Бүген Әдипләр: Гамил Афзал
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гамил Афзал


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Найлә Абдулкәримова
Арнис Абдуллин
Гөлназ Абдуллина
Зөфәр Абдуллин
Фәһимә Абзалова
Рәсим Абдуллин
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Аитзак Аитов
Якуб Айманов
Рәмиc Аймәт
Ләбиб Айтуганов
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Акъегет
Людмила Аланлы
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Лотфулла Алматави (Сабир)
Шәриф Амиди
Нури Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Гамил Афзал
Рухия Ахунҗанова
Гамил Афзал

(1921-2003)

Шагыйрь Гамил Афзал (Гамил Гыймазетдин улы Афзалов) 1921 елның 23 маенда Татарстан АССРның хәзерге Актаныш районы Такталачык авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Колхозлашу чорында аның әтисе, гаиләсен ияртеп, Магнитогорск шәһәренә тезелешкә «күчеп китә». 1931 елда кечкенә Гамил төзелештә эшләгән татарларның балалары өчен ачылган мәктәпнең икенче классында (беренче классны ул туган авылында тәмамлаган була), аннары Магнитогорск шәһәренең 35 нче номерлы ТБУМында укый. Мәктәптә укыганда әдәбият түгәрәгенә йөри, Г. Тукай, Һ. Такташ шигырьләре тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлый. 1937 елда аның «Магнитогорск» исемле шигыре Баку шәһәрендә чыга торган «Баку эшчесе» газетасында басылып чыга.

1937 елда Г. Афзал Троицк шәһәрендәге педагогия техникумына укырга керә. Ләкин беренче күрсны тәмамлагач, авырып китү сәбәпле, Магнитогорскига кире кайта. 1940—1949 елларда Г. Афзал Магнитогорскидагы Металлургия комбинатының механика цехында слесарь, сцепщик-такелажчы, строгальчы булып эшли. Кыен еллар булуына карамастан, иҗат эшен дә онытмый: шигырьләр язуын дәвам иттерә, эшче яшьләрдән драма түгәрәге тезеп, шәһәр клубларында, җәйге эстрадаларда, культура сарайларында спектакльләр, концертлар куеп йөри, әдәби кичәләр оештыра.

1949 елда, янә сәламәтлеге начараю сәбәпле, Г. Афзал заводтагы эшеннән китә. Берничә ай гомуми торакта комендант булып эшләгәннән соң, ул «Большевик» дигән промартельнең тегү цехына мөдир булып урнаша. Анда өч ел эшли, аннары авырып китеп тагы больницага эләгә. 1954 елның язында ул икенче группа инвалид булып больницадан чыга. Гамил Афзал алдында үзенең киләчәк тормышын ничек кору турында четерекле мәсьәлә килеп баса. Ниһаять, ул Башкортстанда яшәгән апасы янына кайтырга мәҗбүр була.

Башкортстанның Калтасы районы Шәрип һәм Заболотский авылларында яшәгән еллар (1954—1964) Гамил Афзалның физик һәм рухи яктан ныгуы-терелүе өчен дә, иҗатының яңача ачылып китүе өчен дә шифалы тәэсир ясый. Табигать кочагына сыенып утырган, саф һавалы, урман, сандугачлы авыл, аның көндәлек мәшәкатьләр белән көн күрүче садә күңелле, һәр җөмләдә мәкаль, әйтем, тапкыр, образлы сүзләр кушып сөйли торган җор телле халкы шагыйрьнең шигъри дөньясын бөтенләй яңа төсмерләр, тормышчан типлар, көлкеле сюжетлар белән баета. Шушы мохитта ул, үз сүзләре белән әйткәндә, «төннәр буе кич утырып, чумып-йөзеп» шигырь язарга тотына. Афзал Шамов, Сибгат Хәким кебек өлкән язучылар үзләренең киңәшләре белән шагыйрьгә даими ярдәм итеп торалар. Озакламый аның балалар өчен язган бер цикл шигырьләре республика конкурсында премия ала, э 1955 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының 11 санында кыска гына кереш сүз белән аның берьюлы тугыз шигыре басылып чыга. Халыкчан юмор белән сугарылган, эчтәлеге белән гаҗәп заманча һәм үзенчәлекле яңгыраган бу шигырьләр укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан татар поэзиясендәге бер яңалык буларак кабул ителә. Шуннан соң шагыйрьнең бер-бер артлы шигырь жыентыклары басыла башлый, ул тиз арада халык арасында зур популярлык . казанып елгерә. Гамил Афзал — татар, рус, башкорт телләрендә басылган өч дистәгә якын китап авторы. 1977 елда «Айлы кичләр» җыентыгы һәм «Борылам да карыйм...» циклына кергән шигырьләре («Казан утлары», 7 нче сан, 1976 ел) өчен ул Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Илленче-алтмышынчы елларда Г. Афзал күбрәк юмор-сатира җанрына игътибарын юнәлтә, җитмешенче еллардан башлап аның иҗатында фәлсәфи лирика өстенлек ала башлый. Шулай ук ул юмористик һәм сатирик рухта язылган күп санлы кыска хикәяләре белән дә таныла. Шагыйрьнең «Дөнья матур, дөнья киң», «Татарстан таңнары», «Гөлмәрьям», «Газинур», «Әлли-бәлли», «Очрашу» һәм башка күп шигырьләре, музыкага салынып. профессиональ һәм үзешчән жырчылар тарафыннан даими җырланып киләләр.

1965 елдан Г. Афзал Әлмәттә яшәп иҗат итте.

Әдәби һәм ижтимагый эшчәнлеге өчен Г. Афзал «Почет Билгесе» ордены (1981), «Хезмәттәге батырлык өчен, В. И. Ленин тууына 100 ел тулу хөрмәтенә» медале (1970), ТАССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы (1971) белән бүләкләнде, ә 1985 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Г. Афзал— 1958 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Кар сулары: Шигырьләр.— Казан: Таткнигоиздат, 1957.— 17 б. 10000. Рец.: Юзиев Н. Яшь шагыйрьнең беренче китабы.— Сов. әдәбияты 1958, № 5, 113—116 б.

Вөҗдан сүзе: [Шигырьләр. Авт. биогр. белешмәсе белән! — Казан- Таткнигоиздат, 1958.— 100 б. 3000. Ред.: Гайнанов Р. Г. Афзал шигырьләре.— Сов. әдәбияты 1959 № 2, 118 — 122 б.

Дөнья матур: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1959.— 175 б. 5000 Рец.: Хәким С. Дерес юлда.— Сов. Татарстаны, 1960, 29 март.

Нинди Џөнәр яхшырак: [Шигырьләр] .— Казан: Таткитнәшр., 1960.— 28 б. 10 000.

Кояшлы яз: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1961.— 50 б. 5000.

Күңелем сезнең белән: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1963.— 79 б. 6000.

Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1964.— 56 б. 8000.

Җәйге болытлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1965.— 19 б., ил. 10000.

Өянкеләр моңы: [Лирик һәм сатирик шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр, 1966.— 87 б., 1 б. портр. 6000.

Офыклар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 79 б. 6000.

Өф-өф итеп: Сатира-юмор шигырьләре.— Казан: Таткитнәшр, 1968 — 187 б. 7000. Рец.: Хисамов Н. Матурлык хакына.— Казан утлары, 1969, № 6, 143—149 б; Хәким С. Мин чәчәкләр җыям.— Соц. Татарстан 1968, 1 сент.

Мирас: Шигырьләр,— Казан: Таткитнәшр., 1969.— 48 б. 4000.

Илле адым: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1970.— 86 б. 5000.

Ышаныгыз: Сайл. шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1971.— 288 б 1 б портр. 3000.

Челлә: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1973.— 111 б., 4000. Рец.: Төхфәтуллин Р. Челләдә уйланулар.— Соц. Татарстан, 1973, 1 апр.

Көзге бакча: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1974.— 111 б. 2000.

Кышкы озын кичләрдә: Кыска хикәяләр. Юморескалар.— Казан- Таткитнәшр., 1975.— 95 б. 11000. Рец.: Төхфәтуллин Р. Шагыйрьнеч прозасы.— Казан утлары, 1976, № 1, 160—162 б; Шәфигуллин Ф. Елмайта да, уйландыра да.— Соц. Татарстан, 1975, 12 окт.

Айлы кичләр: Шигырьләр. [Н. Юзиев кереш сүзе белән].— Казан: Таткитнәшр., 1977.— 333 б., 1 б. портр. 6000.— (Шигырь к-ханәсе).

Талларым, тирәкләрем: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1979.— 121 б. 6500.

Үрләрдә имәннәр шаулый: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр, 1981 — 160 б., 1 б. портр. 3500. Рец.: Әхмәт Рафис.— Казан утлары, 1983, № 10, 169—172 б.

Бессонной ночью: Стихи/Пер, с татар. А. Кафанова и А. Зайца.—М.: Сов. писатель, 1966.—68 с., портр. 10000.

В строю: Стихотворения. Лирика, юмор и сатира. Пер. с татар.—М.: Сов. писатель, 1960.—107 с. 2000.

Маменькин сынок: Сатирич. и юморист, стихи.— Уфа: Башкнигоиздат, 1967.—47 с.—На башкир, яз.

Аның турында

Фәнзаман Баттал. Юксыну
Мәхмүт Әхмәтҗанов. ГАМИЛ АФЗАЛ ИҖАТЫНДА СӘЯСӘТ
Айдар Хәлим. Үлемсез Молекула (Гамил Афзал шигъриятенә бер караш)

Хәким С. Мин чәчәкләр жыям,— Кит.: Хәким С. Үз тавышың белән. Казан, 1969, 201—207 б.

Юзиев Н. Ул матурлык эзли дөньядан... (Гамил Афзал).— Кит.: Юзиев Н. Шигърият дөньясы: Тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1981, 255—271 б.

Фәйзуллин Р. Халыкчан шагыйрь.— Казан утлары, 1971, № 5, 114— 122 б.

Шәфигуллин Ф. Көлеп моңая, уйлап елмая: Гамил Афзалга 60 яшь.— Казан утлары, 1981, № 5, 171—174 б.

Юзиев Н. Тормышка мәхәббәт.—Соц. Татарстан, 1971, 25 май.

Фәйзуллин Р. Тормышка тугрылык.— Соц. Татарстан, 1972, 26 март.

Хисамов Н. Кешелекле көлү.— Татарстан яшьләре, 1972, 22 апр.

Гатауллин Р. Зур горурлык белән.— Соц. Татарстан, 1977, 14 апр.

Галиуллин Т. Њзенә охшаган шагыйрь.—Соц. Татартан, 1981, 22 май.

Гатауллин Р. Чәчәкләргә лаек иҗат.— Татарстан яшьләре, 1981, 23 май.

Гиниятуллина А. Поэт из гвардии корчагинцев.— Сов. Татария, 1964, 13 окт.

Калюжный Д.Поэзия на баррикадах.—Сов. Татария, 1967, 10 сент.

Минский Г. Слово о поэте.—Сов. Татария, 1972, 22 апр.

Хаким С. Глубокие корни.—Сов. Татария, 1977, 7 апр.

Мустафин Р. Из җизни — в поэзию: К 60-летию Г. Афзала.— Сов. Татария, 1981, 24 мая.


©Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018