Бүген Әдипләр: Алмаз Мансуров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Алмаз Мансуров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Азат Магазов
Мәхмүт Максуд
Шәһидә Максудова
Мәдинә Маликова
Алмаз Мансуров
Фәнил Мансуров
Хәдичә Махиянова
Венера Мәҗитова
Разыйм МӘРДӘНШИН
Фәнзәлия Мәснәвиева
Габдел Мәхмүт
Мөхәммәт Мәһдиев
Габдрахман Минский
Кыям Миңлебаев
Гөлҗофар Миңнеханова
Туфан Миңнуллин
Рауль Мир-Хәйдәров
Габделгазиз Монасыйпов
Ямил Мостафин
Мөсәгыйть Мостафин
Шаһинур Мостафин
Әмирҗан Мотаплапов
Зилә Мөдәррисова
Хәйретдин Мөҗәй
Шакир Мөхәммәдев
Ринат Мөхәммәдиев
Гөлшат Мөхәммәдия
Газиз Мөхәммәтшин
Айгөл Мөхәммәтшина
Рустем Муедин
Рәмзия Мусина
Әхәт Мушинский

БАРЛЫК ЛАНДЫШЛАР ДА ЧӘЧӘК АТМЫЙ

Алмаз Мансуров Алмаз Мансуров  (1991) Казан шәһәрендә дөньяга килгән. Үзе турында: «Кечкенәдән татар әдәбиятына, иҗатка гашыйк булып үстем», – ди. Хәзерге вакытта КФУның татар филологиясе факультетында укый.
 
1
 
Айсыз төн.
Караңгылык үҗәтләнеп тәрәзәне каплый.
Җил уйнаклап йөри дә, барып бәрелергә урын тапмагач, пыялага сыланып, ыңгырашып куя. Сылу каеннарның бөдрә чәчен тузгытып ала һәм бер сәбәпсез тавышланып йөрүеннән оялган сыман тынып кала.
Ә син, йомшак кәнәфигә чумып, уйларың белән уйныйсың. Әйе, әйе, уйныйсың... Чөнки күңелсез. Ә күңелсез вакытта кешене башка, бөтенләй чит-ят, чуар хисләр биләп ала. Шул вакытта күзләрең дә, йокымсырап торган күңелең дә ниндидер яктылык, уятып җибәрердәй нур эзли.
Тирән сулап, рәхәтләнеп бер киерелеп аласың да, өстәлдәге лампаны кабызып куясың. «Хәзер нишләргә инде?» дигән сыман бераз уйланып утырганнан соң, иренеп кенә урыныңнан торасың. Каршы як почмактагы китап киштәсе янына барып басасың. Эңгер-меңгерне җиңәргә тырышып, китапларның тышындагы язуларны чамаларга азапланасың. «Барысын да укыганым бар инде», дигән сыман, кулга эләккән беренче китапны алып, өстәл янына барып утырасың.
Чынлап та, таныш әсәр. Шуңа күрә дә балаларча йөзне чытып, аның битләрен актара башлыйсың.
Күзләрне томалый барган йокы пәрдәсе хәрефләрне биетә, аларны бер-берсе белән куша, сызыклар тезә башлый.
Гаҗәп тә, кызык та инде бу. Уйлап карасаң, язмыш китабы да шулай. Мизгелләр хәрефләр, сүзләр булып тезелә. Алардан төрледән-төрле вакыйгалар оеша. Вакыйгалар исә, үз чиратында, киңәеп, яшәү рәвешенә әйләнә. Шулай итеп, язмыш китабына тормышыңның гүзәл әсәре языла.
Гүзәл!.. Әсәрләр гүзәл генә буламы? Ә аянычлы язмышлар? Алар ямьсез, шыксыз эчтәлекле китаплар тууга китерә түгелме?
Үз уйларыңа чуалганыңы аңлап, авыр сулап куясың. Шул мизгелдә үзеңне бик арыган итеп тоясың. Йончыган тәнең, битарафлык шәленә төренгән күңелең китапны читкә алып куярга куша. Ләкин ниндидер эчке сиземләү белән ялкау гына битләрне актаруыңны дәвам итәсең.
Шулай йокымсырап утырганда, борыныңа татлы бер ис килеп бәрелә. Ул үткәндәге кайсыдыр вакыйганың кайтавазы булып, тын юлларыңа үтеп керә дә, бөтен асылыңны биләп ала. Ирексездән күзләреңне йомып, хисләр ташкыныннан исереп утырасың. Акрын гына ләззәт дулкыннарында тирбәләсең.
Бераздан, ашыкмыйча гына, күзләреңне ачып, китап битләре арасына кулыңны шудырасың. Кулыңа кипкән чәчәк эләгә, ә син аңа ихластан сөенәсең.
Ландыш чәчәге. Кибеп беткән, ләкин тәүге матурлыгын югалтмаган. Аны кат-кат борыныңа китереп, әчкелтем-татлы исне иснисең. Ирексездән ул сине хыял канатларына күтәреп, үткәннәргә, алтын яфраклы көзгә, киң болыннарга илтеп ташлый.
Тиле кеше кебек үзалдыңа елмаясың. Тәнең җиңеләеп киткәндәй була. Ә күңелең, рухың югарыга, онытылган саф хисләр дөньясына күтәрелә, хатирәләр дөньясына чума.
 
2
 
Әйе, ландышлар! Онытаммы соң?! Сәер төн... Бәхетле иртә... Күптән көтелгән ым, ишарә диеп әйтимме...
Каршымдагы зәңгәрлеккә төренеп, күңелем иреккә очты, җаным тынычланып калды. Илаһи киңлек белән рухланып торам. Күз алдымдагы сихри җемелдәү зиһенемне томалый. Тирә-ягымда нәрсә икәнен абайлый, үз халәтемне аңлый алмыйм. Зәңгәрлек!.. Шул зәңгәрлектән сибелгән нурлар яндыра, көйдерә. Чумасым, колач җәеп йөзәсем килә. Сикерәм...
Булмады! Карасам, янымда бер тамчы су да юк. Мин онытылып күк йөзен күзәтәм икән. Ә аяк астымда – ямь-яшел чирәм, тирәмдә – офыкка сузылып киткән иксез-чиксез болын. Эх, болыны да болыны!.. Күргәннәремнән телсез калдым. Гүзәллек! Тирә-ягымда зур-зур чуар чәчәкләр. Алар, акрын гына искән җилдә дулкынланып, гүзәл бер манзара хасил итәләр. Ә мин шулар арасында басып торам. Чәчәкләрне күреп сихәтләнгән күңелем, шашынган йөрәгем буыннарыма гайрәт өсти. Чабасым килә...
Мин йөгерәм. Нигә, кая икәнен дә абайламыйм. Бары еш-еш сулый-сулый алга чабам. Тыным кысыла. Ә болын минем хәлемне җиңеләйтергә тырыша. Аягымны йомшак кына үлән кытыклый, гөлләр дә хуш исләре белән сулышымны киңәйтәләр.
Туктап, шул сихри көчкә ия чәчәкләр арасында ауныйсы, шаярасы, уйныйсы килә. Тик... Аяклар тыңламый. Зиһенемнең бер почмагы «егылырга ашыкма» дип тәкрарлый. Ә мин, аңа тилеләрчә буйсынып, чабам да чабам.
Кинәт күземә бер ак тап күренде. Әйе, әйе, бик еракта, офык читендә үк. Нәрсә булыр ул? Аңламыйм. Ләкин йөгерүдән хәлсезләнгән йөрәгем шул мизгелдә дөпелдәп куйды, нигәдер сөенгәндәй ашкынып тибәргә тотынды. Мин, хисләремне йөгәнли алмыйча, сабырсызланып алга томырылдым.
Томырылып-томырылып чабам. Үзем йөгерәм, үзем, күземне кыса-кыса, шул аклыкны күзәтәм. Күзәткән саен аның гади бер чәчәк булуын, башка чәчәкләр кебек үк җилдә тибрәлеп утыруын күрәм һәм сөенәм.
Әйе, сөенәм... Һәм башымда, күк гөмбәзен ертып узган яшен сыман, бер уй сызылып китә: ул минеке генә булачак. Юк-юк, ул хәзер дә минеке. Бары минеке!
Чәчәгем янына бардым. Кырыенда бераз гына хыялланып утырдым да аның белән сөйләшә башладым:
– Кем син? Исемең ничек?
Ул мине аңлагандай селкенеп куйды. Җил тибрәтә дигән идем, юк икән. Ул миңа нидер әйтә сыман. Әйе, әйе, сәер хәл булса да, ул минем белән сөйләшә:
– Мин гади бер чәчәк. Исемем Ландыш!
– Ландыш?! Ландыш!..
Кузгалган хисләр өермәсе бөтен җанымны, тәнемне биләп алды. Бу минутта мин үземнең уй-кичерешләремне яшерер, кылган гамәлләремә бәя бирер хәлдә түгел идем. Ирексездән кулларым чәчәгемә сузылды. Аның таҗларына йомшак кына кагылып үттем дә:
– Син, син... – диеп пышылдадым. Озак кына кирәк сүзләрне таба алмыйча утырдым. Ләкин үземне кулга алып:
– Бик гүзәл, – дип өстәргә көч таптым.
– Мин генә түгел, барлык чәчәкләр дә шундый. Як-ягыңа кара. Миләүшәләр, Гөлчәчәкләр, Лаләләр дә бар. Алар матуррак та әле. Башкалар белән дә сөйләш.
Шунда гына мин игътибарымны ят чәчәкләргә юнәлттем. Аларны күзәткән бер мизгелдә күзләрем ирексездән сәер күренешкә шаһит булдылар. Матур гына үсеп утырган җирләреннән чәчәкләр үлә башлады: кайсылары кара көеп чыга, ә кайберләре шиңеп төшә. Гүзәллек мизгел эчендә юкка чыкты.
Ә чәчәгем сөйли дә сөйли:
– Аннары, барлык Ландышлар да чәчәк атмый. Онытма шуны!
Чыннан да, сабаклары бар, ә чәчәк атмаганнар. Шулай да була икән! Буталдым...
...Салкын тиргә батып уянып киттем. Уф... Төш булган икән. Гаҗәп! ландышлар диген, ә?.. Кинәт күңелемне моң басты, икеләнү катыш курку биләп алды. Күз алдыма син килдең. Синең елмаюың, күз карашың, йөз-кыяфәтең, буй-сының хәтеремдә кабат яңарды. Мәхәббәт! Саф, ихлас сөю белән яна алырбызмы без? Әллә инде мәхәббәтебез шул чәчәкләр кебек янып-көеп бетәрме, рәнҗерме? Белмим... Уйлана-уйлана юыну бүлмәсенә үттем. Битемә салкын су бөркедем.
Көзгедә – су тамчысы. Аның белән ниндидер татлы хатирә бәйле. Күзләремне кысып йомам да, искә төшерергә тырышам.
...Без танышкан көн. Ул чакта да синең битеңдә шундый ук тамчы бар иде. Керфекләрең, муеныңдагы шарфың бәсләнгән. Син бик гүзәл, әкиятләрдәге сылу кар кызына охшап калгансың. Үзең елмаясың, үзең сулышың белән туңган кулларыңны җылытасың. Матур күзләреңдә ниндидер нур, җылылык ярылып ята. Шул күзләргә гашыйк булдым да инде мин. Әйе, синең табигыйлыгыңа, ихласлыгыңа битараф кала алмадым. Икеләнү, куркуны җиңеп, эндәшергә ашыктым:
– Сезнең белән танышырга мөмкинме?
– Мөмкин.
...Сәгатемә күз салдым. Сигезенче ярты... Синең белән очрашырга бер сәгать вакытым калган... Кулымны колагыма терәдем. Тигез текелди. Димәк, дөрестән дә соңга калам.
Сөлгегә сөртенә-сөртенә ванна бүлмәсеннән атылып чыктым. Теләсә кая аунап яткан киемнәремне эзләргә, ашык-пошык киенергә тотындым. Куллар тыңламый. Бармаклар агач кебек катып калганнар, теләр-теләмәс кенә бөгеләләр. Зур авырлык белән аяк киеменең бауларын бәйләдем. Ишектән кабаланып чыгып киткәндә, бер нәрсәне аңладым: мин сине югалтудан куркам икән.
 
3
 
Мин тукталышта... Сине көтәм. Иртәнге салкынлыкта ләззәтләнеп торам. Тәнем рәхәткә чыкты! Тик күңелем никтер тынычлана алмый. Мине әллә нинди сәер бер хис биләп алган. Әйтерсең, нәкъ менә бүген синең белән бәйле эчкерсез, гүзәл хыялларым чәлпәрәмә килерләр һәм мин мәхәббәтнең ачы һәм төче якларын күрермен.
Сәгатемә күз салдым. Биш минуттан сигез тула... Ах, бу газаплы көтү. Үзеңне упкын янында торгандай хис итәсең. Артка юл юк. Шуңа күрә дә вакытны тизләтәсе, шул упкынга ташланасы килә. Ә билгесезлек һаман алга сөйри. Аста таш-кыялар сагалап торамы, әллә берәр йөгерек елганың чип-чиста саф суы үзенә дәшәме, белмисең. Ләкин күңелеңдәге өмет беркайчан да югалмый. Син өметләнәсең.
Вакыт тизрәк узсын өчен, тирә-ягымны күзәтәм. Шәһәр гадәти тормыш белән яши. Гөжләп торган халык урамнар буйлап агыла. Кайсылары эшкә, кайсылары укырга бара. Тукталышта автобус көтүчеләр дә байтак.
Мин янымда басып торган бер егеткә игътибар иттем. Юк, аның төс-кыяфәте дә, киеме дә җәлеп итмәде мине. Егетнең кулындагы кып-кызыл розалардан күземне ала алмадым. Кызыл төс – мәхәббәт төсе. Ул да минем кебек берәресен көтәдер...
Уйларым дөрескә чыкты. Яңа гына килеп туктаган автобустан берничә кеше төште. Алар арасында чибәр генә бер кыз да бар иде. Ул халык төркеменнән аерылып, безгә таба килә башлады. Егетнең дулкынлануыннан сизелгәнчә, бу аның көткәне – бердәнбере иде.
Кыз егет каршына килеп басты:
– Сәлам.
– Сәлам, Сания!
Ул кулындагы чәчәкләрен кызга сузды:
– Болары сиңа...
– Самат... – кыз тотлыгып калды. Бераз тын торгач, кыюланып, дәвам итте:
– Самат, син чәчәк ташыйсың да, чәчәк ташыйсың. Туйдым инде... Мине дә аңла, айга бер, кайда бер очрашабыз. Калган вакытта мин ялгыз. Ялгызым шатланам, ялгызым кайгырам.
– Мин бит укыйм, Сания!..
– Мин дә укыйм. Тик яшәүнең мәгънәсе бөтенләй башкада бит. Аңлыйсыңмы?
– Аңламыйм. Син нәрсә әйтергә телисең?
– Менә бозау! Чып-чын тиле...
– Сания!
– Нәрсә, дөреслек горур егет күңелен яндырамы? Кеше дөньяга парлы итеп яратылган. Аның вазыйфасы да – гаилә кору, балалар үстерү. Без күпме очрашабыз инде? Ник дәшмисең?.. Бер ел! Күптән кушылырга вакыт...
– Соң, Сания... Мин дә бит гаилә кормыйбыз димим. Шулай матур гына йөреп торыйк... Вакыты җиткәч, эшләр җайлангач, өйләнешербез. Уен эш түгел бит.
– Шулаймыни, уен түгел дисеңме? Алайса, мин китәм, бүтән очрашмыйбыз. Шулай үзеңне әллә кемгә куеп, борыныңны чөеп йөрүеңне дәвам ит.
Сания тынып калды. Алар озак кына бер-берсенең күзләренә карап тордылар. Кыз егетнең берәр сүз әйтүен, ялынуын, гафу соравын көтте. Ә Самат, авызына су капкандай, басып торуын белде. Саниянең түземлеге бөтенләй бетте. Ул тагын да зәһәрләнде:
– Мә, ал чәчәкләреңне! Җебек... Хуш!
Кыз розаларны җиргә ташлады да борылып китеп барды. Бары миңа гына ишетелерлек булып, егетнең күңеленнән чыккан җан авазы яңгырады:
– Яратам бит мин сине! Яратам...
Сания китте. Самат ялгызы калды. Ул шактый вакыт башын иеп, чәчәкләргә карап торды. Соңыннан авыр сулап, аякларын сөйрәп, урамдагы халык арасында югалды.
Җирдә чәчәкләр ята. Кешеләр баштарак аларның өсләренә басарга батырчылык итмәделәр, әйләнеп уздылар. Тик күңелләре белән гүзәллекне күрә, тоя белмәгәннәре генә розаларны таптап үтте. Шуңа күрә дә чәчәкләр тәүге матурлыкларын югалтып, җир төсенә кереп бетте.
Җирдә кып-кызыл розалар ята. Ә күз алдымда – тапталган мәхәббәт...
 
4
 
Тукталышка бер машина килеп туктады. Аның бөтен җире дә: тәрәзәләре дә, ян-ягы да, капот өсте дә кап-кара. Эчендә кемнәр барлыгы да, рульдә ниндирәк кеше утыруы да күренми. Мөгаен, аның дөньядан аерыласы, үзенең башкалардан өстен икәнен күрсәтәсе килгәндер.
Машинаның тәрәзәсен төшерделәр. Урта яшьләрдәге бер ир, алагаем олы кашлы алтын балдак кигән кулын чыгарып, тәмәке көлен җиргә какты. Ул тукталышта басып торган кешеләргә күз салды да, гамьсез генә тәрәзәсен янә күтәреп куйды.
Машина янына яшь кенә бер кыз килде. Теге ир кеше аны көткән икән. Ул машинасыннан төште. Аңламадым – нигә? Машинада җылырак та, яшеренрәк тә – алар өчен эчтә сөйләшү бик кулай, юкса. Икесе арасында бик «җылы» әңгәмә башланды:
– Хәлләрең ничек, кошчыгым?
– Сәлам, Газинур. Килдеңме? Бик яхшы...
– Кая барабыз?
– Сүзне алай башламыйлар. Син беләсең бит инде, җүләрем, чибәр кызлар бүләккә мөкиббән китә.
– Әлбәттә, әлбәттә! Синдәй чибәрләргә дөнья жәл түгел, бүләк кенә ни ул? – Газинур кесәсенә тыгылды. Ул аннан ялтыравыклы тартмага салынган бик затлы муенса тартып чыгарды да, сөйләнә-сөйләнә аны кызның муенына тагарга кереште. Бу җиңел эш түгел иде ахры, ирнең куллары муенны да сыйпады, берочтан түшкә дә кагылды. Ниһаять, муенса каптырмасы биреште.
– Менә, матурым. Махсус синең өчен. 999 нчы проба! Зөбәрҗәт ташлары гына да уникәү, бик кыйммәтле әйбер.
Кыз муенсалы түшен тотып карады да, йөзен канәгать елмаю белән балкытты. Кечкенә сумкасыннан уч төбе кадәрле генә көзгесен чыгарып, муенсаны җентекләп тикшерде. Аның хәрәкәтләрендә ниндидер бер эчке горурлык сизелә иде.
Машина хуҗасының да күзләре яна, иреннәре елмая. Менә ул күзен серле генә кысты да, кызга эндәште:
– Әйдә, кошчыгым, минем дачама киттек.
– Дачага?.. Дачага барыр өчен бу гына азрак булыр шул.
Кыз мәгънәле итеп муенсаны сыпыргалап алды. Газинур моны көтмәгән иде, ахрысы. Аның йөзендә гаҗәпләнү чагылып алды, ләкин шундый тиз, кыз аны хәтта сизәргә дә өлгермәде. Ир, берни булмагандай, кесәсеннән чыгарып, кызга акча сузды:
– Мә, ал, чибәркәй. Синең теләкләрең миңа көч-дәрт өсти, кошчыгым.
– Менә хәзер дачага да ярый.
Алар киттеләр. Кузгалган машина тукталышны тузанга күмде. Асфальтка ябышкан сары яфрак та битараф кала алмады. Ул машина җиленә ияреп урыныннан кузгалды. Белмим, әллә инде бу күренешкә ризасызлыгын белдерергә тырышты, әллә үзе дә аларга ияреп китәргә теләде.
Җил яфракны бөтереп-бөтереп торды да, минем аяк астыма ыргытты. Иелеп аны кулга алдым. Сары яфрак юлда ауный-ауный таушалган. Төсе дә алтынга манып алгандай... Кинәт минем зиһенем томаланды. Бу яфрак миңа дөньяда байлык, акча барын искә төшерде. Ашыга-кабалана яфракны чүп савытына илтеп салдым.
Машина китте. Җил булып, сатылган һәм сатып алынган мәхәббәт аңа иярде.
 
5
 
Күзләр – күңелнең көзгесе. Тукталышта басып торганда мин моңа тәмам инандым. Янымнан тыз-быз үтеп йөрүче кешеләрнең йөзләренә карап, күңелләрендә ниләр хәрәкәтләнгәнне белергә, аларның уйларын, хәтта язмышларын чамаларга тырыштым. Хәйләкәр, усал, битараф карашларны күрсәм, ирексездән, нур бөркелгән ихлас күзләр эзләдем.
Әнә, бер абзый килә. Ул авыр гына атлап барган җиреннән туктады да, зур сумкасын бер кулыннан икенчесенә күчереп, юлын дәвам итте. Аның йөзендә газап чаткыларын күреп гаҗәпләнмәдем мин. Чөнки ул абзыйның күзләрендәге сагыш, борчу аның авыр язмышы хакында сөйли иде
Ә менә бу хатынның карашы бөтенләй битараф. Юк, тормыш авырлыгыннан да, ялгызлыктан да килә торган битарафлык түгел ул. Тук һәм ваемсыз тормышлы кешеләрнең яшәүдән тәм, ямь таба алмавы чагыла ул күзләрдә...
Ә бу ана... Янында һәр нәрсәдән берәр яңалык, кызык табып баручы баласына ачулана. Аны, тирги-тирги, алга өстери. Ә бәләкәчнең ни гаебе бар соң? Ул әнә керсез җанының барлыгы белән рәнҗеп, саф яшьләрен агызып елап җибәрә.
Тукта, тукта! Ә бу?! Кирәк бит, ә... Нинди эчкерсез гүзәл караш. Мизгел эчендә илаһи бер нур шул күзләрдән суырылып чыкты да, бөтен җанымны, җаным белән бергә күңелемне дә биләп алды. Йөрәгем күптән таныш һәм ниндидер бик тә якын әйберен тапкандай селкенеп куйды.
Чыннан да бик таныш бит алар. Куе керфекләр арасында балкып торучы оялчан, зур матур күзләр. Шундый кадерлеләр...
Онытылып торган җиремнән карашымны шул күзләрнең иясенә юнәлттем. Каршымда синең басып торуыңны күргәч, ихластан сөендем.
Ландышым, гүзәлем минем... Карашым белән керфекләреңне, чәчләреңне назлап үттем. Өстеңдәге тәнеңә сыланып торган яшел плащыңа, муеныңдагы ап-ак косынкаңа беренче күргәндәй сокланып карадым.
– Сәлам, Ландыш!
– Сәлам!
Син елмайдың. Куркып кына, ләкин ничектер үтә дә назлы итеп кочагыма сыендың, йомшак иреннәреңне битемә тидердең. Үзең ояласың, үзең кочагыма ныграк сеңә барасың.
Мин калтырап куйдым. Сине көтә-көтә туңылган. Моны сиздең булса кирәк. Башта йомшак кулларың белән чәчләремне рәтләдең. Кызык... Буең җитми... Кечкенә икәнсең. Аннары якамны күтәреп куйдың.
– Туңгансың бит, мескенкәй.
Юк, туңмадым! Чөнки синең шул мизгелдәге ихлас хисең мине кояш нурларыннан да ныграк җылыта. Ә тукталыштагы кешеләрнең безгә төбәлгән күзләрендәге сокланудан күңелемә бәхет тула иде.
Мин елмаеп куйдым. Миңа рәхәт. Бик рәхәт. Күзәтсеннәр. Синең мине никадәр яратуыңны күреп торсыннар.
Сәгатькә күз салдым. Кызганыч, вакыт алга баруын дәвам итә.
– Әйдә, киттек!
Сине кулыңнан җитәкләп алдым һәм без әкрен генә китеп бардык. Әллә ничек, сиңа сөйләргә сүзләр тапмыйм. Үз уйларыма бирелеп, бәхетемнән тилереп барам. Ә син үпкәләмисең. Янымнан шаяра-шаяра, уйный-уйный атлыйсың.
Көтмәгәндә, бөтен урамны яңгыратып, көлеп җибәрдең:
– Кара әле, кара... Теге абыйның... Борыны кып-кызыл, помидор төсле...
Чыннан да... Мин елмаеп куйдым. Кызык. Ул абзый бу сүзләрне үзе ишетсә, нәрсә дияр иде икән? Яшәү ямен белүче, ачык күңелле кеше булса, һичшиксез, безгә кушылып көләр иде. Ә ачуланып, үпкәләп китсә?
Син миңа уйларымның очына чыгарга ирек бирмәдең. Кулыңны ычкындырып, юл кырыена, агачлар арасына йөгердең.
– Кара әле, кара. Нинди матурлык! Күрче бу яфракларны.
Мин яныңа бардым. Аптырап басып торуымны күрдең дә, карашыңны бер сирпеп алгач, җирдәге яфракларны кулларың белән күккә чөяргә тотындың. Алар шыбыр-шыбыр иңнәребезгә коелдылар.
– Бәхет яңгыры ява!
Түзмәдем, сине кочагыма алдым... Бәхет дигәннәре шушымы икән әллә?! Гүя, бар дөньясы безнең өчен яратылган. Шушы салкынча көзге көн дә, шәһәр урамнары да, шушы бакча, сукмаклар да...
– Соңа каласың бит, Ландыш!..
Йомшак кына аның чәчләрен сыйпадым, битенә кагылып үттем. Ул күзләрен йомып, бераз назланып торганнан соң:
– Чынлап та, дәресләр башланыр вакыт җитә, әйдә тизрәк, – дип мине алга әйдәде.
Менә университет бинасы. Таш баскычлар. Безнең кебек үк студентлар авыр агач ишекләрдән эчкә кереп югалалар. Син дә, иңнәремә тагын бер тапкыр сыендың да, шул баскычлардан югары йөгердең. Шул мизгелдә миңа нидер булды. Синең ишеккә барып тотынганыңны күреп, бар көчемә:
– Ландышым... Ландыш! – дип кычкырдым.
Син борылып карадың. Йөзеңне шат елмаю белән балкыттың да, кереп ишек артында югалдың.
Әллә ничек, күңелем тынычланып калды. Синең ихласлыгың икеләнүле уйлардан арындырды. Сине уйлый-уйлый тукталышка атлаганда да йөземнән елмаю төшмәде.
Юл буенда чәчәк сатып утырган әбекәйне күреп, аның янына ашыктым. Чиләктәге ландыш чәчәкләренә сокланып та, гаҗәпләнеп тә:
– Әби, көз көне кайдан килде бу чәчәкләр? Аннары... барлык ландышлар чәчәк тә атмый бит әле, – дип куйдым.
– Өйдә үстерәм, балам. Атмаганын да беләм. Шуңа чәчәклеләрен күрә белергә, сайлап алырга кирәк. Йә, үзеңә сайла әле бер матурын.
Мин чиләктән күңелемә хуш килгәнен алып акчасын түләдем. Шул гүзәл чәчәккә сокланып, бәхетле киләчәгемә атладым...
...Еш кына шул көндәге ләззәтле хисләрне искә төшереп, күзләремне йомам. Күз алдына син киләсең. Синең елмаюың, буй-сының хәтеремдә кабат яңара. Мәхәббәт! Әйе, барлык ландышлар да чәчәк атмыйдыр да шул, ләкин белегез, чәчәклеләрен күрә белергә, сайлап алырга кирәк. Шул вакытта мәхәббәт тә, ихлас елмаю булып, йөзләребезне балкыта.
"Идел", 02.07.2012

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013