Бүген Әдипләр: Гариф Ахунов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гариф Ахунов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ибраһим Абдуллин
Мансур Абдулин
Фәтхулла Абдуллин
Исмәгыйль Ага
Әмрулла Аги
Фәхрелислам Агиев
Сәгыйт АГИШ
Рафаэль Адутов
Әсгать Айдар
Гөлнур Айзат
Чыңгыз Айтматов
Гали Акбар
Нияз Акмал
Мәхбүбҗамал Акчурина
Муса Акъегет
Абдулла Алиш
Хатиҗә Алптәкин
Шамил Алядин
Аманулла
Дәрҗия Аппакова
Мөхәммәтгали Арсаев
Ринат Архипов
Әнгам Атнабаев
Гариф Ахунов
Рәшит Ахунов
Наилә Ахунова
Гариф Ахунов

(1925-2000)

Танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов (Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов) 1925 елның 18 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы Өчиле авылында крестьян гаиләсендә туган. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче коммунист-активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крестьяннар арасында зур оештыру эшләре алып барган өчен 1931 елда кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре тәрбияләп үстерә. Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде класс белем алганнан соң, Гарифҗан 1940 елда Арча педагогия училищесына укырга керә, ләкин Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле укуын өзәргә мәҗбур булып, колхозда зшли, 1946 елда гына яңадан училищедагы укуын дәвам иттерә. 1947—1952 елларда ул В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәмәдәбияты бүлегендә укый. Аның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә шушы студентлык елларына туры килә. 1951 елда «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән актив катнаша.

Университетны тәмамлап чыкканнан соң Г. Ахунов биш ел буе «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире һәм җаваплы секретарь вазифаларын башкара. Журналда эшләү яшь каләмнең иҗади сәләтен ачып җибәрудә һәм әдәби осталыкка өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп ролен үти. Бу елларда ул күп кенә хикәяләр, очерклар, күләмле беренче әсәре булган «Яшьлек яме» (1955) исемле повестен иҗат итә, И. Гази, Г. Әпсәләмов, Г. Хуҗи, Ә. Давыдов, Г. Бәширов, М. Әмир, Ш. Маннур, С. Баттал кебек танылган язучылар турында әдәби тәнкыйть мәкаләләрен бастыра.

1956 елның көзендә Г. Ахунов республиканың нефть үзәге Әлмәт шәһәренә бер еллык иҗади командировкага бара. 1957 елны бетенләй шунда күченеп, ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши, аларның фидакяр хезмәт казанышларын һәм көндәлек тормыш-көнкүрешен тирәнтен өйрәнә. Шул җанлы тормыш материалы нигезендә ул башта бик күп санлы очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр, кечкенә повестьлар яза («Юллар чатында», «Хыялый Хәйруш егетләре» жыентыклары; «Артышлы тау буенда», «Канатлар кая илтә?» повестьлары, аннары зур күләмле әдәби әсәрләреннән «Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) исемле романнарын иҗат итә. Татарстан төбәгендә нефть хәзинәсе табылудан татар халкының яшәешенә, көнкүрешенә килгән үзгәрешләрне, шул яңача шартларда төрле буын һәм төрле профессия кешеләре арасында күзәтелгән социаль һәм әхлакый мөнәсәбәтләрне реалистик буяуларда сәнгатьчә гәүдәләндергән бу дилогия әдәби җәмәгатьчелектә алтмышынчы еллар татар прозасына яңалык китергән, аны яңа тормыш материалы һәм яңа геройлар белән баеткан әсәр итеп бәяләнә. Тиздән ул рус теленә дә тәрҗемә ителә һәм Казан, Мәскәү нәшриятларында кат-кат басылып, Татарстан нефтьчеләрен бөтенсоюз аренасына алып чыга. Дилогиянең аеруча беренче кисәге — «Хәзинә» романы популярлык казана. 1977 елда бу роман буенча Свердловск киностудиясендә шул исемдәге нәфис фильм эшләнә, ә соңрак, 1982 елда, «Кошның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендә Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела.

Г. Ахуновның Әлмәт чоры әдәби иҗат өлкәсендәге уңышлары белән генә түгел, иҗтимагый активлыгы белән дә игътибарга лаек. 1963 елның мартында Татарстан Язучылар союзының Әлмәт бүлеге рәсмиләштерелгәч, ул, оешманың беренче җитәкчесе буларак (1963—1965 һәм 1967—1968 елларда Г. Ахунов Әлмәт бүлегенең җаваплы секретаре булып эшли), нефть төбәгендә яшәүче язучыларны иҗади коллективка туплау, яңа яшь әдәби көчләрне эзләп табу һәм тәрбияләп үстерү юнәлешендә мөһим эшләр башкара, шул чорда ике тапкыр халык депутатларының Әлмәт шәһәр советына депутат итеп сайлана.

Татарстан әдипләренең җиденче съездыннан соң республика язучылар оешмасының җаваплы секретаре итеп сайлануы сәбәпле, Г. Ахунов 1968 елда яңадан Казанга кайта. 1971—1974 елларда ул «Казан утлары» журналының баш редакторы булыпәшли. 1974 елның май аенда узган сигезенче съездда исә аны Татарстан Язучылар союзы идарәсенең председателе итеп сайлыйлар. Идарә председателе булып ул тугызынчы съездда да (1979) сайлана һәм бу хезмәтен 1984 елның маена кадәр дәвам иттерә.

Г. Ахунов — 1969 елдан КПСС члены.

Административ һәм җәмәгать эшләре белән даими мәшгуль булуына карамастан, Г. Ахунов үзенең иҗат активлыгын киметми. Җитмешенче еллар дәвамында аның бер-бер артлы «И кадерле туган як» (1968—1970) исемле публицистик китабы (М. Зарипов белән бергә язылган), «Чикләвек төше» (1974), «Ардуан батыр» (1975), «Олы язга сәяхәт» (1974), «Без бит Арча яклары» (1978), «Йолдызлар калка» (1979) кебек повестьлары иҗат ителә. Алтмышынчы еллар авыл тормышы материалына нигезләп язылган һәм җитәкче урындаәшләүче совет кешесенең рухи ныклыгын, кыю, принципиаль характерын сәнгатьчә калку, ышандырырлык итеп сүрәтләгән «Чикләвек төше» повесте һәм элегрәк язылган «Хәзинә» романы өчен Г. Ахунов 1973 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясена лаек була.

1978 елда әдипнең тарихи-революцион темага багышланган «Идел кызы» исемле яңа романы басылып чыга. Зур эпик әсәрнең — трилогиянең беренче китабы булган бу романда автор, катлаулы тормыш юлы үткән төп образларының язмышлары аша, 1900—1930 елларәчендә Урта Иделдә барган зур тарихи вакыйгаларның һәм иҗтимагый-социаль процессларның җанлы картинасын күз алдына китереп бастыра.

Г. Ахунов драма әсәрләре авторы буларак та билгеле. Төрле елларда Татар дәүләт академия, Әлмәт, Минзәлә татар дәүләт драма һәм комедия театрлары сәхнәләрендә аның «Чулпы жыры», «Утлар яна учакта», «Тынгысыз йөрәк» (Ф. Мостафин белән бергә язылган), «Чикләвек төше» (инсценировка), «Ардуан батыр», «Икәүдән-икәү генә» (соавторы — Р. Ахунов) исемле пьесалары куела. Ул үзе Ш. Камалның «Акчарлаклар» повестен сәхнәләштерде.

Г. Ахунов — тәрҗемә остасы. Ул татар теленә В. Закруткинның «Плавучая станица» («Йөзмә станица», 1953) романын, А. Макаренконың «Педагогическая поэма»сын («Педагогик поэма», 1957), Рабиндранат Тагорның «Хикәяләр»ен (1960), М. Шолоховның мәшһүр «Тихий Дон» («Тын Дон») эпопэясенең икенче, дүртенче китапларын (1964, 1965), Н. Шундикның «Быстроногий Олень» («Боланнар илендә», 1977) романын, Татар дәүләт академия театры сәхнәсе өчен Н. Погодин һәм А. Островский пьесаларын тәрҗемә итте.

Г. Ахуновның иҗтимагый-политик эшчәнлеге күпкырлы. Ул 1973 елны Татарстан Язучылар союзының партия оешмасын җитәкли, 1975 елдан бирле партиянең Татарстан өлкә комитеты члены, КПССның XXV һәм XXVI съездларында (1976, 1981) делегат булып катнаша. Татарстан хезмәт ияләре аны тугызынчы (1974—1979) һәм унынчы (1979—1984) чакырылыш СССР Верховный Советына депутат итеп сайлыйлар. Ул күп еллар буе РСФСР Язучылар союзы идарәсе члены, ә 1974 елдан РСФСР Язучылар союзы идарәсенең секретаре, 1981 елдан СССР Язучылар союзы идарәсенең секретаре вазифаларын башкара. Современник» нәшриятының редсовет члены, «Волга» журналының, «Литературная Россия» атналык газетасының редколлегия члены, Африка-Азия илләре язучылары белән багланыш буенча Совет комитеты члены буларак та ул зур җәмәгать эше алып бара. Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Г. Ахунов 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1984 елны Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда исә РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исемгә лаек була. Әлмәт нефтьчеләре аңа 1975 елда Почетлы нефтьче исемен бирәләр.

1956—1984 еллар эчендә Г. Ахуновәсәрләре аерым китаплар булып татар һәм рус телләрендә утыздан артык мәртәбә басылды, повесть һәм хикәяләре илебез халыкларының унбиш теленә тәрҗемә ителде. 1981—1984 елларда татар телендә әдипнең дүрт томлык әсәрләр жыелмасы басылып чыкты.

Г. Ахунов—1957 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Әсәрләр. 4 томда.— Казан: Таткитнәшр., 1981.

Т. 1. Хәзинә: Роман; Хуҗалар: Роман. [X. Хәйринең кереш сүзе]. 1981. 495 б., портр. 15000.

Т. 2. Повестьлар. 1982. 495 б. 14000. Т. 3. Хикәяләр, очерклар. 1983, 448 б., портр. 15000. Т. 4. Пьесалар. Әдәби портретлар. 1984. 488 б. 14000.

Яшьлек яме: Повесть. (Авт. биогр. белешмәсе белән).— Казан: Таткниго-издат, 1956.— 182 б., портр. 7000.

Юллар чатында: Хикәяләр һәм очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1959.— 180 б. 7000.

Артышлы тау буенда: [Хикәя].— Казан: Таткитнәшр., 1960.—46 б. 13000.

Хәзинә: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1963.—267 б., 4 б. рәс. 15000. Рец.: Юзиев Н. Г. Конфликт һәм характер. [Г. Ахуновның «Хәзинә» һәм А. Расихның «Язгы авазлар»әсәрләре турында].— Кит.: Юзиев Н. Г. Сәнгатьчә матурлык һәм осталык. Казан, 1969, 163— 193 б.; Хәйри X. Безнең заман геройлары.— Кит.: Хәйри X. Иҗат чишмәләре: Тәнкыйть мәкаләләре,әдәби очерклар. Казан, 1975, 48 – 60 б.; Хәйри X. яңалыкны раслаучы роман.— Соц. Татарстан, 1963, 26 сент.; Бикчурин Ш. Вакыт сынауларын үткәнәсәр.— Татарстан яшьләре, 1973, 19 апр.; Ха рисов М. Њзгәрә кешеләр, язмышлар. [«Хәзинә» романы буенча нәфис фильм].— Соц. Татарстан, 1975, 7 сент.; Гаффаров Ә. «Хәзинә» [Әсәр буенча нәфис фильм].— Соц. Татарстан, 1977, 18 февр.; Мостафин Ф. Әкранда-—нефтьчеләр үзләре.—Соц. Татарстан, 1977, 17 февр.; Запитова Ч. Г. Ахуновның «Хәзинә» романыннан өзекне өйрәнү.— Сов. мәктәбе, 1982, № 5» 21—23 б.

Хыялый Хәйруш егетләре: Повесть, хикәяләр, очерклар.— Казан: Таткит-нәшр., 1965.—187 б., ил. 13000. Рец.: Техфәтуллин Р.— Соц. Татарстан, 1966, 9 янв.

Канатлар кая илтә?: Туган җир турында повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—271 б., ил., порт. 15000. Рец.: Иделле Г.—Казан утлары, 1969, № 1, 172—175 б.

Хуҗалар: Роман.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—214 б. 15000. Рец.: Хисмәтуллин X. Тормыш хуҗалары.— Соц. Татарстан» 1968, 29 дек.; С арьян X. Яхшы, яктыәсәр.— Кит.: Сарьян X. Уеңны уйдырып сал... (Тел,әдәби осталык турында мәкаләләр). Казан, 1977, 33—36 б.; Мостафин Р. Тормыш материалы һәм иҗади хыял.— Кит.: Мостафин Р. Алга барышлый. Казан, 1977, 88—95 б.

Дусларым янында: Повесть, хикәяләр һәм очерклар.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—320 б. 13000.

Әдәби язмышлар: Мәкаләләр.— Казан: Таткитнәшр., 1970.— 190 б. 1000. Рец.: Бүгенге укучылар...— Казан утлары, 1971, № 3, 182—183 б.

Зәңгәр чәчәк — гашыйклар төсе: Повесть, хикәяләр, очерклар.— Казан; Таткитнәшр., 1971.—160 б. 15000.

И кадерле туган як: Татарстан буйлап сәяхәт.— Казан: Таткитнәшр., 1971.—256 б., ил. 7000.—Соавт: Зарипов М. Рец.: Әгъзамов Ф. Кем идек — кем булдык.— Кит.: Әгъзамов Ф. Њзәктә — кеше: Очеркларыбыз турында. Казан, 1981, 52—67 б.

Хәзинә: Ике китаплы роман.— Төзәт. 2-басма. [А. Гыйләҗев кереш сүзе].—Казан: Таткитнәшр., 1974.—480 б., портр. 15000. Рец.: Галимуллин Ф. Әдәбият хәзинәсе.— Казан утлары, 1975,. № 12, 156—158 б.; Галимуллин Ф. Тариф Ахуновның «Хәзинә» дилогиясендә нефтьче образлары һәм аларның күңел дөньяларының бирелеше.— Кит.: Татарәдәбияты мәсьәләләре. 8-җ. Казан пед. ин-ты гыйльми язмалары, чыг. 181. Казан, 1978, 63—80 б.

Чикләвек төше: Хикәяләр, повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1975.—32 б. 15 000. Рец.: Хатипов Ф. «Чикләвек төше» повесте.— Кит.: Хатипов Ф. Эпик җанрлар. Казан, 1973, 99—109 б.; Кашшаф Г. «Чикләвек төше» повесте.— Кит.: Кашшаф Г. Күңел көзгесе. Казан, 1975, 180— 185 б.; Гаффаров Ә. Әсәрнең икенче гомере. [Г. Ахуновның «Чикләвек төше» буенча спектакль. Г. Камал исем. Татар дәүләт акад. театрында куелу уңае белән].— Татарстан яшьләре, 1973, 11 дек.; Иделле Г. Соклангыч геройлар. (Г. Ахуновның «Чикләвек төше» повесте турында).— Соц. Татарстан, 1973, 20 апр.; Кашшаф Г. Чикләвек төше». (Г. Камал исем. Татар дәүләт акад. театрында куелган спектакль уңае белән).— Соц. Татарстан, 1973, 22 ноябрь; Харисов М. Повесть геройлары сәхнәдә. («Чикләвек төше» повесте буенча; эшләнгән спектакль Г. Камал исем. Татар дәүләт акад. театрында).— Соц. Татарстан, 1973, 27 сент.; Хатипов Ф. Көрәшче геройны яклап.—Казан утлары, 1974, № 2, 168—172 б.; Воскресенская Т. «Ядро ореха». (По поводу постановки в Татар, акад. театре им. Г. Камала спектакля «Ядро ореха»).— Комсомолец Татарии, 1973, 14 ноября; Гимранова Д. Точность прицела: «Ядро ореха» на сцене театра им. Г. Камала.— Сов. Татария, 1973, 18 ноября.

Утлар яна учакта: Пьесалар.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 192 б. 14000 Идел кызы: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1978.—400 б. 15000. Рец.: Галимуллин Ф. Ил язмышы.— Соц. Татарстан, 1978, 15 окт.

Без бит Арча яклары: Хикәяләр, очерклар, мәкаләләр.— Казан: Таткитнәшр.,1979— 184 б. 12000

Йолдызлар калка: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1980.— 352 б. 25 000. Рец.: Нигъмәтуллин Ә. Йолдызлар сүнмәсен.— Казан утлары, 1981, № 7, 154—158 б.

Клад: Роман/Авториз. пер с татар 1963.—270 с., ил. 65000. В. Харчева.—М.: Мол. гвардия, 1963.—270 с., ил. 65 000.

То же.—Изд. 2-е, исправл.—Казань: Таткнигоиздат, 1967.—240 с. 100000.

То же (Авториз. пер. с татар. Р. Ахунова.—М.: Современник, 1976.— 463 с. 50 000.— Кроме заглав.: «Ардуан-батыр».

То же/Пер, с татар. Р. Ахунова.—М.: Сов. Россия, 1978.—302 с. 50000.

То же.—М.: Современник, 1981.—302 с. 10000. Рец.: Бикчентаев А. Люди нефтяной земли.— Лит. газ., 1964, 27 февр.; Мустафин Р. Клад писательский.— В мире книг, 1964, № 3, с. 26; Брусиловская Т.—Нефтяник, 1967, № 12, с. 33— 34; Мустафин Я. О красоте человеческой.— Сов. Татария, 1967, 19 сент.; Ахунзянов И. Нефтяная тема Тарифа Ахунова. (На соиск. премии им. Г. Тукая).— Сов. Татария, 1973, 19 апр.; Валеев Д. Размышления вокруг перевода.— Комсомолец Татарии, 1977, 8 июня; Шагалов А. Вглядываясь в современность: (Нравственный поиск современной прозы о рабочем классе). М, 1979, 431 с. О романе с. 286—289; Асташенков Б. Судһбы калиматовцев.— Лит. газ., 1979, 12 сент., с. 5; Авдеев А. Радость новой встречи. (О кинофильме «Клад»).—Сов.. Татария, 1977, 20 февр.; АлешечкинВ., Манасыпов Ф. «Клад» — фильм о нефтяниках Татарии.— Нефтяник, 1977, № 9, с. 37—38; .Егоров Н. «Клад», который нам дорог.—Сов. Татария, 1977, 19 февр.

Куда несут крылья: Книга о Татарии.— М.: Дет. лит., 1967.—160 с., ил. 75 000.

Человек ищет сокровище: Повести и рассказы.— М.: Сов. Россия, 1969.— 128 с., ил. 50000.

Мы из Казани, с Волги.—М.: Сов. Россия, 1971.—236 с., ил. 30000.

В семье российской, братской).— Соавт.: М. Зарипов. Рец.: Давыдов В. В семәе российской, братской.— Лит. Россия, 1971. 20 авг., с. 4; Верин Л. Знакомьтесь, Татария.— В мире книг, 1972. № 5, с. 19; Гудов И. Могучий союз.— Кн. обозрение, 1972, № 22, с. 2; Магдеев М.—Волга, 1973, № 1, с. 180—181; Махмудов А.— «Где пел Сайдаш, писал Такташ...» — Лит. газ., 1972, 13 дек., с. 5; Махмудов А. У книҗной полки.— Сиб. огни, 1973, № 9, с. 177—179; Павлова Г.—Новый мир, 1972, № 12, с. 275—276.

За горой Артыш: Повести. Пер. с татар.— Казань: Таткнигоиздат, 1973.—96 с., ил. 100000. Рец.: Махмудов А. Романтики черного золота.— Кн. обозрение, 1974, 2 ноября.

Человек ищет сокровище: Повести и рассказы. Пер. с татар.— М.: Современник, 1978.—382 с. 100000. Рец.: Белостоцкая Е. Дороги к открытиям.— Труд, 1979, 14 дек.

На земле Тукая/Пер, с татар. В. Залешука.— М.: Сов. Россия, 1980.— 80 с. (Писатель и время. Письма из деревни). 30000. Рец.: Казанцев А. Чувство высоты.— Сов. Татария, 1980, 19 окт.; Родионов Г. Щедрость земли.— Лит. Россия, 1981, 27 февр., с. 15.

Ядро ореха: Роман. Повести/Пер, с татар. Р. Ахунова.— М.: Известия,1982.—510 с., ил. 240000. Рец.: Юрьев Н. Ядро таланта.—Новый мир, 1983, № 9, с. 249—251.

Ядро ореха: Повесть.—Нукус: Каракалпакстан, 1982.—68 с. 5000.— Каракалп.

Аның турында

Хисам КАМАЛОВ. ЗАМАН КЕШЕСЕ

Гариф Ахунов.—Сов. мәктәбе, 1971, № б, 51 б.

Зәйнагов Җ. Бердәм хуплыйбыз. [Язучы Г. Ахуновның премиягә тәкъдим ителгәнәсәрләре].—Соц. Татарстан, 1973, 8 апр.

Хәйри X. Әсәрләрдә — тормыш геройлары.—Соц. Татарстан, 1973, 8 апр.

Гыйләҗев А. күпне көтәбез! — Казан утлары, 1975, № 9, 62—65 б.

Мәhдиев М. Замандашым турында бер сүз.—Азат хатын, 1975, № 9

Кашшаф Г. Ил белән, халык белән.—Соц. Татарстан, 1975, 18 сент.

Рәхим Г. Мәңгелек сәфәр.—Татарстан яшьләре, 1975, 18 сент.

Галимуллин Ф. Идел жырчысы: Гариф Ахуновның иҗат портреты.— Казан утлары, 1980, № 8, 152-164 б.

Гаффаров Ә. Батырлык турында риваять.—Соц. Татарстан, 1980, 29 июнь. «Ардуан-батыр» буенча спектакль.

Гыймранова Д. Проза геройлары сәхнәгә менә.—Соц. 1атарстан, 1981, 9 авг. Шул ук әсәр.

Абсалямов А. С. В добрый путь.—Сов. Татария, 1958, 24 июля. Герои Гарифа Ахунова.—Лит. Россия, 1973, 25 мая, с. 15.

Магдеев М. В расцвете творчества.—Сов. Татария, 1975, 26 сент.

Львов М. Г. А. Ахунову —50 лет.—Лит. газ., 1975, 24 сент., с. 5.

Рахим Г. Всегда в пути.— Комсомолец Татарии, 1975, 21 сент. Тельпугов В. Ветер времени.—Лит. Россия, 1975, 19 сент., с. 13.

Хакимов А. Нива народной җизни.—Лит. Россия, 1979, 18 мая, с. 9.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013