Бүген Әдипләр: Әкрам Даутов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әкрам Даутов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әнвәр Давыдов
Әкрам Даутов
Рузидә Даутова
Батыргәрәй Дәүләтбаев
Фәнәвис Дәүләтбаев
Илмира Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
Нурия Дәүләтголова
Җәүдәт Дәрзаман
Дәрдмәнд
Наилә Демидова
Гавриил Державин
Илдус Диндаров

Халык композиторы, шагыйрь, чәчән

Әкрам Даутов
(1914-1986)
1914 елның 17 ноябрендә Башкортстанда, элекке Кандра районының Ярмөхәммәт авылында туган. Галәмдә шундый йолдыз-җисемнәр була: алар гадәттәгедән яктырак яна, игътибарны һәрчак җәлеп итеп тора. Ул синең иманыңа, сердәшеңә, киңәшчеңә әйләнә һәм шул йолдыз көннәрнең берсендә, янып һәм барлык җиһанны күзләрне камаштырырлык якты нурга балкытып, метеор кебек җир куенына атыла, метеоритка әйләнә. Галәмне моңсулык томаны каплый. Гомер юлыңда маягыңны югалткан кебек буласың, аны сагынасың, бәгырьләрең әрнеп, йөрәгең сулкылдап юксынасың. Якташыбыз Әкрам Даутов та шундый олы һәм якты шәхесләрнең, сәнгатебезнең нур чәчеп торучы маякларының берсе иде.

...Тирә-юньне моңга оетып, шифалы-йомшак, талгын җил кебек җыр агыла. Моң ташкыны галәмгә тарала:

Сәлам сиңа, әнием,
Ерак-ерак җирдән.
Сәлам сиңа күңелем түреннән.
Бала чакларымда,
Кысып кочагыңа
Сөйгән улларыңның береннән.
Әнием, күз нурым,
Көт мине, кайтырмын.

Бу изгvе юллар нур белән, моң белән, йөрәк сагышы һәм өмет белән сугарылган. Җыр ничәмә еллар инде галәмне моң-наз белән сугара һәм аңарда тагын егерме-утыз буын балаларына үз әниләренә тирән мәхәббәтен җыр-моң белән җиткерерлек көч-куәт, тирән һәм якты-саф хис бар әле. "Әниемә хат" - мәңгелек! Һичкайчан да ялкытмый торган җыр! Һәрчак сагындыра, күңелне дәвалый торган изге-бөек җыр! Кояш кебек балкый торган җыр! Бу җырны тыңлау белән күз алдына баласын күкрәгенә кыскан бөек Ана образы килеп баса. Иң изге, мөкатдәс, илаһи образ! Бу җырда Ана һәм Бала мәхәббәте, аларның рухи бердәмлеге бергә үрелгән, шуңа күрә дә ул ифрат озын гомерле булды. Аның гомере - чиксез. Анага карата никадәр көчле һәм тирән мәхәббәт хисе бу көйдә, бу сүзләрдә! "Әниемә хат" - Әкрам Даутов күкрәгеннән бәреп-атылып чыккан хис-моң вулканы. Бәлки кайберәүләр аның кем әсәре икәнен дә онытканнардыр. Халык күптән инде аны үз җыры, үз моңы иткән, шәхси рухи байлыгына әверелдергән, күңеленә сеңдергән. Бу - җырга бирелгән иң югары бәя.

Быел Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең оештыру съезды барган көннәрдә делегатлар хөрмәтенә сәнгать осталарының зур концерты булды. Сәхнәгә татар егете - Ленинград филармониясе солисты, барлык җир шарын концертлар биреп урап чыккан олуг җырчы, РСФСРның атказанган артисты Альберт Асадуллин күтәрелде: "Хәзер мин сезгә иң яраткан җырымны - дөньядагы иң моңлы, иң назлы, иң нурлы-җырны башкарам!" - дип игълан итте һәм бернинди музыка коралсыз... "Әниемә хат"ны җырлый башлады. Җыр гына түгел, ә рухи балкыш, гимн, риваять-мәдхия иде бу! Зал аягүро басты, һәркем күз яшен сөртә: зал, чал Казан, барлык татар доиьясы, хис-яшьләргә буылып, иңрәп елый иде. Алкышларның чиге булмады. Болар барысы да Әкрам Даутовның бөеклеге алдында баш ию, аның якты истәлеген яңарту иде.

Ул ифрат бай һәм матур, тирән эчтәлекле һәм күпләргә үрнәк булырлык тормыш-иҗат юлы үткән. Әкрам Сөнәгать улы (әтисе - коммунист, районда активист булган) 1914 елның 17 ноябрендә Башкортстанда, элекке Кандра районының Ярмөхәммәт авылында туган. Ул аңа тәүге җырларының берсен - "Ярмөхәммәтт тирәге"н багышлый:

...Шул тирәктә минем тамгам бар...
Күз яшьләрем шунда тамганнар,
Киткән чакта туган ягымнан,
Аерылганда бала чагымнан...

Аның балачагы, яшьлеге җиңелдoy булмый. Шулай да яшьтән үк сәнгатькә - матурлык дөньясына гашыйк була. Әкрам ага егет чагында Үрмәкәйдә яшәүче Гали Махиянов, Ришат Аслаев һәм минем әти Вәлиәхмәт белән авылларда концерт-спектакльләр куеп йөрүләрен еш хәтерли иде...

Тормыш һәм язмыш аның алдына сынауларның катыларын куя, төрле төбәкләргә ташлый. Ул комсомол путевкасы буенча Карелиядә бораулаучы, Магниткада җир казучы булып эшли, кичке мәктәптә һәм Уфада коммунистик университетның комсомол бүлегендә укый. Туймазы районында башлангыч классларда укытканнан соң Казан пехота училищесында курсант, полк мәктәбендә - взвод командиры, Одесса пехота училищесында курсантлар ротасы командиры була.

Әкрам Даутов үзенең тәүге - "Милиш чәчәкләре" дигән җырын 1937 елда Казан медицина институты студенткасы Мәһбүбәгә (ул соңыннан күп еллар Туймазыда балалар врачы булып эшләде. 4 бала тәрбияләп үстерделәр) багышлап яза. Биш яшеннән гармунда уйный башлаган Әкрам Казан хәрби училищесында укыганда атаклы Фәйзулла Туишевның гармунчылар ансамблендә катнаша, Кәрим Тинчурин җитәкчелек иткән драма түгәрәгенә йөри, мәшһүр Салих Сәйдәшев оештырган горнизон хорында башлап җырлаучы була, җырлар яза. Кызыл Армниниң җыр һәм бию ансамбле составында Мәскәүнең Зур театры сәхнәсендә Советларның VII съезды делегатлары алдында Сәйдәш хорында башлап җырлаучы булып чыгыш ясый.

Әкрам Даутов сугышның башыннан ахырына кадәр катнаша, һәрчак алгы сызыкта була. Батальон командиры гвардия майоры Даутов 4 тапкыр яралана, контузия ала, батырлыгы өчен Кы.чыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә. Алар,арасында "Берлинны алган өчен" медале дә бар, Сугыш тәмамлангач ул ике ел Германиядә хәрби администрация коменданты урынбасары булып хезмәт итә, тик җырдан, гармуннан аерылмый. Гармун моңы һәм җыр яралы күңелләрне дәвалый.

...Ут-суларны кичеп, әҗәлләрне җиңеп, күкрәге тулы орден-медальләр һәм уңмас яралар белән туган ягына кайткач, Әкрам Даутов Кандра урта мәктәбендә җыр укытучысы һәм военрук булып эшли, балаларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли, җырлар иҗат итә.

1953-54 уку елында миңа Әкрам Даутовның укучысы булырга туры килде. Укучылар арасыннан җыр-моңга, гармунга, шигырь язарга сәләтлеләрне эзләде, тапты. Ул аларга юнәлеш бирә, үстерү хәстәрлеге күрә иде. Минем яшәешемә дә аның шушы юнәлештә шактый ярдәме тиде. Район культура йортына концертлар белән барганда үзешчән коллективларга җыр, нәфис сүз, музыка коралларында уйнау буенча эчкерсез методик ярдәм күрсәтә иде. Кешеләргә ихласлыгы, ягымлылыгы, йөрәген үтәли күрсәтә алганы өчен ярата идек без аны. Күзләреннән, теленнән һәрвакыт моң тамарга торган кебек иде. Шуңа кызыга һәм соклана идек...

Башкортстанның атказанган культура эшлеклесе Әкрам Даутов район культура йортында художество җитәкчесе һәм директор булып эшләгәндә районыбыз һәм шәһәребез үзешчән сәнгате, культурасы чәчәк ата, республика күләмендә танылу таба, абруй казана.

Әкрам Даутов безгә, халкыбызга 700дән артык, берсеннән икенчесе гүзәлрәк җыр калдырып китте. Нинди җимешле иҗат, тынгысыз эзләнүләр, күңел һәм рух балкышы! Ул җырларының сүзләрен дә, көйләрен дә үзе яза, аккордеонда уйнап, үзе үк башкара иде. Мәшһүр-бөек шагыйрь Наҗар Нәҗми сүзләре белән әйткәндә, "Аның кебек бездә тагын кем бар? Юк би! Бездә, дигәнем - татар-башкортта, дигәнем. Аның "Йөрәк моңнары", "Әнием мактады" дигән җыр җыентыклары шатлыклы күренеш булды, һәвәскәр композииторга Башкорт АССРның атказанган культура эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелүе аның тынгысыз иҗатына олы бәһа. Ул үзенең иҗаты белән чын-чыннан халык чәчәен хәтерләтә...

Һәвәскәр композиторның җырлары бер-берсенә охшаш түгел, һәр җырның үзенә хас моңы бар, ритмы һәм музыкаль аһәңе бар. Әлбәттә, бу автор фантазиясенең чагылышы. Җырның сүзләре дә, музыкаль эшләнеше дә бер-берсен тулыландыра. Монда һәр сүз аңлаешлы, гади, үз урынында. Әкрам Даутовның җыр тематикасы ифрат киң"...

Әкрам ага ифрат кешелекле, тыйнак, ачык күңелле, ярдәмчел, абруйлы, таләпчән һәм туры сүзле, сәләтле иҗат кешесе - кабатланмас Талант һәм Шәхес иде. Хәзер сүзне аның кызына -128 нче һөнәрчелек-техник училище директоры урынбасары Заира Шәриповага (ул озак еллар буе медицина училищесында укытты, Әкрам абыйның дүрт баласы да югары белемле, өчесе - педагог, берсе - инженер) бирик: "Әтидә табигатьнең сирәк очрый торган бүләге - бөеклек белән гадилек бергә үрелгән иде. Аның характерының төп үзенчәлеге - һәрчак гади халык арасында, кайнап торган тормыш уртасында булу. Мин бик озак аның һәрчак гади колхозчы, шофер, төзүче янына тартылуын аңлый алмадым, моңа гаҗәпләнә идем. Теләсә, ул һәрчак югарырак дәрәҗәдәге кешеләр арасында була ала иде ич. Ул нәкъ шундый очрашулардан үзенә рухи азык тапты, шуларны җырга салды. Безнең квартирдан беркайчан да кеше өзелмәде, күпләре акыллы киңәш сорап килә иде. Шатлыкларын, кайгыларын уртаклаштылар. Әти аларга һәрчак җылы сүз тапты, ярдәм итте. Ул аларны күңел җылысы белән генә түгел, ә җырлары белән дә юатты, авырлыкларны җиңәргә өйрәтте. Аның һәр җырының үз тарихы бар. Ул хәстәрлекле, акыллы, назлы әти дә, ышанычлы һәм сизгер күңелле тормыш иптәше дә иде. Беркайчан да, беркемне дә кыерсытмады. Югары культуралы интеллигент иде ул".

Кайберәүләр Әкрам аганы җырлап-уйнап, рәхәттә генә яшәгән дип уйлыйлар. Һәм ялгышалар. һәр җыр - йөрәктән тамган кан тамчысы, күзләрдән аккан яшь, йокысыз төннәр, газап һәм уйланулар-эзләнүләр дә үткән көннәр ул. Һәм шатлык та, рух һәм күңел балкышы да. Иҗат шатлыгы. Җыр тудыру дөньяга бала китерү белән бер ул! Шуңа да илаһи моң тәннең һәр күзәнәге аша кеше күңеленең иң яшерен-серле почмакларына үтеп керә һәм бар булмышны били, гүзәллек һәм яктылык дөньясы төзи, рухи халәтебезне камил-илаһи биеклеккә күтәрә. Җыр-моң... әмма бу үтә дә серле, тылсымлы, ниндидер сихри көчкә ия булган сүзнең мәгънәсен төгәл генә әйтә алмыйбыз. Әйтә алмыйбыз, әмма тоябыз. Чөнки моңның төгәл мәгънәсен җыр әйтә.

Әкрам Даутов 1986 елның 9 январенда арабыздан мәңгелеккә китте. Рәнҗеп, үпкәләп, үзен кимсетелгән итеп тоеп, күңеле сызып китте. Тормыш иптәше Мәһбүбә апа белән бер-бер артлы киттеләр (бер-берсен нык яраткан, бер-берсеннән башка яши алмаган парларның дөньядан бер тирәдәрәк китүләрен ишеткәнем бар иде). Иң газаплысы, иң үкенече шул: аны соңгы юлга озата алмадым - ерак сәфәрдә калдым.

Соңгы очрашуыбызда озак кына сөйләшеп утырдык. Күңеле төшенке, тулышкан иде. Соңгы көннәрен яшәгәнен тойгандыр. "Хәзер уйланырга вакыт күп. Мәһүбәм дә, мине татлап, теге дөньяга китеп барды (ул аны авырган, түшәктә яткан көннәрендә сабый бала урынына тәрбияләде -З.Н.), Мин менә болай уйлап ятам әле: элекке кешеләр Аллага ышанганнар,аларның иманы булганн, аларга үлем дә куркыныч түгел, җиңел булгандыр Менә без үләргә әзер түгелбез икән, шуңа да бик куркыныч тоела". Аннары пианино артына утырды да җырлый башлады. Үзе уйный, үзе җырлый, үзе елый... Без бер-беребезне кочакладык, ул башын минем күкрәгемә куйды һәм Габдулла Тукайның "Тәфтиләү" шигыреннән түбәндәге юлларны кабатлады:

Әй, мөкатдәс моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Син тынасың, мин сүнәмен,
Аерылабыз ахырысы...

Соңгы очрашу һәм, хушлашмыйча-бәхилләшмичә, мәңгелеккә аерылу. Нинди аяныч! Күңел-йөрәк әрни, сызлый, сулкылдый, елый, сагына, бәгырь өзелә-өзгәләнә. Бүген эчемнән генә әллә җырлыйм, әллә елыйм:

Елама, бәгърем, елама,
Аерылу хәлләре була ла.
Яшьләреңне өмет киптерсен,
Тиздән күрешү өмет китерсен,
Елама, бәгърем, елама...

Юк, булмый, җитәр!.. Беренче сүзләрдән үк инде күз яшьләремне тыю бик авыр. Күңелгә сыймаган хисләрем, күз яшьләре булып, тышка бәреп чыга. Җыры да бит нинди - бәгырьгә төшәрлек! Ул үзе дә озын көйләргә шактый матур, моңлы итеп җырлый иде. Гадәттә, аягүрә басып, тавышын аз гына калтырата төшеп, сузып җибәрә иде... Кешеләрне ярата, тормышка мөкиббән гашыйк иде...

Сүз - шагыйрь Муса Сираҗига: "...Йөрәк яраларын да, әрнеш-рәнҗешләрен дә үзе белән алып китте. Сугыш һәм хезмәт ветераны белән күпме җыр-моң китте! Ургылып аккан тау чишмәсенең җаны - табигатькә ямь бирер күркәм тавы гөрселдәп аугандай булды. Моң чишмәсе таусыз торып калды... Ә юк! Моң үләме дә, халык күңеленә, халык теленә кергән илһамлы иҗат юк буламы?!

Халкыбызның ихтирам-хөрмәтен казанган андый абруйлы, талантлы әдәбият-сәнгать әһелләре физик яктан гына юк оулалар, рухи яктан алар үлмиләр. Үзләре дөньядан киткәч, икенче озын гомер - әсәрләрендәге тормыш белән яши башлыйлар. Җырларының гомере күпме булса, моң тудыручының гомере дә шулкадәр озын була. Иҗаттагы ул яшәү халык мәхәббәте, халык хәтере белән үлчәнә. Әкрам Даутов җырларын исә халык күптән үзенеке итте, димәк, ул әсәрләрнең авторы да безнең белән, моң сөючеләр белән бергә, туар көннәргә карап юл ала. Әниләрдән, мәхәббәттән, җыр моңнан һәйкәл күтәргән, уй-тойгыларын, йөрәк сүзләрен үлемсез хат-ядкарь итеп киләчәккә салган бу мәшһүр музыкантның иҗаты хплык күңелендә яшәвен дәвам итә"...

Әкрам Даутов үзе исән чагында кадерен белмәделәр, зурламадылар, сакламадылар, киресенчә, кайбер җитәкчеләр аны җәберләде, газаплады, эзәрлекләде, йөрәк-бәгырен телгәләде. Соңгы елларда иҗат кешеләреннән, зур шәхесләрдән (аңлы рәвештә һәм алдан уйлап төзелгән мәкерле планнар белән) аларның бөеклеген шиклелек томан-рәшәсенә күмәргә, якты образларын төссезләндерергә, кечерәйтергә теләп, юк җитешсезлекләр, кимчелекләр эзләп, аларны күпертеп күрсәтү, төрле уйдырмалар уйлап чыгару гадәткә кереп китте. Ни өчен? Сәбәпләре нидә? Төп сәбәп шунда: шулар нигезендә үзләренең мескенлеген (кулларында калтырап-өркеп вакытлы гына тоткан дәрәҗә-постлары булса да), булдыксызлыгын, түбәнлеген каплау, вакытлыча гына булса да, үзләре белән олы шәхесләр арасындагы кискен аерманы төссезләндерү, тоныкландыру һәм үз властен, "мин кем"леген күрсәтү өчен (бу аларга бик отышлы) кирәк иде. Тик шәхесләр моңардан тагын да ныграк балкый, күтәрелә төшәләр. Вакыт һәм Халык дигән гадел хөкемдар да бар ич әле! Җитәкчеләрнең бәгъзеләре иҗат кешеләрен ниндидер кодексларның үтә кысан калыплары эченә ябарга һәм сыйдырырга тырышалар. Әкрам ага Даутов та һәрчак шул кысанлыкны тоеп яшәде һәм... иҗат итте. Ул таләпчән, туры сүзле, дөреслекне һәм шәхес иреге яратучы-таләп итүче, дәрәҗәләр алдында баш имәүче, мескенләнмәүче кеше иде. Бу җитәкчеләргә ошамады, ачуларын кабартты. Аны сындырырга, үз кулларына алырга тырыштылар. Ул бирешмәде, бөгелмәде - үзен гранит кыя кебек горур тотты. Иҗат, беренче чиратта, ирек ул. Алар иҗат иткән осорлор Пер-бересио охшамаган кебек, үзләре дә башкалардан кискен аерылып тора. Башкалар кебек булсалар, язмас һәм яза да алмаслар иде. Иҗат - яну-көю, балкыш, ачышлар, газап-шатлыклар, күңел җимеше ул. Ул кысаларга сыймый, әсир була алмый. Менә шул хакыйкатьне аңламый кайбер түрәләр. Сенека сүзләре белән әйткәндә, бераз "акылсыз", "сәеррәк" булмаган гений булмый.

Билгеле, гаепле кешеләрнең исемнәре миңа бик таныш, аларны галәм ишетерлек итеп атап, йөзләрен фашларга да булыр иде. Ләкин бу Әкрам Даутовның якты образын кечерәйтер, аның бөеклеген түбәнәйтер, аның рухына туры килмәс иде. Алар бөек халык композиторы, халык чәчәне, халык шагыйре алдында - бары тик оятсыз әхлакый чүпләр. Шулай да икесенең исемен телгә алмый үтәлмим (бу Әкрам абыйның истәлегенә һәм принципларына хыянәт итү булыр иде). Алар - торгынлык чоры түрәләре, КПСС шәһәр комитетының элекке секретарьлары Әнисә Латыйпова һәм Мидхәт Сагеев. Әкрам Даутовны эзәрлекләүгә алар аеруча күп көч салдылар.

Әтисе вафат булгач, Заира Әкрамовна газетада некролог бирү мәсьәләсе буенча М.Г.Сагеевка керә. Ул аңа: "Никаких некрологов и комиссий не будет! Готовимся к выборам!" - дип тупас-дорфа гына җавап бирә. Нинди мәрхәмәтсезлек, оятсызлык, куркаклык, түбәнлек һәм мескенлек! "Ленин юлы"нда басылып чыккан кайгы уртаклашу хәбәренең берсе "Атын башак" (ул аңа даими йөрде) әдәби берләшмәсеннән, икенчесе үзе укыткан 7нче урта мәктәптән иде...

Әкрам Даутовның 60 еллык юбилее алдыннан мин типографиядә афишалар бастырдым һәм авылларга тараттык. Шуларның берсен Ә.Г.Латыйпова Кәкребаш авылында күрми калган. Мин шагыйрьләр Әнгам Атнабаевны, Тимер Йосыповны һәмм язучычы Вазыйх Исхаковны Сәрәнгә очрашу кичәсенә алып киткәнн идем. Машина җибәртеп, Латыйпова мине партиянең шәһәрр комитетына чакыртып алды: "Афишаларны җыеп ал да юк ит, берниндн кичә дә, очрашу да, концерт та үткәрмисез! Кем ул Әкрам Даутов алай зурларга?!".

Кичәне, куркып тормадык, уздырдык. Хәтта КПСС шәһәр комитетының һәм шәһәр Советы башкарма комитатының котлау адресын тапшырырга да вәкил табылмады. Килгәннәре дә залда мескеннәрчә посып утырды. Хәтта эш шуңа кадәр барып җиткән: Кандра поселогында яшәүче бер оятсыз кеше "Әкрам Даутов сугышта дошман ягына чыккан, пленда булган икән" дип, ялган хәбәр тараткан. Килсен ул кеше минем янга, мин аңа СССР Дәүләт иминлеге комитетының Үзәк архивыннан килгән бер хат укытырмын. Моңа өстәп бары шуны әйтә алам: сугышта майор Даутов, ялгыш приказга сукырларча буйсынмыйча, үз батальонын күрәләтә үлемгә дучар итүдән баш тарткан, һәм бик дөрес эшләгән. (Командирлар арасында да ахмаклар җитәрлек булган). Моңа да йөрәк кирәк әле... Бүген исән калган полкташлары аңа акыллы карары өчен рәхмәт укып бетә алмыйлар...

Эзәрлекләүләргә түзә алмыйча, коммунист Әкрам Даутов КПСС Үзәк Комитетына, ярдәм сорап, хат белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Бу шикаять-хат күпләрне чыгырыннан чыгарды. 1985 елның апрелендә Әкрам абый белән икәү, аның барлык җырларын, шигырьләрен, поэма һәм романын бер зур чемоданга тутырып, КПСС Өлкә Комитеты секретаре Таһир Ахунҗанов янына киттек (мин озата йөрдем). Композиторның: "Менә боларны нишләтим инде, үзем белән бергә теге дөньяга китәләр бит", - дигән соравына Ахунҗанов, кырыс кына: "Теләсә нәрсә эшләт, миңа алар кирәкми. Язган әйбер күп булыр ул, аларның язмышында минем эшем юк! Җырларыңны радиодан тапшырырга кушарбыз", - диде дә, безне иҗади союзларга җибәрде. Композиторлар союзында (аларга алдан шалтыратып куйганнар иде) Хөсәен Әхмәтов Әкрам аганы күп язуда (башкаларның яза алмаганында, әйтерсең, ул гаепле), "моң" сүзен дә әйтә алмаган Роберт Газизов аны "моң"сызлыкта, милли колорит булмауда гаепләделәр. Тиргәлеп-сүгелеп, мыскыл ителеп чыккан Әкрам аганың Актерлар йортының концерт залында берүзе пианинода уйнап, елый-елый җырлап утыртмы искә төшсә, әле дә күзләремә - яшь, тамагыма каты тоер тыгыла. Күңел сыкрый, сызлый. Күрде инде аның башкайлары. Рухы көчле иде, һаман язды, кешеләргә рәнҗешен сиздермәде.

Әле дә ярсу күңел,
Бирешерлек түгел,
Картайсак та, йөрәк яшь әле дә.
Көннәр нурланганда,
Бәхет зурланганда,
Яшәргә дә әле, яшәргә,
Яшәргә дә әле, яшәргә!

Шулай дигән иде дә бит... Барлык галәмне җыр-моңга күмеп, кешеләргә шатлык өләшеп, яшәргә тиеш иде әле ул... Булмады шул, хыялын, өметен, гомерен өзделәр. Скрипка кылы кебек, шартлап өзелде. Җырлары гына калды...

Тагын бер үтә зур оятсызлык: Әкрам ага каты авырып үлем түшәгендә ятканда "хәл белергә килгән" берәү композиторның Башкортстан китап нәшриятына тапшырырга дип әзерләп куйган 200дән артык җырын алып чыгып киткән. Кулдан эшләнгән бу яшел тышлы "китап" шулай эзсез югала, китап булып чыгасы ул кулъязма бүгенге көндә кайсыдыр комсызында һәм оятсызында, "үле капитал" булып, тузанланып ята. Нинди түбәнлек, мескенлек, пычрак күңеллелек! Кемгә үлем - кемгә байлык... Нинди түбәнлекләргә төшә комсызлыгы аркылы адәм баласы! Ә ул үзе, аның җырлары гомер буе кешеләргә бары тик изгелек-игелек кенә китерде, яктылык кына өләште бит, югыйсә! Әйтик, күренекле җырчылар Хәйдәр Бигичев белән Зөһрә Сәхәбиеваны аның "Өметемне өзмә генә" җыры кавыштырган. Әйтер сүзем шул: әлеге кеше Әкрам Даутовның якты рухы һәм бөеклеге алдында чистарынсын - ул "китап"ны кире кайтарсын иде. Халык аны бәхилләр. Әкрам ага рухы ярлыкар - ул кеше газаплардан арыныр...

Хәер, сүзне күренекле, абруйлы бөек шәхесләргә бирик. РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт һәм Салават Юлаев премияләре лауреаты Наҗар Нәҗми: "...Әкрам Даутов чын-чынлыгын-да табигать бүләк иткән очкынлы шәхес, бик тә уникаль фигура... Әкрам Даутовны үлемсез итәргә өч җыры - "Әниемә хат", "Өметемне өзмә генә", "Яшәргә дә әле, яшәргә" җырлары да җиткән. Ә аның кабатланмас талант икәнлеген һәрбер җыры раслый... Шундый зур тылсымлы көч йөрткән һәм үзеннән соң шуны кешеләргә калдырып киткән, үзеннән соң да кешеләргә яшәргә ярдәм иткән кешене бәяләмәү мөмкин түгел, һәр матур җыр көтелмәгән бәхет булган шикелле, һәр талант та халыкның көтелмәгән бәхете ул!".

БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Сәләм премиясе лауреаты, Башкортстан Композиторлар союзы идарәсе председателе урынбасары Рим Хәсәнов: "Әкрам Даутов үз иҗаты белән халык иҗатына, халык моңына бәйләнгән, Ул язган җырларның күбесе халыкта яши һәм яшәячәк тә! Әкрам абый ачык күңелле, туры сүзле, дөреслек яратучы кеше иде. Аның күңеле һәрчак моң белән тулы булды. Бөек халык композиторының исемен якташларының хәтерендә мәңгеләштерергә кирәк".

Хәзер редакциягә килгән берничә хат белән танышыйк. "Безнең якташыбыз, яраткан композиторыбыз, шагыйребез, җырчыбыз Әкрам Даутовның йөрәктән ургылып чыккан әниләр, Ватан, мәхәббәт турындагы җырлары әле дә безнең күңелләрдә яңгырый. Шәһәр Советы башкарма комитетыннан шәһәребез урамнарының берсенә Әкрам Даутов исемен бирүне һәм В.И.Ленин исемендәге проспекттагы 15 нче санлы йортка мемориаль такта куюны сорыйм. Пенсионерка Р.Сатаева".

Бу хат Кандра поселогыннан килгон, аңа 12 кеше кул куйган: "...Безнең арабыздан вакытсыз китеп баруына карамастан, халык күңелендә Әкрам Даутовның яшәргә дәрт бирүче, ночко лирика һәм патриотизм, Туган илгә һәм җиргә мәхәббәт тәрбияләүче җырлары безне яңа үрләргә, көрәшкә һәм нәфислеккә әйдиләр, зур тәрбияви роль уйныйлар... Безнең эшчелор поселогында яшәүчеләр исеменнән ялкынлы йөрәкле якташыбыз Әкрам Даутов истәлеген үзебезнең арабызда мәңгеләштерү йөзеннән Кандраның бер урамына аның исемен бирүне сорыйбыз. Ул Кандрада озак еллар эшләгән, Речная урамында яшәгән, безнең зиратта җирләнгән".

Тагын бер хат: "Әниемә хат" җыры өчен генә дә һәйкәл куелырлык кеше безнең районда, шәһәрдә әллә булган, әллә булмаган хөкемендә калды. Шәһәр-район, республика культурасын үстерүгә зур өлеш керткән, халыктан үсеп, халык өчен янып, ярсып яшәгән талант иясе - шагыйрь, композитор, башкаручы, оештыручы, олы йөрәкле кешенең онытылуы - бәгырьсезлекнең, ягъни культуралы булып кыланган культурасыз җитәкчеләрнең берьяклы эш стиле нәтиҗәсе... Кандрада ул яшәгән урамга, Туймазы урамнарының берсенә, музыка мәктәбенә яисә район культура йортына аның исемен биргәндә, яшәгән йортына мемориаль такта куйганда болар халык теләген тормышка ашыру, халык ихтирамын законлаштыру булыр иде... Даим Яушев".

Мин хат авторларына тулы теләктәшлек белдерәм һәм башкаларны да аларга кушылырга чакырам: Әкрам Даутовның исеме аның туган авылы Ярмөхәмәттә, ул яшәгән һәм эшләгән, иҗат иткән Кандра поселогында, Туймазы шәһәрендә мәңгеләштерелергә, безнең күңелләребез күгендә якты йолдыз булып балкырга тиеш. Бу - безнең намусыбыз, вөҗданыбыз. Халык күңеле җәүһәрләрен оныту - зур җинаять!

Ул үз васыяте буенча Кандрада җирләнгән. Кабер ташында (ул аны үзе ясаткан иде) Әкрам аганың безгә акыллы карашы белән карап торучы фотосурәте куелган, ноталары белән "Әнием, күз нурым, көт мине, кайтырмын..." дигән вәгъдә сүзләре һәм васыяте язылган: "Кешеләр! Мин сезгә 700 җыр калдырдым. Таләп итегез, Әкрам Даутов". Карашы, күзләре безгә төбәлгән. Безнең һәммәбезгә дә...

Замир НИЗАМЕТДИНОВ,
Туймазы, Башкортстан.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013