Бүген Әдипләр: Әхмәт Саттар
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхмәт Саттар


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Илшат Сибагатов
Тәнзилә Солтанова
Әхмәт Саттар
Әхмәт Саттар (Әхмәт Саттар улы Саттаров) 1939 елның 17 октябрендә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Кочки-Пожарки авылында туа. Узган гасырның илленче еллары башында аларның гаиләсе Мәскәүгә килеп төпләнә. Әхмәт биредә һөнәр училищесын тәмамлап, армия хезмәтенә кадәр заводта эшли, аннары, Ерак Көнчыгышта өч ел гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, югары категорияле метрдотельләр (кунакханә рестораны мөдирләре) әзерли торган курсларны тәмамлап, 1963-1972 елларда Мәскәү Кремлендә дәүләт җитәкчеләрен, чит ил кунакларын, төрле рәсми делегацияләрне аш-су белән тәэмин итүче махсус группада өлкән метрдотель булып эшли. Шул рәсми хезмәт дәверендә күңеленә сеңеп калган хис-тойгыларын һәм гыйбрәтле дә, кызыклы да хәлләрне ул соңыннан үзенең «Метрдотель язмалары» дигән истәлекләр китабында мавыктыргыч итеп сурәтли.
Әхмәт Саттар мәктәптә укыган чагында ук кулына каләм алган, әдәби иҗат эше белән даими кызыксынган, русча шигырьләре белән үзәк матбугатта исеме шактый еш күренгән, сирәк кенә булса да Казандагы татар матбугатында да («Казан утлары», «Чаян», «Идел» журналларында, «Ватаным Татарстан» газетасында) шигырьләре күренгәли килгән үзенчәлекле иҗади шәхесләрнең берсе. Ул ике телдә — русча һәм татарча яза.
Әхмәт Саттар шигъриятнең бигрәк тә кыска формаларында уңышлы иҗат итә. Аны робагыйлар, афористик шигырьләр-хикмәтләр остасы дип атарга мөмкин булыр иде. 2002 елда аның шундый төр шигырьләре тупланган «Прощай, XX век» исемле китабы дөнья күрә.
Ә.Саттар — 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җырлар. — М., 1999. — 64 б. — 5000 д.
Закон колодца: стихи. — М.: Сов. библ., 1989. — 84 с. — 4000 экз.
Избранное: стихи, рубаи. — М.: Дом нац. Моск. департ., 2009. — 260 с. — 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Саттар Ә. Метрдотель истәлеге // Татарстан хәбәрләре. — 1994. — 18 март.
Усманов Р. «Мин — алтын и © Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018