Бүген Әдипләр: Айдар Шәйхи
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Айдар Шәйхи


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Луара Шакирҗан
Әлфия Шакирҗанова
Әзһәр Шакиров
Минсәгыйть Шакиров
Фәридә Шакирова
Әлфинур Шәвәлева
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Камил Шәйхетдинов
Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА
Айдар ШӘЙХИ
Исмәгыйль Шәрәфиев
Айдар Шәйхи
Туу датасы:
1997 елның 6 сентәбере.
Туу урыны:
Актаныш районы, Әтәс авылы.
Ватандашлык:
Русия.
Иҗат итү еллары:
2009-х.в.
Жанр:
публицистика.
Дебют:
2009, "Көмеш кыңгырау".
Бүләкләр:
"Өметле каләм" дипломы, "Рәхмәт хаты".
(www.tt.adabiyat.wikia.com)

Онытмам . . .

Хак дустыма багышлана
Кышкы салкын кич. Шәһәр паркы буйлап ялгыз егет атлый. Күк, караңгы зәңгәр күк бүген ап-аяз; алтын, кызыл, күгелҗем йолдызлар аңа серле келәм булып җәелгән. Вакыт-вакыт алар күз кысалар, әйтерсең, егеткә сәлам бирәләр. Талгын гына җил исеп китә, кинәт ул көчәеп, сөякләргә үтеп керердәй дәрәҗәгә җитә... Тик егеткә, дөресрәге, Гаязга барыбер. Ул хәзер берни дә сизми, күрми, ишетми. . . Ялгыз егет тирән уйлануда, ул искә төшерә, күзаллый һәм хыяллана иде . . .
I
Әле кайчан гына Мәликовлар гаиләсе яңа шәһәргә күченгән иде. Ул елны 7 нче сыйныфта укучы Гаяз яңа мәктәптә укый башлады. Бу чорда булган хәлләрне, ни кызганыч, хәтерли әле ул. Күңелдәге яра... ул элеккегечә, исән. Караңгы мәктәп дөньясында аңа яктылык бүләк иткән бер кеше булды – ул Рашат иде.
Тимерхан, классның “атаманы”, Гаязга беренче көннән үк кырын карый башлады. Иң беренче көнне үк, дәресләр беткәч, Гаяз яңа гына алган дәреслекләрен күтәреп, класстан чыгып барганда, Тимерхан “ялгыш кына” аны этеп җибәрде. Гаяз егылды, китаплар кайсы-кая таралды, күзлек тә очты. Тимерханның ямьсез көлүе яңгырады, аңа тагын кемнәрдер кушылды...
Күз күреме бик начар булган Гаяз күзлеген әле озак эзләр иде, тик кемдер аны кулына тоттырды.
- Гаяз, булышыйм әйдә! – диде артта кемдер.
Күзлеген киеп, ул артка борылып карады. Гаяз пөхтә генә киенгән, чем-кара чәчле уртача гына малайны күрде.
- Мин Рашат булам, - дип кулын сузды ул.
- Гаяз . . . – салкын тавыш яңгырады.
Алар күрештеләр, шуннан Гаяз аптырап, катып калды.
Рашат исә китапларны пөхтәләп җыеп куйды һәм бер өлешен үзенең кулына алды да:
- Өеңә кайтасыңдыр бит? – диде.
- Мин моннан ераграк яшим, теге, Урманче урамында.
- Соң, мин дә шунда бит! Әйдә, киттек, Гаяз!
II
Гаязның яңа мәктәптәге тормышы катлаулы башланды. Яңа урынга өйрәнү, ияләшү аның өчен авыр иде. Гаяз бик борчылды, кайвакыт бөтенләй төшенкелеккә бирелеп, мәктәбен алмаштырырга да теләде. Аның кыяфәте дә күпләргә мәзәк тоела иде: зур күзлекле, ябык, кечкенәрәк буйлы, зәгыйфь...
Аның сыйныфын яхшы, тәртипле дип әйтеп булмый иде. Укулары начар, тәртип вә әхлак ... тагы да начаррак. Гомумән, мин, читтән күзәтүче, Гаяз килгән сыйныфны бер урам балалары төркеменә охшаттым. Бәлки, мин артык кырыс фикердәмендер, ләкин барысын да ничек бар – шулай кабул итегез. Тарих безне хөкем итәр соңрак . . .
Безнең яңа танышыбыз – Рашат бу җәмгыятьнең бер әгъзасы иде . . . Шул “банда” эчендә булса да, ул бөтенләй башка төрле булып чыкты. Матурлыкны күрергә сәләтле, яхшыны яманнан аера белүче ул. Ул да күзлекле иде, тик күзлек аның күренешен бизи, матурлый гына.
. . . Танышлыкның икенче көне. Класс Гаязны өйрәнә генә, аңа игътибар белән карыйлар, тик күзәткәннәрен сиздертмәскә дә тырышалар. Гаяз, билгеле, барын да аңлый вә ләкин үзе дә аңлаганын күрсәтми. Менә шулай . . .
Әнә, Рашат килде.
- Сәлам, Гаяз! - диде ул. – Хәлләрең ничек?
- Сәлам! Бары да әйбәт, Аллага шөкер!
Шунда кинәт барысы да Гаязга карап текәлделәр.
- Нәрсә-нәрсә? Син мулла малае что-ли? – сорады Айгөл атлы кыз.
- “Алла” ди бит, значит, мулла! – монысы Тимерхан иде.
- Сез нәрсә? Нинди мулла?! Әллә гап-гади шөкер итүне белмисезме?
- Не, еш әйтелә торган татар сүзе ул, типа “Слава Богу” – дип кушылды Рашат. – Никакой да мулла түгел ул!
- Хе, карарбыз инде, - диде Тимерхан.
Шунда ук звонок бирделәр һәм беренче дәрес тә башланды. “Әңгәмәгә” нокта куелды...
Бераз аңлатып та китим. Гаязның әти-әнисе дә, барлык туганнары да Аллаһка ихлас ышаналар иде. Ислам дине таләпләрен катгый үтәмәсәләр дә, аларның әхлагы, үз-үзләрен тотышы саф мөселманча булды. Гаязның дәү әнисе Мәмдүдә исә гаять тә дини карчык иде, нәкъ менә ул сөекле оныгына Аллаһның кем икәнен аңлатты да инде. Гаяз Аллаһка ышанды. Аннан курыкты һәм Аңа таянды.
Хуш, мин читкә киттем, ә бит дәвам итәргә кирәк!
Бу көнне Гаязның партадашы да барлыкка килде – ул, әлбәттә, Рашат иде. Гаяз моңа эчтән канәгать булса да, тыштан салкын кыяфәт чыгарды. Рашат исә бераз аптырады, ләкин сабыр гына аның белән сөйләшергә, аның кәефен күтәрергә тырышты. Әйе, ул үз дигәненә иреште: алар дуслаштылар.
III
Рашат ышанычлы кеше иде. Гаязга да ул якын, тугры дус булды. Дәрестә дә, дәрестән соң да, мәктәптә дә, буш вакытта да алар бергә иделәр: шаярдылар, көлделәр, гыйлем вә тәҗрибә тупладылар.
Рашатның дөньяга карашы Гаяз тәэсиренә дучар булды. Аларның яшьтәшләре дөньяга бер яклы караганда, Гаяз, рухи яктан күпкә баерак булган Гаяз, тирә-якка салкын караш белән дә, яшьләнгән күзләр белән дә карарга сәләтле иде. Рашат та шул “гыйлемне” үзләштерде.
Гаяз зур фәлсәфәче булып үсте. Аның киң фикерләре дустын уйга сала, гаҗәпләндерә яки көлдерә дә ала иде. Гаязда бары да катлаулы, аның дөньясы катлы-катлы, ә Рашат – гадирәк кеше. Гаяз аны ай-һай, күп нәрсәгә өйрәтә ала, дусты исә аңа рухи яктан терәк булып тора. Аның күңелен аңлаган, рухын саклаган дус иде ул Рашат.
Кайвакыт, мәктәп юлыннан бергә кайтканда, Гаяз тыныч тавыш белән:
- Их, дустым, белсәң икән дөньяның ничек ямьсез икәнен! Әгәр дә шул ямьсез кешеләре булмаса... – дип зарланырга тотына иде.
Ә Рашат аны игътибар белән тыңлый да, елмаеп, нәкъ киресен дәлилләп бирә. Гаяз бераз уйлана һәм килешүен белдерә:
- Әйе, син хаклы...
Күрәсез ки, алар бер-берсенә кирәк. Аларның сөйләшер сүзләре дә күп. Гаяз үз фикерләрен, беренче чиратта Рашат белән бүлеште, Рашат та сер-хыялларын дустына хәбәр итте. Аларның уртак максатлары, уртак хыяллары бар, киләчәктә юллары да якын булырга тиеш иде...
Кыш . . . Ул рәхимсез, әдәпсез, кырыс була белә. Хәзер, Гаяз тугызынчы сыйныфта укыганда, кайбер вакыйгалар бик катлауланды. Әйе, Гаязны “буран” көтә иде. . .
IV
Көз быел кинәт кенә килде. Октябрьдә берничә көн тоташ яңгырлар яуды, соңрак суытып җибәрде. Гаязга бу көз бер дә ошамады. Аңа көзге пыскак яңгыр урынына ташкыннар килгән чор түгел, ә тыныч кына үз идарәсен алган назлы көз ягымлырак. Ләкин быел хәлләр башкачарак булды.
Рашат бер кыз белән танышты. Рашатныкы кебек үк яшел күзле, гүзәл бу кызга – Айзиләгә күпләр гашыйк булган иде. Ул исә буй-сыны төз Рашатка игътибар итте. Вә башланды . . .
Салкын көзнең ямьсез кичләренең берсендә, Айзилә белән сәяхәт кылып, аны өенә озаткач, Рашат котырып яуган яңгыр астында калды. Айзилә шәһәрнең бер ягында, Рашатлар башка ягында яшәгәнгә күрә, аңа, шәбәргән килеш, озак вакыт җәяү кайтырга туры килде . . .
Бер-ике атна үтте. Рашат бермәл ютәлләп кенә йөрде, соңрак томау төште, тән температурасы да күтәрелде. Ул авырый башлады...
V
Көзге каникулдан соң Гаяз Рашатны мәктәптә күрмәде дә инде. Ул Уфада дәвалана иде. Үпкәсенә салкын тигән . . .
Мәктәптә Гаязның тавышы сирәк ишетелә башлады, ул дәшмәде, сөйләшмәде, сорауга гына җавап бирде гадәттә ым гына какты. Елмаю аның йөзеннән качты, күңелен хәсрәт, борчу биләргә тотынды.
Җәен әбисе вафат булгач, ул дингә ныклап килгән иде. Хәзер, иң якын дусты авырганда, ул догадан аерылмады. Тиешле гыйбадәтләргә дә өстәп, ул төннәрен дә озак намазларда була иде. Ул Аллаһтан Рашатның сәламәтлеге өчен генә сорады. Үзен ул онытты, көне уку, уйлану һәм гыйбадәт белән үтә башлады.
Ә бит Гаязның тумыштан ук йөрәге зәгыйфь иде. Ул ап-ачык аңлый: хәзер ул үзе дә авыру, борчылулар аңа ярамый . . .
Ләкин дустыннан бер хәбәр дә булмаганга, Гаяз аның өчен курка иде...
Декабрь ахырларында ул сулды, ябыкты, йөзеннән нур китте. Ашавы-ашау булмады, дөньяга тонык күзлектән генә карады. Ә бер көн, Айзиләне Тимерхан белән кочаклашып йөргәнен күргәч, Гаяз, партага капланып, үксеп елады. . .
* * *
Ялгыз егет кинәт кырт борылды да, өенә таба атлады. Җитез генә кайтып җитеп, чишенде, юынды һәм төнге намазга кереште.
Ул озак укыды. Озак укыды, озак дога кылды. Гаяз ятканда төнге беренче киткән иде инде. Җаны ничектер тынычланды, хәсрәт беразга китте. Иртәгә уку, иртәгә контроль эш, иртәгә – дүшәмбе. Эшләр көтә . . .
VI
Гаяз бүген мәктәпкә талпынып, ашыгып, өзгәләнеп китте. Әнисе Камәрия апа:
- Уңышлар, улым! – дип кенә әйтергә җитеште.
Ә мәктәп “гөҗ” килә! Бар халык бер урынга җыелган, кызу-кызу сөйләшәләр. Кемдер:
- Әнә, Гаяз! – диде.
Укучылар читкә таралдылар һәм ул Рашатны күрде. Авызы колагына җиткән, сөенеченнән балкып торган Рашат Айзилә белән сөйләшә иде. Башта ул Гаязны күрмәде. . .
- Сәлам! – диде Гаяз бик арыган, кызганыч тавыш белән.
Рашат борылып карады һәм, ниһаять, аны күрде.
- Гаяз! – дип, ул дусты кочаклап алды.
Калганнар кул чабарга тотындылар, Айзилә аптырап калды, ә Гаяз соңгы ике айда беренче тапкыр елмайды . . . Ул шат иде... Ул дустын ныграк кысты, чөнки йөрәгенең теләр-теләмәс кенә тибүен сизде . . .
- Рашат... Онытмагыз мине . . . – диде ул кинәт һәм талгын гына идәнгә егылды. Ул егылды, тик елмаюын саклап калды...
Рашат шундук аның янына иелде, аның кулын тотты да:
- Юк ... юк! – дип кычкырды.
- Ләә иләәһа илләллаһу... – пышылдады Гаяз...
Бер мизгел, ике мизгел . . . Кинәт кенә “Алла!” – дип ыңгырашты да Гаяз, елмаеп, җан бирде...
VII
. . . Ул көн, әйтерсең, кояш сүнде. Бу дөньяның бер мөһим кисәге юкка чыкты. Минем матур тормышымның иң якын, кадерле өлеше пыяладай челперәмә килеп ватылды... Ул китте. Мин үзем генә калдым.
Мин сине онытмам, Гаяз дустым! Онытмам. Онытмам . . .

www.aydar-shayhi.livejournal.com

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013