Бүген Әдипләр: Адилә Әхмәтҗанова
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Адилә Әхмәтҗанова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мидхәт Әбделмәнов
Зәйтүнә Әбрарова
Рәхимкол бине Әбүбәкер
Мөдәррис Әгъләм
Гарәфи Әгъләмҗан
Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова
Мөхәммәд Әмин
Нәҗибә Әминева
Әхтәм Әминов
Лиана Әмирханова
Альбина Әпсәләмова
Мөхәммәтҗан Әтнәви
Рәфыйк Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев
Кәшифә Әхмәдиева
Белла Әхмәдуллина
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова
Рушания Әхмәдуллина
Әхмәтбик
Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Сәгыйть Әхмәтҗан
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Роберт Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов-II
Наил Әхмәтҗанов
Адилә Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Зөфәр Әхмәтов
Таһир ӘХМӘТСАФИН
Илдар Әхсәнов
Җәмилә Әхтәмова
Идият Әширов
Харрас Әюп
Булат Әюпов
Дамир Әюпов
Гөлнара Әюпова
Адилә Әхмәтҗанова

Туган авылым-горурлыгым

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә ,-

Мәхәббәтле , ямьле , мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә .

Фәнис Яруллин

Һәр кешенең күңеленә якын , газиз , кадерле , җанына җиңеллек бирә торган урыны була . Минем өчен ул – туган авылым .

Әйе , мин авылда тудым . Бөек Тукае белән дан тоткан Арча районының Кәче авылы минем туган төбәгем . Гүзәл Татарстаныбызның кечкенә генә бер кисәге ул . Мин үземнең туган авылымны бик яратам , аның гүзәллегенә сокланып туя алмыйм .

Кәче авылы иңкүлеккә урнашкан . Бик борынгы заманнарда бу урыннар су астында булган , дип сөйли картлар . Еллар узу белән , сулар әкренләп кибеп юкка чыккан һәм корыган җирләргә кешеләр килеп урнаша башлаганнар. Шуңа күрә авылыбызны ике яктан биек таулар , калкулыклар кочып алган. Безнең өебез авылыбызның аръяк дип йөртелә торган калкуырак җиренә урнашкан .

Мин , капка төбебезгә чыгу белән , үземне яшел хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм . Бәбкә үләннәре , вак ромашкалар ,сары чәчәкләр үзләре үк мине бер сихри дөньяга алып кереп китәләр. Үзем яшел чирәмнән атлыйм , күзләрем тирә-якны күзәтә . Күз күреме җирдә генә бормаланып Казансу елгасы ага . Аның ярлары тал-тирәкләр белән капланган . Берсен-берсе уздырып сайраучы кошлар тавышы бөек композиторларыбыз әсәрләренә тиңләшерлек . Җәй көннәрендә анда каз-үрдәк тавышлары да ишетелә , дөньяларын онытып , чыр-чу килеп уйнаучы балалар авазы яңгырап тора.

Тау битләре җәен җиләкләре белән сөендерсә , тау астыннын агып чыккан чишмә сулары авылым халкына көч , яшәү дәрте бирә . Чишмәләргә бай туган авылым . Тугыз чишмә , Шамгал , Аръяк чишмәләре салмак кына агып утыралар . Аларның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр .

Эреле-ваклы күлләргә язын кыр үрдәкләре кайтып бала чыгаралар. Кечкенә үрдәк бәбкәләренең суда чумып уйнауларына беркем дә битараф кала алмый .Күл буеның камышлары , анда үскән елак таллар кошларны үз куенына ала сыман .Озын аяклы челән дә үз итте безнең авыл күлен . Берничә ел рәттән кайтып , кара көзгә кадәр шунда яши ул .

Авылымда болыннар да бар. Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың . Нинди генә чәчәкләр юк анда ! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар . Искиткеч матурлык ! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә . Күтәрелә дә илаһи нурларын , бөтен яктылыгын авылга сибә . Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана .

Бай табигатьле авылымның кешеләре дә күркәм . Тырыш , матурлыкны үз куллары белән тудыра алучы авылдашларымның төзек , чәчәккә күмелеп утыручы йортлары , каралты-куралары бу гүзәллекне тагын да тулылындыра.

Шушы матурлыкны күрә ,күзәтә белү генә аз , без аны киләчәк буыннар өчен сакларга да тиеш .”Табигатьне саклагыз!” дигән сүзләрне еш әйтә безгә биология укытучыбыз Нәфисә апа Закирова . Әмма бу сүзнең чын мәгънәсен аңлап бетерәбезме икән ?! Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турында күп мәгънә салынган . Туган як табигатенең чиста булуы безнең киләчәгебез , сәламәтлегебез белән бәйле бит .

Без , мәктәп укучылары , табигатьне саклау буенча күп эшләр башкарабыз. Чишмә буйларын , агачлыкларны , юл буйларын , мәктәпнең тирә –юнен чүп –чарлардан арындырып торабыз ,агачлар утыртабыз . Мәктәп әйләнәсендә үсеп килүче аллеялар саны да инде дистәгә җитеп килә . Бездә табигатьне саклау буенча класстан тыш чаралар да еш булып тора . Бу эштә авылдашыбыз -экология белгече- Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улының ярдәме зур . Ул безнең алда чыгышлар ясый , китаплар бүләк итә . Бергәләшеп агачлар утыртабыз , викториналар үткәрәбез. Кыскасы , кадерле кунагыбыз ул безнең .

Язмамны тәмамлап , шуны әйтәсем килә :атлаган һәрбер адымым ,эчкән суым , ризыкланга икмәгем өчен ,туган авылым , мин сиңа бурычлымын. Сиңа булган ярату , синең белән горурлану хисләрем изге , пакъ һәм саф, туган авылым !


Адилә Әхмәтҗанова 2001 елның 17 апрелендә туган.

Санамагыз минем ялгышларны

Минем ялгышларны санамагыз
Үз ялгышым минем үземә.
Тормыш булгач ялгышлар күп була,
Абынмыйча бары түз генә…

Санамагыз минем ялгышларны,
Укымагыз миңа нотык та.
Сез үзегез яшәп күрсәтегез
Ялгышмыйча башта тормышта…

Ялгышларны санау кирәк түгел,
Һәркемнең дә бардыр ялгышы.
Сезнең ялгыш минем ялгыш түгел,
Һәр кешенең үзенең язмышы…

***

Башны өскә чөеп,
Явыз караш җиргә сирпеп,
«Минем янда сез чүп кенә»,- диеп,
Өстән аска күз салмыйча йөреп
Абынырга мөмкин бер мәлне.
Үз-үзеңә артык бәя биреп,
Кеше тормышыннан читтә көлеп,
Күкрәк киереп, гайрәт чәчеп йөреп
Мавыкмагыз,
Мөмкин килү, биеклектән төшү көне.
Һәркем тигез…
Бүгенгесе биеклектә үтсә көннең,
Иртәгесе безгә билгесез.

***

Гаҗәп гүзәл безнең дөньябыз.
Яратканга матур дөньябыз!
Эчебездә моны яшерсәк тә
«Ямьсезлек»тән бик нык куркабыз.

Кеп-кечкенә мизгелне дә, хәтта
Мөмкин бик зур итеп күрергә.
Яратканга, бары яшәү җиңел безгә
Яратканга якты күңелдә.

Әгәр яратып карасаң,
Дөнья башка яктан ачыла,
Авыр чакта, ни генә булса да
Башка чыгу юлы табыла.

Яратканга, яратканга
Чәчәк ата, хәтта, күңел дә.
Ул хис яшәтә дә, өйрәтә дә
Матурлыкны күрә белергә.


http://idel-tat.ru/sanamagyz-minem-yalgyshlarny/#more-19469

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018