Бүген Әдипләр: Люция Аблеева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Люция Аблеева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Найлә Абдулкәримова
Арнис Абдуллин
Гөлназ Абдуллина
Зөфәр Абдуллин
Фәһимә Абзалова
Рәсим Абдуллин
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Аитзак Аитов
Якуб Айманов
Рәмиc Аймәт
Ләбиб Айтуганов
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Акъегет
Людмила Аланлы
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Лотфулла Алматави (Сабир)
Шәриф Амиди
Нури Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Гамил Афзал
Рухия Ахунҗанова
Люция Аблеева
ФИО: Аблеева Люция Маснавиевна
Туган көне: 21.08.1962
Туган ягы: Башкортостан, Чакмагыш районы, Тозлыкуш авылы
Уку/эше: юрист
Яраткан шөгыле: китап уку
Кайларда басыла: Башкортостанда район газетасы "Игенче" (яшь чагында),
Казанда "Идел" журналы, “Безнең гәҗит”, Интеркаләмдә (Татарская электронная газета)

* * *
Бармы тыңлаганы, дустым, синең җанның
Язгы нәфис җилнең тынып елаганын?
Кайнар яшьләр белән ике күзе тулган...
Сәбәбе дә шунда -канатлары сынган...
Җилдән алда агыр иде болыт...
Тик җил генә исми никтер кәттә булып...
Җавапсыз мәхәббәт җилне биләп алган...
Кай җирләрдә, иркәм, сөюләре калган?..
Ирексездән елый - җанны тыя алмыйм:
Искән җилнең кире кайталмасын аңлыйм...
Кайталмасын аңлыйм...

* * *

Җилнең бабаларын,  Такташ кебек,
Сүгеп китәм туры килгәндә.
Каршы исеп, сиңа илтә торган
Юлларымны минем бүлгәндә.
Ашыкканда синең янннарыңа
Каныгалар алар җаныма.
Тормыш җиле белән сүз куешып
Тоз сибәләр кайнар каныма.
Хисләр өермәсен туктатырга
Каһәр төшкән җилләр тырыша.
Җилбер-җилбер килеп суккалаган
Җилләр белән сөю алыша.

* * *

Аяк асларында сары-кызыл җәймә
Кыштыр-кыштыр...
Кыштыр-кыштыр...
Баш очында көзге болыт елый
шыбыр-шыбыр...
шыбыр-шыбыр...
Күз яшьләрен сөртеп йөри җилләр
Җилфер-җилфер...
Җилфер-җилфер...
Көз сәгате китеп бара әкрен генә
Келтер-келтер...
Келтер-келтер...
 
Көзнең язы әле...

Көзнең язы әле -
Көязләнеп...
Йомарланган чагы чәчәккә.
Хуш исләрен сирпеп атачак ул
Алтын төсен биреп бизәккә.
 
Табигатьтә гүя көзге роман
Җайлап ачып куйган битләрен.
Көзләремдә яз сулышын тоеп
Ирексездән яна битләрем.

Көзнең язын ташлап
Тик нигәдер
Ачы көзгә килми керәсем.
Чәчәк тулы назлы көннәр белән
Ак кышларга килә үтәсем.

Көтмик язлар җиткәнен...

Көтмик язлар җиткәнен,
Көтмик сайрар кошлар кайтканын,
Умырзая калкып чыкканын,
Язгы таңнар сызылып атканын,
Көтмик...
Кирәкми, көтмик тургайлар туен,
Гөрләвекләр җырын,
Чыгып китик кышкы буранда.
Битләреңне шашып үбәрмен мин
Кар бөртеге килеп кунганда
Чыгып китик кышкы буранда.
Бураннарда ярсып, адашыйк та,
Кайтыр юлны эзлик бергәләп,
Уртак газапларга әзер булсаң,
Кит син мине алып, җитәкләп...
Көтмик язлар җиткәнен,
Көтмик...

Шәһәрләр елый чиратлап

Шәһәрләр елый чиратлап
Ни бу? Ахырзаманмы?
Фаҗигалар бер-бер артлы
Күмеп китте заманны.
Тукай язды микән алдан
Күреп шушы көннәрне.
Ычкынганмы баудан, диеп,
Каф тау арты җеннәре.
Тишелгәнме әллә, Ходай,
Олы кайгы мендәрең?
Иңнәренә кара шәлләр
Элгәннәр шәһәрләрем.
Язмышмы бу, тәкъдирме бу,
Хаталар нәтиҗәсе?
Бар шул әле сорауларның
Кешеләр хәл итәсе.
Шәһәрләр елый чиратлап...

* * *

Ачуландың бүген кемгә, җилем?
Урын табалмыйсың үзеңә.
Я, кайсыгыз нәрсә әйтте тагын,
Туры бәреп җилнең күзенә?
Теңкәсенә тиеп тәмсез сүзләр
Җилфер - җилфер җилне кисәләр:
“Җилекләргә үтеп, корт чаккыры,
Зәһәр телле җилләр исәләр.
Бәхетсезгә җилләр каршы исә,
Җил аяусыз булып сызгыра...
Бит туңдырып, туныңны туздырып,
Җил-давыллар усал ыжгыра”.
Үпкәләгән җилем җавап итеп
Чеметә бит һәр үтүчене.
Эзләп китәр кебек, канат кагып,
“Җил - маладис!”- дип әйтүчене.

* * *

Сыныйсың, тормыш, төрлечә,
Күкләргә күтәрәсең.
Очып киттем инде, дисәм...
Юк, Җиргә этәрәсең.
Тамагым тук, өстем бөтен,
Тагын ни кирәк, дисәм.
Өстәп тагы да бирәсең-
Сәбәбен иде белсәм?..
Очны очка ялгый алмый,
Житкерәлми интексәм,
Булган акчам төшеп кала
Кесәмдә юк тишектән.
Бер мине генә син, тормыш,
Сыныйсың микән, шулай?
Тормыш җавабы: «Һәр кеше
Нәкъ синең кебек уйлый!»

* * *

Иркә кочагында иркәләнеп,
Күзләреңнән сөеп үбәмен.
Күңелеңә шикләр сала күрмә
«Башкаларны сөям!» - димәмен.
Ефәктән дә йомшак булып иңгә
“Сөям!”- дигән сүзең ягыла.
Күңелемә синең тарафыңнан
Моңлы сөю җыры агыла.
Назлар белән тулы карашыңнан
Ләззәт ала һәрбер күзәнәк.
Сөю талларында былбыл булып
Сайрый, җаным, безнең мәхәббәт.

* * *

Гади булып үстек үсмер чакта
Гади булып яшәп ятабыз.
Катлаулылар безгә таш атканда
Гадиләнеп без аш атабыз.
Гади эшләр эшләп күңел була
Гади яллар көтә арыганда.
Гали исеме безгә якынырак
Гали Галиечка караганда.
Катлаулылар хәйлә эзләгәндә
Гадилекне өстен күрәбез.
Роза түгел, гади ромашканы
Рәхәтләнеп исни беләбез.
Ана карыныннан күңелләргә
Үтеп кергән затлы гадилек.
Гадилек һәм тыйнаклыкның аның
Нигезендә ята даһилек.

* * *

Алсуланып, җиңеп төн карасын
Таң тарала белеп кадерен.
Көнләштереп мине таң нурлары
Йөзләреңне назлый, кадерлем.
Шушы минутларда янәшәңдә
Мин түгелмен, әрни йөрәгем.
Үзем булмаганда яннарыңда
Мәхәббәтем булсын терәгең.
Сагынуларым мине каералар
Синен янга, синен тарафка.
Минутлары булыр, борылырмын,
Әйләнермен синең карашка...

* * *

Кыш белән көз уртасында калдым
Яңгыр катыш күктән ява кар.
Очып китәр идем яннарыңа,
Бу кулларым булса канатлар.
Тәннәремә түгел, җаннарыма
Яңгыр катыш карлар сарыла.
Кыш белән көз уртасында калдым
Чыда гына йөрәк, ярылма!
Чыда йөрәк, ирләр булып калыйк
Ниләр булыр, әгәр бирешсәм?
Бар да үтә, бу халәт тә үтәр
Сабыр төбе алтын... килешәм.

* * *

Яңгыр үтми, жил өрми
Йөрәк ята тирәндә.
Кара болыт кебек ямьсез
Сүзләр йөри тирәмдә.
Юк-бар сузләр үреләләр
Йөрәкнең түрләренә,
Өйрәтергә тырышалар
Дөньяның серләренә.
Үзгәртергә тырышмагыз
Үзем булып калырмын.
Җилләп килгән яңгырларны
Каршы чыгып алырмын.


www.Matbugat.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013