Бүген Әгъдәс Борһанов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әгъдәс Борһанов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Үзбәк Байчура
Марсель Бакиров
Гөлнар Балтанова
Риза БАРИЕВ
Галимҗан Баруди
Габделбари Баттал
Хәнәфи Бәдигый
Хафизетдин Бәззази
Луиза Бәйрәмова
Фәрит Бәширов
Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Муса Бигиев
Сөнгатулла Бикбулатов
Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ
Галимәтелбәнат Биктимерова
Тәэминә Биктимирова
Әбел-Галя ибне әл-Болгари
Ибраһим Болгарии
Мәхмүд Болгари
Таҗетдин Болгари
Мансур Борындыкый
Әгъдәс Борһанов
Габдулла Бубый
Әгъдәс Борһанов Бурганов Агдас Хусаинович
Доктор исторических наук (1990), профессор (1984).
Специалист в области философии собственности и межнациональных отношений.
Действительный член Академии политической науки (Москва).
Почетный член Академии наук Татарстана.
Заслуженный профессор РГГУ.
Участник Великой Отечественной войны.
Награжден Орденом Отечественной войны II степени и 15 медалями, включая «60-летие Победы в ВОВ» и медаль "В память 850-летия Москвы".
Автор более 350 работ.Специалист в области философии собственности и межнациональных отношений.
Основные публикации
"История - мамаша суровая..." // Дружба народов. 1988. № 6. С. 142-161.
Суровая драма народа. М., 1989. С. 29-54.
Что мы перестраиваем. Ташкент, 1989. С. 43-79.
Perestroyka and the Concept of Socialism. Moscow: Novosti Press Agency Publ. House, 1990. 70 p. То же - на фр. и исп. яз.
Красный Октябрь: двуликая история. Казань, 1992. 63 с. Соавт.: Булдаков В. П., Бухарев В. М.
Октябрьская революция - социалистическая? // Кентавр. 1992. Нояб.-дек., [№ 11/12]. С. 17-30.
Россия перед выбором: Восток? Запад? "Особый путь"? Казань, 1995. 64 с.
Откуда и куда идешь, Россия? (Опыт осмысления послеоктябрьской истории и будущего россиян). М.: ИНСАН, 1996. 431 с.
Философия собственности: Курс лекций. Самара: СамВен, 1996. 149 с.
Отечество как собственность: Какой может быть наша национальная идея // Казань. 1997. № 10/11. С. 6-8.
Смутная Россия в мировой цивилизации // Проблема "Запад - Восток" и исторические судьбы России. Челябинск, 1997. Ч. 1. С. 8-20.
Коммунистические и демократические заложники собственных желаний // Социально-гуманитарные знания. 1998. № 6; 1999. № 1.
Философия и социология собственности: российские реалии: Курс лекций, прочит. в Рос. гос. гуманит. и Самар. гос. ун-тах. 2-е изд., доп. и перераб. М.: Эль-М, 2000. 177 с.
Философия и социология Собственности: Русские и татарские реалии М. 2004
Сборник избранных трудов:"Кто виноват? Что делать? Кому делать?" М. 2005
РОССИЯ-«МЕССИЯ»? М. 2007 RUSSIA – “MESSIAH”? THE NON-COMMUNIST MANIFESTO OF A CITIZEN OF THE WORLD OR A DREAM OF AN IDIOT М. 2008 Жизнь продолжается и продолжится, если... М. 2010


www.Kitap.net.ru

ТАТАР! ДӨРЕСЛЕКНЕ БЕЛ!

1. Безне йоту дәвам итә

УРЫС ДӘҮЛӘТЕ Казан һәм башка ханлыкларны басып алганнан бирле татарлар башка милләтләр тарафыннан йотыла бара. Безнең көннәрдә бу аянычлы күренешнең тагын да көчәюе сизелә. Россия дәүләте тарафыннан хәзер «славян халыклары кардәшлеге» идеясе ачыктан-ачык гамәлгә ашырыла. Мәктәпләрдә, армиядә, дәүләт оешмаларында православие дине тәгълиматлары, кеше нинди дин тотуына карамастан, көчләп тагыла. Бу "диннең йогынтысы дәүләт бүләкләрендә һәм символ-тамгаларында да ачык чагыла. Шул ук вакытта урыстан гайре милләтләрнең, аеруча ислам динен тотучыларның, мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә, теленә һәм диненә түбәнсетеп карау сизелә.

Кайчандыр үзләренең тарихи Ватаннарыннан көч кулланып, яки административ рәвештә кысрыклап чыгарылган татарларның тел, мәгариф һәм мәдәни ихтыяҗларын кысу очраклары Россиянең аерым төбәкләрендә бик еш күзәтелә. Татар баласы туган телендә белем алучы мәктәптән мәҗбүри рәвештә башка телле мәктәпкә күчерелә. Кайбер төбәкләрдә татар мәктәпләре бөтенләй юк, булганында исә берничә йөз мең татарга бер-ике генә мәктәп туры килә. Анысында да ана теле дәресләре бик аз керә. Балаларга, аларның ата-аналарына башка милләтнең уку-дәреслек китаплары көчләп тагыла. Бүгенге көндә татар милләтен бүлгәләү, таркату сәясәте дәүләт күләмендә оештырыла һәм гамәлгә ашырыла. Озак еллар дәвамында формалашкан бердәм татар милләтен берничә территориаль, хәтта дини төркемгә бүлгәләргә маташалар. Аларны мөстәкыйль милләт статусы белән дә, яңгыравык-ялтыравык атамалар белән дә кызыктырып карыйлар, үзара милли дошманлык хисе тудырырга, шул рәвешле татар милләтен эчтән таркатырга телиләр. Мондый ясалма юл белән яңа «милләт»ләр оештыру— урыс дәүләтенең мәкерле сәясәтендә башбаштаклыкның һәм законсызлыкның иң ачык чагылышы лабаса!

Урыслар тарафыннан татарларны йоту тарихи Ватаныбызның нәкъ үзәгендә—Татарстан җөмһүриятендә дә бара. Әмма татар милләтенең дүрттән өч өлеше җөмһүрияттән читтә яши. Күсәкнең юан башы аларга төшә. Милли кысулар, җәберләүләр нәтиҗәсендә, читтә яшәүче татарларыбызның инде бик күбесе, ни аяныч, ана телендә сөйләшә дә, укый-яза да белми. Иң хәтәре шул:- Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче милләттәшләребез бер-берсе белән бик аз аралашалар. Алга таба да милли вәзгыятьтә уңай үзгәрешләр кузгалмаса, татарны һәлакәт көтә.

Безгә мәдәни тормышта гына түгел, базар шартларында, кәсеп-көсәбәчелектә дә үзара аралашып яшәү зарур. Иң мөһиме: милләт иммунитетын (чирге каршы тора алу сәләтен) югалтмаска тиеш! Ә чирләребез бик күп безнең һәм алар татарга дөньяның этник картасыннан төшеп калу-югалу куркынычы белән яный. Тоталитар тәртиптән демократиягә күчү чорында милләттәшләр арасындагы мөнәсәбәт базар һәм шәхси милекчелек аша да булырга тиеш. Чөнки шәхси милке булган милләт үз язмышына үзе хуҗа, милекче гражданнарын бер йодрыкка туплау сәләте дә хас аңа! Фәкать шул ревешле генә Татарстаннан читтә яшәүче татарларны милләт буларак саклап калу мөмкин, минемчә. Хәер, бу милли идеяны—төрле акционерлык, кооператив җитештерү, сәүдә, кәсеп һәм башка компанияләр булдырып, татарлардан милекле сыйныф ясау һәм шул рәвешле аларны милләт итеп саклап калу фикерен мин тәкъдим иткән идем инде. Татар эшкуарлары, байлары белән бергә бөтен Россия (киләчәктә—бөтендөнья!) татар милли капиталын туплый башларга вакыт. Хәтта—зарур! Бу гамәлебез милләттәшләрне милекчегә әверелдерер, качак һәм күченергә мәҗбүр ителгән татарларны тарихи Ватаныбызга кайтарырга да ярдәм итәр иде. МИЛЛӘТ ЭЧЕНДӘ кайный торган тискәре күренешләргә татарны саклау, яклау өчен оешкан Бөтендөнья татар конгрессы белән Татарларның милли-мәдәни федераль автономиясе (ТММФА) каршы торырга, милләтнең гаҗәеп бай мәдәниятен, җир йөзендәге иң төп 14 телнең берсе булган татар телен саклау өчен һәммәсен дә эшләргә тиеш югыйсә. Әмма нәтиҗәләр һич кенә дә тынычланырлык түгел.

Моңа объектив һәм субъектив сәбәпләр шарт. Төп сәбәпләрнең берсе— тиешле чаралар, күрү өчен законнарның булмавы. 1997 елда чыккан «Милли-мәдәни автономияләр турында»гы закон исә кайсы да булса төбәктә милли азчылыкны тәшкил итүчеләрнең мәнфәгатьләренә туры килми. Чөнки бу автономияләргә иҗтимагый оешма статусы гына тәгаенләнгән, шуңа күрә дә, законның начар эшләве, милләтнең матди байлыктан, хокуктан ераклаштырылуы— күз алдында. Югыйсә бу оешмаларның дәүләт статусы булырга тиеш! Чөнки тормыш үзе шулай куша. Урысның бөтен милли мәсьәләләре дәүләт бюджетына салынган. Ә бу бюджет, урысның үзеннән гайре, «халыклар төрмәсеждәге башка бик күп милләтләрнең сыртын каезлап җыелган акча-салым бәрабәренә тулыландырыла. Соңгы берничә елда дәүләт сәясәте белән идарә итүчеләр урыстан аз санлырак булган милләтләрне кысуның, мәсхәрә итүнең төрледән-төрле мәкерле ысулларын уйлап чыгардылар һәм аны гамәлгә ашыра баралар...

Югыйсә, әле совет чорына кадәр үк Россияне милләтләр берлеге дәүләте итеп үстерү омтылышы туган һәм аны ил белән идарә итүче буржуазия сыйныфы да хуп күргән иде. Ә 1917 елның июлендә Казанда Бөтенроссия мөселманнарының дини, хәрби һәм гомуми корылтайларының берләштерелгән җыены уза һәм анда эчке Россия белән Себер төрки-татарларының милли-мәдәни мохтарияте игълан ителә. 1917 елның 20 ноябреннән 1918 елның 11 гыйнварына кадәр эшләгән Милли Мәҗлес исә бу мохтариятнең конституциясен раслый һәм башкарма органнарын1 сайлап куя. Әмма Уфада алар тарафыннан оештырылган Милли идарә 1918 елның апрель аенда большевиклар кулы белән юк ителә.

Татарның беренче Конституциясенең төп мәгънәсе-асылы (ул безнең заман өчен дә кулай булыр иде)—милли азчылыкны тәшкил итүче халыкка мәдәни автономия хокукы бирү; милли оешмаларны үзәк һәм җирле дәүләт оешмалары белән тигез хокуклы итеп санау, аларның кирәкле законнар чыгаруда һәм үз гражданнарыннан махсус салым җыю хокукын тану; дәүләттән һәм җирле бюджеттан, халык санына карап, аларның мәдәни мәнфәгать вә ихтыяҗлары өчен акча бүлеп бирү.

1998 елда татарларның Мәскәү автономия советы минем тарафтан эшләнгән «Автономияләр турындагы закон» проектын Дәүләт Думасына юллау тәкъдиме белен чыкты. Бу проект, нигездә, беренче татар Конституциясе белән тәңгәл иде. Әмма бу закон проекты Русиянең милли сәясәт эшләре министрлыгы тарафыннан начар якка үзгәртелеп, 2001 елның 10 маенда гына Дума карамагына тапшырылды. Ни кызганыч, бу закон проектын Бөтендөнья татар конгрессы да, ТММФА да яклый алмады, алар хәтта Татарстан Фәннәр академиясе җыенында кабул ителгән «Милли-мәдәни автономияләр турындагы» закон проектын Татарстан Дәүләт Советының парламент тыңлауларына тәкъдим итәргә»—дигән карарына да битараф калдылар. Милли-мөдөни оешмаларыбызның янә бер яңа зур кимчелеге: татар язуын латин имлясына күчерүне яклап чын мәгънәсендә көрәшмәве. Бу мәсьәлә буенча ни ТММФА, ни Бөтендөнья татар конгрессы Татарстанда гына түгел, диаспоралар арасында да бернинди дә аңлату эшләре алып бармадылар, һәм бу гафу ителмәслек эшсезлекне латинга каршы көчләр бик тиз файдаланды. Аеруча урыслашкан татарлар белән латинга күчүгә каршы торган идарә структуралары бергәләшеп тырыштылар. Югыйсә, һәммәбез дә белә: кирилл язуы лингвистик яктан татарга бөтенләй хас түгел. Шунысы хак: кемнәрдер татарның төрки телле башка кардәш-ишләре белән аралашуыннан бик тә курка. Хәер, кемнәр икәне билгеле инде... Аяныч ки, Бөтендөнья татар конгрессы белен милли-мәдәни федераль автономиянең эш нәтиҗәләре әлегә әллә ни күзгә ташланырлык түгел шул. Бармы соң аларның киләчәккә карап эш йөртү концепциясе? Татарның этник экология программасын эшләделәрме соң алар? Ни кызганыч, боларның берсе дә гамәлдә юк. Югыйсә, Бөтендөнья татар конгрессының беренче юбилеен үткәрерлек вакыт та узды. ТММФА оешканга да бер генә ел түгел. Әмма аларның «эшчәнлеге» фәкать Сабан туйлары һәм Казан түрәләре катнашында узучы тантаналарда гына чагыла. Татар милли оешмалары, минемчә, көч-куөтле, фидакарь рухлы кадрлардан торырга тиеш. Милләткә хезмәт итүчеләр арасында яшьләрне дә күрәсе килә. Бүгенге болгавыр Россия империясе шартларында милли кадрларның эшлекле һәм әхлаклы булуы милләт бөтенлеге өчен гаять зур әһәмияткә ия.

ТАТАР МИЛЛӘТЕНЕҢ бүгенгедәй авыр, аяныч хәлдә ..калуына Татарстан җитәкчеләре дә гаепле. Кайчандыр республика мөстәкыйльлеге өчен байтак эшләр майтарып та, милли азатлык хәрәкәте күтәрелеп килгән дәвердә алар үз милли сәясәтләрен гамәлгә ашыра алмадылар. Хакимияткә В. Путин килгәч, 1994 елда Россия белән Татарстан _ арасында төзелгән шартнамәдә билгеләнгән хокукларның тиз арада тартып алынуы, юкка чыгарылуы—моңа бер дәлил. Республиканың төп кануны Россиянең камиллектән бик ерак торган кануны белән тәңгәлләштереле. Бу уен бер капкага—Татарстан капкасына гына каршы уйнала һәм ике якның уенчылары да—бюрократлар. Татарстан халкы исә бу уенда тамашачы булудан да мәхрүм ителгән. Әйтерсең лә аның бу уенга бер катнашы да юк. Миңа калса, татар милли хәрәкәтен республика җитәкчеләре тәмам көчсезләндерделәр. Гади халык исә берни белән дә кызыксынмый. Боларның нәтиҗәсе—күз алдында... Бит гади халыкның байтагы киләчәккә карап фикер йөртми. Аларны: «Суверенитет безнең кебек гади кешеләргә ни-нәрсә бирде?»—диген сорау гына кызыксындыра. Югыйсә, тирәннән фикер иткәндә, мөстәкыйльлеккә омтылу безне матди яктан да, рухи яктан да ныгытты, баетты. Әмма бу байлыкны кул белән тотып-капшап карап булмый. Югары даирәләр туплаган байлыкны исә бик яхшы «тотып карарга» була...

«...Нефть табудан алынган керемнәргә Татарстанда урта сыйныф оештырмаулары белен республика җитәкчеләре зур сәяси хата ясадылар... 20 миллиард доллар... мөстәкыйль республиканың нигезен ныгытырга, Федераль үзәкнең басымына каршы торырга ярдәм итәргә тиеш иде һәм бу басымнар җәмгыятьтә зур каршылыкка очрар иде. Ә бүген исә җитәкчеләр республика референдумында җиңеп чыгачакларына да икеләнәләр»—дип яза журналист Рәшит Әхмәтов «Звезда Поволжья» (28 февраль,—6 март саны, 2002 ел) гәзитендә. Ул хаклы. Аның фикеренә өстәп мин болай дияр идем: «Әгәр дә бүген Мәскәү безнең кайбер югары даирә вәкилләренә җинаять эше кузгатса, моңа халык каршы килмәячәк. Республикада бу каршылыкны оештырырлык кешесе дә, оешырлык сыйныфы да юк. Хуҗалары ашаганда артта баш иеп, сөлге тотып торучылар гына бу эшне оештыра алмыйлар.»

Референдум, дигәннән, Татарстанда яшәүче урысларның аңа мөнәсәбәте нинди? 1992 елдагы референдумда «әйе» дип җавап биргән 62,3 процент тавышның иң кимендә 20-25 проценты—урыслар һәм татар булмаган башка милләтләр иде. Димәк, бер татарны гына түгел, урыслар һәм башка халыкларны да Мәскәү табыныннан коелган икмәк валчыкларын җыеп җан асрау гаҗиз иткән. Үзе иккән-үстергән икмәкнең Мәскәүгә китүенә һич тә риза түгел ул. Киләчәктә Россиядән байтак кына урыс төбәкләренең аерылып чыгу ихтималы, сәбәбе менә каян башлана! Ил белән, бүгенгедәй, бюрократлар хакимлек итсә, алга таба Россия, шигрин күнедәй, Московия чамасында гына калачак.

Урта сыйныф, дигәннән, аны киң колачлы итеп оештыру мөмкинлеге дә бар иде. Татарстандагы «Базар шартларына йомшак керү» сәясәте баштарак үзен аклаган иде. Минемчә, монда иң кулай юл—милли байлыкны хосусыйлаштыру, ягъни һәр кешегә үзенә тиешле өлешне бүлеп биреп, аннан милекче ясау. Бу хакта мин әле 1996 елда ук Минтимер Шаймиевкә дә әйткән идем. Әмма байлык белән идарә итүче түрәләрнең ул байлыкны халык белән һич тә бүлешәселәре килми. Үз эшен булдырып, базар мөнәсәбәтләренә күчүчеләргә арзанлы кредитлар бирү юлы белән дә ярдәм итәргә мөмкин ләбаса. Эшләргә теләгән кешене төрле салымнардан азат итү, аны бөлгенлеккә төшүдән саклау, яклау, югыйсә, дәүләтнең изге бурычы саналырга тиеш. Ныгытып аягына баскан урта сыйныф исә бүген үзенең Ватаны—Татарстанга ышанычлы терәк-таяныч булган булыр иде. XIX гасырда туган бик тә билгеле бер гыйбарә исегездәме: «Пролетарийларның Ватаны юк». Без Россиянең кыл уртасында яшибез. Тарихтан билгеле: Россия гомер-гомергә бер диктатурадан икенчесенә, тагын да әшәкерәгенә күчә торган ил. Бөтен яктан килгән камил демократия безгә насыйп та булмас. Әмма либерал-демократлар моңа ике мәртәбә омтылып карадылар. Беренчесе, 1917 елгы февраль инкыйлабын да кертеп, узган гасырның башларында булды. Икенче омтылыш исә СССР таркалыр алдыннан башланып, бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Ике очракта да бер бәла—урта сыйныф юклыгы сәбәпле, чын демократия җиңә алмады. Бу сыйныф бүген дә юк. Аның кайчан туасын тәгаен кистереп әйтеп тә булмый, чөнки хәзерге сәясәт элеккеге сәясәттән бернәрсәсе белән дә диярлек аерылмый, димәк, халыкка үз милкен барлыкка китерү өчен мөмкинлекләр бүген дә юк. Аның каравы, диктатура өчен социаль нигез пәйда булды. Дәүләт коллар сыйныфын бар итте һәм менә инде өч гасыр дәвамында бу дәүләт үзенең аерым бер милләтенә каршы— татарларга каршы геноцид сәясәте алып бара. Бу сәясәт анысы, урысларга да, башка милләтләргә дә кагыла. Бетмәс-төкәнмәс сугышлар, репрессия мәхшәрләре, хәерчелек, эчүчелек, наркомания—моңа төп дәлил.

Вәләкин бүгенге халыкара вәзгыять XX гасыр башларындагыдан барыбер дә азмы-күпме аерыла. Элек дөнья империализмы чәчәк аткан чор булса, хәзер исә дөньяда хәлиткеч рольне Европа, Төньяк Америка һәм Көнчыгышның алга киткән илләре тәкъдим иткән халыкара демократия башкара. Бу максаттан Европа Советы эшли һәм Россия аңа әгъза булып керергә мәҗбүр ителде. Хәзер без Халыкара мәхкәмә таләпләре киңлегендә яшибез, ул исә тиеш тапкан теләсә кемне җәзага тарту хокукына ия. Бу хөкемнән хәтта үзенең атом-төш кораллары белән шапырынучы Россия дә читтә кала алмый. Шөкер, Россия дә соңгы вакытта бераз яхшы якка үзгәрде. Ул «Сөзгәк сыерга Ходай мөгез бирмәс»—дигән гыйбарә белән дә, ниһаять, килешә башлады. Югыйсә, бу «мөгез» инде күптән сынып төшкән һәм ул хәзер үзенең тыңлаусыз «бозау»ларын гына сөзәргә яраклы.

ТАТАРСТАН Республикасының ун еллык «суверенлыгы»ның нәтиҗәсе ничек булды соң? Сәясәт уенында бюрократлар гына уйнагач, ни буласы билгеле инде... Әлбәттә, баштарак Мәскәү түрәләре төбәк түрәләренә җирле милли байлыкны үзләштерү өчен мөмкинлек бирделәр, соңрак исә, «күп ашап симергән эт хуҗасын тешли»—дигәндәй, бу эшкә нокта куйдылар. Әйе, мөстәкыйльлекне бер хуҗа (!) бирде, ә икенчесе кире тартып апа... Безне үзебезнекеләр тапады. Анысы, бу беренче генә талау түгел инде, аңа ияләшергә дә вакыттыр, безнең байлык әле моның белән генә төкәнми ләбаса. Әмма: «Үзебезнекеләр талады!» дип шатлану да ахмаклык булыр иде. Җитәкчеләр, түрәләр киләләр дә китәләр, ә халык кала. Бу халыкны коллыктан арындырырга омтылучы затларыбыз да бар. Минтимер Шаймиевне мин шундый җитәкчеләрнең берсе дип исәплим. Ул үз даирәсендәгеләрнең мәнфәгатьләрен дә онытмады һәм шул ук вакытта аз керемле гаиләләр, сугышта катнашучылар, һәм инвалидлар турында кайгыртты, тузган торакны бетерү программасын, уңышлы гына гамәлгә ашырып килә, гомумән, башка мөһим эшләрне дә күз уңыннан ычкындырмый. Россиянең байтак кына башка субъект җитәкчеләреннән аермалы буларак, ул Татарстанны бөлгенлеккә төшүдән саклап калды һәм хәтта берникадәр дәрәҗәдә аның яшәү рәвешен яхшыртты да.

2. Милләтне юкка чыгаруга, таркатуга юл кую— тәкъдирме, кабахәтлекме, әллә җүләрлекме?

АЛТЫН УРДА чорыннан мир'ас булып калган бөеклек мифыннан, урыс кебек үк, без, татарлар да, әле һаман арына алмыйбыз. Ул чор, дөрестән дә, бөек булган. Әмма без ул чорда яшәмибез ләбаса. Без үзебезне арттан «ләң» дә «ләң» өреп калучы маэмайларга исе дә китмичә үз юлы белән атлаучы филгә охшатабыз. Татарларның илдәге башбаштаклыкларга карата битарафлыгын, ваемсызлыгын мин, һәрхәлдә, башкача аңлата алмыйм. Бу «филлек»кә түрәләрнең сәяси куркаклыгы да кушылып китә...

Кайчандыр татарлар сан ягыннан урыслар белән тигез булганнар. Әмма бүгенгесе көндә без илдәге тулаем халыкның егермедән бер өлешен генә тәшкил итәбез. Әйе, безнең милләт махсус рәвештә киметелгән, төрлечә бүлгәләнгән. Аны хәзер дә бүлгәләргә маташалар. Халык санын алырга әзерлек барышында бу аеруча нык күзгә ташлана.

Милләт язмышын кайгыртучы кайбер зыялыларыбыз: «Татарның психологиясендә бердәмлек хисе юк»—диләр. Әйе шул, «бездә бердәмлек юк шу-у-ул...»—дип елардай булып, бер-беребезгә зарланырга яратабыз анысы. Әлеге дә баягы бердәмлек булмау аркасында милләтнең нигезе какшады да инде. Моңа өстәлгән социаль, территориаль, һәм соңрак (татарларны көчләп чукындыра башлагач) конфессионапь сәбәпләр исә милләтне таркатуда хәлиткеч роль уйнады. Казанны алганда Иван Грозный гаскәрләренә татарларның да кушылуы (дошманына ярдәм итү күренеше алга таба да еш күзәтелде) милләтне эчтән таркатты. Мин байтак кына фәнни һәм әхлакый хезмәтләремдә татарның таркалу-бетү сәбәпләрен үземчә аңлатырга, ачыкларга омтылдым. Бу хәл башка милләтләрдә дә күзәтелә. Фәкать яһүд белән әрмәнгә генә кагылмыйдыр ул бетү-бетеренү-бетерелү. Югыйсә, бу ике борынгы халыкның тарихи җирләрендә бөтен дөньяга кирәкле нефть тә, башка ^ төрле кыйммәтле минераллар, байлыклар да табылмый. Әмма аларның гаҗәеп зур байлык-хәзинәләре бар. Ул—төрле кыйтгаларга, илләргә таралып, шунда яшәүче милләттәшләре! Бу бердәм, көчле диаспора тарихи Ватаннарында яшәүче кардәшләренә һәрдаим ярдәм итеп тора. Ә безнең «бердәмлек» славян халыклары бердәмлеге белән бер чамадарак. Славяннар исә беркайчан да бердәм булмаганнар... Ә менә урыслар, читтән куркыныч янаганда, (мәсәлән, сугыш вакытында) үзара шундук берләшәләр. Алтын Урда булмаса, урысның иң кимендә унлап мөстәкыйль дәүләте оешыр иде. Әмма алар тыныч шартлардагы таркаулык психологиясен хакимиятне кискен үзәкләштерү (вертикальләштерү), диктатура урнаштыру юлы белән җиңәләр. Вәләкин татарның мондый мөмкинлеге юк. Бу Алтын Урда таркалганнан бирле шулай. Бәлки, без һәлакәткә - упкынга илтүче сыйфатларыбызны соңгы сызыкка, соңгы чиккә килеп җиткәч кенә, инде милләт бетте, дигәндә генә үзгәртә алабыздыр?

Әгәр дә без бүгенге шартларда милләт булып яшәргә телибез икән, безгә барлык милли төркемнәребезне дә (социаль, территориаль, конфессионапь...) бер йодрыкка берләштерү зарур. Аерым-аерым тырпаеп торган бармакларны бик тиз сындырып ташлаулары ихтимал. Әмма татарны берләштерү бүгенгедәй эшкә яраксыз милли оешмаларның кодрәтеннән килми шул. Моның өчен татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе (ТФММА) белән Бөтендөнья татар конгрессына тамырдан үзгәрешләр кертү кирәк. Бу оешмалар иң беренче эшләре итеп мондый мәсьәләләрне чишә башларга тиешләр:

1. Татарларны милекче-базар субъектына әверелдерү;
2. Милли капитал туплау;
3. Туган телне саклау һәм үстерү.

Бар булмыш көч-җегәрне инде оешкан, берникадәр эш тә күрсәткән федераль һәм бөтендөнья күләмендәге милли оешмаларны ныгытуга юнәлтәсе чакта, Мәскәүдә тагын бер оешма барлыкка китерелде. Танылган хирург Ренат Акчурин җитәкчелегендәге «Ватаным» («Мое отечество»). Гражданлык җәмгыяте үсешенә ярдәм итү өчен партнерлык элемтәләре» гомумроссия оешмасы, дип атала ул. «Бу оешмага берсеннән-берсе дәрәҗәлерәк, авторитетлы татар кешеләре керде»—дип белдерә аны оештыручылар. Ярый, шулай да булсын ди. Әмма анда мин белгән бер генә милләтпәрвәр зат та юк. Хәер, «авторитетлар» өчен дә берәр оешма булырга тиештер бит инде?! Бу оешма татарларны Россия мәнфәгатьләреннән чыгып якларга, аларга ярдәм итәргә алына. Шуңа күрә, исеме дә—«Ватаным». Югыйсә, моңа охшаш хәрәкәт элек тә бар иде инде. Татарстан референдумы алдыннан (1992 елның февралендә иде ахрысы) Кремль Республика партиясе (В. Н. Лысенко) белән берлектә шундыйрак бер хәрәкәт оештырган иде. Арабыздан тавышы бик каты чыга торган, дәрәҗә яратучы бер кешене сайлап алып, аны «надан» татарлар өчен мәдәният учагын торгызырга тиешле ниндидер гомумроссия оешмасына җитәкче булырга кызыктырдылар. Алга таба аңа: «Әгәр дә Татарстан мөстәкыйль була калса, читтә яшәүче татарлар һәртөрле кимсетүләргә һәм кысуларга дучар булачак»—дигән үтергеч тезисны алга сөрергә тәкъдим иттеләр. Татар язуын латинга күчерүнең кирәксез гамәл икәнлеге, милләтне таркатуга китерәчәге хакындагы «Мөрәҗәгать»тә дә шуңа охшаш тезис сизелә ләбаса. Яңарак әшәкелек уйлап чыгара алмадылар микәнни?!

Урысның: «Үлгәннәр ояла белми»,—дигән бер әйтеме бар. Оят дигәннәре анысы теп-тере маңкортта да юк инде ул. Чөнки, маңкорт татарның фәкать үз дәүләте белән генә көчле-кодрәтле булуын белми, белергә дә теләми. «Ватаным»ның хуҗалары биш гасыр дәвамында мәрткә китеп йоклаганнан соң әле уянып кына килә торган дәүләтчелегебезне ястык белән томалап үтерергә телиләр. Никадәрле генә битәрләсәк тә, «җитлекми туган» суверенитетыбыз ун ел эчендә барыбер дә күзгә күренерлек уңышларга ирешергә өлгерде.

Бүгенге көндә Россия хөкүмәте «Аз санлы милләтләрне саклау турында»гы Законны санга сукмыйча, милләтләрне кимсетү, киметү, телен бетерү, милләттән кайбер территориаль һәм конфессиональ төркемнәрне ясалма рәвештә аерып чыгару (аеруча, бу татарларга яный), аның хокукларын тартып алу кебек кабахәт эшләр белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта үзебезнең (әмма алар—безнеке микән?!) «авторитетларыбыз, Мәскәү Кремлендәге хуҗаларына ияреп, ялагайланып: «Соңгы елларда татарларның милли үзенчәлекләрен ныгыту һәм яңарту өчен башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре тарихи үткәнебездә, Россия һәм дөнья халыклары арасындагы мөмкинлегебездә чагыла. Әмма дәүләтне суверенлаштыру идеологлары һәм адептлары (курсив минеке—Ә. Б.) күңелне күтәрәсе урында, киресенчә, төшерәләр генә» (Р. Акчурин. «Татарский вопрос» в России».—Шанс. Февраль. 2002 г. № 3 (19).)—дип белдерәләр. Инде килеп, без дә урысның бер әкиятендәге мәет күтәреп баручы җеназачыларга: «Гел шулай армыйча күтәреп йөрегез»,—дип әйткән ахмакка тиң булабыз микәнни? Һай, көлке дә, кызганыч та! Югыйсә, һәр почмакта «ватаным»чыларның да, аларның Кремльдәге хуҗаларының да «озын колаклары» тырпаеп тора бирә. Татарларның бу «авторитетлыдан авторитетлы төркеме» хуҗаларының авыз ачып сүз әйтүен ишетү белән үк, татар милләтенә каршы төрледән-төрле өндәмәләр (мөрәҗәгатьләр) кабул итәргә һәм дә янә башка шуның ише пычрак-түбән эшләре белән милләтебез дошманнары тегермәненә су коярга әзер торалар.

Бүгенге вәзгыятьтә безгә нишләргә соң, ничек яшәргә?—Бездән шәбрәк яши торган халыклардан үрнәк алырга, аларга карап эш-фикер йөртергә кирәк!

Инде менә ничә гасыр буе кайсыбер урыспәрвәрләр Россияне югары, бөек рухи дәүләт итеп күрсәтергә тырышалар. Әле яңарак кына дөнья күргән бер китапта фәнне дин белән бәйләп, болай дип тә раслыйлар: «Кешелек дөньясын өченче меңъеллыкка Россия генә алып керәчәк. Аның бу миссиясе моннан йөз ел элек үк инде Макс Гендель тарафыннан төгәл әйтелгән, күрәзә кылынган иде инде» (Тихоплав В. Ю., Тихоплав Т. С., Физика веры, СП б. 2001 ел. 132 бит). Шуннан соң укыйк: «Кояш Сукояр йолдызлыгы билгесенә кергәч, урыс халкы һәм славяннар рухи үсеш алачаклар һәм бу хәзергедән бик югары үсеш булачак. Славян цивилизациясенең күтәрелеше тиз, әмма дә бик якты һәм шатлыклы булачак, чөнки ул гаять тирән кайгы-газаплардан соң туа... Славяннар ария дәвереннән соңгы яңа халыкка әвереләчәкләр. Славяннар цивилизациясе кешелекнең алтынчы расасы өчен нигезне тәшкил итәчәк. (Макс Гендель. «Космогоническая концепция». СП б. 1994, 242 бит). Менә сиңа вәйт! Көлсәң—көл, көлмәсәң—ела, кем әйтмешли... Соң, әлеге фаразның халык кичерергә тиешле гаять «тирән кайгы-газаплары», дөрестән дә, чынга туры килә анысы... Славян цивилизациясенең нигезен тәшкил итәсе Россия исә яртылашка калды, Югославия таркалды, аның коммунист-фашист җитәкчесе Милошевич хәзер төрмәдә ята, Польша, Болгария, гомумән Европадагы барча славян дәүләтләре дә, Россиядән тизрәк йөз чөереп, ЕЭС һәм НАТО әгъзалары булу көнен зарыгып көтәләр. Инде сезгә нинди кайгы кирәк тагын? Кешелекнең урыс рухыннан башка юкка чыгачагы турында әкият сөйләп, бөтен дөньяны көлдермәгез инде, господа!

Шөкер, татар милләте үзенең физик һәм психологик сәламәтлеген, урыслар белән чагыштырганда, барыбер күбрәк саклап кала алды. Аның аракы эчүе дә азрак дәрәҗәдә. Әмма баткаклыкка, фаҗигагә өстери торган бу эчүчелек дип аталган афәт татар менталитетына бөтенләй дә туры килми иде ләбаса. Татарга эчәргә ярамый.

Бүгенге көндә эчүчелеккә бирелгән меңләгән авыллар бар. Пролетариатның хәле дә мактанырлык түгел: гел махмырдан интегә. Соң боларның һәммәсе дә урыс дәүләте һәм православие дине калдырган мирас ләбаса. XVII гасырның икенче яртысында Россиядә булып киткән чит ил язучыларының язмаларына таянып, тарихчы Ключевский Мәскәүдә Пасханы ничек бәйрәм итүләре хакында болай дип яза: «Пасха атнасында байлар да, ярлылар да, ирләр дә, хатын-кызлар да күңел ачуның соңгы дәрәҗәсенә җитәләр (ягъни мәсәлән, егылганчы эчәләр) һәм бу вакытта аек фикерле беркем дә калмый. Эш туктала, бөтен кибетләр ябыла, бары тик кабак һәм бәйрәм итү урыннары гына ачык кала... Руханилар тәре һәм иконалар күтәреп баручы малайлар белән бергә бәйрәм киемнәрендә урам буйлап чабышып йөриләр, туганнарына, дусларына кереп, алар белән исергәнче эчәләр. Кайсы гына якка карасаң да, исерек ир һәм хатыннарны гына күрәсең... (В. О. Ключевский, «Сказание иностранцев о Московском государстве». М. 1991. 8-9 бб.). Әле минем хәтеремдә: узган гасырның егерменче елларында авызына тәмәке кабып урамга чыгарга җөрьәт иткән зимагурларны авыл аксакаллары карары буенча таяк белән суктыралар иде. Ул чагында әле меңгә бер генә очрый торган аракы эчүчене кешегә дә санамыйлар . иде. Хәзер исә «старший брат»ның начар гадәтләрен үзеннән дә уздырып кабатламыйбызмы, җәмәгать?! Урыста шәхси милекчелеккә каршы мөнәсәбәт яшәп килә. Ул аның канына сеңгән. Урыс бар булмыш мөлкәтен дә сатып эчәргә сәләтле. Ташландык, җимерек, салам түбәле (XXI гасырда!) урыс авыллары әле хәзер дә бар...

Без, татарлар, киресенчә—милекчеләр милләте! Шәхси милекчелек, базар мөнәсәбәтләре тантана иткән заманда яшибез икән, моннан һич кенә дә курыкмаска кирәк. «Кем заманы?»—дигәндә: «Безнең заман!»—дип яшик.

Бу җәһәттән, татарлар Россияне бик күп икътисади-сәяси бәлаләрдән йолып, коткарып кала алырлар иде. Начар үрнәк иярә, ә яхшысы файдалы була. Безгә дә үрнәк күрсәтергә вакыт җитте, җәмәгать!

Югарыда әйтелгән фикерләрдән соң, ниһаять, кире кагылмаслык төпле бер нәтиҗәгә килергә була: милләтебезне, димәк, телебезне, динебезне, мәдәниятебезне, иң яхшы гореф-гадәтләребезне, сәләтебезне, акылыбызны сакларга-җуймаска кирәк, ИРЕК һәм МУЛЛЫК өчен алга барырга кирәк! РОССИЯНЕҢ Дәүләт Думасы башлыгы Г. Селезнев үзләренең тәүбә итәрдәй гөнаһлары юклыгын белдергән иде. Бер гаепсез дистәләрчә миллион кешене җәзалап юк итү, дәүләтне бөлгенлеккә төшерү, милләтләрне җәберләү, бер-берсе арасына чөй кагарга маташу, халыкны махсус эчертү—болар яхшы гамәлләрмени?!

Россиянең бар халкы да бөек урыс галиме Д. Лихачев (инде мәрхүм) тәкъдим иткәнчә тәүбә кылырга тиеш. Әмма бу тәкъдимне Т. Абуладзедан гайре (бу грузин кинорежиссеры әлеге сюжет буенча искиткеч тирән мәгънәле «Покаяние» нәфис фильмы төшерде) беркем дә ишетмәде һәм ишетергә дә теләмәде.

Бүген исә урыс халкына һәм православие дине чиркәвенә, батырлык туплап, Россиядәге башка халыкларга да үрнәк күрсәтеп, тәүбә итәргә, озын-озак еллар буена җыелып килгән гөнаһларыннан арынырга тырышырга кирәк. Тәүбә итмәү, тәүбә итәргә теләмәү баткак тормышта калуны һәм алга таба да яңа гөнаһлар кылырга әзер булуны аңлата.

Бүген безгә—татарларга, православие чиркәвенең иерархлары зур куркыныч тудыра. Беренчедән, алар дәүләт тарафыннан ачыктан-ачык якланган диннәрен монополияле дәүләт дине итеп күрсәтеп, башка гомумроссия конфессияләрен игътибардан читкә юнәлтергә маташалар. Икенчедән, алар католик—христианнар белән аралашырга, эш йөртергә теләмичә, үз чиркәве кылган гөнаһлар өчен бөтен дөнья алдында гафу үтенеп башка конфессияләргә үрнәк күрсәткән Иоанн Павел II гә кимсетеп карарга тырышалар. Урыс чиркәве бүген «Чит кешеләр курыксын өчен, башта үзеңнекеләрне кыйна»—дигән борынгы гыйбарә белән эш итә. Мөселман татарларын эзәрлекләүдә, кысуда да аның тәҗрибәсе гаять зур. Коточкыч зур! Урыс чиркәве элек-электән үз ягына татар морзаларын аудару, сатып алу белән дә шөгыльләнде. Бу эш хәзер дә алар өчен уңышлы бара...

«Ташларны ата торган заман булды. Хәзер ул ташларны җыяр чак та килеп җитте»—Кешелек цивилизациясенең төп юлы шундый.

3. Россия белән яңа мөнәсәбәтләр: хокук, үзара татулык һәм килешү!

КАЗАННЫ яулап алуга 450 ел тула (1552 елның 15 октябре—2002 елның 15 октябре). Бу датаны Татарстан һәм Федераль Үзәкнең уртак тырышлыгы белән «Татулык һәм килешү көне» итеп билгеләү урынлы гамәл булыр иде. Казанны алганда һәлак булган сугышчыларга торгызылган һәйкәлне төзәтү-яңарту белән бергә Казанны саклап башларын салган фидаи татар яугирләренө дә лаек һәйкәл булдырырга кирәк! Урыс әсирлегендә вафат булган Сөембикә-ханбикә һәм аның улы Үтәмеш Гәрәйнең сөякләрен Казан Кремленә алып кайтып, хөрмәтләп изге җиребез куенына тапшыру да бик тә гадел гамәл булыр иде. Бу тарихи вакыйганы искә алуны татар һәм урысның бер-берсен гафу итү акты белән тәмамлау да фарыз. Бит киләчәктә барлык көч-дәрманны бердәм, уртак Ватаныбызны төзүгә багышлыйсыбыз бар. Бу җәһәттән, иң мөһиме—Татарстанны Россиянең ассоциацияләнгән статусына ия әгъзасы итеп беркетү бик тә зарур. 1994 елдагы мәгълүм Шартнамәгә нигезләнгән бу хокукны үтәү-үтәтү безнең төп таләпләребезнең беренчесе! Татар милләте бу вассал бюрократия илендә бер ятим гыйбад булып яшәргә теләми! 1992 елгы референдум аның мөстәкыйль яшәргә теләвен ап-ачык күрсәтеп бирде. Халык теләген санга сукмау—үзе җинаять. Әгәр дә Россия белән идарә итүче бюрократлар безнең таләпләребезне үтәргә теләмәсәләр, безгә инде Россия белән башкачарак мөнәсәбәттә булырга туры киләчәк. Үтәлмәгән таләпләр безне халыкара демократиянең хокук институтларына махсус Мөрәҗәгать белән чыгарга мәҗбүр итәчәк.

Шунысы бәхәссез: кыргый тоталитаризм дәвере үтте һәм инде ул кире кайтмаячак!

Казан утлары № 10, 2002.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013