Бүген Әдипләр: Фазыл АГИШ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Фазыл АГИШ

=>A<= Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Рәфыйк Абдрахманов
Найлә Абдулкәримова
Ибраһим Абдуллин
Искәндәр АБДУЛЛИН
Мансур Абдулин
Рәсим Абдуллин
Хәмид АБДУЛЛИН
Ләлә Абдуллина
Фәтхулла Абдуллин
Яхъя Абдуллин
Наилә Абдуллина
Равия Абдуллина
Ранизә АБДУЛЛИНА
Флера Абдуллина
Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА
Шакир Абилов
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Исмәгыйль Ага
Әмрулла Аги
Фәхрелислам Агиев
Сәгыйт АГИШ
Якуб Агишев
Хафиз АДНАШ
Рафаэль Адутов
Аитзак Аитов
Әсгать Айдар
Якуб Айманов
Рәмиc Аймәт
Руслан Айсин
Чыңгыз Айтматов
Ләбиб Айтуганов
Миләүшә Айтуганова
Гали Акбар
Илгизәр Акмал
Нияз Акмал
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Йосыф Акчура
Зөһрә Акчурина
Мәхбүбҗамал Акчурина
Акъегет
Муса Акъегет
Гали Акыш
Наил Алан
Людмила Аланлы
Дулат Али
Абдулла Алиш
Сәләм Алишев
Хәнисә Алишина
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Җәвад Алмазов
Лотфулла Алматави (Сабир)
Рушания АЛТАЙ
Хатиҗә Алптәкин
Шамил Алядин
Ринат Аляутдинов
Аманулла
Шәриф Амиди
Шамил Анак
Дәрҗия Аппакова
Мөхәммәтгали Арсаев
Азат АРСЛАНОВ
Гали Арсланов
Леонид Арсланов
Нури Арсланов
Рафаэль Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Ринат Архипов
Дамир АСЫЛОВ
Һади Атлас
Әнгам Атнабаев
Сәләх Атнагулов
Гамил Афзал
Римма Афзалова
Азат Ахунов
Гариф Ахунов
Рәшит Ахунов
Наилә Ахунова
Рәмилә Ахунова
Галимҗан Ахунҗанов
Илдус Ахунҗанов
Фазыл АГИШ

Татарга тылмач кирәкми

Чаллыда ЮНЕСКОның "Яшь шәһәрләр мәдәнияте" халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздырылган көннәрдә Төркиядән Фазыл Агиш редакциябез кунагы булды. Фазыл бәй - академик, Сәлҗүк университетының, (Копья шәһәре) тюркология тикшеренүләр институтында татар әдәбияты белән шөгыльләнә. Әнкара университетының сәясәт белеме факультетын тәмамлаган бу кеше Казан дәүләт университетында татар әдәбиятыннан дәресләр бирергә дә өлгерде.
- Фазыл әфәнде, сез татарча бик яхшы сөйләшәсез, татар теленә кайда өйрәндегез?
- Беренче мәртәбә Татарстан җиренә былтыр июнь аенда аяк бастым. Тюркология конференциясендә һәм Бөтендөнья татарлары конгрессында катнаштым. Тюркология конференциясендә "Төрки халыкларның мәдәнияте нигезендә Ислам диненең урыны" хакында доклад укыдым.
20 көнгә килгән вакытымда әтием, әби-бабайларымның туган җиренә барырга насыйп булды. Ошбу җир Пенза өлкәсендәге Юнә (хәзерге исеме Тат. Юлки) авылы буладыр. Әтием һәм бабаларым революциягә кадәр Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Кытайның Маичжурия дигән җиренә күчеп китәләр. Соңрак әтием һәм бер төркем татар, сәүдәгәрлек итәр өчен Япониягә барып урнаша. Ул вакыт Төркия хөкүмәте Япониядәге татарларны, төрки халыклар кан кардәшебез дип, үз гражданлыгына ала. Менә шул сәбәп аркылы Төркиягә күчәбез вә урнашабыз.
Мин 1946 нчы елны Япониядә тудым. Гаиләдә оти-әни безнең белән татарча гына сөйләшәләр иде. Япон, төрек, гарәп, фарсы, инглиз телләрен беләм. Урысча понемногу гына беләм (көлә).
- Сез тюркология тикшеренүләр институтында татар әдәбияты укытасыз. Татар әдәбияты - бай тарихлы. Кайсы гасыр сезне күбрәк кызыксындыра?
- Мин үзем Габдерәхим Утыз Имони ол-Болгари, аның әдәби мирасы белән кызыксынам. Төркиядә нәшер ителәчәк хезмәтем өчен материаллар туплап барам. Максатым - Утыз Имонине һәм Төркиядә һәм Татарстанда яхшырак таныту. Ә бит ул олы-галим, философ, шагыйрь вә хикмәтле кеше булган. Татар халкының да философларын барларга бик вакыт.
Утыз Имонинец моңарчы мәгълүм булмаган әсәрләрен хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемәләп нәшер итә алсак, борынгы әдәбиятыбыз тагын да балкып китәр иде. Бу җәһәттән минем шагыйрә Лена Шагыйрьҗан белән дә сөйләшкәнем бар. Ул минем тәрҗемәләргә таянып, алармы шигъри шәкелгә кертергә омтылып тора, кызыксынуын белдерә.
Габдерәхим Утыз Имәнииең моңарчы басылмаган берничә әсәре бар, туларны транскрипцияләп төрек теленә тәрҗемә итәм. Казанда, Чаллыда Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари иҗаты белән шөгыльләнүче берничә галим бар. Алар белән тыгыз бәйләнештә яшим.
- Татарстап-Төркия мөнәсәбәтләре елдан-ел ныгый, киңәя бара. Казанда "Заман" газетасы, Чаллыда һәм башка шәһәрләрдә төрек колледжлары ачылды. Ике дәүләт арасындагы дуслык җепләрен тагын да ныгыту өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин дип саныйсыз?
- Уналтынчы гасырга кадәр татар-төрек арасында бергәлек булган. Урыс-төрек сугышы безне аерган. Теләсәк, без хәзер дә турыдап-туры эш йөртә алабыз. 1990 елны мин Мансур Хәсәновка Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлек, дуслыкка кагылышлы документларны бары тик төрек һәм татар телләрендә генә язарagishга булыштым. Татарга тылмач кирәкми. Шул чакта төрек-татар мөнәсәбәтләренең тарихын Төркиянең мәдәният министрына аңлатып биргәч исе китте. Татарлар Төркиягә ешрак, күбрәк барсыннар иде. Идел елгасыннан Донга, Дон елгасыннан Кара диңгезгә чыгып була. Туризм һәм мал ташу аркылы без бер-беребез турында күбрәк, яхшырак белә алыр идек.
- "Аргамак" укучыларын гаиләгез белән таныштырсагыз иде.
- Хатыным төзелеш министрлыгында архитектор. Милләте - төрек. 16 яшьлек кызым лисәдә (лиңей) укый. Ул да минем кебек телче булырга тели.
- "Яшь шәһәрләр мәдәнияте" халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларга әйтер сүзегез бармы?
- Алтын Урда дәүләте тарихына багышланган конференция, шул уңай белән Алтын Урда дәүләте җирләренә сәяхәт кылуыбыз йөрәгемә кереп калды. Алган тәэсирләрне көндәлегемә яза бардым. Исән булсам, Төркиядә язып чыгармын диеп торам.
Академик В.Лихачевка әйттем: Әстерхан - Алтын Урда дәүләте шәһәре булган. Әстерханны саклап калу - ЮНЕСКОның эше, дидем.
Газинур Вәлиев.
"Аргамак" журналы № 11, 1993.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013