Бүген Әдипләр: Нур Әхмәдиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нур Әхмәдиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәкит Әбделманов
Халит Әбделмәнов
Мөхәммәт Әблиев
Ландыш Әбүдәрова
Илдар Әбүзәров
Сәрвәр Әдһәмова
Юныс Әминов
Мирсәй Әмир
Кәрим Әмири
Кәшшаф Әмиров
Фатих Әмирхан
Габдрахман Әпсәләмов
Нәҗип Әсәнбай
Фәхри Әсгать
Нур Әхмәдиев
Фарсый Әхмәдиев
Абдулла Әхмәт
Айгөл Әхмәтгалиева
Спартак Әхмәтов
Миңзифа Әхмәтшина
Зәнфирә Әһлиева
Фирдәүс Әһлия
Нур Әхмәдиев
Нур Гариф улы Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасының Азнакай районы Әсәй авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларында сигезьеллык, Азнакайда унберьеллык мәктәпне тәмамлагач, ул 1965— 1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Аннары туган төбәгенә кайтып, 1970—1977 елларда Сарлы сигезьеллык мәктәбендә укытучы, ВЛКСМның район комитетында бүлек мөдире, секретарь, икенче секретарь, район радиотапшырулар үзәгендә редактор булып эшли. 1977 елның апрелендә Нур Әхмәдиев «Азнакайнефть» идарәсенә эшкә күчә: әүвәл техника кабинеты мөдире, ә 1979 елдан идарәнең нефтьче кадрларны курслап укыту комбинаты директоры вазифаларын башкара.
1984 елда Н. Әхмәдиев гаиләсе белән Әлмәткә күчә һәм берникадәр вакыт бораулау кадрлары мәктәбендә эшләп ала. 1985—1987 елларда Мәскәүдә СССР Язучылары берлегенең Югары әдәби курсларында укый. Курсларны тәмамлап кайткач, аны Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт оешмасына җитәкче итеп сайлыйлар. Бу урында ул 1993 елның ноябренә кадәр эшли. 1994 елның 1 гыйнварыннан Н. Әхмәдиев — «Татнефть» берләшмәсе карамагында үзе оештырып басмага әзерләгән «Хәзинә» исемле татарча газетаның баш мөхәррире хезмәтендә.
Әдәбият мәйданында Нур Әхмәдиев исеме үткән гасырның җитмешенче еллары башында «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталары битләрендә басылган шигырь һәм хикәяләре белән күренә башлый. Соңга таба шигъри цикллары «Идел» альманахында, «Казан утлары» журналында еш басыла. «Литературная Россия» газетасы аша шигырьләре русча тәрҗемәдә киңрәк аудиториягә дә чыга. Беренче шигъри китабы 1980 елда нәшер ителә («Аһәң»). Бүгенге көндә ул — төрле жанрда балалар һәм өлкәннәр өчен ике дистәгә якын әдәби китап бастырып чыгарган иң актив язучыларның берсе. Аның шигырь җыентыклары, балаларга атап язган әкиятләре, маҗаралы хикәя һәм повестьлары («Күктә ничә йолдыз бар?», «Аксак төлке», «Атларым, колыннарым» Һ.6.), соңгы елларда «Аргамак» журналында дөнья күргән «Гречанкам минем» повесте, «Кайту» исемле киноповесте, «Казан утлары»нда басылган «Амбирак, яки Кара каен кыйссасы» укучылар тарафыннан яратып кабул ителделәр.
Н. Әхмәдиев җыр жанрында да актив иҗат итә. Аның шигырьләренә төрле авторлар тарафыннан дистәләрчә көй язылган. 1992 елда үзешчән композитор З.Сафиуллин белән берлектә иҗат ителгән «Бәхет төне» дигән җыры «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» җыр бәйгесендә лауреат исеменә лаек була. Балалар өчен шигъри әсәрләр, әкиятләр, табышмаклар тупланган «Чәк-чәк» җыентыгы исә 1999 елда балалар арасында иң күп укылган китап итеп таныла.
Нур Әхмәдиев — 1984 елдан Язучылар берлеге, 1998 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы. 1989—1994 елларда Әлмәт шәһәр Советында депутат булып тора. 1998 елда Кембридждагы (Англия) Интернациональ биографик үзәк һәм Америка биография институты чакыруы белән Яңа Орлеан шәһәрендә (АКШ, Луизиана штаты) җыелган XXV халыкара конгресста катнаша. Н. Әхмәдиев — Рафаил Төхфәтуллин һәм Мәхмүт Хәсәнов исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
1994 елда Нур Әхмәдиевкә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.

Басма китаплары

Сайланма әсәрләр. 4 томда.— Казан: «Рухият» нәшр., 2001—2003. 1 нче том: Васыять: Шигырьләр, поэмалар, балладалар.— 2001.— 560 б.— 2000. 2 нче том: Хәерле көн: Балалар өчен шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар, әкиятләр, поэмалар, повестьлар.— 2002.— 464 б,— 2000. 3 нче том: Суга язылган хакыйкатьләр: Лирик, юмористик һәм сатирик хикәяләр, юморескалар, маҗаралы повесть, юлъязма.— 2002.— 384 б.— 2000. 4 нче том: Повестьлар, хыялый киносценарий.— 2003.— 368 б.— 2000.
Аһәң: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1980.— 136 б.— 3000.
Бал яңгыры: Балалар өчен шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984.— 24 б.— 10 000.
Ак бишегем: Шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. — 88 б. — 2400.
Кояш эзләүче малай: Хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.— 112 б.— 15000.
Күктә ничә йолдыз бар?: Фантастик повесть, әкиятләр, лирик һәм юмористик шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.— 2246. — 15000.
Яралы күк: Шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. — 112 б. — 2000.
Күзгә-күз: Шигырьләр. — Казан: Татар кит. нәшр., 1996. — 288 б. — 3000.
Атларым, колыннарым: Балалар өчен повестьлар, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр. ,1997.— 192 б.— 5000.
Чәк-чәк: Балалар өчен шигырьләр, шигъри әкиятләр, табышмаклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.— 33 б.— 5000.
Чакматаш: Шигырьләр.— Казан: «Рухият» нәшр., 2000. — 5126, — 3000.
Амбирак: Повестьлар һәм хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.— 3676.— 3000.

Библиография

АфзалГ. Нур Әхмәдиев шигырьләре//Китапта: Нур Әхмәдиев. Аһәң.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1980.— 5—7 б. Гафиятов А. Кеше булып каласы // Татарстан яшьләре.— 1988.— 31 гыйн. Фәтхетдинов Ә. Күк саулыгын саклаучы егет // Шәһри Казан.— 1995.— 20 гыйн. Афзал Г. Шагыйрьнең уңышы//Ватаным Татарстан.— 1995.— 24 гыйн. Гамбәр Н. Каеннар яктысында // Казан утлары.— 1996.— № 12.— 55—566. КәшфиеваЛ. «Атларым, колыннарым» // Казан утлары.— 1999.— № 10.— 180—181 б. ӘхмәтшинаФ. «Минем туган көнем» // Мәгариф.— 2002.— № 3.— 18—20 б. Ю н ы с о в а А. Ак каеннар яктысы // Ватаным Татарстан.— 2003.— 5 март. Мәрданова 3. Җәннәт аналарның аяк астында // Фән һәм мәктәп.— 2003.— № 6.— 45—46 б.

Иҗаты турында фикерләр

«Туплар атып торганда, музалар дәшми» дигән тәгъбир бар-барын, ләкин тупларның туктаганы юк бит. Әле тегендә, әле монда туплар гөрселди, кешеләр үлә. Әхлаксызлык, вәхшилек арткан дөньяда музалар дәшми аламы! Шушы болганчык, болгавыр заманда сугыш уйлап чыгаручылар халыклар язмышы белән уйнаганда, шагыйрь Ватан язмышы турында җан ачысы белән, күз яше белән җырлый. Ил корабы җилкәнсез, компассыз дулкыннар иркендә чайкалганда, Ватан һәм халык язмышы һәркемнең күңелен борчый. Нур Әхмәдиевнең шигърияте тоташ борчылулардан тора.

Гамил Афзал, Татарстанның халык шагыйре. 1995

Азнакайның каен урманнарында булганыгыз бармы Сезнең? Булырга туры килмәсә, мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмаска тырышыгыз! Чөнки, Такташ әйтмешли, «Бер җирдә юк андый ак каеннар»... Шушы сүзләрнең асыл мәгънәсенә төшенергә тырышып, шушы табигать ясаган картинаның сурәтен күзалларга омтылып хәтер төенчекләрендә актарына башлыйм да Азнакай каеннары арасына кереп югалам.
Марсель Галиев, Илдус Гыйләҗев һәм Нур Әхмәдиевләр — әнә шундый якты, сәгадәтле «урманнан чыккан» шагыйрьләр.
Һәр иҗат кешесенең «визит карточкасы» на тиң, аның җанын ачып бирердәй әсәрләре була. Нур Әхмәдиев дидеңме, җырдагы гади генә, җанга якын моңы белән бергә үрелеп, түбәндәге юллар хәтергә килә:
Каенкайлар, күңелемне
Һәрвакыт аңладыгыз;
Нигә инде бу юлы да Җибәрми калмадыгыз!

Наис Гамбәр, шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе. 1996

Мин һаман, сабакташым, дип яздым. Нур Әхмәдиев бит әле ул — «Рухият» фондының башкарма директоры Илсөяр Хәй-руллинаның да, шагыйрьләр Зөлфәтнең, Мөдәрриснең, Илдус Гыйләҗевнең, прозаиклар Рафаэль Сибат белән Фәрит Гыйльминең дә сабакташы. Безнең группаның кураторы филология фәннәре докторы Флера Сафиуллина, кайда гына чыгыш ясамасын, һәрбарчабызны берәмтекләп, һәрберебезнең уңышларын санап ләззәтләнә. Аңа шундый күңел шатлыгы китерә алган өчен без үзебез дә сөенәбез. Сабакташлар хакында сүз чыккач, Нур Әхмәдиевнең арабыздагы урынына да тукталыйк. Без аны — гарәпчә такмаклар белән көлдерә торган Нурыбызны — бик ярата идек. Әле дә яратабыз. Язмамның башында ук мин бу кешене гаҗәп миһербанлы дип әйткән идем. Чыннан да, кем генә сүз башламасын, Нурның олы иҗатына параллель итеп аның олы йөрәген куя. Нур Әхмәдиевнең тормыш кредосы, ягъни кыйбласы да шундый.
Асия Юнысова, журналист, шагыйрә. 2003


Нур Әхмәдиев

Үзем турыңда үзем

Балачак хыялларын елмаймыйча искә төшерү мөмкин түгел икән. Никадәрле генә җитди сөйләргә тырышсам да, бу язмамның кайбер «ачышларын» шаяру катыш елмаеп кабул итсәгез иде. Кем генә булырга хыялланмыйсың әлифне таяктан да аера белмәгән беркатлы сабый чакларда. Мин дә ким дә түгел, артык та түгел: яки рәссам, яки фәйләсүф булам дип хыялланган идем. Рәсеме рәсем инде аның, анысыннан чыра яндырып яшәгән авылдагы малай-шалайның да аз-маз хәбәрдар булуы гаҗәп түгел. Ә менә фәйләсүф мәсьәләсендә!.. Фәйләсүфнең кем икәнлеге миңа югыйсә кара мунча караңгылыгына караганда да караңгырак булгандыр ул чагында. Ләкин рәсем белән мавыгуым чыннан да шактый җитди булды. Авыл мәктәбендә укыган чакта хәтта район күргәзмәләрендә дә ярыйсы ук уңышларга ирешкәләдем. Ә инде авылда язган плакатлар, классташым Дамир Саргузин белән ярыша-ярыша бизәп чыгарган стена гәзитәләре җирле бизәккә әверелделәр.
Беренче класста укыганда ук, шахмат «җене» кагылды һәм аның белән чын-чынлап иләсләнеп алдым. Икенче-өченче классларда укыганда үзем дә сизмәстән кайбер бик мин-минлекле авыл агайларының да кикрикләрен «шиңдерүгә» ирештем.
Әз генә соңрак гармунга гашыйк булдым һәм тальянда, хромкада, баянда «Эт сөяккә бара» көйләрен ярыйсы ук сиптерә башладым. Башка бер генә гармунчы да булмаганда, мине «иң яхшы» уйнаучыга саныйлар иде. Ит күрмәгәнгә үпкә тансык, дигәндәй, һәрхәлдә, клубларда кыз-кыркыннарны биеткә-ләргә туры килде.
Ләкин, кызганычка каршымы, әллә бәхеткә күрәме, миннән яхшы рәссам да, шахматчы да, музыкант та чыкмады.
Бала вакытта язучы булу теләге ике ятып бер төшемә дә кереп караган нәрсә түгел иде. Шулай да дүртенче сыйныфта укыганда бер шигырь язып карадым. Ул үземнән ике сыйныф түбән укыган, ара-тирә «икеле»ләр дә алгалаган бер малай турында иде. Ояла-ояла аны класс җитәкчебез Рабига апага күрсәтәсе иттем. Ул исә, мине канатландырып, аны стена гәзи-тәсенә урнаштыртты, Мәктәп гөр килде. Ул чакта мин үземне дөньяда иң яхшы шигырь язганмындыр дип уйладым. Ләкин күңел тантанасы көтелмәгәнчәрәк тәмамланды: беркөнне дәрестән кайтып барганда «шигырь героемның» әнисе мине кибет янында очратты да, нигә минем улымны мыскыл итеп шигырь яздың, дип, нык кына колагымны борды. Еллар узгач аңладым: бу минем беренче шигыремнең «гонорары» булган икән.
Шулай да әдәбиятка битараф түгел идем мин. Авыл китапханәсендәге барлык татарча китапларны, әти белән әнидән мең шелтә алып, сукыр һәм җиделе лампа яктысында укып чыккач, аннары урысча китапларга тотындым. Баштарак күп сүзләре аңлашылмый иде, тора-бара ал арны ярыйсы ук җиңел укый башладым. Бишенче класста Лев Толстойның «Воскре-сение»сен ерып чыкканым хәтердә. Тора-бара китапханә фондындагы җиде мең китаптан мин «укымаган» әдәби китап калды микән? Җиденчедә чакта, башка китап булмагач, К. Марксның «Капитал»ына тотынган идем, теш үтмичә кире илтеп бирдем.
Колакны бордырганнан соң ике-өч ел дәвамында «рифма сугыштырмый» тордым, борынга ис кереп, кызларга күз төшә башлагач, күңелдә янә шигъри орлыклар бөреләнде. Ул шигырьләр, әгәр аларны шигырь диеп әйтергә яраса, багышланган затка да барып ирешмичә, блокнотлары белән бергә мәи;гелек сазлыгына йотылып югалдылар.
Әйтәм бит, язучы булу теләге юк иде миндә. Хәтта урта мәктәптә укыган чакта да. Дөрес, татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Әлфия Исмәгыйлевна Бакирова дәресләрдә безгә иҗади эшләр бирергә ярата иде. Мондый биремнәр күңелгә хуш килгәнгә, кайбер сочинениеләрне шигырь белән яза идем, төрле темаларга берничә шигырь дә иҗат иткәләдем — алары да укытучы кушуы буенча гына.
Кайбер классташларым аттестат алган көннәрдә дә кем буласын белмиләр иде әле. Ә минеке ачык — шагыйрь дә, прозаик та түгел — татар теле һәм әдәбияты белгече яки журналист булу. Ким дә түгел, аз да түгел.
Шушы теләк Казан дәүләт университетына алып килде. И-и андагы әдәби атмосфера! Ул Тукай клубына йөрүләр, танылган язучыларны беренче тапкыр үз күзең белән күрүләр, ал арның үз әсәрләрен укуларын тыңлаулар! Җитмәсә, безнең группада шигъри фанатлар укый: Зөлфәт (Дөлфәт Маликов), Мөдәррис Әгъләмов, Фәрит Гыйльми, райондашым Илдус Гыйләҗев (ул инде миңа район гәзитәсе аша тәмам җитлеккән шагыйрь булып танылган иде), Рафаэль Сибат (ул чакта Рафаэль Хуҗин)... Саный китсәң, кемнәр генә, нинди генә хыялыйлар юк иде безнең группада.
2004
©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2005

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013