Бүген Әдипләр: "Ә" хәрефенә
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Ә" хәрефенә

=>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Зәйтүнә Әбрарова Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Кәүсәр Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Кәшифә Әхмәдиева Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Зөфәр Әхмәтов- Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Нәфис Әхмәтов- Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов-II Адилә Әхмәтҗанова Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Сәгадәт Әхмәтшин Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Булат Әюпов Дамир Әюпов Гөлнара Әюпова Наилә Әюпова Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия

Адилә Әхмәтҗанова 2001 елның 17 апрелендә туган.

Санамагыз минем ялгышларны

Минем ялгышларны санамагыз
Үз ялгышым минем үземә.
Тормыш булгач ялгышлар күп була,
Абынмыйча бары түз генә…

Санамагыз минем ялгышларны,
Укымагыз миңа нотык та.
Сез үзегез яшәп күрсәтегез
Ялгышмыйча башта тормышта…

Ялгышларны санау кирәк түгел,
Һәркемнең дә бардыр ялгышы.
Сезнең ялгыш минем ялгыш түгел,
Һәр кешенең үзенең язмышы…

***

Башны өскә чөеп,
Явыз караш җиргә сирпеп,
«Минем янда сез чүп кенә»,- диеп,
Өстән аска күз салмыйча йөреп
Абынырга мөмкин бер мәлне.
Үз-үзеңә артык бәя биреп,
Кеше тормышыннан читтә көлеп,
Күкрәк киереп, гайрәт чәчеп йөреп
Мавыкмагыз,
Мөмкин килү, биеклектән төшү көне.
Һәркем тигез…
Бүгенгесе биеклектә үтсә көннең,
Иртәгесе безгә билгесез.

***

Гаҗәп гүзәл безнең дөньябыз.
Яратканга матур дөньябыз!
Эчебездә моны яшерсәк тә
«Ямьсезлек»тән бик нык куркабыз.

Кеп-кечкенә мизгелне дә, хәтта
Мөмкин бик зур итеп күрергә.
Яратканга, бары яшәү җиңел безгә
Яратканга якты күңелдә.

Әгәр яратып карасаң,
Дөнья башка яктан ачыла,
Авыр чакта, ни генә булса да
Башка чыгу юлы табыла.

Яратканга, яратканга
Чәчәк ата, хәтта, күңел дә.
Ул хис яшәтә дә, өйрәтә дә
Матурлыкны күрә белергә.


http://idel-tat.ru/sanamagyz-minem-yalgyshlarny/#more-19469


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013