Бүген Әдипләр: Рәмил Исламов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәмил Исламов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Фәрит Ибраһимов
Мартемьян Иванов
Рәүф Игъламов
Галимҗан Идриси
Кадрия Идрисова
Илтани Илялова
Мөҗип Имамов
Мидхәт Исламов
Рамил Исламов
Рәмил Исламов

ИСЛАМОВ Рәмил Фәнәви улы
Туган көне:
1958 елның 14 сентябере.
Фәнни мөхәрририят: Әдәбият
Дефиниция: әдәбият галиме
Исла́мов Рәмил Фәнәви улы (14.9.1958, БАССРның Балтач районы Госман авылы), әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (2002).
Тәрҗемәи хәле
Башкорт университетын тәмамлый (1987). 1990 елдан ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли (2002 дән әдәбият белеме бүлеге мөдире, 2007 дән фәнни эшләр буенча директор урынбасары, 2009 дан кулъязмалар һәм текстология бүлеге мирасханәсен җитәкли).
Фәнни эшчәнлеге
Хезмәтләре урта гасырлар төрки, төрки-татар әдәбиятына карый.
Хезмәтләре Алтын Урда һәм мәмлүкләр Мисыры: язма мирас, мәдәни багланышлар. Казан, 1998; Урта гасыр төрки шигърияте үсешендә Шәрифнең «Шаһнамә»се. Казан, 2001.
Мәгълүматны бирүче: ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
Чыганак:
Татар энциклопедиясе. Казан, 201


Татар шигырьләреннән туплам

Нәшригә тайарлавчы: М. Чанышев. Мөхәррир: З. Дулат. – Өремче: Шеңҗан уйгыр автономлы районы аз санлы милләт кадимге әсәрләр эшханәсе, 1994. – 394 б. (гарәп хәрефләрендә).

Төрле дәверләрдә төрле сәбәпләр аркасында дөньяның күп кенә башка мәмләкәтләренә, аерым алганда Кытай җирлегенә, һиҗрәт итәргә мәҗбүр булган милләттәшләребезнең мөһаҗирлектәге хәяте, аларның андагы рухи-мәдәни тормышы турында М. Госманов1, С. Моллаудов һәм Г. Сәгъдеваккасов2, Т. Каһһари3, Р. Әлтәф4, Н. Дәүләт5, М. Таһир6 тарафыннан язылган мәкаләләрдә, китапларда шактый мәгълүмат табарга мөмкин.

Хәзерге Кытай Халык Республикасы Шеңҗан Уйгыр автономлы районы аз санлы милләт кадимге әсәрләр эшханәсенең казакъ-татар төркеме план нигезендә әзерләп 1994 елда Өремче шәһәрендә нәшер ителгән «Татар шигырьләреннән туплам»7 дигән китап та бу юнәлештә кызыклы хезмәтләрнең берсе булып тора. Гарәп графикасына нигезләнгән гамәлдәге уйгыр әлифбасында төзелгән һәм гомуми күләме өч йөз туксан дүрт битне тәшкил иткән бу басма Малик Чанышев, Зариф Дулат, Әкбәр Фәйзулла тырышлыгы белән башкарылган.

Әлеге китапка, аның «Сүз башы»нда бәян ителгәнчә, Чәүчәк (Чүгүчәк) шәһәрендә гомер кичергән Гайшә ханым Чанышева (1908-1975) тарафыннан 1920-1940 еллар аралыгында төрле чыганаклардан җыйналган шигырьләр, аның һәм яшьли вафат булган кызы Зәйтүнә туташның хатирә альбомнарына теркәлгән истәлекләр тупланган.

Гайшә ханым Чәүчәк шәһәрендә Кәрим Чанышев гаиләсендә дөньяга килә. Алар Өремчегә күчеп килгәннән соң анда Мәрьям абыстай Җегетбаева ачкан кызлар сыйныфында алты ел белем ала. 1929 елда кияүгә чыга һәм янә Чәүчәккә китеп калган гомерен шунда үткәрә.

Китапны нәшриятка әзерләүче М. Чанышев аның тематик яктан тугыз бүлеккә бүленүен язып, аларның һәрберсенә кыскача гына шәрехләмәләр бирә. Аларда урын алган әсәрләр шулай билгеләнгән: авторы мәгълүм шигырьләр (йөз кырык сигез), сәяси темадагы шигырьләр (йөз кырык), мәхәббәт темасына караганнары (алтмыш сигез), табигать тасвиры (илле өч), хатын-кызлар темасы (унтугыз), балалар темасы (кырык), татар халык җырлары (дүрт), альбомнар (биш), драма шигырьләре (өч). Шигырьләрнең авторлары мәгълүм булганнары арасында ХХ йөз башы татар әдәбиятында яхшы билгеле булган Дәрдемәнд, Заһидә Гыйффәт, Зариф Бәшири, Зыя Ярмәки, Сания Гыйффәт, Сәгыйть Сүнчәләй, Шәехзадә Бабич, Фазыл Туйкин, Кәрим Әмири, Мирхәйдәр Фәйзи, Мәхмүт Бөдәйли, Нәҗип Думави, Нәкый Исәнбәт, Төхфәт Ченәкәй, Әбрар Сәгыйди, Кәшшаф Патии һәм башка әдипләрнең исемнәрен күрергә мөмкин.

Аларның әсәрләренең күбесен Гайшә ханым, күрәсең, «Шура» журналы битләреннән күчереп барган. Дәлил өчен, барысына да тукталып тормастан, мәсәлән, Шәехзадә Бабичның «Телимен», «Очтылар» шигырьләре әйтелгән басманың 1916 елгы икенче һәм алтынчы саннарында басылган булуларын әйтергә кирәк.

Авторларының исемнәре күрсәтелмәгән шигырьләрнең кайсы шагыйрь тарафыннан иҗат ителгән булуын, эзләнә торсаң, ачыкларга мөмкин. Әйтик, бишек җырына әверелгән «Бәбкәй бәллү бәү»не Дәрдемәнд язган һәм ул «Шура» журналының 1909 елдагы икенче санында дөнья күргән. Гайшә ханым файдаланган чыганаклар арасында, бәлки, үз вакытында нәшер ителгән китаплар яисә башка вакытлы матбугат та булгандыр. Әлеге уңайдан шуны да әйтеп үтү зарур: Кытайда татарлар күпләп яшәгән һәр төбәктә диярлек татарча газет-журналларны, китапларны даими алдырып барганнар, байтак кешеләрнең бай китапханәләр туплавы да мәгълүм.

Балалар темасына язылган шигырьләр үзләренең эчтәлекләре белән сабыйларны укырга, белем алырга өндәү, әдәпле-тәрбияле булып үсәргә чакыру ягыннан аеруча игътибарны җәлеп итә:

Йактырта кара бәхетне, нурландыра бу мәктәп,
Алда йакты йолдызымны күрсәтәдер бу мәктәп.
Шадлык алган йөрәгемә нур саладыр бу мәктәп,
Кара йулдан йакты йулга чыгарадыр бу мәктәп.

Җырлар арасында «Кулымдагы йөзегемнең исемнәре…» дип башлана торган шаян такмаклар белән бергә текстның авторы, мәсәлән, Нәкый Исәнбәт булган «Уракчы кыз» һәм башкалар урын алган. Араларында моң-сагыш, туган якларны сагыну хисләре белән сугарылганнары да юк түгел.
Китапта урын алган альбомнарга килгәндә исә, аларда да кызыклы гына фактлар ачыла.
Истәлек-хатирәләрне, нигездә, Гайшә ханым һәм Зәйтүнә туташның туганнары, дуслары шигырь белән язганнар. Аларның күбесе үзләренең исем-шәрифләрен тулысынча язган, ә кайберләре баш хәрефләрен генә куйган. Арада мөгаллимәләренең дә язмаларын очратырга мөмкин. Менә Гайшә ханым альбомыннан бер үрнәк:

Нәзәкәтле Гайшә туташ сиңа гомерлек хатирәм.
Син әле йәш, син әле саф,
Син әле сулмаган гөл.
Җиһан бакчасына зиннәт
Булып үс, көнгә-көн зур бул.

Чәүчәктә мөгаллимә: Гөләндәм Хәбибуллина. 1926.10.24. Чәүчәктә. Аңлашылганча, ул вакытта Гайшә Чанышева әле уналты яшьлек кыз булган һәм аның Голҗада яшәгән вакыты. Хатирә, күрәсең, аның туган шәһәренә, ягъни Чәүчәккә берәр сәбәп белән барып чыккан вакытында язылган булуы ихтимал.
Гөләндәм ханым Хәбибуллинаның Тарабагатай вилайәтендәге уйгыр мәктәбе мәгаллимәләре белән 1942 елның 8 февралендә төшкән тарихлы фоторәсемен М. Госмановның мәгълүм китабында күрергә мөмкин. Гайшә ханым альбомына истәлек-хатирә язган мөгаллимәләрдән янә Мәрьям Җегетбаеваның исеме дә бар. 1926 елның 7 гыйнваре белән билгеләнгән бер язмасында ул җәяләр эчендә Казанлы дип тә куйган. Зәйтүнә туташ альбомыннан китерелгән истәлек язмаларының берсенә игътибарны юнәлтик:
Сөекле Зәйтүнә иптәш, сиңа гомерлек ядкяр.
Ядкяр язам мин сиңа,
Син дә язарсың миңа.
Син сандугач кебек миңа,
Мин ничек икән сиңа.
Бакча матурлана гөл белән,
Альбом матурлана сүз белән.
Матур сүзләр таба алмадым,
Карарсың матур күз белән.
Ак чәчәкне бик яратам,
Матур чәчәк булганга.
Син иптәшне бик яратам,
Тырыш шәкерт булганга.
Мөнирә Вахитова. 1942 ел, 31 март.

М. Госманов мәгълүматына күрә, Габдулла Бубый, Закир Кадыйридан белем алган Мөнирә Вахитова (1908-1980) Голҗадагы Яңа шәһәр татар мәктәбенең абруйлы укытучыларыннан берсе булып, бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган мөгътәбәр зат. 1950 елда Советлар Союзына чыгып, соңгы егерме биш елын Ташкентта үткәрә, шунда вафат була.
Укытучылар турында сүз чыккач, алар эшләгән мәктәпләрдә башка милләт, ягъни уйгыр, казакъ, үзбәк, дөңгән балалары да укыганлыгы мәгълүм. Әйтик, егерме дүрт яшендә Чан-кай-ши зинданында һәлак ителгән талантлы уйгыр шагыйре Лотфулла Моталлиб, язучылардан А. Мөхәммәди, Г. Мөхәммәди, Џ. Искәндәров, Н. Исраилов белемне әүвәл татар телендә үзләштергәннәр8.
Китапның ахырында урын алган «Таһир-Зөһрә», «Галиябану», «Асылъяр» драмаларыннан шигъри өзекләр, җырлар үз вакытында Голҗа, Чәүчәк шәһәрләрендәге һәвәскәрләр тарафыннан оештырылган татар театрларының бәрәкәтле эшчәнлегенең бер чагылышы булса кирәк9.
Гомумән, биредә тупланган шигырьләр, хатирәләр безгә бер яктан мөһаҗирлектәге милләттәшләребезнең татар әдәбиятына карата булган мәхәббәтен һәм ихтирамын, аларның эстетик зәвыгын тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итсә, икенче яктан халкыбызның рухи-мәдәни тормышын тулаем өйрәнүдә мөһим чыганакларның берсе булып тора.
Китапны Өремчедән алып кайткан һәм аны безгә бүләк иткән өчен Казан шәһәренең Ш. Мәрҗани исемендәге икенче санлы татар гимназиясе директоры Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллинага зур рәхмәтемне белдерәм.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Усманов М. Голҗа татарлары // Азат хатын. – 1959. – № 2. – Б. 20; Аныкы ук. Уйгур шагыйре Лотфулла Моталлиб // Совет әдәбияты. – 1961. – № 1. – Б. 30-34; Аныкы ук. Чәчелгән орлыклар // Казан утлары. – 1992. – № 3. – Б. 110-139; № 4. – Б. 68-110; Аныкы ук. Ябылмаган китап яки чәчелгән орлыклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 206 б.
2. Моллаудов С., Сәгъдеваккасов Г. Татар һәм уйгурлар арасында культура мөнәсәбәтләре // Казан утлары. – 1967. – № 9. – Б. 114-120; Сәгъдеваккасов Г. Уйгур әдәбиятына Г. Тукайның тәэсире // Казан утлары. – 1966. – № 4. – Б. 93-94.
3. Каһһари Т. Уйгур-татар мәдәни багланышлары тарихыннан // Казан утлары. – 1977. – № 11. – Б. 162-165; Аныкы ук. Гөләндәм — мәгърифәтле ана // Сөембикә. – 1991. – № 9. – Б. 22-23; Аныкы ук. Фидакарьлек // Сөембикә. – 1993. – № 7. – Б. 21-22.
4. Әлтәф Р. Маньчжуриядәге милләттәшләребез // Казан утлары. – 1990. – № 10. – Б. 187-188.
5. Таһир М. Чит илләрдә татар вакытлы матбугаты // Казан утлары. – 1990. – № 10. – Б. 189.
6. Дәүләт Н. Шагыйрь Шаһвәли Келәүли иҗаты // Казан утлары. – 2000. – № 1. – Б. 147-158; Аныкы ук. Ерак Көнчыгыштагы татар-башкортларга ни булды. – Казан: Казан дәүләт ун-ты нәшр., 2005. – 100 б.
7. Татар шигырьләреннән туплам / Нәшригә тайарлавчы: М. Чанышев. Мөхәррир: З. Дулат. – Өремче: Шеңҗан уйгыр автономлы районы аз санлы милләт кадимге әсәрләр эшханәсе, 1994. – 394 б. (гарәп хәрефләрендә).
8. Уйгур шагыйре Лотфулла Моталлиб… – Б. 30; Моллаудов С., Сәгъдеваккасов Г. Күр. хез. – Б. 116.
9. Бу хакта тулырак: Госманов М. Ябылмаган китап яки чәчелгән орлыклар… – Б. 133-139.
Рәмил Исламов,
филология фәннәре докторы



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013