Бүген Әдипләр: Рафаэль Адутов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рафаэль Адутов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ибраһим Абдуллин
Мансур Абдулин
Фәтхулла Абдуллин
Исмәгыйль Ага
Әмрулла Аги
Фәхрелислам Агиев
Сәгыйт АГИШ
Рафаэль Адутов
Әсгать Айдар
Гөлнур Айзат
Чыңгыз Айтматов
Гали Акбар
Нияз Акмал
Мәхбүбҗамал Акчурина
Муса Акъегет
Абдулла Алиш
Хатиҗә Алптәкин
Шамил Алядин
Аманулла
Дәрҗия Аппакова
Мөхәммәтгали Арсаев
Ринат Архипов
Әнгам Атнабаев
Гариф Ахунов
Рәшит Ахунов
Наилә Ахунова
Рафаэль Адутов
Адутов Рафаэль Масгутович родился в Бардымском р-оне Пермского края в 1948г. Там же окончил среднюю школу (1953-1966гг.). В 1966-1971 гг. обучался в Казанском педагогическом институте. С 1971 г. по настоящее время проживает в Набережных Челнах (Татарстан). В 1971-1990 гг. - преподаватель средней школы. В В 1989-1993 гг. - советник председателя Международного отдела Мусульманских организаций СССР, СНГ, России (Москва), 1992-1996 гг. - председатель городского отделения общества "Ватан" (Родина) - по связям с соотечественниками проживающими за рубежом. Поездки в Турцию (1990, 1993, 1995гг., Китай - 1993, 1995 гг., Японию - 1977, 1988, 1989, 1995, 2003, 2007 гг.) В 2004-2007 гг. - член комитета международных отношений Всемирного Конгресса татар (Казань), с 2004. по наст. вр. - член Комитета межрегиональных связей Всемирного Курултая башкир (Уфа). Автор монографий "Татаро-башкирская эмиграция в Японии" (два издания) и "Дети Удигутов" (в рукописи), ряда публикаций.
www.hrono.ru

Ачы язмышлар китабы

Миңа Рафаэль Адутовның "Япониядәге кардәшләребез" исемле китабы белән танышу насыйп булды. Татар милләте вәкилләренең бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәве турында инде күптән ишетеп белә идек. "Финляндия татарлары", "Литва, Австралия, Америка татарлары" дигән гыйбарәләр берничә ел элек үк телебезгә керде. Төркиягә качкан татарларыбызның анда бер җәмгыять төзеп, элеккерәк елларда "Казан" дигән журнал нәшер итеп яшәгәннәрен дә беләбез. Аллага шөкер, кая барып эләксә дә, юкка чыкмый, үзен таныта белә безнең татар! Әнә, безнең татар уллары Төркиянең Мәрмәрә университетын җитәкли. Америка, Зеландия университетларында профессорлар булып эшли. Рудольф Нуриев, Гата Камский, Роальд Сәгъдиев, Вил Мирзаяновларыбыз дөньяны дер селкетте. Ирек Мөхәммәдов, әнә, бүген дә ярты дөньяның авызын ачтырып, үзенең бию осталыгына караттырып тора. Горурланмаслыкмы!

Әйе, горурланабыз. Бер нечкәлек: ул шәхесләрнең чит илләргә ничек, нинди юллар белән барып чыкканнары турында да, бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәгән татар кардәшләребезнең бүгенге язмышы хакында да кызыксынганыбыз гына юк. Ә чынлап баксаң, кирәк, бик тә кирәк икән. Менә кулыма шәһәрләшебез Рафаэль Адутов язган "Япониядәге кардәшләребез" дигән китап килеп керде. Күләме буенча зур да түгел үзе, йөз илле бит чамасы гына. Әмма анда тупланган мәгълүмат һәм истәлекләр безнең нәшриятларда элек чыгып яткан дистәләрчә макулатура — "китаплар"ны себереп атарлык.

И, ниләр генә күрмәгән дә, нинди генә газапларга салып иләнмәгән безнең халык! "Качу" дигән бер бүлеккә генә күз йөгертик. "Октябрь инкыйлабы" дигән канлы түнтәрешне кабул итмәгән бит безнең халык, йөзәрләгән совет дәреслекләре безне алдап килгән. Инкыйлабтан соң кызылларның кансыз терроры, коточкыч талау башлангач, нәсел-нәсел булып та, яртышар авыл булып та Себер якларына качкан безнең халык. Татар-башкорт халкының 1918 елда алты олы дивизия төзеп, адмирал Колчак кул астында большевиклар террорына каршы сугышып йөрүен әле тасвирлап та тормыйк. Кулына корал тотмаган, үзен җинаять, кан белән буямаган көенчә яшәү, исән калу, нәсел саклау хакына Көнчыгышка качкан кардәшләребез дә меңләп-меңләп булган безнең. Әнә, Әгерҗе районының Салагыш авылындагы Нәҗметдин хаҗи Мөхит нәселе туган ягын 1919 елның җәендә ташлап качарга мәҗбүр була. Мең михнәтләр белән чигенә-кача, 1921 елның җәендә генә Манчжуриянең Харбин каласына барып ирешәләр. Юлдагы михнәтләр вакытында ничәмә-ничә татар улы-кызы билгесез далаларда тезелеп ятып кала. һәм, әлбәттә инде, Кытай җирендә дә аларны бәхет-оҗмах көтеп тормый. Бер шырпысыз килгән качкын татарлар чит-ят җирдәге тормыш хәятләрен гап-гади казык белән инә-җептән башларга мәҗбүр була. Аллага шөкер, югалмыйлар барыбер. Әүвәл бер йорт, бер барак эчендә җидешәр-сигезәр гаилә торсалар да, бер-берсенә ярдәмләшә-ярдәмләшә, һәркайсына аерым йорт төзүгә дә ирешәләр. Тора-бара чит-ят җирдә татар урамнары, татар мәхәлләсе, мәктәбе, мәчете, кибетләре пәйда була. Динен һәм телен саклап калу өчен бөтенесен эшли безнең халык. Үз илендә калып урыслашкан татар белән чагыштырсаң, таң калырлык!

Әйе, беренче мәлдә Гаяз Исхакый да, меңәрләгән башка татарлар да әнә шулай итеп Кытай җиренә җыела. Ләкин кызыл большевикларның озын тырнаклары анда да үтеп керә башлагач, татар-мескен Төркиягә дә, Америка, Австралия, Япониягә дә качарга мәҗбүр була.

Рафаэль Адутов, менә, төп игътибарын Япониягә качкан татарларга биргән. Искитмәле, бөтенләй чит-ят Кояш илендә дә нигезләнә һәм канат җәя алган безнең туганнар. Инде 1927 елда ук Токионың үзендә "Исламия" мәдрәсәсен ачып җибәргәннәр. Дистәләгән кибетләр ачылган, татар бистәләре пәйда булган. Япониянең төрле шәһәрләренә сибелгән татарларның саны 30 нчы еллар ахырына 5—6 меңгә җиткән. Токиода, Осака, Кобэ, Нагоя һәм башка шәһәрләрдә мөселман мәчетләре эшли башлаган. Ни үкенеч, читкә сибелгән татарлар да Икенче Бөтендөнья сугышы михнәтләреннән читтә калмаган шул. Әүвәл Америка ерткычлары, аннан Совет самолетлары килеп бомбага тоткан чакта татар вәкилләре дә йөзәрләгән вәкилләрен биргән, әллә никадәрле мәчет-мәдрәсәләреннән коры калган.

Хәзер Япониядә гомер итеп ятучы кардәшләребез бик күп түгел инде. Әмма сиксән ел элек шунда барып ирешкән татарлырыбызның анда бүген Татарстанның үзендә яшәүче туганнарын да көнләштерерлек мәчет һәм мәдрәсәләре бар. Аларнъщ берсе дә үзенең туган телен онытмаган. Безнең кардәшләребезнең кайберләре хәтта инде бөтен Япония өчен мөхтәрәм шәхесләр дәрәҗәсенә ирешкән. 1919 елда Салагыштан чыгып качкан Нәҗметдин хаҗи дәвамчысы Тәминдар Мөхит Япония императорының киңәшчесе булып исәпләнә.

Рафаэль Адутов китабында мәгълүматлар чиксез. Анда атаклы Апанаевлар нәселе белән дә танышып чыгып була. Чит-ят илләрдә яшәүче туганнарыбыз язган хатлар дистәләгән. Шунысы сөенечле, Япониядә гомер сөргән кардәшләребез 80 нче елларда, ниһаять, үзләренең яки әти-бабаларыньщ туган җирләрен кайтып күрү бәхетенә ирешкәннәр бит. Алай гына да түгел. 1995 елда Әгерҗе районындагы Салагыш авылы мәчетенә 1919 елда чит-ят җиргә качкан Нәҗметдин хаҗи Мөхит исеме бирелгән.

Рафаэль Адутов китабын укып чыкканнан соң озак вакытлар буе хисләр өермәсеннән аерылып булмый. Сиксән ел буе чит җирдә яшәп тә динен һәм телен онытмаган кардәшләребезне күз алдына китереп сокланасың. "Их, нигә безнең үз илендә, "мөстәкыйль" булып яшәгән татарымыз шундый түгел икән?" — дигән уй эчне сызып ала. Әле тагын Төркиягә, Финляндия, Америкага китеп нигезләнгән кардәшләребезнең язмышлары белән танышасы килә.

Һәм соңгы сүз. Россиядә халык санын исәпкә алу үткәреләчәк көннәр якынлашып килә. Мәскәү бер татар милләтен алты-җидегә бүлгәләп, бездән вак-вак аерым кавем төземәкче, безне таркатмакчы, вакламакчы була. Ни үкенеч, үз милләтебез арасында да шушы көйгә "Әпипә" биеп, аерым "милли округ" төзергә, үз кенәзләрен булдырырга хыялланып йөрүче "сыек миле" адәмнәр аз түгел. Рафаэль Адутовның әлеге китабы әнә шул наданнар һәм хыянәтчеләр кулына барып ирешсен иде. Үз илендә түгел, ә бәлки чит-ят җирдә татарның бердәмлеген, татарның дәрәҗәсен саклап кала белгән качкыннардан аз булса да үрнәк ала белсен иде алар.
В.БАЙСАРЛЫ.

Редакциядән.
Сезнең игътибарыгызга әлеге китаптан Нәфисә Минай хатын тәкъдим итәбез. (Инглизчәдән тәрҗемә)

23.04.92
Кадерле Рафаил!
Синең белән сөйләшү һәм синнән тотар бәйсезлеге турында ишетү гаҗәеп булды. Татар халкының 440 елдан соң ахырда бәйсез булуына ышана да алмыйм. Бәйсезлеккә ирешү — авыр эш, ләкин экономик кыенлыклар моңа этәргеч кенә булыр, дип уйлыйм. Минемчә, азатлык барысына караганда да мөһимрәк. Без Россия идарәсе астында бик озак булдык. Алар безнең культурабызны, йорт-җиребезне, хәтта телебезне дә таладылар, һәм бик күпләр кебек үк, явыз коммунистик режим корбаны буларак, мин "тулы азатлык!" димен. Без бәйсезлек статусын киләчәк буыннар үзләренең татар булулары белән горурлансыннар өчен дә урнаштырырга тиешбез.
Минем карашымча, күрше регионнарда яшәүче башкортлардан алып якутларга кадәр барлык халыклар өчен бәйсезлеккә иң туры юл булып Россия идарәсеннән тулысынча азат булган олы татар дәүләте астына берләшү тора. Моңа вакыт җитте дип саныйм. Дөньяның барлык изелгән халыклариреклеген кире кайтарырга омтылалар, һәм, мин уйлыйм, алар барысы да азат булганның соңында, без яңа ренессансны (яңарыш чорын) күрербез, һәр этник төркем шуннан соң кабат чәчәк атар һәм бу дөньяның тагы да матуррак булуына үзеннән өлеш кертер. 20 нче гасырның вәхши һәм коточкыч булуы кешеләрнең фикерләрен, яшәү рәвешләрен һәм телләрен бертөрле итәргә тырышудан килеп чыкты бит.
Үз гомеремдә беренче тапкыр мин татар булуым белән горурмын һәм үземнән тартып алынган культура турында барысын-барысын өйрәнергә омтылам. Мин беренче тапкыр буларак бүгенге тормышка турыдан-туры йогынтылы булу тойгысын кичерәм, мин хәзер үз иле булган кеше, мин башкаларның йөзенә горур карый алам. Татарлар тәмам бәйсез милләт булганнан соң, туган илемә кайтып яшәргә теләрмен, ахры.
Туган иленнән сөрелгән башка күп кешеләр дә минем төсле уйлый торгандыр. Үзебезне яңача тою безгә бәйсезлеккә ирешү алдында торган кыенлыкларны җиңәргә көч бирер. Татарстан халкы чикләнгән автономия эчендә калмас, үзендә бөтен дөнья илчелекләре, Берләшкән Милләтләр оешмасында һәм башка халыкара оешмаларда вәкиллекләре булган тулы ирекле милләткә әверелер дип өмет итәм.
Сезнең барыгызны да күреп кайту мөмкинлеге мине бик дулкынландырды. Август аенда юлга чыга алырмын дип уйлыйм. Шул ук вакытта, виза алу өчен миңа сездән чакыру хаты кирәк булыр. Үкенечкә каршы, система үзгәрмәде бит. Ул хатны миңа мөмкин булганча тизрәк җибәрсәгез иде. Мин әтиемнән гаиләбезнең аңа караган тармагы буенча күпмедер белешмә алуга ирештем. Кайсыларының әле дә исән булуын ышанып әйтә алмыйм. Аңлавымча, күбесе Төркестанның Ташкент төбәгенә киткән. Россиядә аларны Минаевлар дип атаганнар, Ми най дип түгел. Әтием Шакир, аның атасы Закир Минаев, исән булса, ул 100 гә җитеп киләдер. Аның хатыны Зөләйха һәм аларның өч балалары була: Наҗия, Наилә һәм Наил. Алар Ташкент төбәгендә торып калган булырга мөмкин.
Әтиемнең бер агасы Сабир исемле булган. Ул күптән үлгән булырга тиеш, ләкин аның һәм хатыны Ризаләтнең Нурбанат, Фирдәвес, Разия һәм Риза исемле дүрт баласы булган. Алар яшәгән безгә билгеле иң соңгы урын — Кызыл Мәчет (руслар аны Марково дип атый). Ул әтиемнең утарыннан 25 чакрым ераклыкта урнашкан (русчасы хутор, тик татарча утар була). Бу утар Оренбургтан 150 чакрымдагы Йомагуҗа авылыннан бер чакрым чит-тәрәк утырган. Әтиемнәр гаиләсе Кызыл Мәчеттә утар һәм башка мөлкәт тоткан. Барлык бу мөлкәт Башкортостанда, Коммунистлар килгәннән соң, алар утардагы йортыбызга басып кереп, аны Кызыл Армия штабы итеп файдаланган шикелле. Бәлки әле дә шул рәвештәдер.
Әтиемнең туганнан-туганы Суфия Минаева булган. Ул Хәсән исемле кешегә кияүгә чыккан, алар Минаев фамилиясендә калганнар. Исән булса, аңа 75 яшьләр бардыр. Мөгаен, алар Ташкент ягына чыгып киткәннәрдер. Әтиемнең анасы Рабига Хәбирова исемле булган. Атасы Сәләхетдин Хәбиров, ул Уфа префектурасындагы Стәрлетамакның ахуны булып торган. Аның дүрт хатыны булган. Балалары Салих, Рабига (әтиемнең әнисе), Мәрьям, Зәйнәп, Закир, Гарифә. Аларның кайдалыгы билгесез, тик мөгаен, Хәбировларның күбесе мулла нәселеннән булганнары өчен үтерелгән яки Себергә сөрелгән булырга мөмкин.
Әтинең әбисенең бер туганы Зәкия Солтанова булган шикелле.
Әтинең апасы Суфия Минаеваның безгә билгеле соңгы адресы: Үзбәкстан ССРы, Ташкент шәһәре, Иске шәһәр, 1 Май урамы, 9.
Сез барыгыз да миңа бик ошыйсыз. Сезгә күп рәхмәтлемен. Һәркайсыгызга изге теләкләр белән, августта барыгыз белән дә күрешү өметендә каламын.
Миңа чакыру хатын "Nafisa Мinaj" исеменә җибәрегез, АКШ паспортыма шулай язылган.
www.hrono.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013