Бүген Әдипләр: Әгъния Миннебаева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әгъния Миннебаева

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әнвәр Маликов
Фидаил Мәҗитов
Инзилә МӘҖИТОВА
Заһид Мәхмүди
Сүрия Мингатина
Әгъния Миннебаева
Әгъния Миннебаева Әгъния Мөҗәһит кызы Сабирова-Миннебаева 1957 елның 8 мартында Башкортостанның Илеш районы Сеңрән авылында туа. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Чаллыда 1978 елдан бирле яши. «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы була. «Яңа гасыр» радиосының Чаллыдагы үз-хәбәрчесе булып эшли.
Ләйсән - моңлы бишегебез. Яр Чаллы, 2009.

Сезгә генә ачтым серләремне

АРЫШЛАРЫМ

Сездән башка яшәү мөмкин түгел, 
Йөрәкләрне баса сагышлар. 
Бер күрим дип, тагын кайттым әле, 
Саумысыз, и, саумы, арышлар!

Кем уйлаган, әйтче, юрауларым 
Юш булыр дип шушы иртәдә. 
Туегызга туры килгәнмен ич, 
Басу өсте кабат серкәдә!

Килегез, кил, барыр юлда туктап, 
Бер иркәлим кайнар сулыштан. 
Алар сүзсез иңнәремә үрелә, 
Башаклары шундый тулышкан!

Сөн буенда йөрим сезне уйлап, 
Иртәгәдән юлга чыгасым. 
Кавышуга түземлекләр җитсә, 
Аерылуга ничек чыдарсың?

Җылылыгы туган туфрагымның 
Табаныма сеңсә яшь чактан, 
Арышларым, үзәк тамыр булып, 
Йөрәгемә минем тоташкан.

ӘНИЕМӘ

Иң җылы сүз кайдан табыйм икән, 
Җылытырлык синең йөрәкне. 
Шул йөрәгең барда, и Әнием, 
Башка нәрсә миңа кирәкме?

Иң якты нур кайдан алыйм икән, 
Күзләреңә, Әни, багарга. 
Синең карашыңнан ягымлырак 
Мөмкин түгел берни табарга.

Иң матур моң кайдан табыйм икән, 
Назлар өчен тагын бер сине. 
Синең кочак - назлар иле бит ул, 
Оныткандыр аны дисеңме?!

ШИГЫРЬЛӘРЕМ

Кичерегез, кайвакытта сезне 
Килә минем ташлап китәсем. 
Имеш, миңа шулай сездән башка 
Бик тынычлап дөнья көтәсе.

Хисләремә ирек куймый гына, 
Яланнарга чыгам, кырларга. 
Туган якны зурлап күңелемнән 
Эзләмим күк яңа җырлар да.

Мин, янәсе, шигырьләрем онытып, 
Тауга менәм, йөрим кинәнеп. 
Тик котылу мөмкин түгел икән -
Яңалары кайта ияреп.

Шигырьләрем, тормышыма минем 
Кайдан болай килеп кердегез? 
Танымыйча, шулай ялгыш кына 
Шагыйрь диеп әллә белдегез.

Хисләремә үрелеп, орлык сыман, 
Шытаргамы миндә уегыз. 
Шаштырдыгыз бугай үзегез белән, 
Шаяртмагыз әле, куегыз!

Сезгә генә ачтым серләремне, 
Сөйләмәгез зинһар бүтәнгә. 
Кавышу көнен көткән гашыйк төсле 
Гөлләр чәчтем әле түтәлгә...

ӘНКӘЙ НАРАТЛАРЫ

Нәни кошлар тезелеп утырганнармыни, 
Очар өчен җәеп канатлар. 
Урман буен ямьләндереп үсеп килә, 
Син утырткан, әнкәй, наратлар.

һәр күзәнәк үсәр өчен үрләп, 
Синең күзләреңнән нур алган. 
Тамырына аныңһәрберсенең 
Кулларың җылысы уралган.

Гүя үз сабыең алар - борчыласың, 
Аварлар, - дип җилләр иссәләр. 
Үз җаныңа тигән сыман, әрнисең син, 
Рәнҗисең таптап китсәләр.

Туган якларыма кайткан саен, 
Сагынып киләм, шулар янына.
Наратларың, сеңелләрем кебек, 
Күңелемә якын булганга.

СИНСЕЗ - МИН СӨЮСЕЗ

Синсез - мин сөюсез, 
Канатсыз мин синсез, хыялсыз. 
Синнән башка җәйләрем гөлләрсез, 
Көзләрем күңелсез.

Синнән башка язлар килмәс инде, 
Мин калырмын мәңге кышларда, 
Җанны назлап гөрләвекләр акмас, 
Кайтмас инде җырчы кошлар да.

Йолдызлар да минем өчен янмас, 
Җилләр булыр усал, аяусыз. 
Белсәң иде, синсез - мин сөюсез, 
Канатсыз мин синсез, хыялсыз.

ИКЕ УЛЫМ

Ике улым - ике күзем нуры,    
Күкрәк сөтемнең ул ике тамчысы. 
Ике шатлыгым ул, язмышымның 
Ике балы, ике ачысы.

Ике моңым, ике җырым минем, 
Ике улым - ике канатым.              .
Гомер елгамның ул ике яры, 
Пар колыным минем, пар атым.

Ике улым - тормыш күгемдәге 
Ике йолдыз, иң-иң яктысы. 
Күңелемнең ике нечкә кылы, 
Кояшымның ике яртысы.
"Мәйдан" № 10, 2012.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013