Бүген Әдипләр: Фәтхулла Абдуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәтхулла Абдуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ибраһим Абдуллин
Мансур Абдулин
Фәтхулла Абдуллин
Исмәгыйль Ага
Әмрулла Аги
Фәхрелислам Агиев
Сәгыйт АГИШ
Рафаэль Адутов
Әсгать Айдар
Гөлнур Айзат
Чыңгыз Айтматов
Гали Акбар
Нияз Акмал
Мәхбүбҗамал Акчурина
Муса Акъегет
Абдулла Алиш
Хатиҗә Алптәкин
Шамил Алядин
Аманулла
Дәрҗия Аппакова
Мөхәммәтгали Арсаев
Ринат Архипов
Әнгам Атнабаев
Гариф Ахунов
Рәшит Ахунов
Наилә Ахунова
Фәтхулла Абдуллин

Фәтхулла Абдуллин 1937нче елның 20 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында дөньяга килә.
Дәһшәтле репрессияләр җиле кагылмаса да, җидееллык мәктәпне тәмамлап бераз колхозда эшләгәч, язмыш аны Урта Азия якларына алып китә, Гади тимерьюлчы булып эшләсә дә, төшләрендә искиткеч гүзәл Сәет урманнарын, Сәет болыннарын күрә, сагынудан бәгыре телгәләнгән чакларында каләмгә тотына, хис-тойгыларын ак кәгазь битләренә төшерә һәм туган ягына юллый. Фәтхулла, махсус урта белемле мастер буларак, юллар салуда, Токтогул ГЭСын төзүдә, 1966 елда җир тетрәүдән җимерелгән Ташкент шәһәрен торгызуда катнаша. Ә үзе туктаусыз Казан, Уфа тарафына мәкаләләр, очерклар, хикәяләр юллый. Юк, һич тә оныта алмый ул туган ягын, күңеле сагынудан өзгәләнә. Аның "Еракка китеп кара" дигән повесте авылыннан аерылган Инсаф язмышы аша туган туфракның мәңге өзелмәс җепләр белән кешене үзенә тартуы турында сөйли.
Ниһаять, Ф.Абдуллин 1968 елда Татарстан туфрагына кайтып өлгәшә. Ул прораб, участок начальнигы, инженер буларак Түбән Кама шәһәрен һәм "Нефтехим" берләшмәсен төзүдә эшли, беренче трамвайлар җибәрүгә зур көч сала, шул ук вакытта каләм тибрәтүдән дә туктамый.
Якташыбызның "Очланмый калган кибәннәр" дигән повесте бар. Ул 1941 елның җәендә башланган сугыш фаҗигасе турында. "Сугыш гарасаты... бик күпләрнең язмышын төбе-тамыры белән кубарып ташлады, астын-өскә китерде", -дип яза автор. Әйе, Сәмигулла абзыйның кибәннәре очланмыйча кала: олы улы Касыйм яу кырларында ятып кала, Касыймның хатыны Фатыйма белән Хәйдәр дә бәхетләрен таба алмыйлар. Кече улын чит җирләрдән алып кайтып күмү Сәмигулланы акылдан яздыра: ул очланмый калган кибәнен очларга ярдәм сорап йөри... Бик та гыйбрәтле повесть бу.
Шунысы куанычлы, Фәтхулла Абдуллинның иҗат болыннарында очланган кибәннәре арта бара. Ул - җиде китап авторы, ике пьесасы Минзәлә һәм Түбән Кама театрларында куелды. Ф.Абдуллин төрек язучысы А.Несинның егермедән артык хикәясен татарчага тәрҗемә итте. Инде шактый еллар "Җидегән чишмә" әдәби-музыкаль берләшмәсе өчен сценарийлар төзи, "Кама таңнары" әдәбият берләшмәсен җитәкли, проза һәм драма әсәрләре, публицистик мәкаләләр яза. Татарстан туфрагы ераклардан юкка гына тартып кайтармаган икән аны. Якташыбызның иҗаты яңа биеклекләргә күтәрелсен иде, дигән теләктә калабыз.

ФОАТ САДРИЕВ.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013