берьяклы гына аңлатканнары да байтак була. Узган гасырның 20-30 нчы елларында әдәбиятта үткәннән баш тарту күренеше киң урын алу да яхшы билгеле. А.Әхмәдуллин эзлекле рәвештә әлеге мәсьәләнең фәлсәфи җирлеген ачу, аңлау омтылышы ясый. Бу, бер яктан, җитди эзләнүләр, үзгәрешләр дәвере булса, икенче яктан, әдәбиятыбыз, шул исәптән драматургия гаять зур һәм, әйтергә кирәк, фаҗигале югалтуларга дучар була. Әлеге чорның әдәби-эстетик үзенчәлекләрен фәнни-теоретик нигезләве белән А.Әхмәдуллин фәнгә җитди яңалык алып килә. Сәхнә әдәбиятына үзләренең әсәрләре белән зур йогынты ясаган драматурглардан Г.Камал, Г.Исхакый, Г.Коләхмәтов, Ф.Әмирхан, М.Фәйзи, И.Богданов, Ф.Бурнаш, Ш.Усманов. К.Тинчурин һ.б. иҗат портретларын тудырган язма-мәкаләләре сүз сәнгатен гамәли тикшерүнең уңышлы үрнәкләре булып тора.

XX гасырның 80 еллары уртасыннан җәмгыятьтә башланып киткән үзгәрешләр дөньяга карашыбызга зур йогынты ясап, әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә дә башкача карарга этәрде. Татар әдәбиятының, шул исәптән драматургиянең шактый өлеше социалистик реализм кысаларында язылу белән бергә, аларны сәнгати яктан өйрәнү дә еш кына идеологик принциплардан чыгып башкарылды. Бик күпләр икеләнеп торган вакытта А.Әхмәдуллин сәхнә әдәбиятын яңача өйрәнүнең юлларын, төп юнәлеш-нигезләрен билгеләгән язмалар белән чыгышлар ясый. «Татар совет драматургиясен яңача өйрәнү мәсьәләләре» дигән мәкаләсендә татар әдәбияты, аерым алганда драматургия тарихын бөтен тулылыгында, «ак тапларсыз» тикшерүне (беренче чиратта, Г.Исхакый әсәрләре белән баетылган хәлдә) алга куя. Ә инде «Татар драматургиясе тарихын өйрәнү мәсьәләләре» язмасында драматургия тарихына бәйле тема-жанр өлкәсендәге, сәнгатьчә сурәтләү алымнарына бәйле казанышларны күрсәтү белән бергә, алдагы тикшеренүләр өчен җитди сораулар күтәрә: үзебездәге сәхнә әдәбияты белән чит илләрдә иҗат ителгән пьесаларның (Г. Исхакый, Х.Хәмидулла һ.б.) әдәби-эстетик бәйләнешен ачу; совет чорында трагедия жанрының уңышларга ирешмәү һәм сатирик комедиянең төссезләнү сәбәпләре; психологик драманың XX йөз башы югарылыгыннан әллә ни күтәрелә алмавы; аерым тема-проблемаларның артык күпертелүе; Шәрык традицияләре дәвамчанлыгы; шәхес концепциясен аңлауда һәм сәнгати чагылдыруда берьяклылык һ.б. «Татар әдәбияты тарихын өйрәнүнең кайбер нәзарый-методологик принциплары» дигән мәкаләсендә алдагы фикерләрен тагы да үстерә. Тарихы мең елдан артып киткән әдәбиятыбызның үсеш-үзгәреш этапларын, аңа йогынты ясаган фәлсәфи-эстетик карашларны, халык тормышы белән тыгыз бәйләнешен, традиция һәм яначалыкларньщ үзара мөнәсәбәтен, әдәби әсәрне анализлау критерийларын бары тик ныклы теоретик һәм методологик принципларга таянып кына объектив ачыклап була, дигән фикер тарафдары ул. Аның фикереңчә, октябрь инкыйлабына кадәрге әдәбиятыбызны ислам фәлсәфәсе ноктасыннан карап кына аңлап була. Гомумән, әдәбият үсешенең төп тенденцияләрен билгеләгәндә, аерым әдипләр иҗатына бәя биргәндә милли .мәнфәгать чагылышы һәм гомумкешелек кыйммәтләре нигез булырга тиеш дип саный.

Исемнәре югарыда аталган классик драматурглар арасында Г.Исхакый драматургиясенә бәйле эзләнүләре, иҗат яңалыгын билгеләве яңа сүз булып яңгырый. Татар халкының бөек улы Г.Исхакый XX гасыр татар әдәбияты-сәнгате, иҗтимагый-фәлсәфи фикер үсешенә гаять зур өлеш керткән шәхес буларак 90 еллар башыннан өйрәнелеп килә. Тормыш һәм иҗат юлы турында байтак хезмәтләр дөнья күрсә дә, әлеге фикер иясенең бай мирасын, әсәрләренең идея-эстетик үзенчәлеген әле безгә өйрәнәсе дә өйрәнәсе. А.Әхмәдуллин XX гасыр башы Яңарышының нигез ташларын салучыларның берсе булган Г.Исхакыйның сәхнә әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеген, татар драматургия тарихы белән тыгыз бәйләнешен тикшереп бәяләү омтылышы ясый. Татар халкы яшәешенең төрле якларын гомумкешелек кыйммәтләре ноктасыннан бәяләгән олпат зат пьесаларының яңалыгын автор түбәндәгеләрдә күрә: милли җанлы образ-характерлар иҗат итү; чорның гаять җитди тема-проблемаларына нигезләнгән яңа эчтәлек алып килү; кеше күңеленең тирән катламнарын ачып, аның ныклыгына һәм, киң мәгънәдә, милләтебез рухына мәдхия уку, аның авырткан нокталарын билгеләү аша киләчәккә үсеш юлын, юнәлешен күрсәтү; ислам фәлсәфәсе белән бергә Гаребнең эстетик фикеренә дә иркен таяну; сурәтләүнең алым-чараларын тагы да үстерү, баету аша сәнгатьчә дөреслеккә ирешү һ.б.

Безнең сәхнә әдәбиятында комедия жанры аерым урын алып тора. Драматургия үсешенең аерым чорларыңда ул әйдәүче жанр буларак алга чыга. Шул ук вакытта, аерым хезмәтләрдә комедиянең театрлар репертуарында күбәеп китүе, бер өлешенең коры тамашага нигезләнүе, автор-режиссерларның зәвыксыз тамашачыга йөз тотуы турында борчулы фикерләр дә яңгырый. А.Әхмәдуллин хәзерге драматургиядә әлеге жанрның алга чыгуын билгеләп кенә калмый, аның түбәндәге сәбәпләрен дә күрсәтә: 1) күпчелек комедияләрнең иҗтимагый эчтәлекле булуы; 2) тамашачыны рухи хөрлеккә чыгару, күңелен күтәрү ягыннан бер жанрның да комедия белән ярыша алмавы; 3) көлүнең төрле төсмерләреннән файдаланып, бүгенге эчпошыргыч, идеалсыз, соры тормышны күпмедер бизәве; 4) бүгенге көн үзенчәлекләрен чагылдыруы белән халыкның эстетик зәвыгына туры килү. Бу инде авторның җитди эзләнү-уйланулары, комедия жанрының урынын билгеләүгә бәйле нәтиҗәләре чагылышы.

Галим-тәнкыйтьчегә аналитик фикерләү, нәтиҗәләр ясау хас. Ул кыска, әмма мәгънәви тирән штрихлар белән драматургларның соңгы еллар иҗатыңда чагылган сәнгати үзенчәлекләрен ача. Аерым алганда, А.Гыйләҗев, Ш.Хөсәенов, Т.Миңнуллин, Р.Батулла, Р.Хәмид, Ю.Сафиуллин, З.Хәким, М.Гыйләҗев, Аманулла һ.б. иҗатына багышланган мәкаләләр, «Күңелләрне уятыр» монографиясендә урын алган фәнни-эстетик бәяләмәләр эзлеклелеге, фикри киңлеге, теоретик нәтиҗәләре белән аерылып тора һәм хәзерге сәхнә әдәбияты турында тулы бер күзаллау тудыра.

А.Әхмәдуллин кызыксынуларының тагын бер өлкәсе — театр сәнгате. Нәкъ менә әлеге сәнгать төрен яхшы белүе тәнкыйтьчегә татар драматургиясе һәм театры үсешен тыгыз бәйләнештә карарга, табыш-югалтуларны вакытында билгеләргә, аерым тәкъдим-нәтиҗәләр ясарга нигез булып тора. Татар телендә эшләп килүче театрларның гастрольләре, соңгы елларда сәхнәләргә куелган спектакльләргә рецензияләре әнә шул яктан кызыклы һәм әһәмиятле. А.Әхмәдуллинның күпкырлы эшчәнлегенә сокланмый мөмкин түгел. Университетта лекцияләр уку һәм әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть, драматургия тарихы, театр сәнгате буенча якынуннан артык китап чыгарудан тыш, ул дистә еллар дәвамында мәктәпләр өчен программалар, дәреслек һәм хрестоматияләр эшләүдә актив катнаша, дөресрәге, бу эшне җитәкләп бара. Мәктәптә әдәбият укытуны заманга яраклаштыруны галим-методист яңа методология, ачык-аңлаешлы концепция эшләүдән һәм шуларга нисбәтле максат-бурычларны үзгәртүдән башлый. Нәтиҗәдә гомумкешелек кыйммәтләренә нигезләнгән, милли эчтәлек белән сугарылган әсәрләрне үз эченә алган программа һәм дәреслекләр төзелә. Бүгенге көндә инде аларның дүртенче басмасы дөнья күрде. Галимнең бу өлкәдәге эшчәнлеге Татарстан Мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге бүләгенә лаек булды. Дөрес, заман җитди үзгәрешләр таләп итә. Хәзер инде программа һәм дәреслекләр төзүгә яңа буын методистлар тартылды. Әмма аларның А.Әхмәдуллин нигезләгән концепциягә таянуларына, аны үстерүләренә шикләнмәскә мөмкин.

Азат Гыйльмулла улы гомеренең байтак өлешен студентларга белем бирүгә багышлый. Актив, эзләнүчән шәхес булуы, әңгәмәдәшенә һәрчак тирән ихтирам белән каравы, туры сүзле, принципиальлеге белән ул зур хөрмәт казана. «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» (1982), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» (2002) дигән мактаулы исемнәргә лаек олы шәхес, зирәк остаз, талантлы галим һәм методист үзенең белемен, тәҗрибәсен бүген дә студетлар, аспирантлары белән бик теләп уртаклаша.

Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ
Казан утлары № 10, 2012.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013