Бүген Әдипләр: Әхәт Cафиуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхәт Cафиуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илгизәр Сабиров
Рөстәм Сабиров
Сафа Сабиров
Ләлә Сабирова
Рәшит Сабит
Габделхәй Сабитов
Равил Сабыр
Г.-Халикъ Садри
Фоат Садриев
Дауд Саксини-Сувари
Хәсән Сарьян
Үзбәк Саттаров
Альберт Сафин
Мөнирә Сафина
Әхәт Cафиуллин
Юныс Сафиуллин
Рәдиф Сәгъди
Илшат Сәйфуллин
Әсгать Сәлах
Булат Сәлахов
Резедә Сәләхова
Мар. Сәлим
Сәмига Сәүбанова
Роза Сәхбетдинова
Aйдар Сәхибҗанов
Рафаэль Сибат
Фәридә Ситдикова
Зәйни Солтанов
Ринат Суфиев
Әхәт Cафиуллин Әхәт Сафиуллин – танылган язучы. Солтан мәктәбенең меңләгән укучылары арасыннан калкып чыгып, үзенең тормыш юлын язучылык һөнәре белән бәйләгән сатира һәм юмор остасы Әхәт ага Сафиуллинны белмәүче кеше юктыр.
Әхәт Хафизулла улы Сафиуллин (әдәби псевдонимы - Әхәт Хафизулла) 1936 нчы елның 26 декабрендә Донецк өлкәсе Путиловка районының Путиловка поселогында туган . Аңа 8 ай тулуга әти-әнисе туган якларына- хәзерге Балык Бистәсе районының Иске Арыш авылына әйләнеп кайтканнар.
Ул шушы авылда үсә . Иске Арыш башлангыч мәктәбеннән соң, Балыклы Чүкәй (5-7 кл) һәм Олы Солтан урта мәктәбендә ( 8-10 кл) белем ала. 1944 елда Солтан мәктәбен тәмамлап, ике ел Казан шәһәрендә техник училищеда укып, төзүче-мастер һөнәре ала. Һәм күп гомер шушы эшкә турылыклы булып кала. Ә 1967 нче елда Казан шәһәренең төзүче инженерлар институтының кичке бүлеген тәмамлый.
1958-60 нчы елларда Ватаны алдында хәрби бурычын үти. Аннан соң яңадан төзелешкә кайта. Бу эшнең төрле баскычларын үтә: мастер, прораб, участок начальнигы, производство техник бүлеге башлыгы һәм баш инженер булып эшли. Кыскасы 35 елдан артык гомере төзелеш белән бәйләнгән.
Мәктәптә укыганда ук газеталарга мәкаләләр яза торган булган. Казанда техник училищеда укыганда 22 завод газетасы каршындагы әдәби түгәрәккә, аннары “Яшь Сталинчы” ( хәзер “Татарстан яшьләре”) газетасы каршындагысына йөри. Бу газетаның иң актив авторларыннан саналган.
Беренче әдәби әсәре - “ Аерылганда кавышу” хикәясе 1956 елда язылган. Ул язучы Сафа Сабиров ярдәмендә “ Яшь Сталинчы”ның ике санында басылып чыга. Бу 1957- 58 еллар. Шуннан соң буш вакытларында гел яза торган була. Ләкин күбесенчә үзе өчен генә диярлек, чөнки ул бик тыйнак кеше, редакцияләргә бирергә кыймый. Ә бераз соңрак, 1978- 79 елларда гына, редакцияләргә тәкъдим итә башлый. Бик теләп бастыра башлаганнар. 1982 елда “ Язларында ялгыз йөрсәң”, 1986 елда “ Онытылган вәгъдә” дигән китаплары басылып чыга. Аларда башлыча төзүчеләр тормышына багышланган берәр повесть һәм алтышар хикәя тупланган иде.
1980 елда юмор һәм сатира әсәрләре ( шаян, сатирик хикәя, юмореска, памфлет, монолог, фельетон) яза башлады. “ Чаян” журналының бик актив авторына әверелә. Хәер юмор, сатира белән сугарылган әсәрләрен башка газета-журналларда бастырып киләләр. Бүгенге көндә дә басылып тора.
1991 елда льготалы пенсиягә (55яшьтән) чыккач, “Чаян” журналы Әхәт аганы үзенә эшкә чакыра. Анда 2,5 ел эшли. Аннары “Заман-Татарстан” газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире вазифасын үти.
1996 елның июненнән бирле “Ватаным Татарстан” газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлегендә өлкән корреспондент булып хезмәт итә.
1957 нче елда юмор һәм сатира әсәрләре тупланган “Сер бирмәдем” исемле китабы дөнья күрә. Ә 2000нче ел азагында “Тулгана дөнья” дигән җыентыгы басылып чыга.
Сирәк-мирәк шигырьләр дә язарга ярата. 1997 елда “Казан” журналында бер пьесасы чыга. Быел “Раннур” нәшриятында сөекле шагыйребез –сатира һәм юмор остасы Әхәт Сафиуллин җырчы Габдулла Рәхимкулов турындагы истәлекләр китабы дөнья күрер дип исәпли. Аның сүзләренә язылган “Туган якның таң җилләре” җыры да бар.
www.Kitap.net.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018