Бүген Әдипләр: Сәрвәр Әдһәмова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сәрвәр Әдһәмова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәкит Әбделманов
Халит Әбделмәнов
Мөхәммәт Әблиев
Ландыш Әбүдәрова
Илдар Әбүзәров
Сәрвәр Әдһәмова
Юныс Әминов
Мирсәй Әмир
Кәрим Әмири
Кәшшаф Әмиров
Фатих Әмирхан
Габдрахман Әпсәләмов
Нәҗип Әсәнбай
Фәхри Әсгать
Нур Әхмәдиев
Фарсый Әхмәдиев
Абдулла Әхмәт
Айгөл Әхмәтгалиева
Спартак Әхмәтов
Миңзифа Әхмәтшина
Зәнфирә Әһлиева
Фирдәүс Әһлия
Сәрвәр Әдһәмова

(1901-1978)

Язучы һәм тәрҗемәче Сәрвәр Сабир кызы Әдһәмова 1901 елның 5 апрелендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Чиләбе өлкәсе) Троицк шәһәрендә хезмәткәр (мөгаллим) гаиләсендә туа. Алты-җиде яшендә әнисеннән татарча укырга-язарга өйрәнә. 1911—1914 елларда Троицкидагы Александровское училище дигән өч класслы кызлар мәктәбендә русча укый, аны мактау кәгазе алып тәмамлагач, ике ел дәвамында мөгаллимәләр әзерли торган хосусый мәктәптә (дарелмөгаллиматта), аннан (1917 елгы Февраль революциясеннән соң) Троицк кызлар гимназиясендә белем ала. 1920 елдан 1923 елга кадәр Томск университетының медицина факультетында укый һәм бер үк вакытта 1921 елгы ачлык чорында Идел буе авылларыннан җыеп китерелгән балалар йортында тәрбияче һәм укытучы булып эшли. Шунда эшләгәндә, балалардан сәнгать-театр түгәрәге оештырып, алар өчен «Авыл тормышыннан бер күренеш» исемле кечкенә генә сәхнә әсәре яза. Язучының беренче иҗат тәҗрибәсе булган бу әсәр соңыннан, 1924 елда, Казанда аерым китап булып басылып чыга.
1923 елның көзендә С. Әдһәмовага йөздән артык баланы туган якларына озата бару бурычы йөкләнә. Шул рәвешчә ул Казанга килеп чыга һәм бөтенләйгә шунда торып кала. Бер еллык юридик курсларны тәмамлаганнан соң, алты ел буе (1926—1932) Татарстан Үзәк крестьян йорты каршындагы юридик бүлекнең мөдире булып эшли. Бер үк вакытта «Крәстиян гәзите» редакциясенең газета укучыларына юридик консультация бирү бүлеген җитәкли.
Казанга күчеп килү, әдәбият-сәнгать кешеләре, язучылар, шагыйрьләр белән якыннан аралашу, ниһаять, 1924 елда күренекле татар язучысы Кавш Нәҗми белән гаилә тормышы башлап җибәрү С. Әдһәмованың әдәби иҗат эшенә тартылуына хәлиткеч йогынты ясый. 1924 елда ул «Хәзер бул!» дигән икенче пьесасын иҗат итә, балалар өчен язган шигырьләре, хикәяләре «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы, «Яшь ленинчы» газетасы битләрендә басыла башлый. Шушы ук елларда С. Әдһәмованың әдәби тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә башлана. 1927 елда ул Л. Толстойның «После бала» («Балдан соң») хикәясен, 1932 елда Н. Тихоновның «Война» («Сугыш») исемле повестен тәрҗемә итә.
1932 елдан С. Әдһәмова, профессиональ иҗат эшенә күчеп, рус классик әдәбиятының күренекле әсәрләрен татар укучысына җиткерү буенча күн еллык хезмәтен башлап җибәрә. Иң беренче чиратта аны М. Горький иҗаты үзенә җәлеп итә. Утызынчы еллар дәвамында бөек пролетар язучысының барлык төп әсәрләре диярлек С. Әдһәмова тәрҗемәсендә татар укучысына барып ирешәләр («Балачак», «Малайлыкта», «Минем университетларым», «Фома Гордеев», «Артамоновлар эше», «Хуҗа», «Коновалов» һ. б.). Соңга таба боларга Л. Толстой хикәя-повестьлары («Алпавыт иртәсе», «Кавказ әсире»), А. Чехов хикәяләре («Хикәяләр», 1946; «Сайланма әсәрләр», 1951),, А. Пушкин прозасы («Белкин хикәяләре», «Бөек Петр гарәбе») һәм башкалар өстәлә.
Чит ил классик әдәбиятыннан Д. Дефоның «Робинзон Крузо»сы, Д. Свифтның «Гулливер лилипутлар илендә»се, Бертуган Гриммнарның «Әкиятләр»е кебек мәшһүр әсәрләрен дә татар балалары С. Әдһәмова тәрҗемәсендә
укыйлар. С. Әдһәмованың әдәби тәрҗемә мирасында рус һәм башка милләт совет язучыларының проза әсәрләре дә шактый зур урын били. В. Василевскаяның, «Радуга» («Салават күпере», 1944) повесте, П. Бажовның хикәяләр китабы (1945), М. Пришвинның «Кладовая солнца» («Кояш хәзинәсе», 1947), П. Павленконың «Степное солнце» («Дала кояшы», 1953), Л. Космодемьянскаяның «Повесть о Зое и Шуре» («Зоя һәм Шура турында хикәя», 1953) — әнә шундыйлардан. Илленче еллар ахырында С. Әдһәмова зур иҗади дәрт һәм тырышлык белән күренекле казакъ язучысы М. Әуэзовның «Абай» роман-эпопеясен казакъчадан тәрҗемә итү өстендә эшли, һәм бу тәрҗемә басылып чыгу белән (1957) татар әдәби тәрҗемә өлкәсендәге бер казаныш итеп бәяләнә.
Сәрвәр Әдһәмова үзенең хикәяләре, Г. Ибраһимов, Ш. Бабич, Ш. Камал, К. Нәҗми кебек күренекле замандашлары хакындагы истәлек язмалары һәм бигрәк тә күп санлы әдәби тәрҗемә китаплары белән татар әдәбиятын баетып, аның үсешенә үзенчәлекле өлеш керткән язучы буларак тәкъдир ителә.
Сәрвәр Әдһәмова 1978 елның 10 ноябрендә Казанда вафат булды. Ул 1945 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013