Бүген Әдипләр: Габдрахман Әпсәләмов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габдрахман Әпсәләмов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәкит Әбделманов
Халит Әбделмәнов
Мөхәммәт Әблиев
Ландыш Әбүдәрова
Илдар Әбүзәров
Сәрвәр Әдһәмова
Юныс Әминов
Мирсәй Әмир
Кәрим Әмири
Кәшшаф Әмиров
Фатих Әмирхан
Габдрахман Әпсәләмов
Нәҗип Әсәнбай
Фәхри Әсгать
Нур Әхмәдиев
Фарсый Әхмәдиев
Абдулла Әхмәт
Айгөл Әхмәтгалиева
Спартак Әхмәтов
Миңзифа Әхмәтшина
Зәнфирә Әһлиева
Фирдәүс Әһлия
Габдрахман Әпсәләмов

(1911 — 1979)

Күренекле язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрендә элекке Пенза губернасы Краснослободск өязе (хәзерге Мордва АССРның Ковылкино районы) Иске Аллагол авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылларында башлангыч мәктәпнең өч классын тәмамлагач, ул, Мәскәүгә китеп, укуын Н. Нариманов исемендәге 27 номерлы татар урта мәктәбендә дәвам иттерә. Шунда әдәби иҗат эше белән кызыксына башлый, М. Җәлил җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри, шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза. Арадан берсе — «Әнвәр тегермәне» исемле шигыре «Октябрь баласы» журналында басылып та чыга. Югарырак классларда укыганда инде ул Казандагы «Азат хатын» һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналларына актив языша.

Сигезенче классны тәмамлагач, Г. Әпсәләмов ФЗӨ мәктәбенә укырга керә, аннары җиде елга якын Мәскәү заводларында слесарь һәм токарь булып эшли. 1940 елда М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. Шул ук елда Татарстан дәүләт нәшриятында яшь әдипнең балалар өчен язылган «Киләчәк безнеке» исемле пьесасы, ә тагын бер елдан «Бәхет кояшы» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга.

1941 елның августында Г. Әпсәләмов сугышка китә. Башта Карелия фронтының диңгез бригадасы составында миномет расчеты командиры, аннары, 1943 елның җәеннән 1945 елның маена кадәр, шул ук фронтта чыккан «Ватан өчен сугышка» дигән газетаның җаваплы секретаре булып хезмәт итә. 1945 елның җәеннән 1946 елның апреленә кадәр (армиядән демо-билизацияләнгәнче) ул Ерак Көнчыштагы «Сталин сугышчысы» исемле фронт газетасы редакциясендә эшли. Ватан сугышы Г. Әпсәләмовның иҗат эшчәнлегенә зур йогынты ясый. Фронт тормышы, язар өчен бай материал бирүдән тыш, аның әсәрләренәг бөтен иҗатына билгеле бер юнәлеш сыза.

Ватан азатлыгы өчен көрәштә совет сугышчыларының тиңсез батырлыгын, мораль-политик бердәмлеген һәм какшамас патриотизмын сәнгатьчә гәүдәләндерү Г. Әпсәләмов иҗатындагы үзәк темаларның берсенә әверелә. Бу темага язылган беренче хикәяләрендә («Ватан улы», 1941; «Үлемнән көчлерәк», 1943; «Хәйбулла солдат» һ. б.) һәм «Ак төннәр» (1946) повестенда әдип төп игътибарын совет кешесенең сугыш кырында күрсәткән батырлыгын сурәтләүгә юнәлтә. Сугыштан соң иҗат ителгән әсәрләрендә исә ул күбрәк әлеге батырлыкның социаль чыганакларын ачыклауны максат итеп куя. «Алтын йолдыз» (1948) романы —шул юнәлештәге әсәрләрнең беренчесе. Роман тиз арада укучыларның мәхәббәтен казана, рус теленнән тыш, поляк, украин, латыш, үзбәк, уйгур телләренә тәрҗемә ителә. Әдипнең икенче романы — «Газинур» (1951) да шундый ук уңышка очрый. Бу ике романда совет патриотизмы, халыкларның туганнарча дуслыгы идеяләре хәрби батырлык проблемасы белән тыгыз бәйләнештә бирелә, геройларның характер үзенчәлекләре вакыйгаларның эзлекле үстерелеше аша, оста төзелгән сюжет һәм композиция алымнары ярдәмендә күрсәтелә.

Язучының Ватан сугышы чоры вакыйгаларына нигезләп язылган «Мәңгелек кеше» (1960) һәм М. Җәлил истәлегенә багышланган «Агыла болыт» (1977) романнары фашизмга каршы көрәшнең интернациональ характерын ачыклавы, сугышның дөньядагы барлык кешеләргә бәла генә китерүен раславы белән әһәмиятле. «Газинур» романы шикелле, авторның әлеге әсәрләре дә турыдан-туры тормышның үзеннән алып язылганнар.

Илленче — җитмешенче елларда әдип сугыштан соңгы тыныч тормыш шартларында эшләүче хезмәт батырлары турында күп кенә әсәрләр яза. Аларның иң күренеклесе — «Сүнмәс утлар» (1958) романы. Эшчеләр ара-сындагы революцион традицияләрнең буыннан-буынга күчә баруын бер гаиләнең тарихи эволюциясе аша калку итеп сурәтләгән бу әсәре өчен Г. Әпсәләмов 1959 елны Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

Совет галимнәренең, медицина эшчеләренең җанлы образларын гәүдәләндергән һәм укучылар арасында аеруча зур популярлык казанган «Ак чәчәкләр» (1966), мәктәп, укытучылар тормышын һәм хезмәтен мәхәббәт, әхлак проблемалары белән бәйләнештә сурәтләгән «Яшел яр» (1968), В. И. Ленинның Казан чоры революцион эшчәнлегенә багышланган «Күк күкрәр» (1972) романнары, студентлар арасындагы интернациональ дуслык элемтәләрен яктырткан «Миңа унтугыз яшь иде» (1968), һәвәскәр рәссамның иҗат эшендәге газаплы кичерешләрен һәм сөенечләрен бәян иткән «Идел хикәяте» (1971) кебек повестьлар, дистәләрчә хикәяләр, очерклар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, публицистик язмалар һәм истәлекләр — болар һәммәсе Г. Әпсәләмов иҗат эшчәнлегенең гаять киң кырлы һәм тематик яктан бай булуы турында сөйлиләр.

Г. Әпсәләмов әсәрләрендә совет кешесенең иң күркәм сыйфатлары — туган илгә һәм халыкка бирелгәнлеге, патриотизмы, сугыш кырындагы һәм хезмәттәге батырлыгы калку рәвештә, авторның үз язу стиленә генә хас күтәренке рух, романтик пафос белән сурәтләнде. Аның бай әдәби мирасы сугыштан соңгы татар әдәбияты хәзинәсенә кыйммәтле бер өлеш булып керде.

Г. Әпсәләмов Бөтенсоюз аренасында зур популярлык казанган татар совет язучыларыннан күренеклесе иде. 1940—1983 еллар арасында татар, рус телләрендә, СССР һәм чит ил халыклары телләрендә әдипнең йөзгә якын китабы дөнья күрә.

Г. Әпсәләмовның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Ул А. Гайдарның «Тимур и его команда» («Тимур һәм аның командасы», 1941) повестен, Э. Казакевичның «Весна на Одере» («Одерда яз», 1951), А. Фадеевның «Молодая гвардия» («Яшь гвардия», 1950, 1956) романнарын һәм В. Короленко, Н. Лесков, Д. Мамин-Сибиряк, А. Но-виков-Прибой, М. Пришвин, Н. Тихонов кебек күренекле рус язучыларының хикәя китапларын татар теленә тәрҗемә итте.

Г. Әпсәләмов — иҗтимагый-политик тормышта актив катнашкан язучы. Ул СССРның алтынчы чакырылыш Верховный Советы депутаты, КПССның XXII съезды делегаты булды, күп тапкырлар РСФСР һәм Татарстан АССР Язучылар союзы идарәсенә член итеп сайланды, озак еллар «Казан утлары» һәм «Дружба народов» журналларының редколлегия члены булып эшләде. Фронттагы һәм совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен ул Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнде. Г. Әпсәләмов озакка сузылган авырудан соң 1979 елның 7 февралендә Казанда вафат булды. Ул 1943 елдан КПСС члены һәм 1946 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр. 6 томда.—Казан: Таткитнәшр., 1968.—1972. Т. 1. Газинур: Роман. 1968. 410 б. 15 000. Т. 2. Ак чәчәкләр: Роман. 1968. 523 б. 30 000. Т. 3. Сүнмәс утлар: Роман. 1969. 664 б. 15 000. Т. 4. Мәңгелек кеше: Роман. 1970. 358 б. 15 000. Т. 5. Алтын Йолдыз: Роман. 1971. 627 б. 15 000. Т. 6. Яшел яр: Роман. 1972. 350 б. 25 000.

Киләчәк безнеке: Пьеса 3 пәрдәдә.—Казан: Татгосиздат» 1940, 34 б. 60 65.

Бәхет кояшы: Хикәяләр.—Казан: Татгосиздат, 1941.—183 б. 5000.

Илдар Маннапов. (Батыр яуда беленер): Очерк.—Казан: Татгосиздат,, 1943.—40 б. 10 000.

Төньяк балкышы: Хикәяләр.—Татгосиздат, 1944.—144 б. 5000.

Ак төннәр: Повесть.— Казан: Татгосиздат, 1947.— 112 б. 10 000. Шул ук: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткнигоиздат, 1953.— 176 б. 10 000. Шул ук: — 3-басма.— Казан. Таткитнәшр., 1968.— 168 б., ил. 15 000. (Мәкт. к-ханәсе).

Зәңгәр кыя: Хикәяләр.—Казан: Татгосиздат, 1947.—214 б. 10 165.

Алтын Йолдыз: Роман.— Казан. Татгосиздат, 1949.— 512 б. 5065. Шул ук.—Төз. 2-басма.—Казан: Таткнигоиздат, 1953.—632 б. 10 000. Шул ук.—3-басма.—Казан: Таткнигоиздат, 1956 —633 б. 10 000. Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1964.—628 б., ил. 25 000. Рец.: Гыйззәт Т. Уңышлы бер әсәр турында.—Кит.: Гыйззәт Т. Әсәрләр 4 томда. Т. 4.—Казан: Таткитнәшр., 1978, 317—321 б.; Зарипов X. Бөркетләр.— Татарстан яшьләре, 1978, 20 июль.

Үлемнән көчлерәк: Хикәяләр.—Казан: Татгосиздат, 1949.—111 б. 5000.

Газинур: Роман.— Казан: Татгосиздат, 1950.— 507 б. 10 000. Шул ук.—2-басма.—Казан: Таткнигоиздат, 1955.—430 б. 15 000. Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1976.—400 б. 30 000. Рец.: Зарипов X. Изге нур.—Татарстан яшьләре, 1979, 27 дек.

Инженерлар: Хикәяләр.— Казан: Татгосиздат, 1951.— 111 б. 3065.

Казан порты: Очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1954.—120 б. 5000. Б. Гыйззәтуллин белән бергә язылган.

Хикәяләр һәм очерклар.—Казан: Таткитнәшр., 1954.—283 б. 10 000.

Сүнмәс утлар: Роман.— Казан. Таткитнәшр., 1958.—724 б. 10 000. Шул ук.—Төзәт. 2-басма.— Казан: Таткитнәшр., 1960.—670 б, 10 000. Рец.: Мөхәммәдова Г. «Сүнмәс утлар» романында замандашларыбыз.— Кит.: Герой, стиль, осталык. Казан, 1972, 177—190 б; Галимуллин Ф. X класста «Производство һәм фән кешеләре» тема» сын өйрәнүгә карата.— Сов. мәктәбе, 1977, № 5, 25—28 б. Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар», Г. Ахуновның «Хәзинә» һәм Ш. Бикчуринның «Каты токым» әсәрләре мисалында.

Дустым мәхәббәте: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1959.—223 б. 15 000.

Мәңгелек кеше: Роман.— Казан: Таткитнәшр., 1961.— 333 б. 15 000.

Миләш: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1963.— 172 б., ил. 15 000.

Ак чәчәкләр: Роман.— Казан: Таткитнәшр., 1965.— 522 б. 3.0 000. Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1968.—523 б. 30 000. Рец.: Хәйри X. Тормыш чәчәкләре.— Кит.: Хәйри X. Иҗат чишмәләре. Казан, 1975, 39—48 б.

Өч батыр: Повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1974.— 131 б. 13 000.

Күк күкрәр: Роман.— Казан: Таткитнәшр., 1975.— 406 б. 30 000.

Хәтер: Хикәяләр.— Казан:—Таткитнәшр., 1977.— 264 б. 15 000. Рец.: Кашапов Г. Гомер көзгесе.— Соц. Татарстан, 1978, 5 февр.

Агыла болыт: Роман.— Казан, Таткитнәшр., 1980.— 264 б. 15 000.— (Мәкт. к-ханәсе). Рец.: Әпсәләмов Г. Күз карасы кебек кадерле: «Агыла болыт» романына карата укучылар сүзе.— Казан утлары, 1979, № 9, 180—185 б.

Г. Әпсәләмов әсәрләренең әдәбият күрсәткече аерым китап булып басылып чыгу сәбәпле [Ханнанова Р. С, Нурулдина Н. Б. Габдрахман Әпсәләмов. Библиография. 1937—1972. Казан, 1972] биредә язучы турындагы әдәбият исемлеге кыскартып алынды.

Аның турында

Иделле Г. Г. Әпсәләмов әсәрләре.— Кит.: Иделле Г. Язучы һәм аның китабы. Казан, 1964, 49—76 б.
Хәйри X. Батырлык һәм матурлык җырчысы.—Кит.: Хәйри X. Иҗат чишмәләре. Казан, 1975, 26—38 б..
Мостафин Р. Тынгысыз йөрәкле язучы.— Кит.: Мостафин Р. Җаваплылык тойгысы: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1979, 87—114 б..
Ханнанова Р., Нуруллина Н. Абдрахман Абсалямов. (Библиография, 1937—1972). Казань, 1972. 38 с. (Респ. научн. б-ка им. В. И. Ленина ТАССР). 2000 экз..
Әмир М. Соңгы минутларына кадәр...—Соц. Татарстан, 1979, 10 февр..
Сабельев М. Батырлык эзеннән.— Соц. Татарстан, 1980, 14 февр..
Мөхәммәдова Г. Фидакярлек: Г. Әпсәләмовньщ тууына 70 ел —Казан утлары, 1981, № 12, 119—126 б..
Мөхәммәдова Г. Әдипнең иҗади фидакярлеге.— Сов. мәктәбе, 1981 № 12, 21—23 б..
Шәрәфи Г. Ул һаман да безнең арада.— Азат хатын, 1981, № 12, 16 б..
Ахунов Г. Ватан солдаты.— Соц. Татарстан, 1982, 10 янв..
Камалов Б. Яшьлек, батырлык җырчысы.— Татарстан яшьләре, 1982? 5 янв..
Кашапов Г. Кайгыртучан остаз.— Соц. Татарстан, 1982, 15 авг..
Сункишева И. Игътибарлылык.— Соц. Татарстан, 1982, 10 янв..
Хамматов Ш., Тәхау К. Утлы көннәр сулышы: Фронтовик әдипләр иҗаты.— Соц. Татарстан, 1982, 29 май..
Мухамедова Г. Художественное своеобразие произведений Абдурахмана Абсалямова: Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол. наук.— Казань, 1971.— 20 с. (Казан. гос. пед. ин-т)..
Мухамедова Г. Абдурахман Абсалямов: (Очерк жизни и творче-ства).— Казань: Татар. кн. изд-во, 1971.— 133 с..
Львов М. А. Абсалямову — 60 лет.—Лит. газ., 1972, 12 янв., с. 4..
Писатель высокой темы: А. Абсалямову — 60 лет.— Лит. Россия, 1972, 7 янв..
Галиев М. Памяти А. Абсалямова.— Лит. Россия, 1982, 22 янв., с. 8..
Мустафин Р. Души огонь неугасимый.— Веч. Казань, 1982, 11 янв..
Мухамедова Г. Богатое наследие.— Сов. Татария, 1982, 10 янв.
Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013