Бүген Әдипләр: Айрат Ибраһим
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Айрат Ибраһим


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Айрат Ибраһим
Габдрәшит Ибраһимов
Павел Иванов
Дамир Идиятуллин
Рафис Измайлов
Илдус Илдарханов
Рәмзи Илялов
Әлфия Иксанова
Фәрит Имамов
Эльвира Исламова (Гәрәева)
Венера Исрафилова
Рәзилә Исрафилова
Сәрия Исхакова
Гаяз Исхакый
Дилә Йосыпова
Айрат Ибраһим

ЕРАКТАГЫ ЯКЫН МИЛЛӘТТӘШ

“Тыңлагыз, тыңлагыз! “Азатлык” радиосы сөйли... Дөнья буйлап сибелгән татарлар турында... Сембер яңалыклары белән Айрат Ибраһим...”
Айрат Ибраһим – иң якын күрше-туганыбыздай “Азатлык” дулкыннары аша меңнәрнең йорт-күңелләренә керүче милләтәшебез. Чит җирләрдә яшәүче туганнарыбыз язмышы белән таныштырып, яшәеш турында уйландырып, кешелек дөньясындагы ялгышларны фаш итеп, күңелләрне сафландырып тора. Гасырлардан гасырларга күчеп, меңнәрчә елларга сузылган кешелек дөньсының бердән-бер олуг хыялы – хаклык, тигезлек юлына ымсындыручы, чакыручы да ул.

Ибраһимов Айрат Исмәгыйль улы 1936 елның 10 февралендә Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туган. Айрат абый элеккеге Советлар Союзы җирлегендәге татар дөньясын аркылыга да, буйга да гизгән шәхес. Ул узган юллар Германиядән алып “Татар бугазы” төбендә утырган Владивостоккача сузылган. Мордовия, Нижгар, Пенза, Тамбов, Волгоград, Самар, Сарытау кебек күп кенә өлкәләрне гизеп, милләтәшләребез тормышын өйрәнгән.

Аның иң зур хезмәте – 1988 елда ук бөтен СССР өчен беренче карлыгач булган татар милли оешмасы “Туган тел”гә нигез салучыларның берсе булуы. Айрат абый бу оешманың ел саен алыштырылып торучы рәис вазифаларын байтак еллар башкаручы һәм 20 ел буе оешманың төп идеологы булып саналган.

Сембер “Туган тел”енең “балалары” – “Өмет” газетасы белән “Чишмә” телевидениясе тапшыруларының дөньяга килүендә дә Айрат абыйның хезмәте зур. “Туган тел”нең беренче рәисе буларак, “Чишмә” тапшыруын башлап җибәреп, белгеч килгәнче, 4 ай буе алып баручы да, күп еллар “Өмет” гәзитендә эшләп гәзит укучыларының мәхәббәтен яулаган журналиста. Шул ук тынгысыз җан 1988 елдан бирле Шәһри Болгарга сәяхәтләр оештыручы, Ульян каласында беренче булып “Нардуган”, “Нәүрүз” бәйрәмнәрен, “Сембер җыры” конкурсларын башлап җибәрүче, өлкә үзәгендә ана теле буенча беренче факультатив дәрес ачып җибәрүче күпкырлы сәләт иясе. Айрат абый меценатлык эшчәнлегендә алып бара. Ул “Туган тел” тарафыннан билгеләнүче “Мәшһүр татар” исеменә лаек булганнарны акчалата бүләкләүне үз өстендә тота. Үз акчасына китаплар чыгарып, тарата. Шул сәбәпле татар дөньясын рухи яктан баета.

Айрат абый менә дигән язучы, публициста. Аның “Нинди язмыш көтә сине, и туган тел?”, “Хаклык, җиңәчәк!”, “На похоронах лжи”, “Мәчетләребездә дә милләт язмышы”, “Өмет бары үзебездә генә”, “Шундый шундый хәлләр” кебек телебез, динебез язмышын, халкыбыз тарихын бәян итүче дистәгә якын документаль китабы һәм меңгә якын язмасы чыкты.

Бүгенге көндә публицистика жанры халкыбыз мәнфәгатен яклау, милләтебезне уятып, уйландыру, бәйсез дәүләт төзү юлындагы иң көчле коралның берсе ул. Анда бүгенге чорның вакыйгалары, тел, дин вә дәүләтне торгызу тырышлыгы, тарихи елъязмалар буларак та языла. Көрәшкә күтәрелгән милләтнең фикери карашы, энҗе-мәрҗәннәрдәй, бер асыл җепкә тезелә. Бу бәһәләп бетерә алмаслык хезмәтләр өлешендә Айрат абыйның иҗат җәүһәрләре, язучы-публицист Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Туфан Миңнуллин кебек билгеле милләтәшләребезнең иҗатлары белән бер рәттә тора.

Бүгенге татар дөньясы Айрат абыйны “Азатлык” радиосының танылган журналисты буларак белә. Ул шулай ук Татарстан матбугатында да милләтебез язмышына бәйле саллы гына язмалары белән укучыларның игътибарын җәлеп итәргә тырыша. Айрат абый өчен яшәешнең бердәнбер мәгънәсе – үзе кебек киләчәк буын калдыру, гасырлардан килгән табигый закончылыкны саклау.

Фани дөньяда яшәүнең кеше тормышына бәйле булган ике хакыйкатенә төгәл төшенгән шәхес ул. Аның беренчесе – иң авыры, нинди генә авырлык-язмышларга тарысаң да, һәрчак кеше булып калу, кешечә яшәү икән. Икенчесе – иң мактаулысы, үз халкыңа, милләтеңә хезмәт кылып, аз гына булса да аны алга этәрү, югарыга, бөеклеккә күтәрү.

Дөреслек хакына әйтергә кирәк, янында бер фикердә торучы иптәшләрең, таянычың булырдай гомер юлдашың тормаса бер кеше генә андый зур эшчәнлек алып бара алырмы идеме икән? Юктыр. Бу яктан Айрат абый бәхетле ир, ышанычлы дус. Фикердәш-дуслары, тормыш иптәше Әминә апай, кыз-оныклары – милләт яшәеше өчен хезмәттә көч-дәрт бирүчеләре, ныклы рухи тыллары аның.

Бу көннәрдә Айрат абыйга 75 яшь тула. Хәер, туган көненә исе китми аның. Ул гынамы, гаделсезлек хөкем сөргән бу илдә туганына үкенә дә әле ул. Әмма аның безнең арада булуына без – дуслары, туганнары, милләттәшләре шатланабыз. Аңа киләчәктә дә саулык-сәламәтлек, озын гомер теләп, безне үзенең язмалары белән шатландырып торуын телибез.

Нурулла ГАРИФ
Матбугат.ру



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013