Бүген Әдипләр: Фәһимә Абзалова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәһимә Абзалова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Найлә Абдулкәримова
Арнис Абдуллин
Гөлназ Абдуллина
Зөфәр Абдуллин
Фәһимә Абзалова
Рәсим Абдуллин
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Аитзак Аитов
Якуб Айманов
Рәмиc Аймәт
Ләбиб Айтуганов
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Акъегет
Людмила Аланлы
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Лотфулла Алматави (Сабир)
Шәриф Амиди
Нури Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Гамил Афзал
Рухия Ахунҗанова
Фәһимә Абзал кызы Абзалова 1936 елда Башкортстанның Караидел районы Куянчы авылында туып үсә. Соңрак, авыл халкы соравы буенча, бу авылның исемен, Фәһимә Абзалованың әтисе Абзал агай хөрмәтенә, «Абзал» дип үзгәртәләр. 10 сыйныф белемле кыз, Өреш-Битулы җидееллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытырга алынып, 40 елга сузылачак педагогик хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә. Бөре педагогия институтын тәмамлый. Ике республика мәктәпләрендә эшли, тарих, рус, татар һәм немец телләрен укыта. 1967 елдан Бөгелмәдә яши, лаеклы ялга чыкканчы, мәктәптә тарих, татар теле һәм әдәбияты укыта.
1996 елда Бөгелмә шәһәр типографиясендә «Йөрәкләр елаганда» дип исемләнгән беренче китабы басылып чыга. «Җәһәннәмгә сәяхәт» һәм «Йөрәкләр елаганда» романнары Уфада башкорт телендә дә дөнья күрә. Ә инде 2009 елда «Ислам булсын һәрчак юлдашың» дигән зур күләмле китабы, хаҗга баручылар аркылы, Мәккә шәһәренә, шулай ук хаҗга килгән һәм татарча белүче чит ил мөселманнарына бүләк итеп таратылды.

Мәрхүм авыл

Һәр тарафны баскан кычытканнар. 
Бака оркестры - сазлыкта. 
Өй, каралты инде юкка чыккан, 
Ярмаланган черек казыклар.

Убылып, чокыр булган коелары. 
Сагыш көйли агач башлары — 
Яфраклары шыңшып коеладыр. 
Аунап ята нигез ташлары. 

Гүя күңеле тулып, гаҗиз булып, 
Каберлеге көтә кадерләр. 
Киткәннәрнең чабуына сарылып 
Китә алмыйлар шул каберләр.

Авыл мәрхүм булган (киләчәксез), 
Гомер кичкәч шунда ничә ел. 
Елый, коя-коя ак чәчәген 
Аның урынында бер муел*

... Күреп барысын узып барышымда, 
Әрнеп карап тордым тукталып. 
Ямен җуйган агач башларына 
Кош-корт халкы кергән өй салып. 

И манзара!.. Замана җимеше... 
Күңелләргә нинди авырсыз. 
Монда туып үскән һәрбер кеше 
Калган, димәк, туган авылсыз.

Ветеран сагышы

Мин пароход көтәм. Өмет итәм 
Көткәннәрем төшәр, таныр дип, 
Бер окопта яткан взводныен 
Иңнәреннән кочып алыр дип. 

Хисләр уртак. Вакыт илебезне 
Аерса да утлы еллардан, 
Хәтер һаман әле йөртә безне 
Һәлакәтләр тулы юллардан. 

Күп суладым дарылы һаваны, 
Күпне күрдем үтеп сугышны. 
Шуңа зур сугышның кайтавазы 
Буып тора һаман сулышны. 

Мин пароход көтәм. Бер күрешү 
Насыйп булсачы дип тагын да. 
Зур дуслыкны оныта алырмы кеше?. 
...Уйланамын Идел ярында. 

Бергә юллар үттек. Каннар түктек, 
Язмышларга иеп башларны. 
Авырлыкта туганлашып беттек. 
Оныта алмыйм шул полкташларны. 

Сагынуларым хатирәләр тулы. 
Йөрәгемне телгән бу айда 
Бушатырга телим сезнең белән. 
Полкташлар, дуслар, сез кайда?
____________
* Муел - шомырт (башкортчадан).

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013